Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Очрашулар безне ныгытсын өчен, син моңа үз өлешеңне кертәсеңме?

Очрашулар безне ныгытсын өчен, син моңа үз өлешеңне кертәсеңме?

Очрашулар безне ныгытсын өчен, син моңа үз өлешеңне кертәсеңме?

«Сез бергә җыелган вакытта... һәммәсе дә бердәмлекне рухи яктан ныгыту өчен булсын» (1 КӨР. 14:26).

1. Мәсихче очрашуларның, 1 Көринтлеләрнең 14 нче бүлеге буенча, төп максаты нинди?

«БУ ҖЫЕЛЫШ очрашуы мине шундый ныгытты!» Синең Патшалык Залындагы берәр очрашудан соң моңа охшаш сүзләр әйткәнең бармы? Әлбәттә бар! Җыелыш очрашулары чыннан да безгә көч өстәп җибәрә һәм моңа шаккатасы да юк. Чөнки беренче гасыр мәсихчеләре көннәрендәге кебек, безнең көннәрдәге очрашуларның төп максаты — бу очрашуга килгән кешеләрне рухи яктан ныгыту. Рәсүл Паул Көринт шәһәренә язган үзенең беренче хатында мәсихче очрашуларының бу төп максатына басым ясап китә. Бу хатның 14 нче бүлегендә ул әледән-әле кабатлый: җыелыш очрашуының һәрбер өлеше «бердәмлекне рухи яктан ныгыту» максаты белән үткәрелергә тиеш. (1 Көринтлеләргә 14:3, 12, 26 ны укы *.)

2. а) Очрашулар безне нәрсә ярдәмендә рухи яктан ныгыта? б) Без нинди сораулар карап чыгачакбыз?

2 Очрашулар ныгытучы яки үгет-нәсыйхәт бирүче булсын өчен, иң элек Аллаһы рухының ярдәме кирәк. Без моны бик яхшы беләбез, шуңа күрә безнең һәр очрашуыбыз Йәһвәгә чын күңелдән әйтелгән догадан башлана. Без аңардан безнең очрашуыбызны үз изге рухы белән фатихаласын дип сорыйбыз. Шул ук вакыт без, очрашу программасы рухи яктан ныгытсын өчен, җыелыштагы һәрбер кеше моңа үз өлешен кертә ала икәнен аңлыйбыз. Алайса, безнең һәрберебез Патшалык Залында үткән һәр очрашуыбыз рухи яктан көч биреп һәм дәртләндереп торсын өчен, нинди адымнар ясый ала?

3. Мәсихче очрашулар никадәр мөһим?

3 Бу сорауга җавап алыр өчен, очрашуларыбызның кайбер үзенчәлекләрен карап чыгыйк. Очрашуларны үткәрүчеләр аларны истә тотарга тиеш. Без шулай ук очрашуга килгән бар кешенең күңелен күтәреп җибәрер өчен, тулаем җыелыш үз өлешен ничек кертә ала икәнен карап чыгарбыз. Бу як аеруча игътибарга лаек, чөнки очрашуларыбыз изге; аларга килү һәм аларда катнашу — Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбызның мөһим яклары (Мәд. 25:12; 110:1; Ишаг. 66:22, 23).

Изге Язмаларны өйрәнүгә багышланган очрашу

4, 5. Өйрәнү мәкаләләренең максаты нинди?

4 Безнең җыелышларда атна саен өйрәнү өчен мәкаләләр карала. Һәрберебезнең андый өйрәнүдән мөмкин кадәр күбрәк файда аласы килә. Шуңа күрә, бу очрашуның төп максатын ачык аңлар өчен, әйдәгез, өйрәнү мәкаләләренә кертелгән кайбер үзгәрешләрне карап чыгыйк.

5 Өйрәнү мәкаләләренең максаты — Изге Язмаларны өйрәнү. Атна саен үткән өйрәнүләрдә Аллаһы сүзе «ачыклана» һәм, Нихами көннәрендәге кебек, аның «мәгънәсе аңлатып» бирелә (Них. 8:8; Ишаг. 54:13).

6. а) Өйрәнү мәкаләләренә нинди үзгәреш кертелгән иде? б) Шигырьдән соң «укы» дигән сүз куелганда, нәрсәне истә тотарга кирәк?

6 Изге Язмалар төп китабыбыз булганга күрә, өйрәнү мәкаләләренә бер үзгәреш кертелгән иде. Кайбер шигырьләрдән соң «укы» дигән сүз куелган. Очрашуда, бу шигырьләр укылганда, без үз Изге Язмалар китабыбыздан күзәтеп барсак, яхшы булыр иде (Рәс. 17:11). Ни өчен? Аллаһы киңәшен үз Изге Язмалар китабыбызда күрү безгә ныграк тәэсир итә (Евр. 4:12). Шуңа күрә андый өзек укылыр алдыннан, бу очрашуны үткәрүчегә бар кешеләргә, алар бу шигырьне табып күзәтеп бара алсын өчен, җитәрлек вакыт бирергә кирәк.

Иманыбызны икърар итәр өчен күбрәк вакыт кала

7. Өйрәнү мәкаләләре каралганда, нинди мөмкинлек ачыла?

7 Өйрәнү мәкаләләренә тагын бер үзгәреш кертелгән иде. Соңгы елларда алар кыскартылды. Шулай итеп, өйрәнү үткәндә, абзацларны укуга әзрәк вакыт китә, ә комментарийлар бирер өчен күбрәк вакыт кала, һәм күбрәк кеше үз иманнарын башкалар алдында икърар итә ала. Алар моны китерелгән сорауларга җавап биреп, Изге Язмалар шигыренең кулланышын күрсәтеп, Аллаһы сүзендәге принципны тоту акыллы икәнен күрсәтүче берәр очрак китереп я башкача башкара алалар. Шулай ук бастырылган иллюстрацияләрне карап чыгар өчен вакыт бүлеп куярга кирәк. (Мәдхия 21:23; 34:18; 39:10 ны укы.)

8, 9. «Күзәтү манарасы» өйрәнүен үткәрүченең роле нинди?

8 Әмма комментарийлар кыска булса, ә өйрәнүне алып баручы кардәш үзен чиктән тыш күп комментарийлар бирүдән тыеп калса гына, бу өстәмә вакыт эчендә төрле комментарийлар яңгыраячак. Алайса очрашу бар кешене дә ныгытсын өчен, аны алып баручыга ничек эш итәргә? Аңа үз сүзләренә һәм башкалар биргән комментарийларга күпме вакыт бүлеп куярга? Бу яктан нинди караш акыллы булыр?

9 Бу сорауларга җавап алыр өчен, бер мисал карап чыгыйк. Яхшы гына үткәрелгән «Күзәтү манарасы» өйрәнүе күзләребезне шатландырып торган чәчәк бәйләменә охшаш. Андый бәйләм күп кенә чәчәкләрдән торган кебек, «Күзәтү манарасы»н өйрәнү дә күп кенә комментарийлардан тора. Һәм чәчкәләр төрле зурлыкта һәм төрле төстә булган кебек, комментарийларыбыз да төрле озынлыкта булырга һәм төрлечә әйтелергә мөмкин. Ә өйрәнүне алып баручы турында нәрсә әйтеп була? Аның вакыт-вакыт биргән комментарийлары чәчәк бәйләмен бизәр өчен өстәлгән яшел яфраклар һәм ботаклар кебек. Алар бу бәйләмдә өстенлек итми, алар аны тулыландыра һәм аңа ямь өстәп кенә тора. Нәкъ шулай ук өйрәнүне үткәрүченең роле дә — җыелыш биргән данлау сүзләрен «каплау» түгел, ә аларга өстәп әйтү генә. Аңа моны истә тотарга кирәк. Әйе, җыелыш биргән төрле комментарийлар һәм өйрәнүне үткәрүче кәрдәшнең тиешле вакытта әйтелгән сүзләре бер-берсен тулыландырып торса, бу комментарийлардан бар кешеләргә шатлык китерүче матур гына бер «бәйләм» туачак.

«Аллаһыга даими рәвештә данлау корбаны китерик»

10. Беренче мәсихчеләрнең җыелыш очрашуларына карашы нинди булган?

10 Паул 1 Көринтлеләргә 14:26—33 тә мәсихчеләрнең җыелышларын сурәтләп бирә. Аның бу сүзләреннән без беренче гасырда мәсихче очрашуларының ничек үткәрелгәнен аңлыйбыз. Бу шигырьләр турында Изге Язмаларның бер белгече болай дип язган: «Беренче гыйбадәт кылу урыннары турында әйткәндә, шунсы игътибарга лаек: андагы һәрбер кеше диярлек очрашуга үз өлешен керткән. Бу аның өчен хөрмәт тә, һәм шул ук вакыт аның бурычы да булган. Кеше анда нибары тыңлап алыр өчен генә түгел, ә бирер өчен килгән». Әйе, беренче мәсихчеләр җыелыш очрашуларын үз иманнарын икърар итү мөмкинлеге дип санаган (Рим. 10:10).

11. а) Бердәмлекне рухи яктан ныгытуга зур өлеш нәрсә кертә һәм ни өчен? б) Комментарийларыбызны яхшыртырга нинди киңәшләр булыша? (Искәрмәне кара.)

11 Очрашуларда үз иманыбызны икърар итү «бердәмлекне рухи яктан ныгытуга» зур өлеш кертә. Һичшиксез, син дә ризалашырсың: очрашуларга күпме генә еллар йөрсәк тә, кардәшләребезнең комментарийларын тыңлау безгә әле дә рәхәтлек китерә. Олы яшьтәге тугры имандашыбызның чын күңелдән әйтелгән комментарие йөрәгебезгә үтеп керә; кайгыртучан өлкәннең төптән уйлап әйтелгән комментарие безне рухландырып җибәрә; ә инде берәр бала Йәһвәне эчкерсез яратканын күрсәтеп буталып-буталып җавап бирсә, елмаймый калу мөмкин түгел. Чыннан да, комментарийлар биреп, безнең һәрберебез, очрашуларыбыз рухи яктан ныгытсын өчен, үз өлешен кертә *.

12. а) Муса белән Иремия мисалы нәрсә күрсәтә? б) Комментарийлар бирүдә дога нинди роль уйный?

12 Оялучан кешеләр өчен комментарийлар бирү зур сынаудыр. Синең өчен дә бу авыр булса, шуны истә тот: Аллаһының башка хезмәтчеләре дә, хәтта, Муса һәм Иремия кебек пәйгамбәрләр, кеше алдында сөйли алуларына шикләрен белдергән (Чыг. 4:10; Ирем. 1:6). Әмма Йәһвә Аллаһы бу хезмәтчеләренә үзен халык алдында данларга булышкан. Шуңа күрә ул сиңа да булышачак. (Еврейләргә 13:15 не укы.) Комментарийлар бирүдән куркуыңны җиңәр өчен, Йәһвә ярдәмен ничек алып була? Беренчедән, очрашуга әзерлән. Икенчедән, Патшалык Залына барыр алдыннан Йәһвәгә дога кыл һәм аңардан үзеңә җавап бирергә батырлык бирсен дип үтен (Флп. 4:6). Син аның «ихтыяры буенча» сорыйсың, шуңа күрә Йәһвә Аллаһының догаңа җавап бирәчәгенә бер дә шикләнмә (1 Яхъя 5:14; Гыйб. сүз. 15:29).

Очрашулар ныгыту, рухны күтәрү һәм юату өчен оештырылган

13. а) Очрашуларыбыз кешеләргә ничек тәэсир итәргә тиеш? б) Өлкәннәргә аеруча нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

13 Паул җыелыш очрашуларының мөһим максаты — анда килгән кешеләрне ныгыту, рухларын күтәрү һәм аларны юату дип әйткән (1 Көр. 14:3) *. Мәсихче өлкәннәр җыелыш очрашуларындагы чыгышлары кардәшләрнең рухларын күтәрсен өчен һәм алар юаныч тапсын өчен, нәрсә эшли ала? Бу сорауга җавап бирер өчен, Гайсә үзенең терелтелүеннән соң үткәргән бер очрашуга игътибар итик.

14. а) Гайсә рәсүлләрне очрашуга чакырыр алдыннан нинди вакыйгалар булган? б) Гайсә рәсүлләр янына килеп сөйли башлагач, ни өчен алар куангандыр?

14 Башта бу очрашу алдыннан булган вакыйгаларга күз салыйк. Гайсәнең үлеме алдыннан аның рәсүлләре аны «калдырып, качып киткәннәр» һәм, алдан әйтелгәнчә, «һәрберсе үз өенә киткән» (Марк 14:50; Яхъя 16:32). Аннан соң, терелтелгәч, Гайсә үзенең боеккан рәсүлләрен махсус бер очрашуга чакырган *. Һәм аның «унбер шәкерте... Гәлиләягә, Гайсә барырга кушкан тауга киткән». Анда ул «алар янына килгән» һәм сөйли башлаган (Мат. 28:10, 16, 18). Гайсә үз рәсүлләрен бу очрашуга чакыргач, алар куанып куйгандыр! Ул аларга нәрсә турында сөйләгән?

15. а) Гайсә нәрсә турында сөйләгән һәм нәрсә эшләмәгән? б) Бу очрашу рәсүлләргә ничек тәэсир иткән?

15 Гайсә үз сүзләрен бер белдерү белән башлаган: «Бөтен хакимлек Миңа бирелде». Һәм үз рәсүлләренә йөкләмә биргән: «Шуңа күрә, барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз». Шуннан соң ул аларны ярату чагылган мондый сүзләр белән ышандыра: «Мин... һәрвакыт сезнең белән булам» (Мат. 28:18—20). Әмма Гайсә нәрсә эшләмәгән? Моңа игътибар иттегезме? Ул үз рәсүлләрен шелтәләмәгән; бу очрашуны аларның эчке теләкләренә шик белдерер өчен дә кулланмаган; ул шулай ук, алар үзләрен тагы да гаеплерәк хис итсен өчен, исләренә иманнары вакытлыча какшаган чакны да төшереп тормаган. Рәсүлләргә җаваплы йөкләмә тапшырып, Гайсә аларны үзенең һәм Атасының яратуына ышандырган. Аның мондый мөнәсәбәте рәсүлләргә ничек тәэсир иткән? Бу аларны шундый ныгыткан, юаткан һәм аларның рухларын шундый күтәргән ки, бу очрашудан соң алар кабат «Яхшы хәбәрне... сөйли һәм өйрәтә» башлаган (Рәс. 5:42).

16. Мәсихче өлкәннәр, Гайсәдән үрнәк алып, җыелышларны рухландырыр өчен нәрсә эшли?

16 Бүген дә өлкәннәр, Гайсәдән үрнәк алып, очрашуларны үткәргәндә, үз имандашларын шуңа ышандыра: Йәһвә үз халкын тугры ярата (Рим. 8:38, 39). Шунлыктан үз чыгышларында алар кардәшләрнең кимчелекле якларына түгел, ә көчле якларына игътибар итә. Алар үз имандашларының эчке теләкләрен шик астына куймый. Киресенчә, аларның сүзләрендә кардәшләренең Йәһвәне яратканына һәм дөрес булганны эшләргә теләгәненә ышаныч күренә (1 Тес. 4:1, 9 —12). Әлбәттә, өлкәннәргә кайвакыт тулаем җыелышка киңәш бирергә туры килә, әмма берничә кешене генә төзәтергә кирәк булса, киңәш биргәндә, гадәттә аларның үзләре белән генә сөйләшеп алу яхшырак булыр иде (Гәл. 6:1; 2 Тим. 2:24—26). Җыелышта чыгыш ясаганда, өлкәннең максаты — урынлы булганда, җыелышны мактау (Ишаг. 32:2). Җыелыш тәмамлангач, һәр кеше үзенә өстәлгән көчне сизәргә һәм рухланып китәргә тиеш. Менә ничек сөйләргә тырыша өлкәннәр (Мат. 11:28; Рәс. 15:32).

Сыену урыны

17. а) Ни өчен очрашуларыбыз аеруча бүген сыену урыны булырга тиеш? б) Җыелышларыбыз рухи яктан ныгытсын өчен, без үзебез нәрсә эшли алабыз? («Очрашулар үзегезне дә, башкаларны да ныгытсын өчен ун киңәш» дигән рамканы кара.)

17 Шайтан дөньясы тагы да явызлана барган саен, безгә, мәсихче очрашуларыбыз бар кешеләр өчен юаныч чыганагы — сыену урыны булсын өчен, бар көчебезне куярга кирәк (1 Тес. 5:11). Берничә ел элек бер апа-кардәшкә үз ире белән каты сынаулар аша үтәргә туры килгән. Ул болай дип искә төшерә: «Патшалык Залында без үзебезне Йәһвәнең яратучан кулларында кебек сизә идек. Кардәшләр белән бергә анда сәгатьләр буе булып, без үз йөгебезне Йәһвә өстенә сала алганыбызны сизә идек, һәм бу безгә җан тынычлыгы китерә иде» (Мәд. 54:23). Җыелышларыбызга килгән башка кешеләр дә, бу апа-кардәш сыман, рухланып китсен һәм юаныч алсын. Шуңа күрә, әйдәгез, мәсихче җыелышларыбыз рухи яктан ныгытсын өчен, моңа үз өлешебезне кертик.

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Беренче гасыр мәсихчеләренең кайбер сәләтләре юкка чыгачак дип алдан әйтелгән булган. Мәсәлән, без инде «таныш булмаган телләрдә сөйләшмибез» һәм «пәйгамбәрлек» тә итмибез (1 Көр. 13:8; 14:5). Шулай да, Паулның безгә бирелгән киңәше ярдәмендә без мәсихче очрашулары бүген ничек үткәрелергә тиеш икәнен яхшырак аңлыйбыз.

^ 11 абз. Комментарийларыбызны яхшыртыр өчен киңәшләрне «Күзәтү манарасы» (рус) 2003 ел, 1 сентябрь, 19—22 битләреннән кара.

^ 13 абз. Бер сүзлектә «рухны күтәрү» белән «юату» сүзләре чагыштырыла, һәм «юату» дип тәрҗемә ителгән грек сүзендә «күпкә күбрәк наз сизелә» дип әйтелә («Vine’s Expository Dictionary of Old and New Testament Words»). (Яхъя 11:19 ны чагыштыр.)

^ 14 абз. Паул Гайсә «биш йөздән артык имандашка күренде» дип язганда, күрәсең, нәкъ шул вакыйганы исәптә тоткан (1 Көр. 15:6).

Син ничек җавап бирер идең?

• Мәсихче очрашулар никадәр мөһим?

• Ни өчен очрашуларда бирелгән комментарийлар «бердәмлекне рухи яктан ныгыта»?

• Гайсәнең үз шәкертләре белән үткәргән очрашуыннан без нинди сабаклар алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[22, 23 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

ОЧРАШУЛАР ҮЗЕГЕЗНЕ ДӘ, БАШКАЛАРНЫ ДА НЫГЫТСЫН ӨЧЕН УН КИҢӘШ

Алдан әзерлән. Патшалык Залында каралачак материалны алдан әзерләсәң, синең өчен очрашу күпкә кызыграк булачак, һәм ул сиңа ныграк тәэсир итәчәк.

Очрашуларга регуляр рәвештә йөр. Җыелышка күбрәк кеше килсә, бу һәркемне дә рухландырып җибәрер. Шуңа күрә синең очрашуга килүең мөһим роль уйный.

Вакытында кил. Очрашу программасы башланганчы үз урыныңа утыр. Бу сиңа җырны башкарырга һәм доганы тыңларга мөмкинлек бирәчәк. Ә бу Йәһвәгә гыйбадәт кылуның өлеше.

Яхшы коралланып кил. Изге Язмаларны һәм очрашуда кулланылачак басмаларны үзең белән ал. Шулай итеп син каралган материалны күзәтеп барачаксың һәм аны яхшырак аңлый алачаксың.

Сиңа бернәрсә дә комачауламасын. Мәсәлән, телефон аша килгән хәбәрләрне очрашудан соң укы. Шулай итеп син һәр эшнең үз вакыты бар икәнен күрсәтерсең.

Катнаш. Комментарий биреп, кеше үз иманын икърар итә. Күбрәк комментарий — күбрәк дәртләндерү һәм күбрәк көч.

Комментарийларың кыска булсын. Шулай эшләсәң, мөмкин кадәр күбрәк кеше җавап бирә алачак.

Үз йөкләмәләреңне үтә. Сиңа Теократик мәктәбендә йөкләмә бирелсә яки хезмәт очрашуында катнашырга кушсалар, яхшы әзерләнеп кил. Репетиция яса һәм йөкләмәңне үтәр өчен бар көчеңне куй.

Катнашучыларны макта. Очрашуны алып баруда катнашкан һәм комментарийлар биргән кешеләргә аларның тырышлыклары югары бәяләнә дип мактап әйт.

Аралаш. Җылы сәламләү сүзләре, җыелыш алдыннан һәм ул тәмамланганнан соң алып барылган рухландыручы сөйләшүләр очрашуларыбызны тагы да файдалырак итә һәм күбрәк рәхәтлек китерә.