Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен Шайтан еланны кулланган?

Ни өчен Шайтан еланны кулланган?

Укучыларның сораулары

Ни өчен Шайтан еланны кулланган?

▪ Сигезенче биттә әйтелгәнчә, Шайтан, Хаува белән сөйләшер өчен, еланны кулланган. Бәлкем, сез дә моның белән ризалашырсыз. Изге Язмаларда да Шайтанның еланны кулланганы турында әйтелә. Ләкин сез: «Ни өчен көчле рух еланны курчак уйнатып сөйләүче кеше кебек кулланган?» — дип гаҗәпләнергә мөмкин.

Изге Язмаларда Шайтан кулланган алымнар «мәкерле ниятләр» дип атала, һәм Гадән бакчасындагы вакыйгалар бу сүзләрнең хак икәнен исбатлый (Эфеслеләргә 6:11). Гадән бакчасындагы вакыйгалар — сөйләшә белгән хайван турындагы әкият түгел, ә кисәтүче мисал. Андагы хәл шуны күрсәтә: Шайтан үзенең мәкерле алымнары ярдәмендә кешеләрне Аллаһыдан читкә алып китәргә тырыша. Ничек итеп?

Шайтан үз «мишенен» җитди сайлаган. Хаува Галәмдәге акылга ия булган затлар арасында яшьрәге булган. Хауваның тәҗрибәсе әз булганга, Шайтан аны алдарга һәм юлдан яздырырга тырышкан. Хәйләкәр зат, елан, артында «качып», Иблис үзенең дорфа һәм дан яратучан икәнлеген яшергән (Яратылыш 3:1). Әйдәгез, Шайтанның еланны кулланып нәрсәгә ирешкәнен карап чыгыйк.

Беренчедән, ул Хауваның игътибарын җәлеп иткән. Хаува еланнарның сөйләшмәгәнен белгән; аның ире хайваннарны игътибар белән күзәткәч, аларның бөтенесенә, шул исәптән еланга, исем кушкан (Яратылыш 2:19). Күрәсең, Хаува үзе дә бу хәйләкәр затны күзәткән. Шуңа күрә еланның сөйләшә башлавы Хауваның кызыксынуын уяткан, һәм ул тыелган бердәнбер агачка игътибар белән карый башлаган. Икенчедән, Хаува, еланны бу агачта күреп, бәлки, шулай уйлагандыр: бу күзгә ташланмаслык һәм сөйләшә белмәгән зат тыелган агачтан җимеш ашаган һәм шуңа сөйләшә башлаган. Бу җимеш шулкадәр нык еланга тәэсир иткән булса, Хаува аны ашаса аның алдында нинди мөмкинлекләр ачылган булыр иде? Без Хауваның нәрсә турында уйлаганын һәм еланның җимешне ашаганын төгәл белмибез, ләкин без шуны беләбез: елан Хаувага «агачның җимешен ашаган көнне... Алланың Үзе кебек булачаксыз» дигәндә, Хаува ялганга ышана башлаган.

Әйдәгез, Шайтанның әйткән сүзләренә игътибар итик. Аллаһы Хаувадан ниндидер яхшы нәрсәне яшерә һәм аның иреген чиктән тыш нык чикли дип әйтеп, Шайтан Хауваның күңеленә шик салган. Аллаһы Хаувага бар кирәкле нәрсәне биргәнгә, ул аны яратырга тиеш булган. Ләкин Шайтан, «Алланың үзе кебек булачаксыз» дип вәгъдә итеп, Хаува Аллаһыга караганда үзен күбрәк ярата башлаячак дип өметләнгән (Яратылыш 3:4, 5). Кызганычка каршы, беренче хатын-кыз Шайтанның хәйләсенә эләккән. Адәм белән Хаува Йәһвәне яратырга һәм аңа рәхмәтле булырга тиеш булган, ләкин аларның берәве дә шундый хисләр үстермәгән. Бүгенге көннәрдә дә Шайтан кешеләрнең эгоист булуы өчен көч куймыймыни?

Ә Шайтанның мотивлары турында нәрсә әйтеп була? Ул нәрсәгә ирешергә теләгән? Гадән бакчасында ул үзенең чынбарлыкта кем икәнлеген һәм үз мотивларын яшерергә тырышып караган. Ләкин вакыт узу белән ул үз сыйфатларын ачкан. Гайсәне вәсвәсәләндергәндә, Шайтан үзенең кем икәнлеген яшерү файдасыз икәнен аңлаган. Шуңа күрә ул, үз мотивларын яшермичә, Гайсәне үзенә йөзтүбән капланып табынуга тарткан (Маттай 4:9). Күрәсең, кешеләр Шайтанга түгел, ә Аллаһыга гыйбадәт кылганга, Шайтан озак вакыт дәвамында Аллаһыдан көнләшә. Кешеләр Аллаһыдан читләшсен өчен я Аллаһыга дөрес гыйбадәт кылмасын өчен, Шайтан һәммә нәрсәгә әзер. Ул Аллаһыга карата сафлыгыбызны бозарга тырыша.

Әйе, Изге Язмаларда Шайтанның үз «мишенен» алдатыр өчен мәкерле ниятләр корганы турында әйтелә. «Шайтанның ниятләре безгә билгеле», һәм безнең, Хаува кебек, алданган буласыбыз килми. Бәхеткә каршы, Шайтан безне алдамасын өчен, без нәрсә эшләргә икәнен беләбез (2 Көринтлеләргә 2:11).