Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кайчан һәм кайда дога кылырга кирәк?

Кайчан һәм кайда дога кылырга кирәк?

КҮП диннәр дога кылыр өчен матур биналар төзи һәм билгеле бер вакытта дога кылырга өйрәтә. Ә Изге Язмаларда Аллаһыга кайчан һәм кайда дога кылырга кирәклеге турында әйтеләме?

Изге Язмаларда кайчан дога кылу урынлы икәнлеге турында әйтелә. Мәсәлән, Гайсә үз шәкертләре белән ашар алдыннан Аллаһыга догада рәхмәтләр әйткән (Лүк 22:17). Шулай ук аның шәкертләре, Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелганда, дога кылган. Шулай эшләп, алар яһүд синагогаларында һәм Иерусалим гыйбадәтханәсендә булган йоланы тоткан. Аллаһы бу гыйбадәтханәнең «бөтен халыклар өчен дога кылу йорты» булуын теләгән (Марк 11:17).

Аллаһы дога кылыр өчен бергә җыелган хезмәтчеләренең үтенечләрен ишетә. Бу кешеләрнең максатлары бер булса һәм догалары Изге Язмаларга туры килсә, Аллаһы моны хуп күрә. Дога Аллаһыны хәтта ул эшләргә җыенмаган нәрсәне кылырга дәртләндерергә мөмкин (Еврейләргә 13:18, 19). Йәһвә Шаһитләре һәр җыелыш очрашуында дога кыла. Без сезне чын күңелдән Патшалык Залы дип аталган гыйбадәт кылу урыныбызга килергә чакырабыз. Шунда сез андый догаларны ишетерсез.

Әмма Изге Язмаларда дога билгеле бер җирдә, билгеле бер вакытта әйтелергә тиеш дип язылмаган. Бу китапта Аллаһы хезмәтчеләренең төрле вакытта, төрле җирләрдә дога кылу очраклары китерелгән. Гайсә Мәсих болай дип әйткән: «Дога кылганда, үз бүлмәңә кер дә, ишегеңне ябып, күктәге Атаңа дога кыл. Шунда яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк» (Маттай 6:6).

Без теләсә кайсы вакытта һәм урында дога кыла алабыз

Бу фикер бик шатландыра һәм юата, шулай бит? Сез Галәмнең Хуҗасына теләсә нинди вакытта һәм урында дога кыла аласыз һәм ул сезне ишетә икәнен беләсез! Гайсә пәйгамбәр дә, дога кылыр өчен, берүзе калырга тырышкан. Бер вакыт ул, мөһим карар кабул итәр өчен, Аллаһыга төне буе дога кылган (Лүк 6:12, 13).

Изге Язмаларда төрле ир-атлар һәм хатын-кызлар турында әйтелә. Алар, җитди карар кабул итәргә кирәк булганда, авырлыклар белән очраганда, дога кылган. Кайчак алар кычкырып, ә кайчак эчтән генә, башка кешеләр белән бергә я берүзләре дога кылган. Иң мөһиме, алар дога кылган. Аллаһы үз хезмәтчеләрен: «Өзлексез дога кылыгыз»,— дип дәртләндерә (1 Тисалуникәлеләргә 5:17). Аллаһы аның ихтыярын үтәүче кешеләрне һәрвакыт тыңларга әзер. Нинди яратучан һәм кайгыртучан Атабыз!

Әлбәттә, бүгенге дөньяда күпләр доганың гамәли файдасын шик астына куя. Бәлки, сез: «Ә миңа дога кылу булышырмы?» — дип сорыйсыздыр.