Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә Аллаһыга җырлыйбыз!

Йәһвә Аллаһыга җырлыйбыз!

Йәһвә Аллаһыга җырлыйбыз!

«Үзем торган тиңенте Аллама җырлармын» (МӘД. 145:2).

1. Яшь Давытны үзенең кайбер мәдхияләрен язарга нәрсә дәртләндергән?

ЯШЬ чагында Давыт үз атасының көтүләрен көтеп, бик күп сәгатьләр Бәйтлехем янындагы кырларда үткәргән. Сарыкларны көткәндә ул Йәһвәнең гаҗәеп иҗади эшләрен — йолдызлы күкләрне, кыр җәннекләрен һәм кошларны күзәткән. Күргәннәре аңа шулкадәр нык тәэсир иткән ки, ул хәтта бу искиткеч нәрсәләрне булдырган Шәхесне мактап, дулкынландыргыч җырлар язган. Давытның күп кенә җырларын Зәбур китабында табып була *. (Мәдхия 8:4, 5, 8—10 ны укы.)

2. a) Музыка кешегә ничек тәэсир итә ала? Мисал китерегез. б) Мәдхия 33:8, 9 һәм 138:2—8 дән Давытның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре турында нәрсә белеп була?

2 Күрәсең, нәкъ шул вакытта Давыт музыкант буларак остарган. Ул шул кадәр остага әйләнгән ки, хәтта аны Шаул патша өчен арфада уйнарга чакырганнар (Гыйб. сүз. 22:29). Давыт уйнаган музыка тынычсыз идарәчене, бүген дә яхшы музыка кешегә файда китергән кебек, тынычландырган. Давыт үз коралын алып уйный башлагач, Шаулга җиңел һәм рәхәт булып киткән (1 Пат. 16:23). Аллаһыдан куркып яшәгән бу музыкантның язган җырлары хәзергә хәтле зур әһәмияткә ия. Уйлап кына кара: бүген, Давыт туганнан соң 3 000 нән күбрәк ел үткәч тә, җирнең һәр почмагында яшәгән миллионлаган төрле кеше юаныч һәм өмет алып торыр өчен, Давытның мәдхияләрен укый! (2 Елъ. 7:6; Мәдхия 33:8, 9; 138:2—8 не укы; Амос 6:5).

Хак гыйбадәттә музыка зур әһәмияткә ия булган

3, 4. Гыйбадәт кылу вакытында музыка яңгырасын өчен, Давыт көннәрендә нәрсә эшләнгән булган?

3 Давыт зур сәләткә ия булган, һәм ул моны иң яхшы итеп — Йәһвәне данлар өчен кулланган. Исраилнең патшасы булып киткәннән соң Давыт чатырда гыйбадәт кылу вакытында матур музыка яңгырасын өчен, кешеләр сайлаган. Бар левиләрнең уннан бер өлешеннән күбрәк кеше, 4 000 кеше, Йәһвәне мактар өчен, билгеләнгән булган, ә шуларның 288 е Йәһвәгә җырларга өйрәтелгән һәм үз эшләрендә оста булганнар (1 Елъ. 23:3, 5; 25:7).

4 Левиләр башкарган күп кенә җырларны Давыт үзе язган. Давытның мәдхияләре җырланганда алар исраиллеләрнең күңелләренә тирән үтеп кергәндер. Соңрак, килешү сандыгын Иерусалимга алып кергәндә, Давыт «шатлыкның шау-шулы тавышлары ишетелсен өчен, левиләр башлыкларына үз кардәшләрен, җырчыларны, музыка кораллары белән: кыллы музыка кораллары, арфалар һәм кимваллар белән куярга кушкан» (1 Елъ. 15:16).

5, 6. a) Ни өчен Давыт патшалык иткәндә музыкага шундый зур игътибар бирелгән булган? б) Борынгы Исраилдә музыканың гыйбадәт кылуда мөһим урын алганын без каян беләбез?

5 Ни өчен Давыт көннәрендә музыкага шундый зур игътибар бирелгән булган? Бәлки, Давыт патша үзе музыкант булганга күрәдер? Юк. Моның сәбәбе башка булган һәм ул гасырлар үткәч Хизәкыйя патша хак гыйбадәтне яңадан торгызганда ачыкланган. 2 Елъязма 29:25 тә болай дип язылган: «[Хизәкыйя] әмере буенча, левиләр кимваллар, кыллы музыка кораллары һәм арфалар тотып, Давыт, патшаның алдан күрүче кешесе Гәд һәм Натан пәйгамбәр билгеләгәнчә, Йәһвә йорты алдында торалар иде. Бу әмерне пәйгамбәрләр аша Йәһвә биргән булган».

6 Әйе, пәйгамбәрләре аша Йәһвә үзенә гыйбадәт кылучыларга үзен җырлар белән мактарга кушкан. Рухани кабиләсеннән булган җырчылар хәтта башка левиләр башкарырга тиешле йөкләмәләрдән азат ителгән булган. Чөнки аларга кирәк кадәрле вакытларын музыка белән җырлар язарга багышларга һәм аларны өйрәнеп, алдан башкарып карарга кирәк булган (1 Елъ. 9:33).

7, 8. Патшалык җырлары турында әйткәндә, сәләтләргә караганда нәрсә мөһимрәк?

7 Син, бәлки, болай диясеңдер: «Җыр башкару турында әйткәндә, чатырда җырлаган оста җырчылар арасында мин беркайчан да булмас идем!» Әмма левиләрдән булган музыкантлар барысы да оста булмаган. 1 Елъязма 25:8 буенча, алар арасында «өйрәнүчеләр» дә булган. Шунсын да әйтергә кирәк: Исраилнең башка кабиләләре арасында бик оста музыкантлар һәм җырчылар булгандыр, әмма музыка турында кайгыртырга Йәһвә левиләрне билгеләгән. Шуңа күрә бер дә шикләнмәскә була, алар «оста» я «өйрәнүче» генә булганмы, бар тугры левиләр үз йөкләмәләрен күңелләрен биреп үтәгән.

8 Давыт музыканы яраткан һәм оста музыкант булган. Ләкин Аллаһы өчен кешенең осталыгы гына мөһимме? Көлессәйлеләргә 3:23 тә Паул: «Нәрсә генә эшләсәгез дә һәммәсен кешеләргә түгел, бәлки, Раббы өчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез»,— дип язган. Димәк, Йәһвә өчен аны «ихлас күңелдән» мактавыбыз мөһим.

Давыт көннәреннән соң музыканың роле

9. Сөләйман патшалык иткәндә гыйбадәтханәнең багышлануы вакытында булсаң, син нәрсә күрер идең һәм ишетер идең?

9 Сөләйман патшалык иткәндә дә музыка хак гыйбадәттә зур роль уйнаган. Гыйбадәтханә багышланганда, зур оркестр уйнаган, һәм анда 120 быргыда уйнаган рухани да булган. (2 Елъязма 5:12 не укы *.) Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «быргы тавышлары һәм җырчыларның тавышлары кушылып, тоташ бер тавышка әйләнде... җырчылар Йәһвәне мактап: „... чөнки ул игелекле, чөнки аның яратучан игелеге мәңгегә“,— дип җырлый башлады». Шул вакытта гыйбадәтханә «болыт белән тулган»; бу Йәһвәнең хуплавын күрсәткән. Андый гаҗәеп оркестр уйнавының һәм меңләгән җырчыларның моңлы җырлавының бердәм яңгыравын ишетү бик дулкынландыргыч һәм курку-хөрмәт уятучы булгандыр! (2 Елъ. 5:13).

10, 11. Беренче гасыр мәсихчеләренең гыйбадәттә музыка кулланганы нәрсәдән күренә?

10 Беренче гасыр мәсихчеләренең гыйбадәтендә дә музыкага зур әһәмият бирелгән. Әлбәттә, алар гыйбадәт кылыр өчен, чатырда я гыйбадәтханәдә түгел, ә өйләрендә җыелган. Эзәрлекләүләр һәм башка сәбәпләр аркасында еш кына аларның очрашу урыннары бик уңайлы булмаган. Шулай да, бу мәсихчеләр Йәһвәне җырлар җырлап данлаган.

11 Рәсүл Паул үзенең Көлессәйдәге мәсихче кардәшләрен: «Бер-берегезне... нәсыйхәт итегез; мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар җырлагыз»,— дип өндәгән (Көл. 3:16). Паул белән Силас зинданга ябылгач, дога кылдылар һәм җыр китаплары булмаса да, «Аллаһыны мактап мәдхияләр җырладылар» (Рәс. 16:25). Сине төрмәгә утыртсалар, син Патшалык җырларыбызның ничәсен яттан җырлый алыр идең?

12. Патшалык җырларын кадерләгәнебезне ничек күрсәтеп була?

12 Музыка безнең гыйбадәтебездә дә зур роль уйный, шуңа күрә без үзебездән болай дип сорасак, яхшы булыр иде: «Мин моны аңлап бетерәмме? Мәсихче очрашуларга, конгрессларга вакытында килергә тырышып, мин кардәшләр белән бергә беренче җырны җырлыйммы һәм җырлавымда хисләрем чагыламы? Мин үз балаларымны Теократик хезмәт мәктәбе белән Хезмәт очрашуы, ачык нотык һәм өйрәнү мәкаләсен тикшерү арасында булган җыр вакытын ял итү, үз урыннарыннан кирәк-кирәкмәгәнгә, бәлкем, бераз хәрәкәтләнеп алыр өчен, чыгып китү мөмкинлеге дип санамаска дәртләндерәмме? Җырлар җырлау — бу безнең гыйбадәтебезнең өлеше. Әйе, без — остамы я өйрәнүче генәме — барыбыз да Йәһвәне мактар өчен, бер тавыш булып җырлый алабыз һәм тиеш тә (2 Көринтлеләргә 8:12 не чагыштыр).

Вакыт үзгәрешләр таләп итә

13, 14. Җыелыш очрашуларында чын күңелдән җырларны җырлау никадәр мөһим? Мисал китерегез.

13 100 дән артык ел элек «Сион күзәтү манарасы» журналында Патшалык җырларыбызның ни өчен шулхәтле мөһим икәненә бер сәбәп китерелгән иде. Анда болай дип әйтелгән булган: «Патшалык җырларын җырлау хакыйкатьләрне Аллаһы халкының акылына һәм йөрәгенә салыр өчен яхшы юл». Безнең күп кенә җырларыбыз Изге Язмалардагы хәбәргә нигезләнгәнгә, аларның берничәсен генә ятлау да хакыйкатьнең күңелгә тирән үтеп керүе өчен бик яхшы мөмкинлек була ала. Безнең очрашуларга беренче тапкыр килгән кешеләргә еш кына анда яңгыраган җырлар бик нык тәэсир иткән.

14 1869 елда бер кичне Ч. Т. Расселл эштән кайтканда бер йортның иң аскы катындагы бүлмәдән җырлау тавышын ишеткән. Моңарчы ул Аллаһы турындагы хакыйкатьне инде беркайчан да тапмаячак дип уйлаган, һәм шуңа күрә ул үзен үз эшенә багышларга булган. Акча эшләп ул кешеләргә, рухи яктан булыша алмаганга, һич булмаса материаль яктан ярдәм итә алырмын дип уйлаган. Расселл кардәш тузанлы һәм караңгы бүлмәгә кергән. Анда бер дини очрашу үткән. Ул утырып, тыңлый башлаган. Соңрак бу кичне ишеткән фикерләр бу «Аллаһы җитәкчелеге булган» дип язган ул һәм «Изге Язмалар Аллаһы тарафыннан рухландырылган икәненә [үзенең] какшаган иманын ныгытыр өчен җитәрлек булган». Шунсы игътибарга лаек: Расселл кардәшне бу очрашуга җырлау тавышы җәлеп иткән.

15. Нәрсә аркасында җыр китабын үзгәртергә ихтыяҗ туды?

15 Вакыт узу белән без Изге Язмаларны төгәлрәк аңлый башладык. Гыйбрәтле сүзләр 4:18 дә болай диелә: «Тәкъвалар юлы ул — таң нуры кебек, төшлек җиткәнгә кадәр яктылыгын арттырганнан-арттыра бара». Яктылыкның артуы Патшалык җырларыбызга үзгәрешләрнең кертелүен таләп итә. Соңгы 25 ел дәвамында күп кенә илләрдәге Йәһвә Шаһитләре «Йәһвәне мактап җырлагыз» дигән җыр китабыннан җырлар җырларга шат булган *. Бу китап беренче тапкыр бастырылганнан бирле яктылык күп нәрсәләргә артканнан-арта барды, һәм бу җырларда кулланылган кайбер сүзләр кулланыштан чыкты. Мәсәлән, без хәзер «яңа тәртип» дип түгел, ә «яңа дөнья» дип әйтәбез. Һәм Йәһвәнең исеме «акланачак» дип түгел, ә «изгеләндереләчәк» диябез. Шуңа күрә җыр китабын үзгәртергә кирәк булды.

16. Яңа җыр китабы безгә Паулның Эфеслеләргә 5:19 да язылган киңәше буенча эш итәргә ничек ярдәм итәчәк?

16 Бу һәм башка сәбәпләр аркасында Җитәкче совет «Йәһвә Аллаһыга җырлыйбыз» дип исемләнгән яңа җыр китабының чыгаруын хуплады. Татар телендәге бу яңа җыр китабында 55 җыр бар. Җырлар бик күп булмаганга, яңа җырларның кайберләрен булса да өйрәнсәк, яхшы булыр иде. Бу Паулның Эфеслеләргә 5:19 да язылган киңәше буенча булачак. (Укы.)

Син үз рәхмәтеңне белдерә аласың

17. Нинди фикерләр җыелышта җырларга куркуыбызны җиңәргә ярдәм итә ала?

17 Җырлый алмыйм дип куркып, без мәсихче җыелышларда җырламаска тиешме? Уйлап кара: сөйләмебез турында әйткәндә, «без барыбыз да төрлечә абынабыз» дип әйтелгән түгелме соң? (Ягък. 3:2). Әмма без телебезнең камил булмавына карамастан өйдән-өйгә йөреп Йәһвәне мактыйбыз. Алайса, бик үк яхшы җырлый белмәсәк тә, ни өчен бу Аллаһыны мактарга комачауларга тиеш ди? Кешегә телне Йәһвә биргән, һәм ул безнең аны мактап җырлаганыбызны рәхәтләнеп тыңлый (Чыг. 4:11).

18. Күп кенә кардәшләргә җырларны ятларга нәрсә булыша?

18 «Йәһвәгә җырлагыз. Фортепиано» дип исемләнгән диск күп кенә кардәшләргә яңа җырларны өйрәнергә булыша. Андый музыканы тыңлау бик рәхәт. Син аларны өйдә еш тыңласаң һәм җыр китабыңа карап аның көенә җырлап барсаң, бу сиңа аларны ятларга ярдәм итәчәк, һәм син бер дә тартынмыйча аларны Патшалык Залында рәхәтләнеп җырларсың.

19. Конгресста Патшалык җырларыбыз оркестр башкаруында яңгырасын өчен, нинди тырышлыклар куела?

19 Конгрессларыбызда яңгыраган музыкага без җиңел генә тиешле игътибар бирми башларга мөмкин. Аны әзерләр өчен бик күп көч куела. Музыка сайланганнан соң Күзәтү Манарасы Җәмгыяте оркестрының һәр 64 әгъзасына оркестр өчен эшкәртелгән музыка язылырга тиеш. Аннары музыкантлар чиксез сәгатьләр дәвамында аны өйрәнә һәм репетицияләр ясап, ахыр чиктә аны безнең Паттерсондагы (Нью-Йорк) студиябездә яздыралар. Бу кардәшләрнең унысы Кушма Штатларда яшәми. Аларның барысы да рухи мәҗлесләребездә искиткеч музыка яңгырасын өчен, үз өлешләрен кертергә шат, һәм алар моны зур хөрмәт дип саный. Без аларның чын йөрәктән куйган тырышлыклары өчен рәхмәтләребезне белдерә алабыз. Конгресста программа рәисе музыка башлануы турында әйткәннән соң, әйдәгез шунда ук урыннарыбызга утырып, кардәшләребез күңелләрен биреп әзерләгән бу музыканы тыныч кына тыңлыйк.

20. Син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Без Йәһвәне мактап җырлар җырлаганда ул моны игътибар белән тыңлый. Бу аның өчен мөһим. Гыйбадәт кылыр өчен бергә җыелганда, чын күңелдән җырлар җырлап, без аның йөрәген шатландыра алабыз. Әйе, без остамы я өйрәнүче генәме, әйдәгез «Ходайга җырлыйк» (Мәд. 103:33).

[Искәрмәләр]

^ 1 абз. Шунысы кызык: Давыт үлеменнән соң ун гасыр үткәч, күп санлы фәрештәләр көтүләрен Бәйтлехем янындагы кырларда көткән көтүчеләргә Мәсихнең туу турында хәбәр иткән (Лүк 2:4, 8, 13, 14).

^ 9 абз. 2 Елъязма 5:12: «Нәфис эшләнгән тукымадан киемнәр кигән ләвиләр, Асаф, Еман, Идифун төркемнәреннән булган җырчылар һәм аларның угыллары һәм абыйлары, кимваллар, кыллы музыка кораллары һәм арфалар белән корбан китерү урынының көнчыгыш ягында басып торалар иде. Алар белән бергә йөз егерме рухани да быргы кычкыртып тора иде».

^ 15 абз. 225 җырдан торган җыр китабы 100 дән артык телдә бастырылган булган. Татар телендә ул 29 җырдан торган.

Сез ничек уйлыйсыз?

• Гыйбадәтебездә музыканың мөһим роль уйнаганы Изге Язмалардан ничек күренә?

• Гайсәнең Маттай 22:37 дә язылган әмерен тыңлау һәм Патшалык җырларын чын күңелдән җырлау ничек үзара бәйле?

• Патшалык җырларыбыз өчен рәхмәтле булганыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Сез балагызга җыр вакытында юкка гына чыгып китәргә рөхсәт итәсезме?

[24 биттәге иллюстрация]

Син өйдә яңа җырларны өйрәнәсеңме?