Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кемгә дога кылырга кирәк?

Кемгә дога кылырга кирәк?

ДОГАЛАР кемгә генә юнәлмәсен, Аллаһы аларның барысын да тыңлыймы? Күп кеше нәкъ шулай уйлый да, чөнки, аларның фикеренчә, бар диннәр дә яхшы. Әмма андый караш чыннан да дөресме?

Изге Язмаларда язылганча, кайберәүләр чын Аллаһыга дога кылмый. Мәсәлән, борынгы вакытта күпләр сыннарга дога кылган. Әмма Аллаһы бу эштән күп тапкыр кисәткән. Зәбур 115:4—6 да потлар турында: «Колаклары бар, әмма ишетми»,— дип язылган. Ишетми торган илаһка дога кылуның мәгънәсе бармы?

Изге Язмаларда язылган бер вакыйга бу фикерне яхшы ачыклый. Хак Аллаһының пәйгамбәре Ильяс Багал исемле илаһның пәйгамбәрләренә болай дип тәкъдим иткән: «Үз илаһыгызны чакырыгыз, ә мин Йәһвәне чакырырмын» (1 Патшалар 18:24). Ильясның сүзләре буенча, хак Аллаһы җавап бирәчәк, ә ялган илаһ юк. Багал пәйгамбәрләре, ризалашып, озак кына дога кылган, хәтта кычкырган, әмма барысы да юкка булган. Изге Язмаларда язылганча, «җавап бирүче дә, игътибар итүче дә булмады» (1 Патшалар 18:29). Ә Ильяс дога кылгач, нәрсә булган?

Ильяс дога кылгач, аның Аллаһысы шунда ук җавап биргән. Аллаһы күктән ут җибәргән, һәм ут Ильясның корбанын йоткан. Ни өчен Ильяс үз догасына җавап алган, ә Багал пәйгамбәрләре юк? Ильясның 1 Патшалар 18:36, 37 дә язылган догасына игътибар итик. Аның догасы бик кыска булса да (борынгы еврей телендә якынча 30 сүз генә), Ильяс өч тапкыр үз Аллаһысы Йәһвәгә исеме буенча мөрәҗәгать иткән.

«Багал» сүзе «хуҗа», «әфәнде» дигәнне аңлата. Ул кәнганлыларның илаһы булган, һәм һәр җирнең үз Багалы булган. Әмма Йәһвә исемен Галәмдә бер шәхес кенә йортә. Аллаһы үз халкына болай дигән: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем. Мин беркемгә дә үз шөһрәтемне бирмим» (Ишагыя 42:8).

Ильясның догасы һәм Багал пәйгамбәрләренең догасы бер үк шәхескә юнәлгән булганмы? Багалга табыну фәхешлек һәм кешеләрне корбанга китерү белән бәйле булган. Бу кешеләрне аздырган. Ә Йәһвәгә гыйбадәт кылу Исраил халкын югары әхлакый нормалар буенча яшәргә дәртләндергән һәм нәҗес йолалардан азат иткән. Күз алдына китерегез: сез яраткан дустыгызга хат яздыгыз ди. Адрес юлына сез начар эшләре белән билгеле булган башка кешенең исемен һәм адресын язар идегезме? Әлбәттә, юк!

Багал пәйгамбәрләре һәм Ильяс белән булган очрак кайбер догалар ишетелми кала икәнен күрсәтә

Йәһвә Аллаһыга * дога кылып, сез Барлыкка Китерүчебезгә — кешелекнең Атасына мөрәҗәгать итәсез. Ишагыя пәйгамбәр: «Син, и Йәһвә, безнең Атабыз»,— дип дога кылган (Ишагыя 63:16). Гайсә Мәсих тә үз шәкертләренә хак Аллаһы турында болай дигән: «Мин үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм» (Яхъя 20:17). Йәһвә — Гайсәнең Атасы. Гайсә нәкъ аңа дога кылган һәм үз шәкертләрен дә аңа дога кылырга өйрәткән (Маттай 6:9).

Изге Язмалар Гайсәгә, Мәрьямгә, изгеләргә я фәрештәләргә дога кылырга чакырамы? Юк, тик Йәһвәгә генә дога кылырга кирәк. Моңа ике сәбәп бар. Беренчедән, дога ул — гыйбадәт кылуның өлеше. Ә Изге Язмалар буенча, тик Йәһвә Аллаһы гыйбадәтебезгә лаек (Чыгыш 20:5). Икенчедән, Йәһвә — «Догаларны Тыңлаучы» (Зәбур 65:2). Аллаһы үз хакимлеген башкалар белән уртаклашса да, догаларны ул һәрвакыт үзе генә тыңлый. Ул догаларыбызны тыңларга вәгъдә бирә.

Аллаһы догаларыгызны ишетсен өчен, Изге Язмалардагы мондый сүзләрне истә тоту мөһим: «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр» (Рәсүлләр 2:21). Йәһвә Аллаһы бар догаларны тыңлыймы? Ул безне ишетсен өчен, тагын нәрсәдер кирәкме?

^ 9 абз. Кайбер дини йолалар буенча, Аллаһының шәхси исемен хәтта догаларда да әйтү тыела. Ләкин Изге Язмаларның төп нөсхәсендә бу исем якынча 7 000 тапкыр очраган (шул исәптән Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренең догаларында һәм мәдхияләрендә).