Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гадән бакчасы чыннан да булганмы?

Гадән бакчасы чыннан да булганмы?

Гадән бакчасы чыннан да булганмы?

СЕЗГӘ Адәм белән Хаува һәм Гадән бакчасы турында хикәя танышмы? Ул бөтен кешеләргә билгеле. Ни өчен бу хикәяне укып чыкмаска? Ул Тәүратта, Яратылыш 1:26—3:24 тә язылган. Әйдәгез, анда нәрсә турында әйтелгәнен карап чыгыйк.

Йәһвә Аллаһы a беренче кешене туфрактан ярата, аңа Адәм дигән исем куша һәм аны Гадән дип аталган бакчага урнаштыра. Аллаһы үзе бу бакчаны булдыра. Гадән бакчасы су белән яхшы тукландырыла, һәм анда җимеш китерүче күп гүзәл агачлар үсә. Бакчаның уртасында «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачы» тора. Аллаһы кешеләргә бу агачтан ашарга рөхсәт итми, һәм алар ашаса, бу үлемгә китерәчәк дип әйтә. Вакыт узу белән Йәһвә Адәмнең бер кабырга сөяген суырып алып, аның өчен бер иптәш, Хауваны, булдыра. Аллаһы аларга ишәергә, җир йөзен тутырырга һәм бакчаны карарга йөкләмә бирә.

Хаува бер үзе булганда, елан аның белән сөйләшә башлый. Елан аңа Аллаһы аны алдый, яхшы нәрсәдән мәхрүм итә һәм ул бу җимешне ашаса, үзе Аллаһы кебек булыр дип әйтә, һәм шулай итеп аны тыелган җимешне ашарга котырта. Хаува еланның тәкъдименә бирелеп, тыелган җимешне ашый. Соңрак Адәм дә, аңа ияреп, Аллаһыга буйсынмый башлый. Йәһвә Адәм белән Хауваны һәм еланны хөкем итә. Аллаһы беренче парны оҗмахтан чыгара һәм Гадән бакчасына беркем дә кермәсен өчен, фәрештәләрне куя.

Элек күп белгечләр, белемле кешеләр һәм тарихчылар Изге Язмаларның бер китабында, Яратылышта, язылган вакыйгалар хак һәм тарихи икәнен раслаган. Ә бүген кешеләр андый вакыйгаларның булганын шик астына куярга ярата. Әмма ни өчен кайберәүләр Яратылыш китабындагы Адәм белән Хаува һәм Гадән бакчасы турында хикәянең дөреслегенә шикләнә? Әйдәгез, шул темага кагылышлы киң таралган дүрт сорау карап чыгыйк.

1. Гадән бакчасы чыннан да булганмы?

Ни өчен кешеләр бу хикәянең чынбарлыгына шикләнеп карый? Бәлки, аларның карашларына философия тәэсир иткәндер. Гасырлар дәвамында теологлар Аллаһы булдырган бакча әле дә берәр урында бар дип санаган. Ләкин христиан диненә Платон белән Аристотель кебек күренекле грек философлар йогынты ясаган. Мәсәлән, алар җирдә бер нәрсә дә камил була алмый дип уйлаган. Аларның карашлары буенча, күктә генә камил нәрсә була ала. Шуңа күрә теологлар беренче кешеләр яшәгән Оҗмах күккә якынрак булырга тиеш дип саный b. Кайберәүләрнең сүзләре буенча, Аллаһы бу бакчаны бозык дөньяның тәэсиреннән саклар өчен, аны иң биек тау башына урнаштырган. Икенчеләр Гадән бакчасы Төньяк яисә Көньяк полюста; башкалар исә, бу бакча айда яки аның янында булган дип әйтә. Шуңа күрә кешеләрнең Гадән бакчасы турында хикәя бу әкият кенә дип уйлаганына бер дә гаҗәпләнәсе юк. Бүгенге кайбер белгечләр Гадән бакчасының чыннан да булганын кире кага.

Әмма Изге Язмаларда Гадән бакчасы башкарак сурәтләнә. Яратылыш 2:8—14 тән шул урынның кайбер үзенчәлекләрен белеп була. Ул Гадән дип аталган урынның көнчыгышында урнашкан булган. Бакчада дүрт ермакка аерылган елга аккан. Анда бу дүрт елганың исемнәре китерелә һәм аларның нинди җир буйлап акканы турында әйтелә. Белгечләрнең күбесе Изге Язмаларның бу өзегендә шул борынгы урынның кайда урнашканын табарга тырышкан, ләкин аларга өстә язылган үзенчәлекләр бернинди файда китермәгән. Алар бер-берсенә каршы килеп, төрлечә фикер йөрткән. Шулай итеп Гадән һәм аның бакчасы белән елгалары турында нәрсә әйтеп була? Анда язылган вакыйгалар чыннан да булганмы я уйлап чыгарылганмы?

Уйлап кына карагыз: Гадән бакчасындагы вакыйгалар якынча 6 000 ел элек булган. Аларны, күрәсең, Муса язган, һәм ул, бәлкем, телдән-телгә күчеп барган хикәяләрне яисә теге вакытта инде булган документларны кулланган. Ул Гадән бакчасы турында анда булган вакыйгалардан соң якынча 2 500 ел үткәч язган. Ул вакытта Гадән инде булмаган. Гасырлар узу белән елгалар үз юнәлешләрен үзгәртә аламы? Җир рельефы һәрвакыт үзгәреп тора. Гадән бакчасы урнашырга мөмкин булган урында еш кына җир тетрәүләр була. Дөньядагы иң көчле җир тетрәүләрнең якынча 17 проценты нәкъ бу урында була. Шундый урыннарда җир рельефның үзгәрүе — гадәти хәл. Моннан тыш Нух көннәрендә булган туфан, күрәсең, җир рельефын нык үзгәрткән c.

Аста яхшы билгеле булган берничә факт китерелә. Яратылышта язылган хикәядә бу бакча чынбарлыктагы урын итеп сурәтләнә. Бу хикәядә искә алынган дүрт елгаларның икесе — Фөрат һәм Тигр, ягъни Диҗле — бүген дә ага, һәм аларның кайбер су башлары бер-берсенә якын үтә. Анда хәтта бу елгалар нинди ил буйлап акканы һәм шул җирләрдә нинди файдалы казылмалар табылганы турында әйтелә. Яратылыштагы хәбәр беренче чиратта борынгы исраиллеләргә җиткерелгән, шуңа күрә өстә китерелгән җентеклекләр аларга билгеле булган.

Мифлар белән әкиятләр шул хикәягә охшашмы? Яисә аларда дөреслеген тикшереп я кире кагып булган җентеклекләр төшереп калдырыламы? Гадәттә әкият болай дип башлана: «Борын-борын заманда булган икән, ди, бер кеше». Ә тарихи вакыйгаларны барысын җентекләп язалар, нәкъ шулай Гадән бакчасы турындагы хикәя дә язылган.

2. Аллаһының Адәмне туфрактан, ә Хауваны Адәмнең бер кабырга сөягеннән яратканына чыннан да ышанып буламы?

Хәзерге фән буенча, кеше тәне төрле химик элементлардан тора. Бу элементлар арасында, мәсәлән, водород, кислород һәм углерод бар. Аларның барысын да «туфрактан» табып була. Ләкин бу элементлардан тере кеше ничек яратылган булган соң?

Күп галимнәр тормыш үзеннән-үзе барлыкка килгән дип әйтә. Аларның теориясе буенча, тереклекнең чагыштырмача гади формалары миллионлаган еллар дәвамында югарырак төзелешле формаларга әйләнгән. Ләкин кешеләр «гади» дигән төшенчә кулланып, үз-үзләрен алдый, чөнки бар организмнарның, хәтта бер күзәнәкле микроорганизмнарның формалары иң югары төзелешле. Тереклекнең төрләре үзеннән-үзе яисә башка сәбәп аркасында барлыкка килгән икәненә бернинди дәлил юк. Киресенчә, бөтен тереклек Барлыкка Китерүченең барлыгына көчле дәлил булып тора, ә ул безгә караганда күпкә акыллырак (Римлыларга 1:20) d.

Әйтик, сез матур симфонияне тыңлыйсыз я искиткеч картинага сокланып карап торасыз яки алдынгы технологияләр белән гаҗәпләнәсез. Сез бу барысы үзеннән-үзе барлыкка килгән дип әйтерсезме? Һич тә юк! Ләкин андый шедеврларга караганда кеше тәне күпкә катлаулырак һәм матуррак. Кеше тәнен беркем дә барлыкка китермәгән дип әйтеп буламы? Яратылышта язылган хикәядә җирдәге бөтен тереклектән кеше генә Аллаһы сурәтендә яратылган дип әйтелә (Яратылыш 1:26). Өстәвенә, кешеләр вакыт-вакыт сокланырлык җырлар, картиналар һәм технологияләр уйлап чыгарып, үзләренең Аллаһының барлыкка китерү теләген чагылдыра алганын күрсәтә. Шуңа күрә, Аллаһы барлыкка китергән нәрсәләр кешеләр ясаган нәрсәләргә караганда, күпкә яхшырак икәненә гаҗәпләнәсе бармы?

Аллаһының хатынны ирнең кабырга сөягеннән яратканы турында сүз барганда, безне берәр нәрсә гаҗәпләндерергә тиешме? e Аллаһы Хауваны башкача да барлыкка китерә алыр иде, ләкин ул аны ирнең кабырга сөягеннән яратып, бу эш тирән мәгънә йөртә икәнен күрсәткән. Ул ир белән хатынның гаилә коруын һәм «бер тән» буларак, тыгыз мөнәсәбәтләрдә булуын теләгән (Яратылыш 2:24). Ир белән хатын үзара нык мөнәсәбәтләрдә булып, бер-берсен тулыландыра ала. Бу Барлыкка Китерүченең зирәкле һәм яратучан икәненә көчле дәлил булып тормыймыни?

Моннан тыш, бүгенге генетиклар бар кешеләрнең, күрәсең, бер ир-ат белән бер хатын-кыздан барлыкка килгәнен таный. Алайса, Яратылышта язылган хикәя турында ул факт түгел дип әйтеп буламы?

3. Тереклек агачы һәм белем агачы миф кебек күренә.

Чыннан да, Яратылыштагы хикәядә бу агачларның үзенчәлекле яки могъҗизалы булганы турында әйтелми. Киресенчә, бу агачлар гади булган, әмма Йәһвә аларга символик мәгънә салган.

Бүген кешеләр кайвакыт үзләре шуңа охшаш берәр нәрсә эшләмиме? Мәсәлән, судья җинаятьчене судны хөрмәт итмәү турында кисәтергә мөмкин. Судья суд залындагы җиһазларны, мал-мөлкәтне һәм стеналарны түгел, ә хокук системасын хөрмәт итмәүдән якларга тели, чөнки суд шул система исеменнән эш алып бара. Төрле патшалар да жезл белән таҗны үзенең югары хакимлегенең символы итеп куллана.

Алайса, бу ике агач нәрсә символлаштырган? Шул сорау буенча төрле фикерләр булган. Бу сорауга җавап гади булса да, ул тирән мәгънә йөртә. Яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачы Аллаһының гына нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен билгеләргә тулы хакы бар икәнен символлаштырган (Иремия 10:23). Шуңа күрә бу агачтан урлау бу җинаятьчелек булган! Ә тереклек агачы Аллаһы гына бирә алган бүләкне — мәңгелек тормышны — символлаштырган (Римлыларга 6:23).

4. Сөйләшә торган елан әкияттәге персонажка охшаш.

Сүз дә юк, Изге Язмаларның башка китапларда язылганны исәпкә алмасак, Яратылышта язылган хикәянең бу өзеге безне аптырашта калдырырга мөмкин. Шулай да Изге Язмаларда бу сер әкренләп аңлатыла.

Елан кем я нәрсә ярдәмендә сөйли башлаган? Борынгы Исраил халкы еланның кем икәнен күрсәтүче башка фактлар белгән. Мәсәлән, алар шуны белгән: хайваннар сөйләшә белмәсә дә, рухи зат хайванны куллана ала. Муса шулай ук Билгам турында хикәяне язган; Билгамның ишәге кеше тавышы белән эндәшсен өчен, Аллаһы үз фәрештәсен җибәргән (Саннар 22:26—31; 2 Петер 2:15, 16).

Башка рухлар, шул исәптән Аллаһы дошманнары, могҗизалар күрсәтә аламы? Муса шуны күргән: Мисыр тылсымчылары Аллаһы могҗизаларының кайберләрен кабатлаган, мәсәлән, аларның таяклары еланга әверелгән. Шуңа охшаш эшләрне алар Аллаһының рухи дошманнарының көче ярдәмендә генә башкара алган (Чыгыш 7:8 —12).

Өстәвенә, Муса Изге Язмаларның Әюб китабын язган. Бу китапта Аллаһының төп дошманы, Шайтан, турында күп нәрсә әйтелә. Ул ялганны сөйләп, Йәһвәнең бар хезмәтчеләренең сафлыкларын шик астына куйган (Әюб 1:6 —11; 2:4, 5). Борынгы исраиллеләр Шайтанның еланны кулланып, Хаува белән сөйләшкәненә һәм аны Аллаһыга сафлыгын бозарга этәргәненә ышанганмы? Бәлки, ышангандыр.

Еланны ялганны сөйләргә Шайтан этәргәнме? Соңрак Гайсә Шайтанны «ялганчы һәм ялганның атасы» дип атаган (Яхъя 8:44). Әллә «ялганның атасы» дигән сүзләр кем беренче ялган сөйләгән икәнен ачыкламыймы? Еланның Хаувага әйтелгән сүзләре беренче ялган булган. Тыелган җимешне ашау үлемгә китерәчәк дигән Аллаһының кисәтүен кире кагып, елан: «Юк, үлмисез»,— дигән (Яратылыш 3:4). Әлбәттә, Гайсә Шайтанның еланны кулланганын белгән. Шуңа күрә Гайсә рәсүл Яхъяга биргән Ачылыш китабында Шайтанны «борынгы елан» дип атап, бу сорауны тулысынча ачыклый (Ачылыш 1:1; 12:9).

Көчле рухи затның еланны куллана алганына ышану чыннан да авырмы? Хәтта рухи затларга караганда көчсезрәк кешеләр башкаларны аптырашта калдыра. Мәсәлән, алар курчакны сөйләүче кеше кебек уйнатып, үз авызларын ачмыйча сөйли ала һәм махсус эффектлар башкара ала.

Иң ышанычлы дәлил

Яратылышта язылган хикәянең дөреслегенә шикләнер өчен сәбәп юк. Ә сез моның белән риза түгелмени? Киресенчә, бу хикәянең тарихи яктан ышанычлы икәненә көчле дәлилләр бар.

Мәсәлән, Изге Язмаларда Гайсә Мәсих «тугры һәм хакыйкый Шаһит» дип аталган (Ачылыш 3:14). Камил кеше буларак, ул беркайчан ялган сөйләмәгән һәм хакыйкатьне бозмаган. Өстәвенә, Гайсә башкаларга, ул җирдә кеше булып туганчы, үзенең күктә озак вакыт яшәгәне турында сөйләгән. Әйе, ул «дөнья яратылганга кадәр» үз Атасы, Йәһвә, белән яшәгән (Яхъя 17:5). Шулай итеп җирдә тормыш башланганда, ул инде яшәгән. Бу бар шаһитләреннән иң ышанычлы шаһите нәрсә турында сөйләгән?

Гайсә Адәм белән Хаува хакында чынбарлыктагы кешеләр турында кебек әйткән. Йәһвә биргән тәртипне, ягъни никах бер ир белән бер хатын арасында гына булырга тиешлеген аңлатканда, Гайсә беренче кешеләрнең никахын мисал итеп китергән (Маттай 19:3—6). Әгәр Адәм белән Хаува чынбарлыкта яшәмәгән булса, һәм алар яшәгән Гадән бакчасы миф кына булса, димәк Гайсә алданган булган яисә үзе ялганчы булган. Ләкин Гайсәне алдап булмый, һәм ул үзе дә алдамый. Гадән бакчасындагы кайгылы вакыйгаларны күзәткәндә, ул күктә булган. Бу дәлилләрдән көчлерәк дәлилләр бармыни?

Әйе, Яратылыштагы хикәягә ышанмау Гайсәгә иманны какшата. Моннан тыш, шул хикәягә ышанмаганга, кеше Изге Язмаларның кайбер төп темаларын һәм өмет бирүче вәгъдәләрен аңламаска мөмкин. Әйдәгез, моны чираттагы мәкаләдән карап чыгыйк.

[Искәрмәләр]

a Изге Язмалар буенча, Аллаһы исеме — Йәһвә.

b Бу караш Изге Язмаларга нигезләнми. Изге Язмаларда Аллаһының бар эшләре камил дип әйтелә; ул бозыклык өчен җаваплы түгел (Канун 32:4, 5). Йәһвә, җирне яраткач, ул барлыкка китергән бар нәрсә турында «гаять яхшы» дип әйткән (Яратылыш 1:31).

c Аллаһы җибәргән туфан Гадән бакчасының бар эзләрен юк иткән. Йәзәкил 31:18 дә искә алынган «Гадәннең агачлары», бәлки, б. э. к. VII гасырга хәтле юкка чыккан булган инде. Шуңа күрә Гадән бакчасы кайда урнашканын соңрак эзләгән кешеләрнең тырышлыклары уңышсыз булган.

d «Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау» (рус) дигән брошюраны карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

e Шунысы кызык, бүгенге медицина буенча, кабырганың гаҗәеп сәләте бар: ул кабат үсә ала. Ул бер үзенчәлек белән башка сөякләрдән аерылып тора: аның тоташтыргыч тукымасының мембранасына берәр зыян булмаса, ул үз урынында кабат үсә ала.