Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

СҮГЕНГӘН, күп эчкән һәм наркотиклар кулланган официантка үз тормышын ничек үзгәрткән? Ни өчен динне ошатып бетермәгән элеккеге политик үз тормышын Аллаһыга багышларга булган? Россиядәге кул сугышы инструкторына Йәһвә Шаһите булыр өчен нинди авырлыклар чишәргә туры килгән? Бу сорауларга алар үзләре җавап бирә.

«Хәзер мин әнием белән тату яшим» (НАТАЛИ ХАМ).

ТУУ ЕЛЫ: 1965

ТУГАН ИЛЕ: АВСТРАЛИЯ

ҮТКӘНДӘ: НАРКОТИКЛАР КУЛЛАНУЧЫ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Көньяк Австралиядә, Роб исемле кечкенә балыкчылар шәһәрендә, туып үстем. Гадәттә, мондый шәһәрләрдә яшәүчеләр бер кунакханәдә күп вакыт үткәрә. Шуңа күрә балалар сүгенү сүзләр ишетеп һәм ата-аналарының исерткеч эчемлекләр эчкәннәрен һәм тәмәке тартканнарын күреп үсә.

12 яшемә мин инде тәмәке тарта идем, сүгенә идем һәм әнием белән һәрвакыт талаша идем. Миңа 15 яшь тугач, әти-әнием аерылышты, ә бер ел ярым үткәннән соң, мин өйдән киттем. Мин күп кенә эчтем, наркотиклар кулландым һәм әхлаксыз тормыш алып бардым. Тормышым мәгънәсез иде, һәм мин усалландым. Биш ел дәвамында мин көрәшкә өйрәндем һәм хатыннар өчен үз-үзен яклау курсларын бетердем. Мин үз-үземне якларга өйрәндем. Шулай да аулакта калган чакларымда мин күңелсезлеккә бирелә идем һәм Аллаһыга ярдәм сорап дога кыла идем. «Чиркәүгә генә мине барырга кыстама»,— дия идем мин Ходайга.

Аннан соң Аллаһыга ышанган, ләкин бернинди чиркәүгә йөрмәгән бер дустым миңа Изге Язмаларны бирде. Башка дусларым кебек ул да наркотиклар куллана иде. Шулай да ул үзен Аллаһыга ышанучы кеше итеп санады һәм мине суга чумдырылырга этәрде. Ул мине бер күлгә алып килеп суга чумдырды. Шул вакыттан бирле мин үземнең Аллаһы белән махсус мөнәсәбәтләрем бар дип саный идем. Әмма Изге Язмаларны укыр өчен вакытым юк иде.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. 1988 елда ишегемә ике Йәһвә Шаһите шакыды. Аларның берсе миннән: «Аллаһы исемен беләсезме?» — дип сорады. Ул Изге Язмалардан Мәдхия 82:19 ны укыды. Анда болай дип әйтелә: «Синең исемең, Ходай [Йәһвә, ЯД], бөтен җиргә Аллаһы Тәгалә бер Син генә икәнне аңласыннар». Мин шаккатым! Алар китү белән, мин 56 км ераклыктагы христианнар китаплары сатыла торган кибеткә чыгып киттем һәм анда бу исемне Изге Язмаларның башка тәрҗемәләрендә, шулай ук сүзлектә карадым. Аллаһы исеме Йәһвә икәненә инанып, мин үземнең аз белгәнемне аңладым.

Әнием Йәһвә Шаһитләрен сәер кешеләр дип атый иде. Шуңа күрә бала чактан ук мин аларны иске карашлы һәм күңел ача алмаучы кешеләр дип саный идем. Алар мин өйдә юк дип уйласыннар өчен, мин башта ишекне ачмаска теләдем. Ләкин аларның килүләренә вакыт килеп җиткәч, мин башкача эш итәргә булдым. Мин аларны өемә чакырдым, һәм алар минем белән Изге Язмалар өйрәнүен башлады.

Һәрбер очрашуыбыздан соң мин яраткан кешем Крейг белән белгәннәремне уртаклаша идем. Мин аны шулкадәр туйдырып бетердем ки, ул хәтта кулымнан китабымны тартып алып укый башлады. Өч атнадан соң ул үзенең Аллаһы турында хакыйкать тапканын аңлады. Без Крейг белән наркотиклар кулланмый башладык һәм эчүебезне ташладык. Мин официантка эшен калдырдым, һәм Изге Язмаларның таләбен үтәп, без Крейг белән өйләндек.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлар алдыннан, без Крейг белән аерылу турында уйлый идек. Хәзер Крейг яхшы ир, һәм без ике сөйкемле бала үстерәбез. Шулай ук без дини карашларыбызны уртаклашкан дуслар таптык.

Әнием Йәһвә Шаһитләре белән аралашканымны белгәч, башта ярсый иде. Әмма ул алар турында дөресен белми иде, шуңа күрә борчыла иде. Хәзер мин әнием белән тату яшим. Күңелемне бүтән инде бушлык хисе биләми. Киресенчә, тормышым мәгънәле, һәм мин үземнең Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләрем бар дип әйтә алам (Маттай 5:3).

«Изге Язмалардан мин күп кызык нәрсә турында белдем» (ИЗАКАЛА ПАЕНИУ).

ТУУ ЕЛЫ: 1939

ТУГАН ИЛЕ: ТУВАЛУ

ҮТКӘНДӘ: ПОЛИТИК

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Тын океанның матур бер утравында, Нукулаэлаэда (хәзер Тувалу иленең бер округы) тудым. Шул утрауларда пасторлар өстенлек итә иде. Алар Самоадагы колледжта дини белем алганнар иде. Утрауда яшәүче кешеләр көн саен пасторларны гаиләләре белән ашатырга, аларга яшәү урынын табарга, яисә башка сүзләр белән әйткәндә, үзләрендә булган иң яхшысын бирергә тиеш иде. Утраудагы кешеләрнең ризыклары хәтта үз гаиләләре өчен җитмәсә дә, алар пасторларны ашатырга тиеш иде.

Утравыбыздагы бер пастор авылдагы мәктәптә дингә өйрәтә иде, математика һәм вакыт-вакыт география укыта иде. Пастор кайвакыт укучыларны каннары акканчы кыйный иде, ләкин аңа беркем дә, хәтта укучыларның ата-аналары да, бер сүз дә әйтми иде. Пасторны Аллаһыны кебек хөрмәт иттеләр.

10 яшемдә мин өйдән киттем һәм башка утраудагы урта мәктәптә укый башладым. Мәктәпне тәмамлагач, дәүләт хезмәтендә эшли башладым. Ул вакытта Тувалу Гилберт белән Эллис утраулары дип аталган бер Англия колониясенең өлеше иде. Башта — төрле дәүләт учреждениеләрдә, ә соңыннан атналык дәүләт информацион бюллетень редакторы булып эшләдем. Бер укучының хаты бастырылганга кадәр барысы да шома бара иде. Бу хатта Уэльс принцының килүенә күп акча киткәне хөкем ителде. Хатны язган кеше үзенә уйдырма исем алды, ә начальнигым аның чынбарлыктагы исемен әйтүемне теләде. Мин аңа буйсынмадым, һәм безнең арабыздагы каршылык турында барысына да билгеле булды.

Озакламый мин дәүләт хезмәтен калдырдым һәм политикада катнаша башладым. Нукулаэлаэда мин сайлауларда җиңдем, һәм мине сәүдә һәм табигый байлыклар министры итеп билгеләделәр. Вакыт узу белән Кирибати (элеккеге Гилберт) һәм Тувалу (элеккеге Эллис) утраулары Британиядән бәйсез булып китте, һәм губернатор миңа Тувалу администрациясенең җитәкчесе булырга тәкъдим итте. Әмма минем колониаль хакимият эше белән шөгыльләнәсем килми иде. Шуңа күрә мин аның тәкъдимен кире кактым, һәм аңардан ярдәм сорамыйча министр урынына үз кандидатурымны куйдым. Мине сайламадылар, һәм без хатыным белән утрауларга кире кайтып авыл кешесе булып яши башладык.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Утрауларда, гадәттәгечә, якшәмбе көннәрендә Шимбә тоттылар, һәм бу көнне изге дип санадылар. Ә мин алай дип санамадым, һәм бу көнне көймәдә йөреп, балык тотып үткәрдем. Үземне диндар кеше дип атауларын теләми идем. Шуңа күрә әтием мин аның һәм башкаларның ышанычын акламадым диде. Шулай да минем чиркәү йогынтысына биреләсем килми иде.

Бер вакыт, мин Тувалу башкаласы урнашкан Фунафути утравында булганда, энекәшем мине Йәһвә Шаһитләренең бер очрашуына чакырды. Соңрак миссионер булып хезмәт иткән бер Йәһвә Шаһите миңа «Күзәтү манарасы» белән «Уяныгыз!» дигән күп журналлар бирде. Ул шулай ук миңа бер китап тапшырды. Бу китапта христианнар чиркәүләренең күп тәгълиматлары мәҗүсиләр йолаларына бәйле икәне күрсәтелә иде. Мин аны берничә кат укып чыктым. Изге Язмалардан мин күп кызык нәрсә турында белдем. Мәсәлән, анда мәсихчеләргә Шимбә көнен тотарга кирәк дип әйтелми *. Мин белгәннәремне хатыныма сөйләдем, һәм ул шунда ук чиркәүгә йөрүен ташлады.

Әмма мин үземә дингә кагылмаска дигән вәгъдә биргән идем. Ике ел чамасы үтсә дә, мин белгәннәремне оныта алмадым. Ахыр чиктә мин Фунафутидә яшәгән миссионерга хатта үземнең үзгәрергә әзер булуым турында яздым. Озакламый ул минем янга килде һәм миңа Изге Язмаларны яхшырак белергә ярдәм итте. Әтием, Йәһвә Шаһите буласым килгәнен белгәч, ярсып китте. Ләкин мин аңа үземнең бу карарга килер алдыннан Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнеп җитәрлек белем алганымны әйттем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Мин — 1986 елда, ә хатыным бер елдан соң суга чумдырылу үтте. Безнең ике кызыбыз да Изге Язмаларны өйрәнде һәм суга чумдырылу үтәргә булды.

Йәһвә Шаһитләре беренче гасырдагы имандашлары кебек кешеләрне өстенлек итүче дини башлыкларга һәм гади кешеләргә бүлми. Андый рухи халык арасында булу миңа шатлык китерә (Маттай 23:8—12). Бу халык басынкылык күрсәтеп Гайсәдән үрнәк ала һәм башкаларга Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьли (Маттай 4:17). Йәһвә Аллаһыга аның турында һәм аның хезмәтчеләре турында хакыйкать белә алганым өчен мең рәхмәт әйтәсем килә!

«Йәһвә Шаһитләре миңа басым ясамады» (АЛЕКСАНДР СОСКОВ).

ТУУ ЕЛЫ: 1971

ТУГАН ИЛЕ: РОССИЯ

ҮТКӘНДӘ: КУЛ СУГЫШЫ ИНСТРУКТОРЫ

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Мәскәүдә, ул вакытта Советлар Союзының башкаласында тудым. Гаиләбез күпкатлы йортта яшәде, һәм күршеләребезнең күбесе берүк заводта эшли иде. Аларның минем турында ул тик кенә утыра белмәгән бала дип сөйләгәннәре һәм ул үз үлеме белән үлмәячәк я гомерен төрмәдә утырып уздырачак алдан әйткәннәре әле дә булса хәтеремдә. Чыннан да, мин инде 10 яшемдә милициядә учетта тора идем.

18 яшь тулгач, мине армиягә чакырдылар, һәм мин чик сакчысы булып хезмәт итә башладым. Ике елдан соң өйгә кайтып заводка урнаштым, әмма тиздән эшемнән киттем һәм ОМОНга эшкә кердем. Анда мин кул сугышы инструкторы булып эшли башладым. Мин Мәскәүдә яхшы коралланган бандитларны кулга ала идем һәм Россиядәге иң явыз бәрелешләрдә катнаша идем. Ул чакта нервларым бозылып бетте. Кайвакыт өйгә кайтканда, безгә хатыным белән аерым йокларга туры килә иде, чөнки мин аңа йоклаганда сугармын дип курка идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнгәндә, мин шуны аңладым: тормышым бәрелешләрдә катнашканга Изге Язмалардагы нормаларга туры килми, шулай ук мин тәмәке тарта идем һәм чиктән тыш күп эчә идем. Андый гадәтләрне ташларга кирәк иде. Шулай да мин үз эшемне калдырып булмас дип уйлый идем, чөнки мин бу эштән тыш башка бер нәрсә эшли белми идем, ә гаиләмне ашатырга кирәк иде. Өстәвенә, мин беркайчан да Йәһвә Шаһитләре кебек вәгазьли алмасмын дип уйлый идем.

Вакыт узу белән мин Изге Язмаларда язылганнар хакыйкать икәненә инандым. Мине Йәзәкил 18:21, 22 дәге сүзләр юата иде: «Явыз кеше үзенең бөтен гөнаһларын калдырса... [...] Ул кылган гөнаһларның берсе дә аның исенә төшерелмәячәк».

Йәһвә Шаһитләре миңа басым ясамады, алар миңа белгәннәрем турында уйланырга ярдәм иттеләр. Бу миңа ошый иде. Мин алардан якынча 40 журнал алып өч атна эчендә укып чыктым. Укыганнарым миңа хак дин тапканымны аңларга ярдәм итте.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Изге Язмаларны өйрәнә башлар алдыннан без хатыным белән аерылу турында уйлый идек. Хәзер безнең арабыздагы мөнәсәбәтләр яхшырды. Хатыным да Изге Язмаларны өйрәнә башлады, һәм без Йәһвәгә бергә хезмәт итә башладык. Хәзер гаилә тормышыбыз күпкә бәхетлерәк. Шулай ук мин Изге Язмаларның нормаларына каршы килмәгән эш таптым.

Беренче тапкыр өйдән-өйгә вәгазьләгәндә, нервларым бәрелешләр вакытында кебек какшый иде. Хәзер мине берәрсе юри ярсытса да, мин үземнең тыныч калуымда шикләнмим. Вакыт узу белән мин кешеләр белән сабырлы булырга өйрәндем. Үземнең озак вакыт бушка яшәгәнемне кызгансам да, хәзер тормышым мәгънәле икәнен беләм. Йәһвәгә хезмәт итеп һәм башкаларга ярдәм итеп, мин бар көчемнән килгәнне эшлим, ә бу миңа шатлык китерә.

[Искәрмә]

^ 24 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, 2010 ел, «Күзәтү манарасы»ның (рус) 1 февраль саны, 11—15 нче битләрендәге «Шимбә көнен тотарга кирәкме?» дигән мәкаләне карагыз.