Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сезнең балагыз ни әйтер?

Сезнең балагыз ни әйтер?

Сезнең балагыз ни әйтер?

АТА-АНАЛАР, бу басманың 2010 елның 15 гыйнвар санында, 16—20 нче битләрендә балаларыгызның авырлыкларын җиңәргә ярдәм иткән сәхнәләштерүләр турында язылган иде. Бу мәкаләдә исә балаларыгызны мәктәптә була алган кыен хәлләргә әзерләргә ярдәм иткән фикерләр бар. Сез, бәлкем, монда китерелгән сөйләшүләрне Гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында сәхнәләштерергә теләрсез.

ЙӘҺВӘ ШӘҺИТЛӘРЕНЕҢ балалары төрле сынаулар белән очраша. Классташлар еш кына алардан ни өчен алар байракка честь бирми, туган көннәрне һәм башка бәйрәмнәрне үткәрми дип сорый. Улыгызга я кызыгызга андый сораулар бирсәләр, алар ничек җавап бирер?

Кайбер мәсихчеләрнең балалары: «Мин моны эшли алмыйм. Бу минем динемә каршы килә»,— дип кенә әйтә. Алар нык торганнары өчен мактауга лаек, һәм аларның җаваплары алдагы сорауларны туктатырга мөмкин. Шулай да Изге Язмаларда болай диелә: «Өметегез хакында сездән хисап таләп итүче һәркемгә... җавап бирергә әзер булыгыз» (1 Пет. 3:15). Бу «мин моны эшли алмыйм» дип әйтүдән күбрәкне үз эченә ала. Хәтта башкалар безнең белән ризалашмаса да, кайберәүләр, бәлкем, безнең карарларыбызның сәбәпләрен белергә теләр.

Күп кенә яшь мәсихчеләр классташларына Изге Язмалардагы хәбәрләрне безнең басмаларны, мәсәлән, «Бөек Остаздан өйрән» дигән китапны, кулланып сөйли. Андый хәбәрләр яшь мәсихчеләргә алар ни өчен берәр нәрсә эшли-эшләми икәнен аңлатырга ярдәм итә ала. Кайбер укучылар Изге Язмалардагы очракларны игътибар белән тыңлый, һәм күп кенә өйрәнүләр башланган булган. Башка укучыларга Изге Язмалардагы берәр хикәяне тулысынча тыңлау авыр булырга мөмкин. Ә кайбер хикәяләрне, алар яхшы итеп аңлатып бирелмәсә, мәктәп укучыларына аңлау бик авыр булырга мөмкин. 11 яшьлек Минхины бер дус кызы туган көненә чакыргач, ул аңа болай дигән: «Изге Язмаларда туган көннәрне үткәрү турында берни әйтелми. Анда искә алынган Чумдыручы Яхъя туган көн үткәрелгәндә үтерелгән булган». Әмма Минхига ул аның җавабын аңламаган кебек тоелган.

Кайчак башка укучыга берәр китабыбыздагы рәсемне я хикәяне күрсәтү файдалы булыр. Ә мәктәптә дини басмаларны таратырга рөхсәт ителмәсә, нәрсә эшләргә? Бу очракта яшьләр уңышлы итеп вәгазьли аламы? Ата-аналар, сез балаларыгызга бу яктан ничек булыша аласыз?

Сәхнәләштерү мөһим

Сәхнәләштерүләр вакытында ата-аналар өйдә классташларның рольләрен уйный ала; бу бик файдалы. Балалар үз иманнарын якларга өйрәнгәндә, ата-аналар аларны тырышлыклары өчен мактар һәм шулай ук ничек яхшырак әңгәмә корырга һәм ни өчен бу кирәк икәнен аңлатып бирер. Мәсәлән, балаларыгызга яшьтәшләре аңлаган сүзләрне кулланырга киңәш итегез. 9 яшьлек Джошуа исемле малай классташларым «вөҗдан» һәм «тугрылык» кебек сүзләрне аңламый дип әйтә. Шуңа күрә аңа, алар белән фикер алышканда, гадирәк сүзләр кулланырга туры килә (1 Көр. 14:9).

Кайбер укучылар, берәр сорау биргәндә җавабы озын булса, кызыксынуларын югалтырга мөмкин. Аларны сөйләшүгә җәлеп итеп һәм алар белән әңгәмә корып, яшь мәсихчеләр аларның кызыксынуларын саклый ала. 10 яшьлек Ханьюл болай ди: «Классташларыма берәр нәрсә аңлатканда бу ошамый, алар аралашырга ярата». Әңгәмә корыр өчен, башкаларга сораулар бир һәм аларны игътибар белән тыңла.

Аста китерелгән сөйләшүләрдән мәсихче балалар классташлары белән ничек фикер алыша ала икәне күренә. Андагы сүзләрне ятларга кирәкми, чөнки балалар бер-берсеннән аерылып тора, һәм шартларга карап җаваплар да төрле була ала. Шуңа күрә яшь мәсихчеләргә, төп фикерне аңларга һәм, шартларга туры китереп вә бергә укыган яшьтәшләренә яраклаштырып, аны үз сүзләре белән әйтеп бирергә кирәк. Әгәр дә сезнең мәктәптә укучы балаларыгыз булса, алар белән бу сөйләшүләрне сәхнәләштерергә тырышыгыз.

Балаларны өйрәтер өчен вакыт һәм тырышлыклар куярга кирәк. Мәсихче ата-аналар балаларының күңеленә Изге Язмалардагы принципларны сеңдерергә һәм аларны бу принциплар буенча яшәргә дәртләндерергә тели (Кан. 6:7; 2 Тим. 3:14).

Биредә китерелгән сөйләшүләрне балаларыгыз белән алдагы Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә сәхнәләштереп карагыз. Бу балаларыгызга файда китерергә тиеш. Җавапларны я сүзләрне ятларга кирәк түгел. Үз җавапларыгызны үзгәртеп һәм балаларыгыз моңа каршы нинди җавап бирә икәнен күзәтеп, сез сөйләшүне берничә тапкыр кабатлый аласыз. Балалар үз карашларын аңлатканда, аларга фикер алышу сәләтен үстерергә һәм әдәпле булырга ярдәм итегез. Шулай итеп, сез вакыт узу белән балаларыгызны классташлар, күршеләр һәм укытучылар алдында үз карашларын якларга өйрәтерсез.

[4 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

ТУГАН КӨН БӘЙРӘМНӘРЕ

Миләүшә: Сәлам, Данил. Сине туган көнемә чакырасым килә.

Данил: Рәхмәт чакыруың өчен, Миләүшә. Үпкәләмә, яме, мин килә алмыйм. Мин туган көннәрне үткәрмим.

Миләүшә: Ничек инде үткәрмисең, бу бит зур бәйрәм? Кил, күңелле булачак.

Данил: Без, Йәһвә Шаһитләре, андый бәйрәмнәрдә катнашмыйбыз. Туган көн бәйрәмнәрендә күпләр үзләрен иң зур кеше дип саный. Ләкин Аллаһы мөһимрәк. Һәм тормыш биргәне өчен без аңа рәхмәтле булырга тиеш, шулай бит?

Миләүшә: Синеңчә, мин туган көнемне үткәрмәскә тиешмени?

Данил: Бу синең эшең, Миләүшә. Безнең гаиләдә туган көннәр үткәрелми.

Миләүшә: Нәрсә, әти-әниең сиңа бөтенләй бүләкләр бирми мени?

Данил: Әлбәттә бирә. Ләкин мин билгеле бер көнне түгел, ә һәрвакыт бүләкләр алып торам. Син беләсеңме, Миләүшә, Аллаһы Сүзендә ике туган көн бәйрәме турында әйтелә. Анда нәрсә булганын сөйлимме?

Миләүшә: Әйдә, сөйлә.

Данил: Ярар, иртәгә мин сиңа күп еллар элек үткәрелгән туган көн турында бер кызык очракны сөйләрмен.

БАЙРАККА ЧЕСТЬ БИРҮ

Лилия: Гөлнара, ни өчен син байракка честь бирмисең?

Гөлнара: Яхшы сорау, Лилия. Ләкин башта әйтче: менә ни өчен син байракка честь бирәсең?

Лилия: Илемне яратам, шуңа күрә.

Гөлнара: Лилия, син әниеңне дә яратасың бит. Ләкин аңа син честь бирмисең бит?

Лилия: Әлбәттә, юк. Ә байракны мин хөрмәт итәм, шуңа күрә аңа честь бирәм. Син байракны хөрмәт итмисеңме әллә?

Гөлнара: Хөрмәт итәм. Ләкин хөрмәт иткән һәркемгә я һәрнәрсәгә без честь бирмибез бит.

Лилия: Чыннан да, укытучыбызны хөрмәт итсәм дә, мин аңа честь бирмим. Алайса, ни өчен байракка честь биргәнемне мин белмим.

Гөлнара: Лилия, күпләр байракны дәүләт символы итеп саный. Байракка честь биреп, алар үз илләре өчен барысын да эшләргә әзер икәнен күрсәтә. Әмма мин башкача уйлыйм. Тормышымны миңа Аллаһы бирде, шуңа күрә гомеремне мин илем өчен бирә алмыйм. Мин үз тормышымны Аллаһыга багышларга булдым. Шуңа күрә мин, байракны хөрмәт итсәм дә, аңа честь бирмим.

Лилия: Аңлашылды.

Гөлнара: Һәрхәлдә, Лилия, моның турында сораганың өчен рәхмәт. Ни өчен мин берәр нәрсә эшлим я эшләмим икәнемне белергә теләсәң, сора. Беләсеңме, Изге Язмаларда язылганча, күп еллар элек Бабыл патшасы кешеләргә бер потка табынырга боерган булган. Кайберәүләр, үзләренә хәтта үлем янаса да, моны эшләмәгән.

Лилия: Кызык. Ә алар белән нәрсә булган соң?

Гөлнара: Моны мин сиңа төшке аш вакытында сөйләрмен.

САЙЛАУЛАРДА КАТНАШУ

Марат: Тимур, сайлауларда катнашу мөмкинлегең булса, син кемне сайлар идең?

Тимур: Берсен дә сайламас идем.

Марат: Ничек инде?

Тимур: Мин сайладым инде.

Марат: Син бит әле балигъ түгел.

Тимур: Шулай да мин иң яхшы хөкүмәтне сайладым инде.

Марат: Бу нинди хөкүмәт?

Тимур: Ул хөкүмәтнең башы — Гайсә Мәсих. Минемчә, ул иң яхшы җитәкче. Беләсеңме, ни өчен?

Марат: Юк, миңа бу бик кызык та түгел.

Тимур: Ярар, белергә теләсәң, сорарсың, мин сөйләрмен.

[Иллюстрация]

«Сәлам, Данил. Сине туган көнемә чакырасым килә»

[3 биттәге иллюстрация]

«Ни өчен син байракка честь бирмисең?»