Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Без сафлыгыбызда йөриячәкбез!

Без сафлыгыбызда йөриячәкбез!

Без сафлыгыбызда йөриячәкбез!

«Ә мин явызлык тотмый [«сафлыгымда», ЯД] йөрим» (МӘД. 25:11).

1, 2. Әюб үз сафлыгы турында нәрсә дигән, һәм аның турында Әюб китабының 31 нче бүлегендә нәрсә әйтелә?

БОРЫНГЫ заманда нәрсәнең дә булса авырлыгын еш кына көянтәле үлчәү ярдәмендә үлчәгәннәр. Ул гадәттә уртасында беркетелгән горизонталь борыстан торган. Аның һәр очына тәлинкә элеп куелган. Үлчисе әйбер бер тәлинкәсенә салынган, ә икенчесенә гер куелган. Аллаһы халкы дөрес үлчәүләр һәм герләр кулланырга тиеш булган (Гыйб. сүз. 11:1).

2 Аллаһыдан куркып яшәүче Әюб Шайтанның һөҗүмнәреннән интеккәндә болай дигән: «[Йәһвә] мине төгәл үлчәүгә салып үлчәячәк. Һәм минем сафлыгымны беләчәк» (Әюб 31:6). Әюб кешенең сафлыгын сыный алган күп кенә очракларны әйтеп киткән. Ләкин, аның Әюб китабында 31 нче бүлектә язылган сүзләреннән күренгәнчә, ул бу очракларда сафлыгын саклый алган. Аның яхшы үрнәге безне дә шулай ук эш итәргә һәм мәдхия җырлаучы Давыт кебек ышаныч белән: «Ә мин явызлык тотмый [«сафлыгымда», ЯД] йөрим»,— дип әйтергә дәртләндерергә мөмкин (Мәд. 25:11).

3. Ни өчен Аллаһыга зур һәм кечкенә нәрсәләрдә тугры булу мөһим?

3 Әюб, ачы сынаулар аша үткән булса да, Аллаһыга тугры булып калган. Кайберәүләр санаганча, Әюб кичергән сынаулар чагыштыргысыз авыр булган, ләкин ул аларны сафлыгын саклап баштан үткәргән. Без нәкъ Әюб кебек газапланмыйбыз. Әмма сафлыгыбызны сакларга һәм Аллаһының хакимлеге ягында торырга теләсәк, без аңа зур нәрсәдә дә, кечкенә нәрсәдә дә тугры булырга тиеш. (Лүк 16:10 ны укы.)

Әхлакый сафлык мөһим

4, 5. Саф булып калыр өчен, Әюб нинди тәртиптән сакланган?

4 Йәһвә алдында саф булыр өчен, без Әюб кебек, Аллаһының әхлак нормаларын тотарга тиеш. Ул болай дигән: «Мин үз күзләрем белән килешү төзедем. Ничек инде мин берәр кызга карап торыйм? Әгәр күңелем мине берәр хатын-кызга тарткан булса һәм мин якынымның йорты ишеге янында яшеренеп көтеп яткан булсам, минем хатыным башка кеше өчен тегермән тартсын һәм башкалар аның өстенә иелсеннәр» (Әюб 31:1, 9, 10).

5 Аллаһы алдында сафлыгын сакларга тәвәккәл булганга, Әюб бер хатын-кызга да җенси теләк белән карамаган. Өйләнгән кеше буларак, ул берәр ялгыз хатын белән флирт кылмаган я башка кешенең хатынына карата романтик хисләр үстермәгән. Таудагы вәгазендә Гайсә җенси әхлакка кагылышлы көчле сүзләр әйткән. Бу сүзләрне һичшиксез сафлыкларын сакларга теләгән кешеләргә истә тотарга кирәк. (Маттай 5:27, 28 не укы.)

Беркайчан да хәйлә кулланма

6, 7. а) Әюб очрагындагы кебек, Аллаһы безнең сафмы икәнебезне белер өчен, нәрсә куллана? б) Ни өчен без хәйләкәр һәм ялганчы булмаска тиеш?

6 Аллаһы алдында саф булырга теләсәк, без беркайчан да хәйләле алымнар кулланырга тиеш түгел. (Гыйбрәтле сүзләр 3:31—33 не укы.) Әюб болай дигән: «Мин гаделсезләр белән йөргән булсам һәм аягым алдарга ашыга икән, Аллаһы мине төгәл үлчәүгә салып үлчәячәк һәм минем сафлыгымны беләчәк» (Әюб 31:5, 6). Йәһвә бар кешеләрне дә «төгәл үлчәүгә салып үлчи». Әюб очрагындагы кебек, ул безнең, үзенең багышланган хезмәтчеләре буларак, сафмы икәнебезне белер өчен, үзенең гаделлек турындагы камил нормаларын куллана.

7 Без хәйләкәр һәм ялганчы булып китсәк, Аллаһы алдында саф булып калмабыз. Сафлыкларын саклаучылар «хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешми» (2 Көр. 4:1, 2). Без сүзләребездә я эшләребездә намуссыз булып, имандашыбызны Аллаһыдан ярдәм сорарга этәрсәк, бу нәрсәгә китерәчәк? Моның нәтиҗәсе безнең өчен аяныч булачак! «Кайгырган чагымда Ходайга инәлеп дәштем, һәм Ул мине ишетте,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы.— Әй Ходай, җанымны ялганчы авыздан, хәйләкәр телдән коткар» (Мәд. 119:1, 2). Шуны истә тоту яхшы булыр: Аллаһы, без чын мәгънәдә сафмы икәнен билгеләр өчен, «күңелләрне, эчләрне... тикшереп», йөрәгебезне күрә ала (Мәд. 7:9, 10).

Башкалар белән эш итүдә үрнәк бул

8. Әюбнең башкалар белән мөгамәләсе нинди булган?

8 Сафлыгыбызны саклар өчен, безгә гадел, басынкы һәм башкаларга карата игътибарлы булган Әюб кебек булырга кирәк. Ул болай дигән: «Колым я кол хатын минем белән судлашканда аларга гадел хөкем чыгармаганмын икән, Аллаһы миңа каршы күтәрелгәндә, мин нәрсә эшләрмен? Һәм ул мине җавапка тартканда, мин аңа нәрсә әйтермен? Мине корсакта яраткан Шәхес аны да яраткан түгелме, безне карында булдырган Шәхес бер үк түгелме соң?» (Әюб 31:13 —15).

9. Үз хезмәтчеләре белән эш иткәндә Әюб нинди сыйфатлар күрсәткән, һәм без бу яктан ничек эш итәргә тиеш?

9 Билгеле, Әюб көннәрендә суд эшләрен тикшерү кыен булмаган. Бар очраклар тиешенчә каралган булган, һәм хәтта коллар да судка мөрәҗәгать итә алган. Әюб үз хезмәтчеләре белән эш иткәндә гадел һәм мәрхәмәтле булган. Сафлыгыбызда йөрергә теләсәк, без, аеруча мәсихче җыелышта өлкән булып хезмәт итәбез икән, шундый ук сыйфатлар күрсәтергә тиеш.

Комсыз түгел, юмарт бул

10, 11. а) Әюбнең юмарт һәм ярдәмчел булганын без кайдан беләбез? б) Әюб 31:16—25 тәге сүзләр Изге Язмаларда соңрак язылган нинди киңәшләрне исебезгә төшерә ала?

10 Әюб үз-үзен яратучан һәм комсыз түгел, ә юмарт һәм ярдәмчел кеше булган. Ул болай дигән: «Тол хатынның күзләрен зарыктырганмын икән, үз кисәгемне үзем генә ашаганмын икән, ә ятим ул кисәктән ашамаган булса... әгәр мин берәрсенең киеме юклыгыннан һәлак булганын күргәнмен икән... ятимгә, капка алдында ярдәмем кирәк икәнен күреп, кулым белән янаганмын икән, минем калак сөягем иңбаштан өзелеп төшсен һәм кулым кулбаш сөягемнән сынып төшсен». Һәм Әюб алтынга: «Мин сиңа өметләнәм!» — дип әйткән булса, үз сафлыгын саклый алмас иде (Әюб 31:16—25).

11 Андый шигъри сүзләр шәкерт Ягъкубның мондый сүзләрен исебезгә төшерәдер: «Аллаһы Ата Үз каршында саф, тапсыз санаган табыну — ятимнәрнең, тол хатыннарның кайгылары белән уртаклашып, алар турында кайгырту һәм үзеңне, нәҗесләмичә, фани дөньядан саклау» (Ягък. 1:27). Без шулай ук Гайсәнең: «Карагыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел»,— дигән кисәтүен хәтергә төшерә алабыз. Аннары Гайсә «Аллаһы каршында бай булмыйча» үлеп киткән комсыз бер бай кеше турында гыйбрәтле хикәя сөйләгән (Лүк 12:15—21). Сафлыгыбызны саклар өчен, без гөнаһлы комсызлыкка бирелмәскә тиеш. Комсызлык — бу потка табыну, чөнки комсыз кеше теләгән нәрсә аның игътибарын Йәһвәдән читкә алып китеп, пот булып китә (Көл. 3:5). Комсыз кеше Аллаһы алдында саф була алмый!

Хак гыйбадәттән читкә китмә

12, 13. Әюб потка табынудан сакланып, безгә нинди үрнәк калдырган?

12 Сафлык саклаучылар хак Аллаһыга гына гыйбадәт кыла. Әюб шулай эшләгән дә, бу аның сүзләреннән күренә: «Мин балкып торган яктылыкка я тантаналы йөргән гаҗәеп айга карап торган булсам һәм ул вакытта йөрәгем яшерен кызыгып, кулым һава үбеше җибәргән булса, бу да судьялар тикшерергә тиеш җинаять булыр иде, чөнки мин югарыда булган Аллаһыдан ваз кичкән булыр идем» (Әюб 31:26—28).

13 Әюб җансыз нәрсәләргә табынмаган. Аның йөрәге күк җисемнәренә, мәсәлән айга, яшерен кызыккан булса, һәм аның кулы «һава үбеше җибәргән булса», шулай итеп, бәлкем, потка табыну белән бәйле кул хәрәкәте ясаган икән, ул Аллаһыны кире каккан потка табынучы булыр иде (Кан. 4:15, 19). Аллаһы алдында саф булып калыр өчен, без һәртөрле потка табынудан сакланырга тиеш. (1 Яхъя 5:21 не укы.)

Үч алучан һәм икейөзле булма

14. Ни өчен без Әюб явыз ниятле булмаган дип әйтә алабыз?

14 Әюб явыз ниятле һәм рәхимсез булмаган. Андый сыйфатлар аның сафлык саклаганын күрсәтмәс иде, ул болай дигән бит: «Мине нәфрәт иткән кешенең һәлакәтенә сөенгән булсам һәм аның бәлагә эләккәненә шатланган булсам... Ләкин мин аңкавыма гөнаһ кылырга юл куймадым һәм аның җанына ләгънәт укымадым» (Әюб 31:29, 30).

15. Ни өчен безне нәфрәт итүченең бәлагә эләгүенә сөенү дөрес түгел?

15 Тәкъва Әюб үзен нәфрәт итүче берәр кешенең бәлагә эләккәненә беркайчан да сөенмәгән. Соңрак язылган Гыйбрәтле сүзләр 24:17, 18 дә мондый кисәтү бар: «Дошманың егылганга сөенмә, ул абынганга йөрәгең куанмасын. Югыйсә Раббы, сөенгәнеңне күреп, бу эшне Үзенә мәгъкуль санамас һәм синең дошманыңа булган Үзендәге ачуын тыеп калыр». Йәһвә йөрәкне күрә, шуңа күрә без яшерен генә башка кеше кайгысына сөенсәк, бу аңа билгеле, һәм ул һичшиксез андый карашны хупламый (Гыйб. сүз. 17:5). Нәтиҗәдә, Аллаһы бу дөрес булмаган караш аркасында безнең белән тиешенчә эш итәргә мөмкин, ул болай ди: «Дошманнарыннан үчемне алырмын, тиешлесе бирелер» (Кан. 32:35).

16. Без хәтта бай булмасак та, ничек кунакчыл була алабыз?

16 Әюб кунакчыл булган (Әюб 31:31, 32). Без бай булмасак та, кунакчыл була алабыз (Рим. 12:13). «Яшел азыкка канәгать булып дуслыкта яшәү симез үгез ите ашап дошманлыкта яшәүдән яхшырак» икәнен истә тотып, без гади генә табын әзерләп, башкаларны кунакка чакыра алабыз (Гыйб. сүз. 15:17). Сафлыкларын саклаган имандашларыбыз белән дусларча утырып, бергә ашау, хәтта гади генә табынны да шатлыклы итәчәк һәм һичшиксез рухи яктан файда китерәчәк.

17. Ни өчен без җитди гөнаһны яшермәскә тиеш?

17 Әюбкә кунакка килү башкаларга рухи яктан көч биргәндер, чөнки ул икейөзле булмаган. Ул беренче гасырдагы мәсихчеләр җыелышына «яшеренеп кергән» һәм «үз файдалары хакына ялагайланып йөргән» бозык кешеләр кебек булмаган (Яһүд 3, 4, 16). Әюб башкалар аның ялгышканын белсә, аңа җирәнеп карарлар дип куркып, үз «хаталарын куенга яшермәгән» я канунсызлыкларын качырмаган. Ул Аллаһы тарафыннан тикшерелергә әзер булган һәм аңа барысын сөйләп бирергә теләгән (Әюб 31:33—37). Әгәр без җитди гөнаһ кылганбыз икән, абруебызга тап төшмәсен диеп, андый хаталарны яшерергә тырышмыйк. Без саф булып калырга теләгәнебезне ничек күрсәтә алабыз? Кылган гөнаһыбызны танып, тәүбә итеп, өлкәннәрдән рухи ярдәм эзләп һәм хатабызны төзәтер өчен хәлебездән килгәнне эшләп (Гыйб. сүз. 28:13; Ягък. 5:13—15).

Сафлык саклаучы суд тикшерүендә

18, 19. а) Ни өчен Әюб беркайчан да беркемнең дә хезмәтеннән файдаланмаган дип әйтеп була? б) Әюб гаепле булса, нәрсә эшләргә әзер булган?

18 Әюб намуслы һәм гадел булган. Шуңа күрә ул болай дип әйтә алган: «Минем җирем миннән зарланып ярдәм сораган һәм аның бар буразналары бергә елаган булса, мин җир җимешләрен акча түләмичә ашаган булсам һәм бу җир хуҗаларының җаннарын ыңгырашырга мәҗбүр иткән булсам, иген урынына — чәнечкеле үсемлек, арпа урынына сасы чүп үләне үссен» (Әюб 31:38—40). Әюб беркайчан да башкаларның җирен басып алмаган, һәм эшчеләрнең хезмәтеннән файдаланмаган. Аның кебек безгә дә Йәһвә алдында зур һәм кечкенә нәрсәләрдә сафлыгыбызны сакларга кирәк.

19 Үзенең өч иптәше һәм яшь кеше Елиуй алдында Әюб үзенең тормышы турында сөйләгән. Ул үзенең «дусларына» яшәгән тормышына каршы гаеп ташларга тәкъдим иткән. Әгәр алар Әюбне гаепле дип тапкан булса, ул җәза алырга әзер булыр иде. Шуңа күрә ул үз эшен Аллаһыга карап чыгарга тапшырып, аның хөкемен итүен көткән. Шулай итеп «Әюбнең сүзләре тәмамланган» (Әюб 31:35, 40).

Син сафлыгыңны саклый аласың

20, 21. а) Ни өчен Әюб сафлыгын сакларга сәләтле булган? б) Аллаһыга карата яратуыбызны без ничек үстерә алабыз?

20 Әюб үз сафлыгын сакларга сәләтле булган, чөнки ул Аллаһыны яраткан, ә Йәһвә аны яраткан һәм аңа ярдәм иткән. «Син [Йәһвә] миңа тормыш бүләк иттең һәм миңа яратучан игелек [тугры ярату] күрсәттең, һәм кайгыртуың рухымны саклады»,— дип әйткән Әюб (Әюб 10:12). Өстәвенә, ул башка кешеләрне яраткан һәм шуны аңлаган: якыннарына тугры ярату күрсәтмәгән һәркем Чиксез кодрәт Иясенә курку-хөрмәтен югалтачак (Әюб 6:14). Сафлыкларын саклаучы кешеләр Аллаһыны һәм якыннарын ярата (Мат. 22:37—40).

21 Без Аллаһының Сүзен һәр көн укып һәм укыганнарыбыз аның хакында нәрсә ачканы турында уйланып, аңа яратуыбызны үстерә алабыз. Эчкерсез догаларыбызда без Йәһвәне мактап аңа безгә карата игелекле булганы өчен, рәхмәтләребезне белдерә алабыз (Флп. 4:6, 7). Без Йәһвә Аллаһыга җырлый алабыз һәм аның халкы белән һәрвакыт аралашу безгә файда китерә ала (Евр. 10:23—25). Шулай ук хезмәттә катнашканда һәм аның коткаруы турында яхшы хәбәрне «көннән-көнгә сөйләгәндә» Аллаһыга карата яратуыбыз үсәчәк (Мәд. 95:1—3). Шулай эшләп, без: «Миңа Аллага якынлашуы рәхәт!.. Мин өметемне Ходай Аллага салдым»,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы кебек, сафлыгыбызны саклый алабыз (Мәд. 72:28).

22, 23. Йәһвә хакимлеген яклаучылар буларак, безнең эшчәнлегебез үткәндәге сафлык саклаучыларныкы белән кайсы яклардан охшаш?

22 Бар гасырлар дәвамында Йәһвә үз сафлыкларын саклаган кешеләргә күптөрле йөкләмәләр биреп торган. Нух көймә төзегән һәм «тәкъва тормышны вәгазьләүче» булган (2 Пет. 2:5). Ешуа исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә керткән, ләкин ул канун китабын «көне-төне... укыганга» һәм аның буенча эш иткәнгә генә уңышлы булган (Ешуа 1:7, 8). Беренче гасыр мәсихчеләре шәкертләр әзерләгән һәм һәрвакыт Язмаларны өйрәнер өчен очрашкан (Мат. 28:19, 20).

23 Без тәкъва тормышны вәгазьләп, шәкертләр әзерләп, Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланып һәм имандашларыбыз белән очрашуларда һәм конгрессларда җыелып, Йәһвә хакимлеген яклыйбыз һәм сафлыгыбызны саклыйбыз. Моның барысы безгә кыю, рухи яктан көчле һәм Аллаһы ихтыярын үтәүдә уңышлы булырга ярдәм итә. Бу безнең өчен авыр түгел, чөнки безгә күктәге Атабыз һәм аның Улы булыша (Кан. 30:11—14; 3 Пат. 8:57). Өстәвенә, безнең сафлык юлында йөргән һәм Йәһвәне үзләренең Аллаһы Тәгаләсе итеп хөрмәт иткән бөтендөнья кардәшлегебезнең ярдәме бар (1 Пет. 2:17).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвәнең әхлак нормаларына без ничек карарга тиеш?

• Әюбнең нинди сыйфатлары сиңа аеруча ошый?

Әюб 31:29—37 дә күрсәтелгәнчә, Әюб үзен ничек тоткан?

• Ни өчен без Аллаһы алдында сафлыгыбызны саклый алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрация]

Әюб Аллаһы алдында сафлыгын саклаган. Бу безгә дә мөмкин!

[32 биттәге иллюстрация]

Без сафлыгыбызны саклый алабыз!