Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бу тырышлыкларга лаек!

Бу тырышлыкларга лаек!

Бу тырышлыкларга лаек!

АТА-АНАЛАР үз балаларын «Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтергә һәм тәрбияләргә» теләсә, аларга гаилә белән гыйбадәт кылуны һәм Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә кирәк (Эфес. 6:4). Әмма сез, ата-аналар буларак, шуны беләсез: балалар өйрәнү вакытында кызыксынуны бик тиз югалтырга мөмкин. Алар игътибарлы булсын өчен, нәрсә эшләп була? Кайбер ата-аналарының мисалларын карап чыгыйк.

«Балаларыбыз кечкенә булганда,— дип сөйли Калифорниядәге (АКШ) Джордж исемле бер ата,— без хатыным белән гаиләдәге Изге Язмалар өйрәнүе кызыклы үтсен өчен, күп көч куйган идек. Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяне укыганда, без кайвакыт берәр өзекнең костюмлы сәхнәләштерүен үткәргән идек. Без хәтта реквизит ясадык: мәсәлән, кылычлар, скипетрлар, кәрзиннәр һәм башка әйберләр. Без шулай ук Изге Язмаларга нигезләнгән уеннар уйнаган идек, мәсәлән, «Мин кем икәнен белеп алыгыз» һәм хәтта катлаулылык буенча төрле булган сораулар белән уен уйлап чыгардык. Безнең шулай ук төрле проектларыбыз булды: Нух көймәсенең макетын төзү я Изге Язмаларның тарихын күрсәтүче вакыт шкаласын сызу. Кайвакыт без Изге Язмалардагы персонажларны я хикәяләрне тасвирлар өчен рәсем ясый идек. Хәзер без Эфеслеләргә 6:11—17 дә әйтелгән рухи коралларның рәсемен ясарга планлаштырабыз, ә аннары безнең һәрберебез бу коралларның берәр өлеше нәрсә күрсәтә икәнен аңлатыр. Андый ысуллар безгә гаилә өйрәнүен кызыклы итәргә ярдәм итә».

Мичиган штатында (АКШ) яшәүче Деби исемле бер ана болай дип сөйли: «Кызыбызга якынча өч яшь булганда, безгә ирем белән аның игътибарын өйрәнгән темага җәлеп итү бик авыр булды. Шуңа күрә бер тапкыр Исхак белән Рәбика турында Изге Язмалардагы хикәяне укыганда, мин ике курчак ярдәмендә бер сәхнәләштерү үткәрдем. Кызым авызын ачып карап торды! Берничә ай бу курчаклар Изге Язмалардагы төрле персонажларның ролен үтәгән иде. Берәр өзекне укыгач, кызыбыз аны сәхнәләштерер өчен өебездә уенчыклар белән башка әйберләрне эзләгән иде. Бу хәзинәләр эзләү кебек булган иде! Аяк киеме өчен тартма һәм кызыл тасма Рәхәбнең өенә һәм ал бауга әйләнде. Йомшак уенчык — бер метр ярым елан — себеркегә уралган Саннар 21:4—9 дагы бакыр еланга әверелде. Без бу реквизитны зур брезент сумкасында саклаган идек. Кызыбыз кунак бүлмәсендә утырып, үз „Изге Язмалардагы хикәяләрнең сумкасын“ актарырга яратты. Без моңа шатланган идек. Ә ул Изге Язмалардагы хикәяләрне сәхнәләштергәндә, без үзебезне бәхетле итеп сизгән идек!»

Балаларны тәрбияләү җиңел түгел. Аларда Йәһвәгә хезмәт итү теләген үстерер өчен, атна саен үткәрелә торган өйрәнүләр генә җитми. Шулай да гаилә белән гыйбадәт кылуы һәм Изге Язмалар өйрәнүе рухи өйрәтүнең нигезе. Чыннан да, балаларны өйрәтер өчен тырышлыклар куярга кирәк.