Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иң элек «Аллаһы тәкъвалыгын» эзләвегезне дәвам итегез

Иң элек «Аллаһы тәкъвалыгын» эзләвегезне дәвам итегез

Иң элек «Аллаһы тәкъвалыгын» эзләвегезне дәвам итегез

«Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм... [«Аллаһы тәкъвалыгын», ЯД] эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (МАТ. 6:33).

1, 2. Аллаһы тәкъвалыгы нәрсә ул һәм ул нәрсә белән бәйле?

«БАРЫННАН да бигрәк, Аның Патшалыгын... эзләгез» (Мат. 6:33). Гайсә Мәсихнең Таудагы вәгазендә бирелгән бу киңәше бүген Йәһвә Шаһитләренә яхшы билгеле. Без бу Патшалык хөкүмәтен яратканыбызны һәм аңа тугры булырга теләгәнебезне тормышның һәрбер өлкәсендә күрсәтергә тырышабыз. Ләкин без Гайсә биргән киңәшнең икенче өлешен дә онытмаска тиеш. Ул «Аллаһы тәкъвалыгын» эзләргә кушкан. Аллаһы тәкъвалыгы нәрсә ул, һәм иң элек аны эзләү нәрсә аңлата?

2 Изге Язмалар язылган телдә «тәкъвалык» дип тәрҗемә ителгән сүз «гаделлек» яки «хаклык» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Шуңа күрә Аллаһы тәкъвалыгы — бу аның нормалары һәм принциплары буенча тәкъва булу. Барлыкка Китерүче буларак, Йәһвәнең нәрсә яхшы, ә нәрсә яман, нәрсә хак, ә нәрсә хак түгел икәнен билгеләргә хокукы бар (Ачыл. 4:11). Әмма Аллаһы тәкъвалыгы — коры һәм кырыс кануннар, я кагыйдәләр белән күрсәтмәләрнең озын җыентыгы түгел. Киресенчә, ул Йәһвәнең үзе белән һәм аның төп сыйфаты — гаделлеге белән бәйле. Ә гаделлекне ул башка төп сыйфатлары — мәхәббәт, акыллылык һәм көч — белән бергә куллана. Аллаһы тәкъвалыгы аның ихтыяры һәм нияте белән бәйле һәм Йәһвәгә хезмәт итәргә теләүчеләргә бирелгән таләпләрне үз эченә ала.

3. a) Барыннан да бигрәк Аллаһы тәкъвалыгын эзләү нәрсә аңлата? б) Ни өчен без Йәһвәнең гадел нормаларына буйсынабыз?

3 Барыннан да бигрәк Аллаһы тәкъвалыгын эзләү нәрсә аңлата? Гади генә әйткәндә, бу Аллаһыны сөендерер өчен аның ихтыярын үтәү. Аның тәкъвалыгын эзләү — бу шулай ук үзебезнең түгел, ә аның принциплары һәм камил нормалары буенча яшәргә тырышу. (Римлыларга 12:2 не укы.) Андый яшәү рәвеше Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә кагыла. Андый тормыш алып барган кеше Аллаһы законнарына буйсына, әмма җәзадан курыкканга түгел. Безнең Аллаһыга карата яратуыбыз, үз нормаларыбызны урнаштырмыйча, аның нормаларын үтәргә һәм аны сөендерергә этәрә. Һәм без шуны таныйбыз: шулай эшләү дөрес һәм без нәкъ моның өчен яратылганбыз да. Аллаһы Патшалыгының Патшасы, Гайсә Мәсих, кебек, без дә хаклыкны сөяргә тиеш (Евр. 1:8, 9).

4. Йәһвә тәкъвалыгын эзләү ни өчен шулкадәр мөһим?

4 Йәһвә тәкъвалыгын эзләү никадәр мөһим? Гадән бакчасындагы беренче сынау мондый сорау белән бәйле булган: Адәм белән Хаува Йәһвәнең үз нормаларын билгеләргә хокукын танырлармы? (Ярат. 2:17; 3:5). Алар моны танымаган, һәм бу аларның буыннарына газап белән үлем китергән (Рим. 5:12). Икенче яктан, Аллаһы Сүзендә болай дип әйтелә: «Гадел һәм тугры кеше имин яшәр һәм кадер-хөрмәт [«тәкъвалык», ЯД] казаныр» (Гыйб. сүз. 21:21). Әйе, барыннан да бигрәк Аллаһы тәкъвалыгын эзләү Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләргә китерә, ә бу үз чиратында котылуга алып бара (Рим. 3:23, 24).

Үз-үзең алдыңда тәкъва булып китү куркынычы

5. Безгә нинди куркыныч яктан сакланырга кирәк?

5 Аллаһы тәкъвалыгын эзләүдә уңышлы булырга теләсәк, безгә ике куркыныч яктан сакланырга кирәк. Рәсүл Паул Римдагы мәсихчеләргә язганда, яһүдләр турында болай дип әйткән: «Мин шаһитлек итә алам: алар үзләрен ихлас күңелдән Аллаһыга багышлаганнар, әмма бу хак белемгә нигезләнмәгән. Аллаһының кешеләрне ни рәвешле хак итүен белмичә, алар үзләренчә хак булуны урнаштырырга тырышып, Аллаһының хаклык юлына буйсынмадылар» (Рим. 10:2, 3). Паулның сүзләре буенча, бу гыйбадәт кылучылар Аллаһы тәкъвалыгына төшенмәгән, чөнки алар үз тәкъвалыкларын урнаштырырга тырышкан *.

6. Безгә нинди караштан сакланырга кирәк һәм ни өчен?

6 Аллаһыга хезмәт итүебезгә ярышуга кебек карасак һәм үзебезне башкалар белән чагыштырсак, без үз алдыбызда тәкъва булу тозагына эләгергә мөмкин. Андый караш күрсәтсәк, без җиңел генә үз-үзебезгә һәм үз сәләтләребезгә чиктән тыш нык ышанып китәргә мөмкин. Әмма андый караш аркасында без, чынында, Йәһвә тәкъвалыгын онытырбыз (Гәл. 6:3, 4). Дөрес булганны эшләргә безне Йәһвәгә карата мәхәббәт дәртләндерергә тиеш. Үз тәкъвалыгыбызны исбат итәргә тырышу Аллаһыны яратабыз дигән сүзләребезнең хак булмаганын күрсәтер. (Лүк 16:15 не укы.)

7. Гайсә үз алдыңда тәкъва булу проблемасы турында нәрсә әйткән?

7 Гайсә «үзләрен тәкъва дип хисаплаучы һәм башкаларны түбәнсетүче» кешеләр турында борчылган. Үз алдыңда тәкъва булу проблемасы турында әйткәндә, ул мондый мисал китергән: «Ике кеше дога кылу өчен Аллаһы Йортына кергән: берсе фарисей, ә икенчесе салым җыючы булган. Фарисей, торып, болай дип дога кылган: „Йа Аллаһы! Мин моның өчен Сиңа рәхмәт белдерәм: мин башкалар кебек талаучы да, алдакчы да, зина кылучы да, яки менә бу салым җыючы кебек тә түгел. Атнага ике тапкыр ураза тотам, табышымның унынчы өлешен Сиңа бирәм“. Салым җыючы исә читтәрәк басып торган һәм күзләрен күтәреп күккә карарга да батырчылык итмәгән; әмма күкрәгенә суга-суга: „Йа Аллаһы! Мин гөнаһлыга мәрхәмәтле бул!“ — дигән». Гайсә мондый нәтиҗә ясаган: «Сезгә әйтәм: тегесе түгел, бәлки монысы Аллаһы алдында акланган хәлдә үз өенә кайтып киткән; чөнки үзен-үзе күтәрүче һәркем түбәнсетелер; ә үзен-үзе түбәнсетүче күтәрелер» (Лүк 18:9—14).

«Артык тәкъва» булып китү куркынычы

8, 9. «Артык тәкъва» булу нәрсә аңлата, һәм бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

8 Безгә тагын бер куркыныч яктан сакланырга кирәк. Аның турында Вәгазьче 7:16 да: «Үзеңне артык тәкъва һәм зирәк итеп күрсәтмә; нигә сиңа үз-үзеңне харап итәргә?» — дип әйтелә. Шуннан соң 20 нче шигырьдә андый караштан качар өчен сәбәп күрсәтелә: «Җир йөзендә бер дә гөнаһка кермәгән, гел изгелек юлында булган тәкъва кеше юк». «Артык тәкъва» булып киткән кеше тәкъвалыкның үз нормаларын урнаштыра һәм башкаларны бу нормалар буенча хөкем итә. Әмма ул, шулай эшләп, шуны аңламый: ул үз нормаларын Аллаһыныкыннан югарырак куя һәм шулай итеп Аллаһы каршында тәкъва булмаганын күрсәтә.

9 «Артык тәкъва» булу я башка тәрҗемәләр буенча «чиктән тыш», «чамадан тыш тәкъва булу» безне Йәһвәнең төрле сорауларны чишү юлларын хәтта шик астына алырга этәрергә мөмкин. Безгә шуны истә тотарга кирәк: әгәр без Йәһвә карарларының дөреслеген яки гаделлеген шик астына алсак, без, асылда, үз тәкъвалык нормаларыбызны Аллаһыныкыннан югарырак куя башлыйбыз. Шулай итеп, без Йәһвәне сыныйбыз һәм аны үзебез урнаштырган яхшылык белән яманлык нормаларыбыз буенча хөкем итәбез булып чыга. Ләкин Йәһвәнең генә тәкъвалык нормаларын урнаштырырга хакы бар, ә безнең андый хакыбыз юк! (Рим. 14:10).

10. Әюб кебек, без дә Аллаһыны ничек хөкем итә башларга мөмкин?

10 Беребезнең дә Аллаһыны хөкем итәсебез килми. Әмма камилсезлегебез аркасында без шулай эшли башларга мөмкин. Берәр нәрсә безнең карашыбыз буенча гаделсез булып күренсә яки без үзебез берәр авырлыкка дучар булсак, андый юлга басу җиңел. Хәтта тугры кеше Әюб тә андый хата ясаган. Ул «намуслы, саф, Аллаһыдан куркучы һәм явызлыктан читтә торучы кеше» дип аталган булган (Әюб 1:1). Бер тапкыр ул бер-бер артлы баручы бәлаләргә дучар булган, һәм бу аңа гаделсез булып күренгән. Шуңа күрә Әюб «үз җанын Аллаһыныкына караганда гаделрәк» дип санаган (Әюб 32:1, 2). Аңа үз карашын төзәтергә кирәк булган. Без дә андый хәлгә эләксәк, моңа гаҗәпләнмик. Әмма андый очракларда безгә фикер йөртүебезне үзгәртергә нәрсә булыша ала?

Безгә кайбер яклар билгеле булмаска мөмкин

11, 12. a) Әгәр безгә берәр нәрсә гаделсез булып күренсә, нәрсәне истә тотарга кирәк? б) Ни өчен кайберәүләр Гайсәнең эшчеләр турындагы мисалында хуҗа гаделсез эш иткән дип уйларга мөмкин?

11 Шуны да истә тотарга кирәк: кайвакыт безгә кайбер яклар билгеле булмаска мөмкин. Әюб пәйгамбәр очрагында нәкъ шулай булган да. Ул Аллаһы фәрештәләренең бергә күктә җыелуы һәм Шайтанның аны анда ялганлап гаепләве турында белмәгән (Әюб 1:7—12; 2:1—6). Әюбкә үзенең бар авырлыкларында Шайтан гаепле икәне билгеле булмаган. Ул Шайтанның хәтта кем икәнен дә белмәгәндер! Шуңа күрә Әюб бар авырлыкларында Аллаһыны ялгыш гаепләгән. Әйе, безгә кайбер яклар билгеле булмаса, без ялгыш нәтиҗәгә килергә мөмкин.

12 Гайсәнең йөзем бакчасындагы эшчеләр турындагы мисалын карап чыгыйк. (Маттай 20:8—16 ны укы.) Бу мисалда Гайсә тулы көн эшләгәннәргә дә, бер сәгать эшләгәннәргә дә бер үк хезмәт хакы түләгән хуҗа турында сөйли. Сез ничек уйлыйсыз, бу хуҗа дөрес эшләгәнме? Сез, бәлки, көне буе эсседә эшләгән эшчеләрне жәлләрсез һәм: «Аларга күбрәк түләргә кирәк булган!» — дип уйларсыз. Андый караш белән карасак, бу хуҗа гаделсез һәм мәрхәмәтсез булып чыгар иде. Хәтта аның үз хезмәтчеләренең зарлануларына җавабы да аны тупас хуҗа итеп күрсәтер иде. Ләкин безгә бу очракка кагылышлы бар яклар да билгелеме?

13. Гайсәнең эшчеләр турындагы мисалына нинди бүтән караш белән карап була?

13 Бу мисалга бүтән яктан карап алыйк. Әлбәттә, хуҗа бу эшчеләрнең барысы да үз гаиләләрен тәэмин итәргә тиеш икәнен белгән. Гайсә көннәрендә кырда эшләүчеләргә хезмәт хакын көн ахырында түләгәннәр, һәм гаиләләре шул акчага яшәгән. Моны исәпкә алып, эшкә соңга калып килгән һәм шуңа күрә нибары бер сәгать кенә эшләгән эшчеләрнең хәле турында уйлап карагыз. Бәлки алар бер сәгать өчен алган акчага гаиләләрен тукландыра алмас иде, шулай да аларның эшлисе килгән һәм алар көн ахырына кадәр үзләренә эш бирерләр дип көткән (Мат. 20:1—7). Алар көне буе эшсез торганнары өчен гаепле булмаган. Алар юри эштән качып йөргән дип әйтер өчен дә сәбәп юк. Әйтик, син үзең эш бирмәсләр микән дип, көне буе көтеп торасың ди. Син шулай ук эшләп алган акчаңны гаиләң дә көтә икәнен беләсең. Берәр эш табып булса, син бик рәхмәтле булыр идең һәм үз гаиләңне тукландырыр өчен җитәрлек акча бирсәләр, әлбәттә, бик шатланыр идең!

14. Гайсә сөйләгән мисалдан без үзебез өчен нинди мөһим сабак алабыз?

14 Ә хәзер хуҗаның эшләренә кабат игътибар итик. Ул һичкемгә дә әзрәк түләмәгән, ә бар эшчеләрнең акча эшләргә, үзләрен һәм гаиләләрен тәэмин итәргә хокукларын таныган. Әгәр бу мисалдагы хәлгә эшчеләр сатыла торган базарга кебек карасак һәм эшчеләр җитәрлек булганын исәпкә алсак, шуны күрәбез: хуҗа моның белән файдаланмаган һәм эшчеләргә кимрәк эш хакы тәкъдим итмәгән. Ул бар эшчеләрен дә аларга үз гаиләләрен тукландырыр өчен җитәрлек акча биреп җибәргән. Бу якларны исәпкә алсак, хуҗаның эшләгәннәренә карашыбыз үзгәрер. Аны бар эшчеләренә дә бер хак түләргә мәхәббәт дәртләндергән һәм ул үзен тупас хуҗа шикелле тотмаган. Безнең өчен нинди сабак? Берәр эшнең кайбер яклары гына билгеле булса, без ялгыш нәтиҗәгә килергә мөмкин. Әйе, бу мисал Аллаһы тәкъвалыгының өстен булуына басым ясый. Аның тәкъвалыгы хокук нормаларына гына нигезләнми һәм Аллаһы кеше аның тәкъвалыгына лаекмы яки юкмы икәненә карап тормый.

Безнең карашыбыз бозык яки чикле булырга мөмкин

15. Ни өчен гаделлек турында сүз барганда, карашыбыз бозык яки чикле булырга мөмкин?

15 Безгә шулай ук шуны да истә тотарга кирәк: берәр хәл гаделсез булып күренсә, бәлки, моның сәбәбе — безнең карашыбызның бозык яки чикле булуыдыр. Аны камилсезлек, алган тәрбия я берәрсенә алдан тискәре караш белән карау гадәте бозарга мөмкин. Без шулай ук кешенең эчке теләкләрен белмибез һәм аның йөрәген күрмибез. Ә Йәһвә белән Гайсә бу яклардан чикләнмәгән (Гыйб. сүз. 24:12; Мат. 9:4; Лүк 5:22).

16, 17. Ни өчен Йәһвә, Давыт Бирсәбия белән зина кылганнан соң, үз канунын кулланмаган?

16 Әйдәгез, Давытның Бирсәбия белән зина кылуы турындагы хәбәрне карап чыгыйк (2 Пат. 11:2—5). Муса кануны буенча, алар икесе дә үлемгә лаек булган (Лев. 20:10; Кан. 22:22). Йәһвә аларны җәзага тартса да, үз кануны буенча эш итмәгән. Бу очракта Йәһвә гаделсез эш иткән дип әйтеп буламы? Ул Давытны яклап торганмы һәм Үзенең гадел нормаларын бозганмы? Изге Язмаларны укучы кайбер кешеләрнең фикере буенча, нәкъ шулай булган да.

17 Әмма Йәһвә үзенең зина кылу турындагы законын камилсез хакимнәргә биргән. Алар кеше йөрәген күрә алмаган. Кимчелекләре булса да, хакимнәр бу законны кулланып, эзлекле рәвештә хөкем итә алганнар. Ә Йәһвә кеше йөрәген күрә (Ярат. 18:25; 1 Елъ. 29:17). Камил булмаган хакимнәргә бирелгән законы белән Йәһвә үзен чикләп тормаячак. Чөнки ул шулай эшләсә, бу мондыйрак хәлгә охшаш булыр иде. Әйтик, бер кешенең күзләре начар күрә һәм аңа күзлек ясап бирәләр. Камил күргән кешегә ул күзлекне кидерү акыллы булыр идеме? Йәһвә Давыт белән Бирсәбиянең йөрәкләрен һәм аларның чын күңелдән тәүбә итүләрен күргән. Моны исәпкә алып, ул аларга мәрхәмәт һәм ярату күрсәтеп тиешле җәза биргән.

Йәһвә тәкъвалыгын эзләвегезне дәвам итегез

18, 19. Безгә Йәһвәне үз тәкъвалык нормаларыбыз буенча хөкем итмәскә нәрсә булышачак?

18 Изге Язмаларны укыганда я үзебез берәр хәлгә очраганда, Йәһвәнең берәр эше гаделсез булып күренергә мөмкин. Әйдәгез, андый очракларда беркайчан да Аллаһыны үз тәкъвалык нормаларыбыз буенча хөкем итмик. Шуны истә тотыйк: безгә кайбер яклар билгеле булмаска һәм карашыбыз бозык яки чикле булырга мөмкин. «Кеше ачуы Аллаһы теләгән тәкъва тормышка алып килми»,— дигән сүзләрне онытмыйк (Ягък. 1:19, 20). Шулчак йөрәкләребездә беркайчан да Йәһвәгә «карата ачу хисе» булмаячак (Гыйб. сүз. 19:3).

19 Гайсә кебек, без дә һәрвакыт шуны таныйк: Йәһвәнең генә нәрсә дөрес һәм нәрсә яхшы икәнен билгеләргә хокукы бар (Марк 10:17, 18). Аның нормалары турында «хак белем» алырга һәм «хакыйкатьне» белергә тырышыйк (Рим. 10:2; 2 Тим. 3:7). Шулай эшләп һәм тормышыбызны Йәһвәнең ихтыярына туры китереп, без иң элек «Аллаһы тәкъвалыгын» эзләвебезне күрсәтәбез (Мат. 6:33).

[Искәрмә]

^ 5 абз. Бер галимнең сүзләре буенча, Изге Язмалар язылган телдә «урнаштыру» дип тәрҗемә ителгән сүз «һәйкәл салу» дигәнне дә аңлатырга мөмкин. Бу яһүдләр Аллаһыны түгел, ә үз-үзләрен данлар өчен символик һәйкәл салган дип әйтеп була.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен Йәһвә тәкъвалыгын эзләү мөһим?

• Безгә нинди ике куркынычтан сакланырга кирәк?

• Иң элек Аллаһы тәкъвалыгын эзләр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең гыйбадәтханәдә дога кылучы ике кеше турындагы мисалыннан без нинди сабак алабыз?

[10 биттәге иллюстрация]

Бер сәгать эшләгәннәргә дә, тулы көн эшләгәннәргә дә бер үк хезмәт хакын түләү гаделсез булганмы?