Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нәрсә турында дога кылырга кирәк?

Нәрсә турында дога кылырга кирәк?

МИЛЛИОНЛАГАН кеше Гайсә пәйгамбәр өйрәткән үрнәк доганы, мәгънәсен аңламыйча, һәр көн һәм хәтта көненә берничә тапкыр кабатлый. Ләкин Гайсә бу доганы яттан кабатлавыбызны теләмәгән. Без моны кайдан беләбез?

Үрнәк доганы әйтер алдыннан, Гайсә болай дигән: «Дога кылганда... бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез» (Маттай 6:7). Бу сүзләрдән күренгәнчә, Гайсә безнең үрнәк доганы яттан кабатлавыбызны теләмәгән. Гайсәнең үрнәк догасы беренче чиратта нәрсә турында дога кылырга кирәклеген күрсәтә. Әйдәгез, Маттай 6:9—13 тә язылган бу доганы җентекләбрәк карап чыгыйк.

«Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен».

Гайсә үз шәкертләренә Йәһвә Аллаһыга гына дога кылырга кирәклеген искә төшергән. Әмма ни өчен Аллаһының исеме шулкадәр мөһим һәм ни өчен аны изгеләндерергә кирәк?

Кешелек тарихы башында Шайтан Иблис Аллаһының изге исеменә тап төшергән. Шайтан Аллаһыны ялганчы дип атаган һәм аның идарә итәргә хокукы юк дип әйткән (Яратылыш 3:1—6). Күпләр, Аллаһы явыз, мәрхәмәтсез һәм үч алучан дип өйрәтеп, Шайтан ягына баскан. Ә кайберәүләр хәтта Аллаһының барлыгын кире каккан. Башкалар, Йәһвә исемен Изге Язмаларның тәрҗемәләреннән алып куеп һәм аны куллануны тыеп, бу исемгә каршы чыккан.

Изге Язмалар әйтүенчә, Аллаһы үз исемен изгеләндерәчәк (Йәзәкил 39:7). Моның ярдәмендә ул сезгә дә фатихалар китерәчәк һәм бар авырлыкларыгызны чишәчәк. Ничек итеп? Моны үрнәк доганың киләсе сүзләре аңлата.

«Синең Патшалыгың килсен».

Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы? Бүгенге көндә дин әһелләре бу сорау буенча бердәнбер фикергә килә алмый. Ләкин Гайсәне тыңлаган кешеләр шуны белгән: пәйгамбәрлекләр буенча, Мәсих — Аллаһы сайлаган Коткаручы — Патшалыкта Патша булып идарә итәчәк. Бу хөкүмәт дөньяны үзгәртәчәк (Ишагыя 9:6, 7; Даниял 2:44). Ул, Шайтанның ялганын фаш итеп, аның эшләрен җимереп һәм аның үзен һәлак итеп, Аллаһының исемен изгеләндерәчәк. Шулай ук Аллаһы Патшалыгы сугышлар, чир-авырулар, ачлык һәм хәтта үлемне юк итәчәк (Зәбур 46:9; 72:12—16; Ишагыя 25:8; 33:24). Шулай итеп, Аллаһы Патшалыгы килсен дип дога кылганда, сез барлык бу вәгъдәләр тормышка ашсын дип сорыйсыз.

«Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен».

Гайсә сүзләреннән күренгәнчә, Аллаһы ихтыяры күктәге кебек, җирдә дә үтәлергә тиеш. Күктә Аллаһы ихтыярының үтәлүенә бернәрсә дә комачаулый алмаган. Анда Аллаһының Улы, Шайтан һәм аның җеннәренә каршы чыгып, аларны җиргә ыргыткан (Ачылыш 12:9—12). Үрнәк догадагы бу өченче үтенеч безгә иң элек үз ихтыярыбыз турында түгел, ә Аллаһы ихтыяры турында уйларга ярдәм итә. Аллаһы ихтыярының үтәлеше һәрвакыт фатихалар китерә. Шуңа күрә хәтта камил кеше Гайсә үз Атасына: «Минем түгел, ә синең ихтыярың үтәлсен»,— дип әйткән (Лүк 22:42).

«Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир».

Бу сүзләр белән Гайсә без үзебез турында да онытмаска тиеш икәнен күрсәткән. Аллаһыга көндәлек эшләребез һәм борчуларыбыз турында дога кылу дөрес. Андый үтенечләр шуны исебезгә төшерә: Йәһвә Аллаһы «һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә» (Рәсүлләр 17:25). Изге Язмаларда Аллаһы яратучан Ата буларак сурәтләнә. Ул үз балаларына бар кирәклесен шатланып бирә. Әмма яхшы ата кебек, ул безгә зыян китерә алган үтенечләребезне үтәмәячәк.

«Безнең бурычларыбызны да кичер».

Безнең Аллаһы алдында бурычларыбыз бармы? Без аның кичерүенә мохтаҗмы? Бүгенге көндә күпләр гөнаһ нәрсә икәнен һәм гөнаһның җитдилеген аңлап бетерми. Әмма Изге Язмалар буенча, гөнаһ ул — бар авырлыкларыбызның төп сәбәбе һәм аның аркасында кешеләр үлә. Гөнаһны мирас итеп алганга, без еш кына ялгышабыз. Шуңа күрә безнең киләчәккә өметебез Аллаһының кичерүе белән бәйле (Римлыларга 3:23; 5:12; 6:23). Изге Язмаларда Йәһвә турында әйтелгән сүзләр безне бик юата. Анда болай дип язылган: «И Йәһвә, син игелекле һәм кичерергә әзер» (Зәбур 86:5).

«Явыздан коткар».

Без Аллаһының яклавына никадәр мохтаҗ? Күпләр Явызның, ягъни Шайтанның, барлыгына ышанырга теләми. Әмма Гайсә әйткәнчә, Шайтан — реаль шәхес. Гайсә аны хәтта «бу дөньяның идарәчесе» дип атаган (Яхъя 12:31; 16:11). Шайтан үзе идарә иткән дөньяны аздырырга тырыша, һәм ул сезгә дә, начар йогынты ясап, Йәһвә Аллаһыга якынлашырга комачаулый (1 Петер 5:8). Әмма Йәһвә Шайтаннан күпкә кодрәтлерәк һәм үзен яратучыларны яклый.

Гайсәнең үрнәк догасында төп үтенечләр генә әйтеп кителә. Без күп нәрсә турында дога кыла алабыз. 1 Яхъя 5:14 тә Аллаһы турында нәрсә язылган икәнен искә төшерик: «Аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә». Шуңа күрә сезнең үтенечләрегез әһәмиятсез дип уйламагыз, ә Аллаһыга аларны җиткерегез (1 Петер 5:7).

Дога турында тагын мондый сорау туа: кайда һәм кайчан дога кылырга кирәк?