Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чын гыйбадәттә ашкынучан бул

Чын гыйбадәттә ашкынучан бул

Чын гыйбадәттә ашкынучан бул

«Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз» (МАТ. 9:37).

1. Ашыгычлыкны ничек сурәтләп була?

ӘЙТИК, сиңа көн ахырына кадәр бер кешегә билгеле бер документны күрсәтергә кирәк ди. Син нәрсә эшләрсең? Бу документка син «АШЫГЫЧ!» дип язып куярсың. Яки син берәр мөһим очрашуга ашыгасың, әмма соңга каласың. Син нәрсә эшләрсең? Машина йөртүчегә: «Зинһар, тизрәк; мин ашыгам!» — диярсең. Әйе, берәр эшне ашыгыч башкарырга кирәк булганда, ә вакыт аз калганда, син борчыласың, дулкынланасың. Канга күбрәк адреналин килә башлый, һәм син бик тиз һәм бар көчеңне куеп эш итә башлыйсың. Андый очракта эшне озакка сузарга ярамый!

2. Чын мәсихчеләр башкарырга тиеш иң мөһим эш нинди?

2 Бүгенге чын мәсихчеләр өчен Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм бөтен халыклар арасыннан шәкертләр булдыру эшеннән мөһимрәк эш юк (Мат. 24:14; 28:19, 20). Гайсәнең сүзләрен кабатлап, шәкерт Марк бу эш ахыр килеп «җиткәнче» башкарылырга тиеш дип язган (Марк 13:10). Һәм бу аңлашыла да. Гайсә: «Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз»,— дигән. Урак өсте көтә алмый, уңышны үз вакытында җыярга кирәк (Мат. 9:37).

3. Күпләр, вәгазьләү эше ашыгыч икәнен белеп, нәрсә эшли?

3 Вәгазь эше безнең өчен шундый мөһим булганга, безгә аңа мөмкин кадәр күбрәк вакытыбызны, көчебезне һәм игътибарыбызны багышларга кирәк. Күпләр шулай эшли дә, һәм алар мактауга лаек. Кайберәүләр, үз тормышларын гадиләштереп, пионер, миссионер булып я Вефильдә хезмәт итеп, тулы вакытлы хезмәтне башкара. Аларның эшләре күп. Алар күп нәрсәләрдән баш тарткан һәм төрле авырлыклар белән очраша. Шулай да Йәһвә аларны мул итеп фатихалый. Без алар өчен бик шат. (Лүк 18:28—30 ны укы.) Башкалар, тулы вакытлы хезмәтчеләренең сафына кушыла алмаса да, мөмкин кадәр күбрәк вакытларын кеше тормышларын коткару эшенә багышлый. Алар шулай ук үз балаларына да котылырга ярдәм итә (Кан. 6:6, 7).

4. Ни өчен кайберәүләр ашыгычлык хисен югалтырга мөмкин?

4 Күргәнебезчә, ашыгычлык хисе гадәттә вакытның чикле булуы, эшнең кичектергесезлеге һәм ахырның якынлашуы белән бәйле. Без ахыр заманда яшибез, һәм моңа Изге Язмалардан да, тарихтан да күп дәлилләр китереп була (Мат. 24:3, 33; 2 Тим. 3:1—5). Шулай да, беркем дә ахырның кайчан киләчәген төгәл белми. «Дөньяның бетәчәген» күрсәтүче «билге» турында Гайсә болай дигән: «Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан булуы хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә» (Мат. 24:36). Шуңа күрә кайберәүләр өчен елдан елга ашыгычлык хисен саклау, аеруча алар моны озак вакыт дәвамында эшләсә, авыр булырга мөмкин (Гыйб. сүз. 13:12). Синең дә андый хисләр кичергәнең бармы? Безгә Йәһвә Аллаһы белән Гайсә Мәсих тапшырган эштә ашыгычлык хисен үстерергә я сакларга нәрсә булыша ала?

Гайсәнең мисалы

5. Гайсә үз хезмәтен ничек ашыгычлык белән башкарган?

5 Күп кешеләр Аллаһыга ашыгычлык хисе белән хезмәт иткән. Әмма Гайсә Мәсих бу яктан иң күренекле үрнәк булып тора. Ни өчен ул хезмәтен ашыгычлык белән башкарган? Бер сәбәбе — аңа моның өчен өч ярым ел гына бирелгән булган. Моңа карамастан, чын гыйбадәт хакына беркемнең дә Гайсәдән күбрәк башкарганы булмаган. Ул Атасының исемен вә ниятен ачыклаган, Патшалык турында яхшы хәбәрне вәгазьләгән, дини җитәкчеләрнең ялган тәгълиматларын һәм икейөзлелеген фаш иткән һәм хәтта үлеменә тикле Йәһвәнең хакимлеген яклаган. Гайсә үзен аямыйча төрле җирләрдә кешеләрне өйрәтеп, савыктырып һәм аларга ярдәм итеп йөргән (Мат. 9:35). Башка беркем дә андый кыска вакыт эчендә шул хәтле күп эш башкармаган. Гайсә бар көчен куеп хезмәт иткән (Яхъя 18:37).

6. Гайсә өчен иң мөһиме нәрсә булган?

6 Гайсәне үз хезмәтен бар көчен куеп башкарырга нәрсә дәртләндергән? Данил пәйгамбәрлегеннән Гайсә, үз эшен үтәр өчен, Йәһвә аңа күпме вакыт билгеләгән икәнен белә алган (Дан. 9:27). Шулай итеп, инде алдан әйтелгәнчә, аның җирдәге хезмәте «ярты атна», ягъни өч ярым ел, узгач тәмамланырга тиеш булган. Б. э. 33 елының язында Иерусалимга тантаналы рәвештә кергәннән соң, Гайсә болай дигән: «Адәм Улының данлану вакыты җитте» (Яхъя 12:23). Ул үзенең үлеме котылгысыз икәнен белсә дә, бу аның тырышып хезмәт иткәненә төп сәбәп булмаган. Гайсә өчен иң мөһиме — үз Атасының ихтыярын үтәү һәм кешеләргә карата мәхәббәт күрсәтү булган. Андый мәхәббәт аны шәкертләр җыярга һәм аларны, вәгазьгә җибәреп, өйрәтергә этәргән. Моны ул үзе башлаган эшне алар дәвам итсен өчен һәм хәтта бөегрәк эшләр башкарсын өчен эшләгән. (Яхъя 14:12 не укы.)

7, 8. Гайсәнең гыйбадәтханәдән сатучыларны куып чыгаруы шәкертләренә ничек тәэсир иткән, һәм ул моны ни өчен эшләгән?

7 Гайсәнең тормышындагы бер вакыйга аның ашкынучан булуына көчле дәлил булып тора. Бу вакыйга Гайсәнең хезмәте башланганда, б. э. 30 елының Коткарылу бәйрәме вакытында, булган. Үз шәкертләре белән Иерусалимга килгәч, ул гыйбадәтханәдә «үгез, сарык, күгәрчен сатучыларны һәм акча алмаштырып утыручыларны» күргән. Гайсә нәрсә эшләгән, һәм бу аның шәкертләренә ничек тәэсир иткән? (Яхъя 2:13—17 не укы.)

8 Гайсәнең ул вакытта үзен ничек тотканы аның рәсүлләренә Давытның мәдхиясендәге мондый пәйгамбәрлек сүзләрен исләренә төшергән: «Йортыңа күңел бирүлек мине алып узды шул» (Мәд. 68:10). Ни өчен бу сүзләр аларның исенә төшкән? Чөнки Гайсәнең эшләгәне зур куркыныч белән бәйле булган. Асылда, бу табыш китерүче хурлыклы эш гыйбадәтханә башлыклары — руханилар, канунчылар һәм башкалар — кулында булган. Аларның бу эшләрен фаш итеп һәм тар-мар китереп, Гайсә аларның дошманы булып киткән. Аның шәкертләре шуны күргән: Гайсәдә Аллаһы йортына «күңел бирүлек», ягъни аның чын гыйбадәткә карата ашкынуы, ап-ачык күренгән булган. Нәрсә соң ул ашкыну? Ул ашыгычлык хисеннән аерылып торамы?

Ашыгычлык хисе һәм ашкыну

9. Ашкыну нәрсә ул?

9 Бер сүзлек буенча, «ашкыну» дигән сүз «нәрсәгә дә булса җилкенү, омтылу, дәртләнү, дулкынлану» дигәнне аңлата. Бу сүзнең шулай ук ялкынлы булу, бирелгән булу һәм очыну кебек синонимнары бар. Чыннан да, бу сүзләр белән Гайсәнең ничек хезмәт иткәнен сурәтләп була. Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендә Мәдхия 68:10 болай яңгырый: «И Аллаһы, синең йортыңа җан-тән белән бирелгән булуым миндә ялкын кебек яна» («Today’s English Version»). Шунсы кызык, кайбер көнчыгыш телләрдә «ашкыну» дигән сүз ике сүздән тора һәм турыдан-туры «кайнар йөрәк» дигәнне аңлата; әйтерсең лә йөрәк янып тора. Шуңа күрә Гайсәнең гыйбадәтханәдә нәрсә эшләгәнен күргәч, шәкертләрнең Давыт сүзләрен искә төшергәненә гаҗәпләнәсе юк. Әмма ни өчен соң Гайсәнең «йөрәге яна башлаган», һәм аны мондый эшләргә нәрсә дәртләндергән?

10. Изге Язмаларда кулланылган «күңел бирүлек», ягъни ашкыну, дигән тәгъбирнең мәгънәсе нинди?

10 Давыт мәдхиясендәге «күңел бирүлек», ягъни ашкыну, дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе Изге Язмаларның башка урыннарында төрлечә тәрҗемә ителә. (Чыгыш 20:5; 34:14; Ешуа 24:19 ны укы *.) Изге Язмаларның бер сүзлегендә болай дип әйтелә: «Бу сүз еш кына никахтагы мөнәсәбәтләр турында әйтелгәндә кулланыла... Ир яки хатынның көнләшүе — бу үзләренә генә тугрылыклы булуны дәгъва итү. Нәкъ шулай ук Аллаһының да аңа багышланган кешеләрдән үзенә генә тугры булуларын таләп итәргә хакы бар, һәм ул бу хакны яклый». Шулай итеп, Изге Язмаларда кулланылган ашкыну дигән сүз — бу берәр нинди эшкә, мәсәлән фанатлар яраткан спорт төрләренә, күрсәтелгән очыну һәм дәрт кенә түгел. Давытның ашкынуы яхшы мәгънәдә көнләшү булган, ягъни ул берәрсенең Йәһвә белән ярышуын я Аның исеменә тап төшерүен түзә алмаган. Андый ашкыну башка кешенең яхшы исемен якларга я аңа китерелгән зыянны капларга көчле этәргеч булып тора.

11. Гайсәне ашкыну белән эш итәргә нәрсә дәртләндергән?

11 Гайсәнең шәкертләре аның гыйбадәтханәдә эшләгәннәрен Давыт сүзләре белән үзара бәйле икәнен күреп ялгышмаган. Гайсә, вакыты аз булганга гына түгел, ә Атасының исеменә һәм чын гыйбадәткә карата ашкынучан, ягъни көнләшүчән, булганга тырышлыклар куйган. Аллаһы исеменең хурланганын һәм аңа каршы көфер сүзләре әйтелгәнен күргәч, аңарда гадел ашкыну, ягъни көнләшү, уянган, һәм ул бу хәлне үзгәртергә тырышкан. Дини җитәкчеләрнең гади халыкны җәберләгәннәрен һәм изгәннәрен күргәч, аның ашкынуы кешеләрне юатырга һәм дини җитәкчеләрне ачыктан-ачык шелтәләргә этәргән (Мат. 9:36; 23:2, 4, 27, 28, 33).

Чын гыйбадәттә ашкынучан бул

12, 13. a) Христиан дөньясы руханилары Аллаһы исеменә ничек тиешле хөрмәт күрсәтми? б) Аларның Аллаһы Патшалыгына карата мөнәсәбәте нинди?

12 Бүгенге дөньядагы дини хәл Гайсә көннәрендәге хәлгә охшаш һәм хәтта начаррактыр да. Исеңә төшер: үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткәндә, Гайсә беренче итеп Аллаһы исеме турында әйткән. «Исемең изге дип икърар ителсен»,— дигән ул (Мат. 6:9). Ә дини җитәкчеләр, аеруча христиан дөньясының руханилары, кешеләргә Аллаһы исемен һәм аны изгеләндерергә, ягъни ихтирам итәргә, өйрәтәләрме? Юк, алар, киресенчә, Троица, кеше җанының үлемсезлеге һәм утлы тәмугъ кебек ялган тәгълиматларга өйрәтеп, Аллаһыны серле, акыл ирешмәслек, рәхимсез һәм хәтта җәберләүче итеп күрсәтә. Алар шулай ук хурлыклы эшләре һәм икейөзлелеге белән Аллаһы исеменә тап төшерә. (Римлыларга 2:21—24 не укы.) Моннан тыш, алар Аллаһы исемен яшерер өчен барысын эшләгән һәм хәтта үз Изге Язмалар тәрҗемәләреннән бу исемне бетергән. Шулай итеп алар кешеләргә Аллаһыга якынлашырга һәм аның белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә комачаулый (Ягък. 4:7, 8).

13 Гайсә үз шәкертләрен шулай ук Аллаһы Патшалыгы турында болай дип дога кылырга өйрәткән: «Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Мат. 6:10). Христиан дөньясының руханилары бу доганы еш кабатласа да, кешеләрне сәяси һәм башка кеше оешмаларына ярдәм күрсәтергә чакыра. Өстәвенә, алар Патшалык турында вәгазьләргә һәм шаһитлек бирергә ашкынып торучы кешеләрне кимсетә. Нәтиҗәдә, үзләрен христианнар дип атаучыларның күбесе Аллаһы Патшалыгы турында сөйләшми дә, аңа иман да итми.

14. Христиан дөньясының руханилары Аллаһы Сүзендәге нормаларны ничек бозып күрсәтә?

14 Аллаһыга дога кылганда, Гайсә ап-ачык: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дигән (Яхъя 17:17). Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә рухи ризыкны өләшер өчен «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләячәге турында әйткән (Мат. 24:45). Христиан дөньясының руханилары, Аллаһы Сүзенә өйрәтәләр дип әйтсә дә, Хуҗа аларга тапшырган эшне үтиләрме? Юк. Алар Изге Язмаларда язылганнар — бу уйдырма дип әйтә. Көтүне рухи ризык белән тукландырыр һәм шулай итеп сарыкларга юаныч һәм белем бирер урынына, руханилар үз мәхәллә кешеләрен колакларына ятышлы итеп кеше фәлсәфәсенә өйрәтә. Моннан тыш, алар Аллаһы нормаларын бозып күрсәтә, һәм шулай итеп яңа мораль дип аталган әхлакка ирек бирә (2 Тим. 4:3, 4).

15. Руханиларның Аллаһы хакына башкарган эшләре синдә нинди хисләр уята?

15 Күбесе андый эшләр Изге Язмалар Аллаһысы хакына башкарыла дип уйлый. Һәм моның аркасында күп эчкерсез кешеләр өметсезлеккә бирелә һәм хәтта Аллаһыга вә Изге Язмаларга иманнарын бөтенләй югалта. Алар Шайтанның һәм аның явыз төзелешенең корбаны булып китә. Мондый хәлне күргәч һәм көн саен моңа охшаш хәбәрләр ишеткәч, синдә нинди хисләр туа? Йәһвә хезмәтчесе буларак, Аллаһы исеме хурланганда һәм аңа каршы көфер сүзләре әйтелгәндә, синең моны үзгәртәсең киләме? Эчкерсез һәм ихлас күңелле кешеләрнең алданганын һәм изелгәнен күргәндә, бу сине җәберләнгәннәргә юаныч китерергә дәртләндерәме? Кешеләрнең «көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган һәм таралган» икәннәрен күргәч, Гайсә аларны кызганган һәм «күп нәрсәләргә өйрәтә башлаган» (Мат. 9:36; Марк 6:34). Без дә Гайсә кебек чын гыйбадәттә ашкынучан булырга телибез.

16, 17. a) Хезмәттә тырышлыклар куярга безне нәрсә дәртләндерергә тиеш? б) Киләсе мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

16 Ашкынып хезмәт иткәндә, Паулның 1 Тимутегә 2:3, 4 тәге сүзләре безнең өчен зуррак мәгънә йөртә башлый. (Укы.) Без соңгы көннәрдә яшәгәнгә генә түгел, ә Аллаһының ихтыярын белгәнгә хезмәттә тырышлыклар куябыз. Ул башкаларның да хакыйкатьне тануга ирешүләрен, үзенә гыйбадәт кылырга вә хезмәт итәргә өйрәнүләрен һәм фатихалар алуларын тели. Әйе, безнең вакытыбыз чикле, әмма хезмәтне тырышып башкарыр өчен төп сәбәп — бу Аллаһы исемен ихтирам итүебез һәм кешеләргә аның ихтыярын белергә булышырга теләгебез. Без чын гыйбадәттә ашкынучан (1 Тим. 4:16).

17 Без Йәһвәнең халкы булганга, ул безне фатихалый — үзенең кешелеккә һәм җиргә карата ниятен ачыклый. Кешеләргә бәхет һәм киләчәккә чын өмет табарга булышыр өчен безнең бар мөмкинлекләребез бар. Без аларга Шайтанның явыз төзелеше юк ителгәндә ничек исән калырга икәнен күрсәтә алабыз (2 Тес. 1:7—9). Йәһвә көне тоткарланган кебек тоелганга, өметсезлеккә һәм төшенкелеккә бирелер урынына, безгә чын гыйбадәттә ашкынучан булырга вакытыбызның әле булганы өчен рәхмәтле булырга кирәк (Мих. 7:7; Авв. 2:3). Андый ашкынуны ничек үстереп була? Моны без киләсе мәкаләдән белербез.

[Искәрмә]

^ 10 абз. Ешуа 24:19: «Шулчак Ешуа халыкка болай диде: „Сез Йәһвәгә хезмәт итә алмыйсыз, чөнки ул изге Аллаһы. Ул үзенә җан-тән белән бирелгән булуны таләп итүче Аллаһы. Ул сезнең фетнәчел булуыгызны һәм гөнаһларыгызны кичермәячәк“».

Сез аңлата аласызмы?

• Гайсәне үз хезмәтен бар көчен куеп башкарырга нәрсә дәртләндергән?

• Изге Язмаларда кулланылган «күңел бирүлек», ягъни ашкыну, дигән сүз нәрсә аңлата?

• Дөньядагы нинди хәл безне чын гыйбадәттә ашкынучан булырга дәртләндерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Гайсә өчен иң мөһиме үз Атасының ихтыярын үтәү һәм кешеләргә мәхәббәт күрсәтү булган

[10 биттәге иллюстрация]

Без чын гыйбадәттә ашкынучан булырга телибез