Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Яратылыш 6:3 тә Аллаһының мондый сүзләре китерелә: «Кеше тәнендә Минем рухым-сулышым мәңгелек түгел, чөнки адәм баласы үлемледер... Аның гомере йөз егерме ел белән чикләнер». Бу сүзләр Йәһвәнең кеше гомерен 120 ел белән чикләгәнен аңлатамы? Нух булачак Туфан турында 120 ел вәгазьләгәнме?

Бу сорауларның икесенә дә җавап бер: юк.

Туфанга кадәр күп кеше берничә йөз ел яшәгән. Туфан килгән көнне Нухка 600 яшь булган, һәм ул барлыгы 950 ел яшәгән (Ярат. 7:6; 9:29). Туфаннан соң да кайбер кешеләрнең гомере 120 дән артык булган. Мәсәлән, Әрпәкшәд 438 яшендә, ә Шела 433 яшендә үлгән (Ярат. 11:10—15). Ә Муса көннәрендә кешеләр 70 я 80 ел яшәгән (Мәд. 89:10). Шулай итеп, шуны күрәбез: Яраталыш 6:3 тә 120 ел турында әйтелсә дә, бу кешеләр күп дигәндә 120 ел яшәячәк яки аларның гадәттәге тормышлары 120 ел дәвам итәчәк дигәнне аңлатмый.

Алайса, бу шигырьдәге сүзләр нәрсә аңлата? Бәлки, Аллаһы Нухка юк ителү турында кисәтергә һәм ул 120 елдан соң булачак дип әйтергә кушкандыр? Юк. Аллаһы Нух белән күп тапкыр сөйләшкән булган. Яратылыш 6:13 тә, ун шигырьдән соң, без мондый сүзләр укыйбыз: «Аллаһы Нухка әйтте: „Бөтен кешелек дөньясын юк итәчәкмен... Чөнки кешеләр аркасында җир йөзе явызлык белән тулды“». Шуннан соң Нух көймә төзеп, гаять зур йөкләмә үтәгән, һәм шунда «Раббы Нухка: „Бөтен гаиләң белән берлектә көймәгә кер“,— дигән» (Ярат. 7:1). Йәһвә Нухка бүтән очракларда да берәр төрле мәгълүмат биреп, мөрәҗәгать иткән (Ярат. 8:15; 9:1, 8, 17).

Әмма Яратылыш 6:3 тә Нух та искә алынмый, андагы сүзләр аңа мөрәҗәгать ителгән дип тә әйтелми. Бу сүзләрне Аллаһының нияте я карары дип санап була. (Яратылыш 8:21 не чагыштыр.) Шунсын да әйтергә кирәк, Изге Язмаларда элек, әле Адәм яратылганчы, булган хәлләр турында әйтелгәндә: «Аллаһы... боерды»,— дип язылган булган (Ярат. 1:6, 9, 14, 20, 24). Ул вакытта кешеләр әле яратылган булмаган, шуңа күрә Йәһвә бу сүзләр белән кешеләргә мөрәҗәгать иткән дип әйтеп булмый.

Шуңа күрә Яратылыш 6:3 тәге сүзләр — бу Аллаһының җирдәге дөнья төзелешен юк итәргә карары дигән нәтиҗәгә килү акыллы булыр. Йәһвә бу хөкем карарын 120 елдан соң үтәргә булган, әмма Нухка моның турында билгеле булмаган. Ни өчен вакытның чикләрен билгеләргә кирәк булган? Ни өчен көтәргә кирәк булган?

Рәсүл Петер моны болай дип аңлата: «Аллаһы, сабырлык күрсәтеп, көймәнең төзелеп бетүен көткән; ул көймәдә бик аз, ягъни сигез җан гына, су ярдәмендә котылып калган» (1 Пет. 3:20). Әйе, Аллаһы 120 ел билгеләгәндә, башкарылырга тиешле әле күп эшләр булган. Якынча 20 ел узгач, Нух белән аның хатынының балалары туган (Ярат. 5:32; 7:6). Аларның өч улы үсеп җиткәч, алар өйләнгән, һәм Нухның гаиләсе хәзер инде «сигез җаннан» торган. Соңрак аларга гаять зур көймә төзергә туры килгән, ә бу, Нух гаиләсендәге кеше санын исәпкә алсак, әллә ни тиз башкарыла торган эш булмаган. Әйе, Аллаһының 120 ел буе сабыр итүе бар эшләрне башкарып чыгарга мөмкинлек биргән һәм җирдәге тормышның сакланып калуына шартлар тудырган. Шулай итеп сигез тугры кеше «су ярдәмендә котылып калган».

Йәһвә Нухка Туфан булачак дигән сүзләрне кайсы елны әйткән? Моның турында Изге Язмаларда төгәл әйтелми. Нух угылларына туып үсәр өчен һәм өйләнер өчен вакыт кирәк булган. Шуңа күрә Йәһвә Нухка Туфан турында әйткәндә, аның башлануына, күрәсең, 40—50 еллар калган булгандыр. Шуннан соң Йәһвә Нухка: «Бөтен кешелек дөньясын юк итәчәкмен»,— дигән һәм Нух зур көймә төзеп үз гаиләсе белән бергә аның эченә керергә тиеш дип өстәгән (Ярат. 6:13—18). Калган дистә еллар дәвамында Нух үз тормышы белән тәкъва булуда үрнәк күрсәткән. Ул, шулай ук, «тәкъва тормышны вәгазьләүче» булып хезмәт иткән һәм бер хәбәрне ап-ачык игълан иткән. Бу Аллаһының шул заманда яшәгән явыз кешеләрне юк итү турында хәбәр булган. Нухка бу юк ителү кайсы елда булачагы алдан билгеле булмаган, әмма ул моның үтәләчәген төгәл белгән. Һәм белгәнебезчә, бу үтәлгән дә (2 Пет. 2:5).