Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен Аллаһы турында белем алырга кирәк?

Ни өчен Аллаһы турында белем алырга кирәк?

Аллаһы Сүзен өйрәнегез

Ни өчен Аллаһы турында белем алырга кирәк?

Бу мәкаләдә күп кешеләрне борчый торган сораулар карала һәм бу сорауларга Изге Язмаларда җавап ничек табып була икәне күрсәтелә. Йәһвә Шаһитләре сезгә бу сорауларга җавап бирә ала.

1. Ни өчен Аллаһы турында белем алырга кирәк?

Аллаһының кешеләр өчен яхшы хәбәре бар. Шул хәбәрне ул безгә Изге Язмалар аша ача. Ә Изге Язмалар безнең күктәге яратучы Атабызның балаларына язган хатына тиң. (Мәдхия 32:11; 39:6 ны укы.)

2. Яхшы хәбәр нәрсә турында?

Кешелек яхшы хөкүмәткә мохтаҗ. Бернинди идарәче әле җинаятьчелектән, гаделсезлектән, авырулардан һәм үлемнән беркемне дә азат итмәгән. Әмма безнең өметебез бар: Аллаһы үзенең Патшалыгын урнаштырачак. Бу Патшалык газаплар китергән бар зыянны юк итәчәк. (Маттай 6:10; Ачылыш 21:3, 4 не укы.)

3. Ни өчен Аллаһы турында белем алу мөһим?

Тиздән Аллаһы җирне чистартачак: ул башкаларга зыян китерүче кешеләрне юк итәчәк. Ә хәзер ул миллионлаган басынкы кешеләрне канәгатьләндерүче тормыш рәвешен алып барырга, шулай ук Аллаһыны һәм үз якыннарын яратырга өйрәтә. Аллаһы Сүзен укып, кешеләр тормыштагы авырлыкларны ничек чишәргә, чын бәхетне ничек табарга һәм Аллаһыга ничек яраклы булырга өйрәнә ала. (Мәдхия 104:4; 24:9 ны укы.)

4. Изге Язмаларның авторы кем?

Изге Язмалар 66 кечкенә китаптан тора. Аны 40 ка якын кеше язган. Изге Язмаларның беренче биш китабын 3 500 ел элек Муса язган булган. Ә соңгы китабын 1 900 ел элек рәсүл Яхъя язган. Әмма Изге Язмаларны язучылар үз фикерләрен түгел, ә Аллаһының фикерләрен язган. Шуңа күрә Изге Язмаларның Авторы — Аллаһы. (2 Тимутегә 3:16; 2 Петер 1:21 не укы.)

Без Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе икәнлеген беләбез, чөнки бу китапта киләчәк турында төгәл әйтелә. Аллаһыдан башка беркем дә киләчәкне алдан әйтә алмый (Ишагыйя 46:9, 10). Өстәвенә, Изге Язмаларда Аллаһының сыйфатлары ачыклана. Бу китап кешеләрнең тормышларын уңай якка үзгәртә ала. Миллионлаган кеше өстә китерелгән фактлар белән танышып, Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе икәнлегенә ышана башлый. (Титуска 1:2; 1 Тессалуникәлеләргә 2:13 не укы.)

5. Изге Язмаларны нәрсә ярдәмендә аңлап була?

Гайсә Мәсих Аллаһы Сүзенә оста өйрәткән. Ул сөйләшкән кешеләр күбесенчә Аллаһы Сүзе белән таныш булган булса да, аларга аны аңлар өчен ярдәм кирәк булган. Шуңа күрә аларга ярдәм итәр өчен, ул шигырьләрне бер-бер артлы караган һәм аларны аңлаткан. «Аллаһы Сүзен өйрәнегез» дип аталган мәкаләләрдә шигырьләр шулай ук каралачак. (Лүк 24:27, 45 не укы.)

Ни өчен без яшибез? Моны белер өчен, Аллаһы Сүзен өйрәнергә кирәк. Һәм бу безнең тырышлыкларыбызга лаек. Ләкин кайбер кешеләргә сезнең Изге Язмаларны укуыгыз ошамаска мөмкин. Әмма бирешмәгез. Сезнең мәңгелек тормышка өметегез Аллаһыны танып белүегезгә бәйле. (Маттай 5:10 —12; Яхъя 17:3 не укы.)

Күбрәк белер өчен, www.watchtower.org дигән сайтны карагыз.