Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Никахтагы авырлыкларны ничек чишәргә?

Никахтагы авырлыкларны ничек чишәргә?

Никахтагы авырлыкларны ничек чишәргә?

ИЗГЕ Язмаларда авырлыксыз никах юк дип әйтелә. Аллаһы рәсүл Паулны ирле-хатынлыларның «тормыш мәшәкатьләре» булачак дип язарга рухландырган (1 Көринтлеләргә 7:28). Әмма ирле-хатынлылар үз мөнәсәбәтләрен ныгытыр өчен һәм никах аларга күбрәк шатлык китерсен өчен күп нәрсә эшли ала. Ирле-хатынлыларның бер-берсеннән зарланыр өчен сәбәпләре бар. Әйдәгез, мондый сәбәпләрнең алтысын карап чыгыйк һәм Изге Язмалардагы принциплар ярдәмендә никахтагы авырлыкларны ничек чишеп була икәнен белик.

1

СӘБӘП:

«Без бер-беребездән ераклашабыз».

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП:

«Иң яхшыларны сайлап ала» белегез (ФИЛИППУЙЛЫЛАРГА 1:10).

Никах тормышыгызда мөһим роль уйный. Аны кадерләргә кирәк. Шуңа күрә никахыгызда ни өчен проблемалар туа икәне турында уйлагыз. Сез бер-берегез белән җитәрлек вакыт үткәрәсезме? Көндәлек тормыш мәшәкатьләре аркасында бер-берегездән ераклашмагыз. Әлбәттә, эш һәм башка җитди сәбәпләр аркасында сез кайвакыт бергә вакыт үткәрмәскә дә мөмкин. Ләкин сез әллә ни мөһим булмаган эшләргә, мәсәлән хобби белән шөгыльләнүгә я дуслар белән аралашуга, әзрәк вакыт багышлый аласыз, һәм сез шулай эшләргә тиеш тә.

Шулай да кайбер ирле-хатынлылар тормыш иптәше белән вакыт үткәрмәс өчен генә, эштән соң калып эшләргә я хобби белән шөгыльләнергә мөмкин. Чынбарлыкта, мондый кешеләр үз иптәшләреннән ераклаша һәм, иң мөһиме, гаиләдәге проблемалар чишелмичә кала. Гаиләгездә андый хәл туса, сезгә проблемаларның тамырын күрергә һәм аларны ничек чишеп була икәне турында уйларга кирәк. Бер-берегез белән җитәрлек вакыт үткәреп, сез бер-берегезгә якынлаша аласыз һәм чыннан да «бер тән булып» яши аласыз (Яратылыш 2:24).

Кайберәүләр Филиппуйлыларга 1:10 дагы принципны ничек кулланган? Австралиядә яшәүче бер пар, Эндрю * белән Таньи, 10 ел инде бергә яши. Эндрю болай дип сөйли: «Ир яки хатын эштә я дуслар белән күп вакыт үткәрсә, бу аның никахын куркыныч астына куярга мөмкин. Шуңа күрә без бер-беребез белән үз хисләребезне уртаклашыр өчен вакыт бүлеп куябыз».

Кушма Штатларда яшәүче бер пар, Дейв белән Джейн, инде 22 ел бергә яши. Алар, гадәттә, кич белән өйгә кайткач, ярты сәгать эчендә көннәре ничек үткәнен бер-берсенә сөйләп бирә. Джейн болай ди: «Бу вакыт безнең өчен мөһим, һәм без бернәрсәгә дә аны урларга юл куймаячакбыз».

2

СӘБӘП:

«Мөнәсәбәтләребез миңа канәгатьлек китерми инде».

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП:

«Һичкем үзенә файдалыны түгел, бәлки башкаларга файдалыны эзләсен» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 10:24).

Берәр кеше үзенә генә файда эзләп хәтта берничә тапкыр өйләнсә я кияүгә чыкса да, барыбер бәхетле булмас. Ир дә, хатын да үзенә түгел, ә үз тормыш иптәшенә файда эзләсә, никахта бәхетле булачак. Гайсә пәйгамбәр моны болай аңлаткан: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).

Кайберәүләр 1 Көринтлеләргә 10:24 тәге принципны ничек кулланган? Мексикада яшәүче бер пар, Мария белән Мартин, инде 39 ел бергә яши. Аларның тормышларында төрле хәлләр булган. Бу пар бер тапкыр булган үзара зур талашны искә төшерә. Мария болай ди: «Талашканда, мин Мартинга аны рәнҗетүче сүзләр әйттем. Ул шунда ук кызып китте. Мин бу сүзләрне ачуланып әйттем һәм моны аңа аңлатырга тырыштым, ләкин ул мине тыңламады». Ә Мартин болай дип искә төшерә: «Талашканда без инде бергә яши алмабыз, һәм мин никахыбызны саклап кала алмадым дип уйладым».

Мартин хатыны аны хөрмәт итәр, ә Мария ире аны аңлар дип өметләнгән. Ләкин берсенең дә өмете акланмаган.

Алар үз авырлыкларын ничек чишкән? Мартин болай ди: «Ачуым басылгач, без икәүләшеп безгә Изге Язмаларның акыллы киңәшләрен кулланырга, бер-беребезгә карата игелекле булырга һәм хөрмәт күрсәтергә кирәк икәне турында сөйләштек. Еллар узу белән без күп нәрсәгә өйрәндек. Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылсак һәм Изге Язмалардагы киңәшләрне куллансак, без һәркайсы проблеманы, ул ничә генә тапкыр тумасын, чишә алабыз» (Ишагыйя 48:17, 18; Эфеслеләргә 4:31, 32).

3

СӘБӘП:

«Тормыш иптәшем үз бурычларын үтәми».

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП:

«Безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш» (РИМЛЫЛАРГА 14:12).

Гаиләдәге бер кеше генә, ир я хатын гына, тырышлык куйса, никах әле бәхетле булмаячак. Ләкин икесе дә үз бурычларын үтәмәсә һәм бер-берсен гаепләсә, гаиләдәге мөнәсәбәтләр тагы да начарая барырга мөмкин.

Тормыш иптәшегез нәрсә эшләргә тиеш икәне турында гына уйласагыз һәм аның үз бурычларын үтәмәве белән үзегезне акласагыз, сез үзегезне газапларга дучар итәргә мөмкин. Икенче яктан, сез яхшы ир я яхшы хатын булырга тырышсагыз, сезнең никахыгыз бәхетлерәк булачак (1 Петер 3:1—3). Иң мөһиме шул: тырышлыклар куеп, сез Аллаһыга үзегезнең никахны хөрмәт иткәнегезне күрсәтәсез һәм аңа күп шатлык китерәсез (1 Петер 2:19).

Кайберәүләр Римлыларга 14:12 дәге принципны ничек кулланган? Кореядагы бер гаиләгә игътибар итик. Ким исемле хатын үз ире белән инде 38 ел бергә яши. Ул болай ди: «Кайвакыт иремнең миңа ачуым чыга, һәм ул минем белән сөйләшми, ә мин аның ни өчен алай эшләгәнен аңлап бетермим. Моның аркасында мин аның мәхәббәте суынган дип уйлый башлыйм. Вакыт-вакыт мин: „Ул мине аңларга теләмәсә, ни өчен мин аны аңларга тиешмен?“ — дип уйлыйм».

Ким үз ире турында ул үзен гаделсез тота һәм үзен башкарак тотарга тиеш дип уйламый. Ул шул ситуациягә башкарак карый. Ким болай ди: «Озак үпкәләп йөрер урынына мин үзем беренче булып татулашырга тырышам. Вакыт узу белән без икебез дә тынычланабыз һәм проблемабыз турында тыныч кына сөйләшәбез» (Ягъкуб 3:18).

4

СӘБӘП:

«Хатыным миңа буйсынмый».

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП:

«Һәр ирнең Башы — Мәсих» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 11:3).

Берәр ир хатыны аңа буйсынмый дип уйласа, башта үзенең үз Башына, Гайсә Мәсихкә, буйсынамы-юкмы икәнен тикшерергә тиеш. Ә ир кеше аңа үз буйсынуын ничек күрсәтә ала? Гайсәдән үрнәк алып.

Рәсүл Паул болай дип язган: «Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз» (Эфеслеләргә 5:25). Гайсә үз шәкертләре өстеннән «хакимлек итмәгән» (Марк 10:42—44). Ул аларга ачык күрсәтмәләр биргән һәм кирәк булганда аларны төзәткән. Ләкин ул алар белән үзен каты тотмаган. Киресенчә, ул үз шәкертләренә карата игелекле булган һәм аларның чикле мөмкинлекләрен исәпкә алган (Маттай 11:29, 30; Марк 6:30, 31; 14:37, 38). Ул иң элек башкалар хакында уйлаган (Маттай 20:25—28).

Ир кешегә үзенә мондый сораулар бирергә кирәк: «Гаиләдәге башчылыкка һәм хатыннарга мөнәсәбәтем нинди? Моңа нәрсә тәэсир итә? Гореф-гадәтләрме я Изге Язмалардагы киңәшләр һәм мисаллармы?» Мәсәлән, үз ире белән риза булмаган һәм үз фикерләрен ачык, ләкин хөрмәт күрсәтеп белдергән хатын турында сез нәрсә әйтер идегез? Изге Язмаларда Сараның үрнәге китерелә: ул үз иренә буйсынучан булган (1 Петер 3:1, 6). Ләкин ул шул ук вакыт, кирәк булганда, мәсәлән Ибраһим үз гаиләсенә куркыныч китерергә мөмкин нәрсәләрне күрмәгәндә, үз иренә фикерләрен тартынмыйча сөйләп биргән (Яратылыш 16:5; 21:9—12).

Әлбәттә, Ибраһим үз хатынына бер сүз дә әйтергә бирмичә, үзен аның белән каты тотмаган. Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланган ир дә үз хатыныннан үзенең һәркайсы капризын үтәвен таләп итмәячәк. Ул, гаиләнең башы буларак, үз хатыны белән назлы һәм кайгыртучан булачак, ә бу хатынының аны хөрмәт итә башлавына китерәчәк.

Кайберәүләр 1 Көринтлеләргә 11:3 тәге принципны ничек кулланган? Джеймс Англиядә яши. Ул 8 ел элек өйләнгән. Джеймс болай ди: «Мин берәр җитди карар кабул итәр алдыннан хатыным белән киңәшләшергә өйрәндем. Мин үзем турында гына түгел, ә иң элек аның турында уйлыйм».

Кушма Штатларда яшәүче Джордж 59 ел элек өйләнгән. Ул болай ди: «Мин хатыныма ихтыярсыз кешегә кебек түгел, ә акыллы һәм сәләтле дустыма кебек карарга өйрәндем» (Гыйбрәтле сүзләр 31:10).

5

СӘБӘП:

«Ирем, гаилә башы буларак, үз ролен үтәми».

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП:

«Акыллы хатын үзенең өен җыеп тотар, ә акылсыз хатын аны үз куллары белән җимерер» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 14:1).

Ирегез, карарлар кабул итәр өчен я гаиләдәге эшләрне башкарыр өчен, бернәрсә дә эшләргә тырышмаса, сезнең кимендә өч вариантыгыз бар. (1) Аңа хаталары турында әйтеп торырга, (2) барысын да үз кулыгызга алып, гаиләгә үзегезгә баш булып китәргә я (3) аны һәрбер тырышлыклары өчен чын күңелдән мактарга. Беренче я икенче вариантны сайласагыз, сез гаиләгезне үз кулларыгыз белән җимерәчәксез. Өченче вариантны сайлап, сез никахыгызны ныгытачаксыз.

Кайбер ирләр хөрмәт итү яратудан күпкә мөһимрәк дип саный. Сез ирегезнең гаиләнең башы буларак башкарган эшләрен кадерләсәгез һәм тырышлыклары гаиләгезгә файда китерә икәнен күрсәтсәгез, ирегез сезнең аны хөрмәт итүегезне күрәчәк һәм, бәлки, инициативаны үз кулына ала башлаячак. Әлбәттә, сез вакыт-вакыт ирегез белән риза булмаска да мөмкин. Шул вакытта бәхәсле сораулар турында бергәләп сөйләшсәгез, яхшырак булыр (Гыйбрәтле сүзләр 18:13). Сүзләрегез һәм интонациягез никахыгызны я җимерергә, я ныгытырга мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 21:9; 27:15). Ирегез белән сөйләшкәндә, хөрмәтле булыгыз. Шулай итеп сез үз теләгәнегезгә ирешәчәксез: ирегез гаилә башы буларак үз ролен теләп үтәячәк.

Кайберәүләр Гыйбрәтле сүзләр 14:1 дәге принципны ничек кулланган? Мишель Кушма Штатларда яши. Ул 30 ел элек кияүгә чыккан. Мишель болай ди: «Әниебез мине сеңелләрем белән берүзе үстергәнгә нык ихтыярлы һәм бәйсез хатын-кыз иде. Мин дә шундый кешегә әйләндем. Шуңа күрә миңа, иремә тыңлаучан булыр өчен, күп тырышлыклар куярга туры килә. Мәсәлән, мин берәр карарга килер алдыннан ирем белән киңәшләшергә тырышам».

Австралиядә яшәүче һәм Маркка 21 ел элек кияүгә чыккан Рейчелга да әти-әниләренең тәрбиясе йогынты ясады. Ул болай дип сөйли: «Минем әнием әтиемне һичкайчан тыңламады. Бәхәсләр белән хөрмәтсезлек гаиләбездә гадәти хәл иде. Кияүгә чыккач, мин үземне башта әнием кебек тоткан идем. Әмма вакыт узу белән мин хөрмәт күрсәтү турында Изге Язмалардагы киңәшнең файдалы икәнен аңладым. Хәзер без Марк белән бәхетлерәк яшибез».

6

СӘБӘП:

«Аның характеры ачуымны чыгара».

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП:

«Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез» (КӨЛЕССӘЙЛЕЛӘРГӘ 3:13).

Үз тормыш иптәшегез белән якынрак таныша башлаганда, сез булачак иптәшегезнең кимчелекләрен күрмичә аның яхшы сыйфатларына гына игътибар иткәнсездер. Ни өчен хәзер дә шулай эш итмәскә? Һичшиксез, сезнең иптәшегездән зарланыр өчен сәбәпләрегез бардыр. Әмма үзегезгә мондый сорау бирегез: «Мин иптәшемнең нинди сыйфатларына — яхшыларынамы я начарларынамы — игътибар итәргә телим?»

Гайсә бер ачык мисал китереп, безгә башкаларның кимчелекләренә игътибар итмәскә кирәк икәнен күрсәткән: «Ничек син туганың күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?» (Маттай 7:3). Чүп бөртеге бүрәнәгә караганда күпкә кечерәк! Шуңа күрә Гайсә: «Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, аннары инде күзләрең ачык күрер һәм туганыңның күзендәге чүпне ала алырсың»,— дигән (Маттай 7:5).

Бу мисалны китерер алдыннан, Гайсә үз тыңлаучыларын кисәткән: «Берәүне дә хөкем итмәгез, сезне дә Аллаһы хөкем итмәс. Чөнки нинди хөкем белән хөкем итсәгез, сез дә шундый хөкем белән хөкем ителерсез» (Маттай 7:1, 2). Сез Аллаһының үз кимчелекләрегезгә, ягъни күзегездәге бүрәнәгә, игътибар итмәвен теләсәгез, сезгә дә тормыш иптәшегезнең хаталарын кичерергә кирәк (Маттай 6:14, 15).

Кайберәүләр Көлессәйлеләргә 3:13 тәге принципны ничек кулланган? Дженни Англиядә яши. Ул 9 ел элек Саймонга кияүгә чыккан. Дженни болай ди: «Ирем эшләрне алдан планлаштыра алмый һәм эшләрне озакка суза. Бу минем ачуымны чыгара. Иң кызыгы, без аның белән йөри башлаганда, миңа аның иң соңгы моментта берәр кызык нәрсә уйлап чыгаруы шулкадәр ошый иде. Хәзер мин үземнең дә кимчелекләрем бар икәнен таныйм: мәсәлән, мин башкаларга алар нәрсә эшләргә һәм ничек уйларга тиеш икәнен әйтеп торырга яратам. Хәзер без Саймон белән бер-беребезнең кечкенә кимчелекләребезгә игътибар итмәскә тырышабыз».

Өстә искә алынган Мишельның ире Керт болай ди: «Иптәшегезнең начар сыйфатларына игътибар иткән саен, аның кимчелекләре „зурая“ барачак. Шуңа күрә мин беренче чиратта Мишельның миңа йөри башлау белән ошап киткән сыйфатларына игътибар итәргә тырышам».

Гаилә бәхетенең сере

Без карап чыккан мисаллар шуны күрсәтә: авырлыксыз никах юк, әмма бу авырлыкларны чишеп була. Ә гаилә бәхетле булсын өчен нәрсә эшләргә? Аллаһыга карата ярату үстерегез һәм аның Сүзендә, Изге Язмаларда, язылган киңәшләрне кулланыгыз.

Нигериядәге бер пар, Алекс белән Итохан, инде 20 елдан артык бергә бәхетле яши. Алекс болай ди: «Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланып, гаиләдәге бар авырлыкларны хәл итеп була». Аның хатыны болай дип сөйли: «Без һәрвакыт бергә дога кылырга һәм Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланырга, мәсәлән бер-беребезне ихлас күңелдән яратырга һәм бер-беребезгә карата сабырлы булырга тырышабыз. Шуңа күрә хәзер безнең проблемаларыбыз әзрәк».

Сез Аллаһы Сүзендәге киңәшләр никахыгызны ничек бәхетлерәк итә ала икәне турында күбрәк белергә телисезме? Теләсәгез, Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез. Алар сезнең белән «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» * китабының 14 нче бүлеген карап чыга ала.

[Искәрмәләр]

^ 10 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 63 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[4 биттәге иллюстрация]

Без бер-беребез белән аралашыр өчен вакыт бүлеп куябызмы?

[5 биттәге иллюстрация]

Мин үземә түгел, ә тормыш иптәшемә файда эзлимме?

[6 биттәге иллюстрация]

Мин иптәшем белән татулашыр өчен беренче булып адым ясыйммы?

[7 биттәге иллюстрация]

Берәр карар кабул итәр алдыннан мин хатыным белән киңәшләшәмме?

[9 биттәге иллюстрация]

Мин иптәшемнең яхшы сыйфатларына игътибар итәмме?