Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшы сүз белән мине искә ал, Аллаһым!

Яхшы сүз белән мине искә ал, Аллаһым!

Аллаһыны яхшырак белегез

Яхшы сүз белән мине искә ал, Аллаһым!

«ЙӘҺВӘ мине яхшы белсә дә, мине беркайчан да яратмаячак һәм хупламаячак»,— дип уйлаган бер тугры мәсихче хатын-кыз. Ул үзен кирәксез итеп хис иткән. Ә сезнең мондый хисләрне кичергәнегез бармы? Сезнең: «Аллаһы миңа игътибар итмәячәк һәм мине хупламаячак»,— дип уйлаганыгыз бармы? Алай булса, сезгә Изге Язмалардагы Нихами 13:31 дәге сүзләр көч өстәячәк.

Безнең эрага кадәр 5 нче гасырда яшәгән еврейләрнең идарәче, Нихами, Аллаһыга яраклы булыр өчен бар көчен куйган. Дошманнарның каршы чыгуына карамастан аның җитәкчелегендә Иерусалим стеналары торгызылган. Ул Аллаһы канунның үтәлешен күзәткән, боеккан кешеләр турында кайгырткан һәм үз имандашларның иманнарын ныгытырга тырышкан. Аллаһы бу тугры ир-кешенең яхшы эшләрен күргәнме? Нихами Йәһвә хуплавын тапканмы? Бу сорауларга җавапны без Нихами исемен йөрткән китапның йомгаклау сүзләреннән белербез.

«Яхшы [сүз] белән мине искә ал, Аллаһым!» — дип дога кылган Нихами *. Аны: «Аллаһы яхшы эшләремне күрәчәкме һәм минем турында онытмаячакмы?» — дигән сорау борчыганмы? Юк, борчымаган. Әлбәттә, Нихами Изге Язмаларның аңа кадәр язылган китапларыннан шуны белгән: Йәһвә үз тугры хезмәтчеләре белән тирән кызыксына һәм аларның яхшы эшләрен күрә (Чыгыш 32:32, 33; Мәдхия 55:9). Алайса, ул нәрсә турында үтенгән? Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, еврей теленнән тәрҗемә ителгән «искә ал» дигән сүз «күңелгә хуш килү һәм истәлекләр белән бер үк вакытта булган вакыйгалар» дигәнне аңлата. Доганың көченә ышанып, Нихами Аллаһыдан аны искә алсын дип һәм аны фатихаласын дип сораган (Нихами 2:4).

Йәһвә Нихаминың догасына җавап биргәнме? Өлешчә ул моны эшләгән. Ничек итеп? Аның догасы Изге Язмаларга кертелгән. Шулай итеп Йәһвә Нихамины яхшы сүз белән искә ала икәнен күрсәткән. Ләкин догалар Ишетүче Нихаминың эчкерсез үтенеченә җавап бирер өчен тагын да күбрәк эшләячәк (Мәдхия 64:3).

Аллаһы Нихамины аның хак гыйбадәт кылу хакына бар эшләгәннәре өчен бүләкләячәк (Еврейләргә 11:6). Үзенең киләчәк гадел яңа дөньясында Йәһвә Нихамины фатихалаячак — ул терелтелгән булачак (2 Петер 3:13; Ачылыш 21:3, 4) *. Җирдәге оҗмахта яшәгәндә, Нихами Йәһвәнең аны чыннан да яхшы сүз белән искә алганын күрәчәк.

Нихаминың догасы Давыт патшаның сүзләре дөрес икәнен исбатлый: «Әй Ходай, Син шул гаделгә фатиха бирәсең; калкан белән каплаган күк, аны Үз ризалыгың белән саклыйсың» (Мәдхия 5:13). Әйе, без Аллаһыга чын күңелдән яраклы булырга тырышсак, ул безнең тырышлыкларыбызны күрәчәк һәм кадерләячәк. Аллаһыга хезмәт итәр өчен бар көчегезне куйсагыз, ул сезне дә яхшы сүз белән искә алачак һәм мул итеп фатихалаячак. Моңа бер дә шикләнмәгез.

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Нихами Аллаһыга дүрт тапкыр дога кылып аңардан үзенең иман эшләре өчен фатихаланган булуын сораган. Бу мәкаләдә каралган дога — Изге Язмаларда, Нихами китабында язылган догаларның соңгысы (Нихами 5:19; 13:14, 22, 31).

^ 5 абз. Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләре өчен нәрсә ниятләгән икәне турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» китабының 3 нче һәм 7 нче бүлекләрен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.