Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә безнең Аллаһы Тәгаләбез!

Йәһвә безнең Аллаһы Тәгаләбез!

Йәһвә безнең Аллаһы Тәгаләбез!

«Аллаһы Тәгалә... бөтен җиргә зур патша» (МӘД. 46:3).

1. 1 Көринтлеләргә 7:31 дә язылган сүзләр белән Паулның, күрәсең, нәрсә әйтәсе килгән?

«БУ ДӨНЬЯНЫҢ хәзерге рәвеше үтеп бара». Бу сүзләрне рәсүл Паул әйткән (1 Көр. 7:31). Инҗил язылган грек телендә Паул кулланган сүзләрнең мәгънәсе буенча, ул бу шигырьдә, күрәсең, дөньяны сәхнә белән чагыштырган. Анда драма бара һәм, сәхнәнең күренеше үзгәргәнче, актерлар үзләренең яхшы һәм начар рольләрен башкара.

2, 3. а) Йәһвә хакимлегенең шик астына алынуын нәрсә белән чагыштырып була? б) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

2 Бүген бик мөһим драма бара, һәм син дә анда катнашасың! Ул аеруча Йәһвә Аллаһының хакимлеген аклау белән бәйле. Бу драманы берәр илдә була алган хәл белән сурәтләп була. Бер яктан ул илдә тәртипне саклаучы законлы хөкүмәт бар. Икенче яктан анда кешеләрне алдап, җәберләп һәм үтереп идарә итүче җинаятьчел оешма да бар. Законга каршы булган бу оешма ул илдәге идарәченең хакимлеген шик астына ала һәм барлык гражданнарның үз хөкүмәтләренә тугрылыгын сыный.

3 Шундый ук хәл Галәм күләмендә дә күзәтелә. Анда Ходай Тәгаләнең законлы хөкүмәте бар (Мәд. 70:5). Ләкин хәзерге вакытта «явыз иблиснең» хакимлеге астында булган җинаятьчел оешма кешелеккә зыян китерә (1 Яхъя 5:19). Ул Аллаһының законлы хөкүмәтен шик астына ала һәм бар кешеләрнең үз идарәчесенең хакимлегенә тугры булуларын сыный. Бу хәл ничек килеп чыккан? Ни өчен Аллаһы моңа юл куйган? Һәм безнең һәрберебез нәрсә эшли ала?

Драманың үзенчәлекләре

4. Галәм «сәхнәсендә» барган драмада бер-берсе белән бәйле нинди ике сорау күтәрелгән?

4 Галәм «сәхнәсендә» барган бу драмада Йәһвәнең хакимлеге һәм кешеләрнең сафлыгы турында бер-берсе белән бәйле ике сорау күтәрелгән. Изге Язмаларда Йәһвә күп мәртәбә «Аллаһы Тәгалә» дип атала. Мәсәлән, мәдхия җырлаучы аңа тулысынча өметләнеп: «Аллаһы Тәгалә... бөтен җиргә зур патша»,— дип җырлаган (Мәд. 46:3). Хакимлек — бу көчтә я идарәдә өстен булу. Хаким иң югары хакимияткә ия. Йәһвәне Аллаһы Тәгалә итеп санар өчен җитди сәбәпләр бар (Дан. 7:22).

5. Ни өчен бездә Йәһвә хакимлеген яклау теләге булырга тиеш?

5 Барлыкка Китерүче буларак, Йәһвә Аллаһы җирнең һәм бар Галәмнең Хакиме. (Ачылыш 4:11 не укы.) Йәһвә шулай ук безнең Судьябыз, Законнар Чыгаручыбыз һәм Патшабыз, чөнки ул идарә итүнең бар функцияләрен — суд, законнар чыгару һәм башкару хакимиятләрен үз өстенә ала (Ишаг. 33:22). Без, яшәвебез белән аңа бурычлы һәм аңа бәйле булганга, аны үзебезнең Аллаһы Тәгаләбез итеп танырга тиеш. «Ходай Үз тәхетен күкләргә куйган, һәм патшалыгы бар нәрсәгә дә ия» икәнен һәрвакыт исебездә тотсак, бу безне аның югары дәрәҗәсен якларга дәртләндерәчәк (Мәд. 102:19; Рәс. 4:24).

6. Сафлык нәрсә ул?

6 Йәһвә хакимлеген яклар өчен, без аның алдында сафлыгыбызны сакларга тиеш. Сафлык әхлакый тулылыкны, бер бөтен булуны аңлата. Сафлык саклаучы — тел тидермәслек һәм намуслы кеше. Ыруг башлыгы Әюб шундый кеше булган (Әюб 1:1).

Драма ничек башланган?

7, 8. Шайтан Йәһвә хакимлегенең гаделлеген ничек шик астына алган?

7 Якынча 6 000 ел элек бер рухи зат Йәһвәнең хакимлек итәргә хокукын шик астына алган. Бу фетнәче моны эгоистик теләге аркасында, башкаларның үзенә табынуларын теләгәнгә эшләгән. Ул беренче кешеләрне, Адәм белән Хауваны, Аллаһының хакимлегенә тугрылыксыз булып китәргә этәргән һәм Йәһвәне ялганда гаепләп, аның исеменә тап төшерергә тырышкан. (Яратылыш 3:1— 5 не укы.) Бу фетнәче бөек Каршы торучы, Шайтан (Дошман), Иблис (Яла ягучы), елан (ялганчы) һәм аждаһа (йотучы) булып киткән (Ачыл. 12:9).

8 Шайтан үзен көндәш идарәче итеп куйган. Хәзер Аллаһы Тәгалә Йәһвә нәрсә эшләр? Ул бу өч фетнәчене — Шайтан һәм Адәм белән Хауваны шунда ук юк итәрме? Аның, һичшиксез, моны эшләргә көче булган, һәм шулай эшләп, ул иң зур кодрәткә ия булганын күрсәтер иде. Бу шулай ук Йәһвәнең аның канунын бозу җәзага китерәчәк икәне турында әйткән сүзләре хак булып чыкканына дәлил булыр иде. Ни өчен Аллаһы алай эшләмәгән?

9. Шайтан нәрсәне шик астына алган?

9 Адәм белән Хауваны алдап һәм Аллаһыдан читләштереп, Шайтан Йәһвәнең кешеләрдән тыңлаучанлык таләп итәргә хокукын шик астына алган. Өстәвенә, беренче кешеләрне Аллаһыга буйсынмаска этәреп, Шайтан шулай ук акылга ия бар затларның тугрылыгын да шик астына алган. Йәһвәнең хакимлегенә тугры булган Әюб мисалыннан күренгәнчә, Шайтан бар кешеләрне Аллаһыдан читләштерә алачак дигән (Әюб 2:1— 5).

10. Үз хакимлеген аклавын кичектереп, Аллаһы нәрсә рөхсәт иткән?

10 Үз хакимлеген аклавын кичектереп, Йәһвә Шайтанга гаепләү сүзләрен исбатларга вакыт биргән. Аллаһы кешеләргә дә үз хакимлегенә тугры булуларын күрсәтергә мөмкинлек биргән. Гасырлар дәвамында нәрсә булган? Шайтан көчле җинаятьчел оешма булдырган. Йәһвә ахыр чиктә, үз хакимлегенең гадел булуына исәпсез дәлилләр китереп, Иблисне оешмасы белән бергә юкка чыгарачак. Йәһвә Аллаһы моның уңай нәтиҗәсенә шулкадәр ышанган ки, хәтта Гадәндә фетнә күтәрелгәч, бу хакта алдан әйткән булган (Ярат. 3:15).

11. Күп кешеләр Йәһвәнең хакимлегенә карата нинди мөнәсәбәт күрсәткән?

11 Күп кешеләр Йәһвәгә үзләренең Хакименә буларак иман иткән, аның алдында үз сафлыкларын саклаган һәм аның исемен изгеләндергән. Алар арасында Һабил, Ханок, Нух, Ибраһим, Сара, Муса, Рут, Давыт, Гайсә һәм Мәсихнең беренче шәкертләре. Бүгенге көндә дә миллионлаган саф кеше Шайтанның ялганчы икәнен исбатлый һәм Йәһвәнең исемен Иблис төшергән таптан сафландыра; ә ул бит бар кешеләрне Аллаһыдан читләштерә алыр дип мактанган иде (Гыйб. сүз. 27:11).

Драманың ахыры билгеле

12. Ни өчен без Аллаһының явызлыкны мәңге түзеп тормаячагына бер дә шикләнмибез?

12 Без Йәһвәнең тиздән үз хакимлеген аклаячагына бер дә шикләнмибез. Ул явызлыкны мәңге түзеп тормаячак, һәм без соңгы көннәрдә яшәгәнебезне беләбез. Йәһвә Туфан вакытында явызларны юк иткән. Ул Сәдүм белән Гамураны, фиргавен белән аның гаскәрен юкка чыгарган. Сисара үзенең гаскәре белән һәм Ассирия патшасы Сеннахирим үзенең армиясе белән Аллаһы Тәгаләгә каршы тора алмаганнар (Ярат. 7:1, 23; 19:24, 25; Чыг. 14:30, 31; Хак. 4:15, 16; 4 Пат. 19:35, 36). Шуңа күрә Йәһвә Аллаһы үз исеменең хөрмәт ителмәвен һәм үз Шаһитләренә карата начар мөгамәләне озак вакыт түзеп тормаячак икәненә безнең ышанычыбыз нык. Өстәвенә, без хәзер Гайсәнең патша булып идарә итүенең һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуының билгеләрен күреп торабыз (Мат. 24:3).

13. Йәһвәнең дошманнары белән юк ителмәс өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

13 Аллаһының дошманнары белән юк ителмәс өчен, без Йәһвәнең хакимлегенә тугры булып калырга тиеш. Моны ничек эшләргә? Безгә Шайтанның җинаятьчел оешмасыннан читтә торырга һәм аның вәкилләреннән курыкмаска кирәк (Ишаг. 52:11; Яхъя 17:16; Рәс. 5:29). Шулай эшләп кенә, без күктәге Атабызның хакимлеге ягында тора алабыз һәм Йәһвә үз исемен таптан сафландырганда һәм үзенең Аллаһы Тәгалә икәнен күрсәткәндә котылырга өметләнә алабыз.

14. Изге Язмаларның төрле өлешләрендә нәрсә турында әйтелә?

14 Изге Язмаларның барлык китапларында кешеләрнең сафлыгы һәм Йәһвә хакимлеге белән бәйле нечкәлекләр бар. Аның беренче өч бүлегендә бар нәрсәнең барлыкка китерелүе һәм кешенең гөнаһка төшүе, ә соңгы өч бүлегендә кешелекнең «аякка бастырылуы» турында әйтелә. Башка бүлекләрендә исә Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең кешелеккә, җиргә, галәмгә карата үзенең ниятен үтәргә дип күргән чаралары турында тәфсилләп язылган. Яратылыш китабында Шайтанның һәм явызлыкның ничек барлыкка килгәне турында әйтелә, ә Ачылыш китабының соңгы өлешендә явызлык белән Иблиснең ничек юк ителәчәге һәм Аллаһы ихтыярының күктәге кебек җирдә дә ничек гамәлгә ашачагы күрсәтелә. Әйе, Изге Язмаларда гөнаһ белән үлемнең сәбәбе турында һәм боларның җир «сәхнәсеннән» юк ителеп, чиксез шатлык һәм саф кешеләр өчен мәңгелек тормыш белән алмашынуы турында әйтелә.

15. Хакимлек турындагы драма тәмамлангач, фатихалар алыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

15 Тиздән бу дөньяның «сәхнәсе» тулысынча үзгәрәчәк. Хакимлек турындагы гасырлар дәвамында барган драманың пәрдәсе төшәчәк. Шайтан бүтән идарә итмәячәк һәм тулысынча юк ителәчәк, ә Аллаһы ихтыяры һичшиксез гамәлгә ашачак. Ләкин бу безгә файда китерсен өчен һәм Аллаһы Сүзендә алдан әйтелгән фатихаларга ия булыр өчен, без хәзер Йәһвәнең хакимлеген якларга тиеш. Ике якка да ярап булмый. «Ходай минем яклы» дип әйтә алыр өчен, безгә аның ягында торырга кирәк (Мәд. 117:6, 7).

Без сафлыгыбызны саклый алабыз!

16. Ни өчен кешеләр Аллаһы алдында үз сафлыкларын саклый ала икәненә бер дә шикләнмәскә була?

16 Без Йәһвәнең хакимлеген яклый алабыз һәм үз сафлыгыбызны сакларга сәләтле, чөнки рәсүл Паул болай дип язган: «Сез барлык кешеләргә хас булган сынауга гына дучар буласыз. Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк» (1 Көр. 10:13). Паул әйткән сынау нәрсә аркасында була, һәм Аллаһы безгә котылу юлын ничек күрсәтә?

17—19. а) Чүлдә исраиллеләр нинди вәсвәсәләргә бирелгән? б) Ни өчен без Йәһвә алдында саф булып кала алабыз?

17 Без бу «сынауга» безне Аллаһы канунын бозарга этәрә алган шартлар аркасында дучар булабыз, моны исраиллеләр белән чүлдә булган хәлләр күрсәтә. (1 Көринтлеләргә 10:6—8, 10 ны укы.) Мәсәлән, Йәһвә исраиллеләргә могҗизалы рәвештә бер ай дәвамында ашарлык бүдәнә кошларын җибәргәч, алар «яман теләкләргә» бирелгән. Алар бу сынауга каршы тора алган. Хәтта бу кешеләр күпмедер вакыт ит ашамасалар да, Аллаһы аларга җитәрлек манна биреп торган. Әмма халык бүдәнәләрне тыелгысыз комсызлык белән җыйган (Сан. 11:19, 20, 31—35).

18 Элегрәк, Мусага Синай тавында Канун бирелгәндә, исраиллеләр бозауга табынып һәм күңел ачуга бирелеп, потка табынучылар булып киткән. Араларында җитәкчеләре Муса булмаганлыктан аларны моны эшләргә тыеп торучы булмаган (Чыг. 32:1, 6). Нәкъ Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан моаб хатын-кызлары меңләгән исраиллеләрне кызыктырып, аларны җенси бозыклыкка этәргән. Ул чакта меңләгән исраиллеләр үз гөнаһлары өчен үлгән (Сан. 25:1, 9). Вакыт-вакыт Исраил халкы зарлану вәсвәсәсенә бирелгән; бер тапкыр алар Муса белән Аллаһының үзеннән ризасызлыкларын белдергән! (Сан. 21:5). Исраил халкы, хәтта явыз Корах, Датан, Абирам һәм аларга кушылган кешеләр юк ителгәннән соң да, бу фетнәчеләр гаделсез юк ителделәр дип ялгыш фикер йөртеп, зарланганнар. Нәтиҗәдә, Аллаһы җибәргән җәзадан 14 700 исраилле кырылган (Сан. 16:41, 49).

19 Искә алынган бар бу сынауларга исраиллеләр каршы тора алган. Ләкин алар вәсвәсәгә бирелгән, чөнки үз иманнарын югалткан, Йәһвәне вә аның назлы кайгыртуын һәм юллары гадел икәнен онытканнар. Исраиллеләр белән булган очрактагы кебек, без барлык кешеләргә хас булган сынауларга дучар булабыз. Аларга каршы торыр өчен көч куйсак һәм Аллаһының ярдәменә өметләнсәк, без үз сафлыгыбызны саклый алачакбыз. Моңа бер дә шикләнмәскә була, чөнки «Аллаһы үз вәгъдәсенә турылыклы» һәм без «чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк». Йәһвә безне беркайчан да үз ихтыярын үти алмаслык хәлдә калдырмаячак (Мәд. 93:14).

20, 21. Вәсвәсәгә дучар булганда, Аллаһы безгә «котылу юлын» ничек күрсәтә?

20 Йәһвә безгә вәсвәсәгә каршы торырлык көч биреп, «котылу юлын» күрсәтә. Мәсәлән, эзәрлекләүчеләр безне иманыбыздан ваз кичергә мәҗбүр итәргә тырышып, физик яктан зыян китерергә мөмкин. Безне тагын кыйнарлар, азапларлар я хәтта үтерерләр дип куркып, безнең андый мөгамәлә аркасында Аллаһы нормаларын бозуыбыз бар. Әмма Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылган 1 Көринтлеләргә 10:13 тә язылган ышандыруы нигезендә без бу хәлнең вакытлыча гына булганын беләбез. Йәһвә бу хәлне үзенә тугрылыгыбызны боза алырлык дәрәҗәгә җитүен рөхсәт итмәячәк. Аллаһы безнең иманыбызны ныгытып, безгә сафлыгыбызны саклар өчен кирәкле көч бирә ала.

21 Йәһвә үзенең изге рухы аша безне ныгыта. Бу рух шулай ук безгә Изге Язмалардан сынауларга каршы торыр өчен кирәкле фикерләрне исебезгә төшерә (Яхъя 14:26). Нәтиҗәдә, без ялгыш юлга басып алданмабыз. Мәсәлән, без Йәһвәнең хакимлеге һәм безнең сафлыгыбыз турындагы бер-берсе белән бәйле сорауларны аңлыйбыз. Шуңа күрә күпләр Аллаһы ярдәме белән үлемгә кадәр үз тугрылыкларын саклаган. Ләкин бу очракта котылу юлы алар өчен үлем түгел, ә Йәһвәнең ярдәме булган; ул аларга сынауга бирешмичә ахырга кадәр чыдарга көч биргән. Ул безнең өчен дә моны эшләргә сәләтле. Өстәвенә, ул шулай ук безне яклар өчен, ягъни «котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен», үзенең тугры фәрештәләрен куллана (Евр. 1:14). Алдагы мәкаләдә күрсәтелгәнчә, сафлыкларын саклаган кешеләр генә Аллаһы хакимлеген мәңге яклау хөрмәтенә ия булырга өметләнә ала. Без Йәһвәгә, безнең Аллаһы Тәгаләбезгә «ябышсак», алар арасында була алабыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен без Йәһвәне үзебезнең Аллаһы Тәгаләбез итеп танырга тиеш?

• Аллаһы алдында сафлыгыбызны саклау нәрсә аңлата?

• Йәһвәнең тиздән үз хакимлеген аклаячагын без кайдан беләбез?

1 Көринтлеләргә 10:13 тәге сүзләр буенча, ни өчен сафлыкны саклау мөмкин?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Шайтан Адәм белән Хауваны Йәһвәгә тугрылыксыз булып китәргә этәргән

[26 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең хакимлеген якларга тәвәккәл бул