Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Өмет өзелүгә карамастан ул тугры булып калган

Өмет өзелүгә карамастан ул тугры булып калган

Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз

Өмет өзелүгә карамастан ул тугры булып калган

ШАМУИЛ пәйгамбәр Шиломда яшәүчеләрнең кайгыга батканын күргән. Шәһәрдәге күп кешеләрнең елавы ишетелгән булган. Һәрьяктан хатын-кызлар белән балалар үксеп елаган. Ни өчен? Чөнки алар аталары, ирләре, уллары, абыйлары һәм энеләре инде беркайчан да үз өйләренә кайтмаячак дигән күңелсез хәбәрне ишеткән. Шунсы билгеле: Исраил халкы филистиләр белән канкойгыч сугышта 30 000 сугышчыны югалткан, ә күптән түгел генә башка сугышта 4 000 исраилле һәлак булган (1 Патшалык 4:1, 2, 10).

Әмма бу кайгы-хәсрәтләрнең берничәсе генә булган. Баш рухани Елиның явыз уллары Офни белән Финеес килешү сандыгын алып, Шиломнан чыккан. Кыйммәтле материаллардан ясалган сандык, гадәттә, изге чатырның Иң изге бүлмәсендә урнаштырылган булган, һәм ул Аллаһының анда булуын символлаштырган. Халык бу сандык аларга җиңү китерер дип акылсыз уйлап, аны сугышка алган. Әмма филистиләр сандыкны кулга алган, ә Офни белән Финеес үтерелгән булган (1 Патшалык 4:3 —11).

Изге чатыр һәм сандык Шиломда гасырлар дәвамында торган. Ә хәзер сандык югалтылган булган. Моның турында ишеткәч, 98 яшьлек Ели эскәмиядән чалкан егылып үлгән. Шул көнне тол булып калган аның килене бала тапканда үлгән. Үләр алдыннан ул болай дигән: «Дан Исраилдән сөргенгә киткән». Әйе, булган хәл Шилом шәһәрен тулысынча үзгәрткән (1 Патшалык 4:12—22).

Шамуил бу бар авырлыкларны ничек кичерер? Аллаһының яклавын һәм хуплавын югалткан Исраил халкына булышыр өчен, аның рухилыгы җитәрме? Вакыт-вакыт безнең иманыбыз авырлыклар аркасында сынала һәм өметебез өзелә. Шуңа күрә, әйдәгез, Шамуил мисалы безне нәрсәгә өйрәтә алганын белик.

Ул гаделлек урнаштырган

Шамуил турында Изге Язмалардагы хикәя шул урында туктала һәм сүз килешү сандыгы турында бара. Аны кулга алгач, филистиләр бәла-казалар белән очрашкан һәм нәтиҗәдә алар сандыкны кире кайтарырга мәҗбүр булган. Сүз кабат Шамуил турында башлаганда, инде 20 ел үтә (1 Патшалык 7:2). Ул бу елларда нинди эшләр башкарган? Әйдәгез, Аллаһы Сүзендә моның турында нәрсә әйтелә икәненә игътибар итик.

Сугыш башланганчы, «Шамуил Аллаһы сүзләрен бөтен Исраилгә әйтеп торган» (1 Патшалык 4:1). 20 ел үткәч, Шамуил өч шәһәргә йөри башлаган. Бу шәһәрләрдә ул һәр ел булган. Ул анда халыкны хөкем иткән һәм төрле каршылыкларны чишкән, ә аннары туган шәһәренә, Рамага, кире кайткан (1 Патшалык 7:15—17). Күрәсең, шул 20 ел дәвамында Шамуилның бик күп эшләре булган.

Ели улларының әхлаксызлыгы һәм явызлыгы исраиллеләрнең иманнарын какшаткан. Аларның күпләре, күрәсең, потларга табына башлаган. Ике дистә ел ашкынып хезмәт иткәннән соң, Шамуил халыкка болай дигән: «Әгәр сез Йәһвәгә бөтен йөрәгегез белән мөрәҗәгать итәсез икән, үзегездән Астарталарны һәм бүтән чит илаһларны юк итегез, күңелләрегезне икеләнмичә Йәһвәгә борыгыз һәм аңа гына хезмәт итегез, һәм ул сезне филистиләр кулларыннан азат итәчәк» (1 Патшалык 7:3).

Филистиләр исраиллеләрне эзәрлекли башлаган. Исраил армиясен җиңеп, филистиләр, җәзасыз калып, Аллаһы халкын җәберли ала дип уйлаган. Әмма Шамуил исраиллеләрне, алар Йәһвәгә кайтсалар, хәл үзгәрер дип ышандырган. Алар ничек җавап кайтарган? Бәхеткә каршы, алар потларны юк итеп, «Йәһвәгә генә хезмәт итә башлаган». Шамуил халыкны Иерусалимнан төньякка таба таулы җирдә урнашкан Массифа шәһәрендә җыйган. Шул шәһәргә килгәч, халык ураза тоткан, тәүбә иткән һәм потларга табынуны калдырган (1 Патшалык 7:4—6).

Филистиләр моның турында ишеткәч, бу мөмкинлекне югалтмаска тырышканнар. Алар, Йәһвә хезмәтчеләрен юк итәр өчен, Массифага үз сугышчыларын җибәргән. Исраиллеләр янаган куркыныч турында ишеткән. Куркуга бирелеп, алар Шамуилны үзләре турында дога кылуын сораган. Ул дога кылган һәм Аллаһыга корбан китергән. Шул вакытта Массифага филистиләрнең армиясе килеп җиткән. Йәһвә Шамуилның догасына җавап биргән һәм үз ачуын күрсәтеп, «филистиләргә күк күкрәген итеп яңгыраган» (1 Патшалык 7:7—10).

Гадәттә, күк күкрәү тавышларын ишеткәндә бәләкәй балалар үз әниләре артына кача. Филистиләр үзләрен шул балалар сыман тотканмы? Моны күз алдына китерү авыр, чөнки алар көчле, чыныккан сугышчылар булган. Андый күк күкрәү, күрәсең, алар өчен моңарчы булмаган хәл булган. Бу тавышлары «күк күкрәү» генә булганмы? Бәлки, бу яңгырау көпә-көндез килгән яисә күкрәп таулардан чыккан тавыш булгандыр. Һәрхәлдә, филистиләр куркуга бирелгән булган. Башта алар һөҗүмчеләр булса, хәзер инде аларны үзләрен эзәрлекләгәннәр. Массифадан чыгып, исраиллеләр аларны җиңгән һәм аларны эзәрлекли башлаган (1 Патшалык 7:11).

Бу сугыш ярдәмендә Исраил халкының тормышы кискен үзгәргән. Шамуил Исраилдә судья булып хезмәт иткәндә, исраиллеләр тыныч яшәгәннәр. Аллаһы халкы бер-бер артлы үз шәһәрләрен үзләренә кире кайтарган (1 Патшалык 7:13, 14).

Күп гасырлар үткәннән соң, рәсүл Паул тугры пәйгамбәрләр һәм судьялар арасында Шамуилны да искә алган. Алар барысы да «гаделлек урнаштырган» (Еврейләргә 11:32, 33). Шамуил, исраиллеләр Аллаһы алдында дөрес эш итсеннәр өчен, бик күп эшләр башкарган. Аның хезмәте уңышлы булган, чөнки ул сабырлык белән Йәһвәне көткән һәм, өмет өзелүгә карамастан, үзенә тапшырылган йөкләмәне тугры үтәгән. Ул шулай ук рәхмәтле кеше булган. Исраил Массифада филистиләрне җиңгәннән соң, Шамуил һәйкәл куйган. Бу һәйкәл Йәһвә Исраилгә биргән котылуны искә төшереп торган (1 Патшалык 7:12).

Ә сез «гаделлек урнаштырырга» телисезме? Алай булса, Шамуилдан үрнәк алыгыз: ул сабыр, басынкы һәм рәхмәтле кеше булган. Безгә барыбызга да бу сыйфатларны үстерергә кирәк. Шамуил яшь чакта шул сыйфатларны үстергәнгә һәм күрсәткәнгә, олы яшьтә күпкә зуррак авырлыкларны кичерә алган.

«Синең улларың синең юлларың белән йөрми»

Изге Язмаларда Шамуил турында кабат сүз барганда, ул инде олы яшькә җиткән. Аның ике улы, Йоил белән Абия булган, һәм Шамуил аларга бер эш тапшырган: аның уллары аңа халыкны хөкем итүдә булышырга тиеш булган. Кызганычка каршы, алар аның ышанычын акламаган. Намуслы һәм гадел әтисеннән аермалы буларак, Йоил белән Абия үз дәрәҗәсе белән үз файдасына кулланган: алар гаделсез эш иткән һәм ришвәт алган (1 Патшалык 8:1—3).

Бер вакыт Исраилнең өлкәннәре олы пәйгамбәр янына килеп зарлана башлаган: «Синең улларың синең юлларың белән йөрми» (1 Патшалык 8:4, 5). Шамуил бу хәл турында белгәнме? Моның турында Изге Язмаларда әйтелми. Әмма Шамуилны, Елидан аермалы буларак, ул начар әти дип аны гаепләү дөрес булмас иде. Йәһвә Елины хөкем иткән һәм аңа җәза биргән, чөнки ул үз явыз улларын төзәтмәгән һәм аларны Аллаһыга караганда күбрәк хөрмәт иткән (1 Патшалык 2:27—29). Әмма Йәһвә Шамуил турында алай беркайчан да әйтмәгән.

Изге Язмаларда Шамуилның ул үз улларының бозык тәртибе турында ишеткәч борчылганы, хурлык кичергәне һәм өмет өзелгәне турында әйтелми. Күп әти-әниләргә андый хисләр бик таныш. Бүгенге авыр заманда балалар күп очракларда әти-әниләренең хакимлегенә буйсынмый һәм алар биргән үгет-нәсыйхәткә колак салмый (2 Тимутегә 3:1—5). Шамуилның үрнәге турында уйланып, андый кайгыны кичергән ата-аналар юаныч һәм җитәкчелек таба ала. Ул үз улларының бозык тәртибенә үз тәвәккәллеген какшатырга рөхсәт итмәгән, һәм Йәһвәгә тугры калган. Шуны истә тотыгыз: әти-әниләренең сүзләре һәм үгет-нәсыйхәтләре балаларының каты күңелләренә үтеп кермәсә дә, аларның үрнәге балаларга нык тәэсир итә. Өстәвенә, әти-әниләр, Шамуил кебек, үзләренең күктәге Аталарын, Йәһвә Аллаһыны, һәрвакыт сөендерә ала.

«Безнең өстебездән патша куй»

Шамуилның уллары үзләренең комсызлыгы һәм үз-үзләрен яратуы нинди нәтиҗәләргә китерер дип хәтта күз алдына китерә алмаган. Исраилнең өлкәннәре пәйгамбәргә болай дигән: «Башка халыкларда кебек, безне хөкем итсен өчен, безнең өстебездән патша куй». Шамуил үзен ничек хис иткән? Ул үзен кире кагалар дип уйлаганмы? Ул бит берничә дистә ел бу халыкны Йәһвә алдында хөкем иткән. Әмма хәзер исраиллеләр Шамуил кебек гади пәйгамбәр урынына патшаның булуын теләгән. Исраиллеләрнең күрше халыклар кебек буласы килгән. Шамуил аларга нинди җавап кайтарган? «Шамуилга бу ошамады»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Патшалык 8:5, 6).

Игътибар итегез, Йәһвә, Шамуил аңа догада үз хисләрен белдергәндә, нинди җавап кайтарган? «Халыкны тыңла һәм алар сиңа бар әйткәнне башкар, чөнки алар сине түгел, ә мине, үзләре өстеннән патша булмавымны теләп, кире какты». Һичшиксез, бу сүзләр Шамуилга юаныч китергән, әмма исраиллеләрнең үтенече Чиксез кодрәт Иясе Аллаһыны рәнҗеткәндер! Йәһвә Шамуил пәйгамбәргә исраиллеләрне аларның патша кую теләге нәрсәгә китерәчәк икәне турында кисәтергә кушкан. Шамуил аларга Аллаһы сүзләрен тапшырган, әмма алар үзсүзләнеп болай дигән: «Юк! Безнең патшабыз булсын». Аллаһыга һәрвакыт тыңлаучан Шамуил Йәһвә сайлаган патшаны майлаган (1 Патшалык 8:7—19).

Шамуил Йәһвә йөкләмәсен ничек үтәгән? Ачуланып һәм канәгатьсезлек беләнме? Ул үз күңелендә үпкәләүгә һәм өмет өзелүгә тамырланырга рөхсәт иткәнме? Күп кешеләр андый очракларда шулай эшләр иде, әмма Шамуил алай эшләмәгән. Ул Шаулны майлаган һәм аны Йәһвә сайлаган дип таныган. Шамуил Шаулны үпкән, шулай эшләп ул яңа патшаны кабул иткән һәм аңа үз буйсынуын күрсәткән. Шамуил халыкка болай дигән: «Йәһвә сайлаган кешене күрәсезме? Аның кебек, бөтен халык арасында андый кеше юк» (1 Патшалык 10:1, 24).

Шамуил Йәһвә сайлаган кешенең көчсез якларына түгел, ә уңай якларына игътибарын туплаган. Шамуил өчен үзгәрүчән кешеләрнең түгел, ә Аллаһының хуплавы мөһим булган (1 Патшалык 12:1—4). Ул Йәһвә тапшырган йөкләмәне тугры үтәгән: Шамуил Аллаһы халкын рухи куркынычлар турында кисәткән һәм Йәһвәгә тугрылыкны сакларга дәртләндергән. Шамуилның кисәтүе кешеләрнең күңелләренә үтеп кергән, һәм алар аны үзләре өчен дога кылуын сораган. Ул аларга менә нинди дулкынландыргыч сүзләр әйткән: «Сезнең турында дога кылудан туктап, минем өчен Йәһвә алдында гөнаһ кылу акылга сыймаслык, мин сезне яхшы һәм дөрес юлга өйрәтәчәкмен» (1 Патшалык 12:21—24).

Сезгә түгел, ә башка кешегә берәр йөкләмәне яки хөрмәтле вазифаны тапшырганда, сезнең өмет өзелү кичергәнегез бармы? Шамуилның үрнәге безгә шуны искә төшерә: без үпкәләүгә һәм көнчелеккә күңелебездә тамырланырга рөхсәт итмәскә тиеш. Аллаһының һәрбер тугры хезмәтчесе өчен яхшы һәм канәгатьләндерүче эше бар.

«Син күпме вакыт тагын Шаул хакында кайгырачаксың?»

Шамуил Шаулның уңай сыйфатларына игътибар итеп ялгышмаган. Шаул гаҗәеп кеше булган: озын буйлы, сөйкемле, батыр, тапкыр, әмма шул ук вакыт тыйнак һәм басынкы (1 Патшалык 10:22, 23, 27). Өстәвенә, Шаулның кыйммәтле бүләге — ихтыяр иреге — булган, ягъни ул үзе тормыш юлын сайлый алган һәм аның карарлар кабул итәргә мөмкинлеге булган (Канун 30:19). Ул аның белән ничек кулланган?

Кызганычка каршы, еш кына кеше хакимият алгач, иң башта тыйнаклыкны югалта. Бик тиз Шаул тәкәббер булып киткән. Ул Шамуил аша тапшырылган Йәһвә әмерләрен үтәми башлаган. Шамуил пәйгамбәрнең генә корбаннар китерергә хакы булган. Шаул моны белсә дә, бер тапкыр, сабырлыкны югалтып, үзе бу эшне башкарган. Пәйгамбәр Шаулны каты хөкем иткән һәм патша хакимияте аның гаиләсеннән алыначак дип аңа алдан әйткән. Ләкин Шаул үзгәрмәгән, ә киресенчә, тагын да тыңламаучанрак булып киткән (1 Патшалык 13:8, 9, 13, 14).

Йәһвә Шамуил аша Шаулга амаликиләргә каршы сугышырга һәм аларның бозык патшасын, Агагны, үтерергә кушкан. Әмма Шаул Агагны үтермәгән һәм табышның иң яхшысын саклаган. Шамуил Шаулның гөнаһын фаш итәргә килгәч, Шаулның начар якка нык үзгәргәне ачык күренеп торган. Шелтәләүне басынкылык белән кабул итү урынына, Шаул үз эшләрен аклап, бүтән темага сөйләшә башлаган һәм гаепне халыкка күчерергә тырышкан. Шаул җәзадан качарга теләгән, шуңа күрә халык табышны Йәһвәгә корбан китерер өчен саклаган дип әйткән. Шамуил аңа безгә билгеле сүзләр әйткән: «Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак». Ул патшаны кыюлык белән хөкем иткән һәм аңа Йәһвә карарын игълан иткән: Шаулдан Исраил өстеннән патша хакимияте алыначак һәм бүтән, яхшырак кешегә биреләчәк (1 Патшалык 15:1—33).

Шамуил Шаулның тыңламаучанлыгы аркасында тирән кайгыга төшкән. Төне буе ул Йәһвәгә догада үз кичерешләре турында сөйләгән. Ул хәтта Шаул турында ачынган. Шамуил Шаулга зур өметләр баглаган, ләкин алар үтәлмәгән. Шаул инде башка кеше булган: ул үз яхшы сыйфатларын югалтып, Йәһвәгә каршы чыккан. Шамуил пәйгамбәр патшаны күрергә инде теләмәгән. Берникадәр вакыт үткәннән соң, Йәһвә үз пәйгамбәрен йомшак кына төзәткән: «Син күпме вакыт тагын Шаул хакында кайгырачаксың? Ул Исраил өстеннән патша булмасын өчен, мин аны кире кактым. Мөгезне май белән тутыр һәм бар. Мин сине Бәйтлехемдәге Ишайга җибәрәм, чөнки мин аның улларыннан үземә патша сайладым» (1 Патшалык 15:34, 35; 16:1).

Камил булмаган кешеләр Аллаһыга тугрылыкларын югалтса да, Йәһвә үз ниятен барыбер үти. Берәрсе Йәһвәгә тугры булып калмаса, Аллаһы үз ихтыярын үтәр өчен башка кешене табачак. Олы яшьтәге Шамуил пәйгамбәр Шаул турында инде кайгырмаган. Йәһвәнең җитәкчелеге буенча Шамуил Бәйтлехемдә яшәгән Ишайга юл тоткан. Ишайның берничә зифа буйлы уллары булган. Шамуил Ишайның олы улына игътибар иткәч, Йәһвә аны болай дип кисәткән: «Аның тышкы күренешенә һәм озын буена карама... Аллаһы кеше кебек карамый: кеше күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә» (1 Патшалык 16:7). Йәһвә Шамуил аша Ишайның иң кече улын, Давытны, сайлаган!

Шамуил үз тормышының соңгы елларында шуны яхшырак аңлаган: Шаулны алмаштыру — Йәһвәнең дөрес карары булган. Шаул көнче һәм мөртәт булып киткән. Ә Давыт искиткеч сыйфатлар күрсәткән: кыюлык, сафлык, иман һәм Аллаһыга тугрылык. Шамуилның иманы аның тормышының соңгы елларында тагы да ныграк булып киткән. Ул шуңа ышанган: Йәһвә чишә алмаган авырлык юк һәм Аллаһы авырлыкны хәтта фатихага әйләндерә ала. Шамуил йөз ел диярлек яшәгән һәм аның тормышы гаҗәеп булган. Бу тугры пәйгамбәр үлгәч, бөтен Исраил кайгырып елаган, һәм моңа гаҗәпләнәсе юк! Йәһвәнең һәрбер хезмәтчесе үзенә мондый сорау бирсә, яхшы булыр иде: «Мин Шамуилның иманын үрнәк итеп тотаммы?»

[25 биттәге иллюстрация]

Шамуил үз халкына зур югалтуны һәм авырлыкларны кичерергә ничек ярдәм иткән?

[26 биттәге иллюстрация]

Шамуил үз улларының бозык тәртибе турында белгәч, өмет өзелгәндә туган хисләрне ничек җиңгән?