Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак»

«Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак»

«Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак»

ШАУЛ борынгы Исраилнең беренче патшасы булган. Ул, хак Аллаһы тарафыннан сайланган булса да, ахыр чиктә тыңламаучан булып киткән.

Шаул нинди яраксыз эшләр эшләгән? Ул Аллаһыга тыңлаучан булып кала алганмы? Аның мисалыннан нинди сабак алып була?

Йәһвә патша сайлый

Шаул патша булып киткәнче, Шамуил пәйгамбәр Аллаһының Исраилдәге вәкиле булып хезмәт иткән. Ләкин Шамуил картайган, ә аның уллары Аллаһыга тугры булмаган. Шул ук вакытта Исраил халкына дошманнары янаган. Исраилнең өлкәннәре Шамуилдан үз өсләреннән үзләрен хөкем итә алган һәм сугышка алып бара алган патшаны билгеләргә сорагач, Йәһвә аңа Шаулны җитәкче итеп майларга кушкан һәм аның турында: «Ул минем халкымны филистиләр кулыннан коткарачак»,— дип әйткән (1 Пат. 8:4—7, 20; 9:16).

Шаул «яшь һәм матур» булган. Әмма иң мөһиме, аның матур сыйфатлары булган. Ул басынкы булган. Мәсәлән, Шаул Шамуилдан болай дип сораган: «Әллә мин Исраил кабиләләренең иң кечесеннән, Биньямин кабиләсеннән түгелме, һәм минем гаиләм Биньямин кабиләсендәге барлык гаиләләр арасында иң кечкенәсе түгелме? Ник син миңа моны әйтәсең?» Шаул, аның атасы, Кис, «бик бай» булса да, үзе һәм үз гаиләсе турында тыйнак кына сөйләгән (1 Пат. 9:1, 2, 21).

Шулай ук Шаулның, Шамуил аны халык алдында Йәһвәнең Исраил өстеннән сайланган патшасы итеп игълан иткәндә, үзен ничек тотканына игътибар итик. Шамуил Шаулны башта алар икесе генә булганда майлаган һәм аңа: «Кулыңнан килгәнне эшлә, чөнки хак Аллаһы синең белән»,— дип әйткән. Аннары пәйгамбәр башкаларга Йәһвәнең сайлаган патшасы турында игълан итәр өчен, халыкны җыйган. Әмма Шаулның патша буласы әйтелгәч, аны эзләп таба алмаганнар. Оялчан Шаул качкан. Йәһвә аның кайда икәнлеген күрсәткән, һәм Шаулны патша итеп игълан иткәннәр (1 Пат. 10:7, 20—24).

Сугыш кырында

Тиздән Шаул аның патша була алачагына, бәлкем, шикләнгән кешеләрнең ялгышканнарын исбатлаган. Исраилнең бер шәһәренә аммонлылар янаганда, «Шаулга Аллаһы рухы тәэсир итә башлаган». Ул тәвәккәл рәвештә халыктан сугышчылар җыйган, аларны оештырган һәм алар белән дошманны җиңгән. Ләкин Шаул: «Бүген Йәһвә Исраилне коткарды»,— диеп, бу җиңү Аллаһыныкы дип әйткән (1 Пат. 11:1—13).

Шаулның яхшы сыйфатлары һәм Аллаһы фатихасы булган. Ул шулай ук Йәһвәнең көчен таныган. Әмма исраиллеләр һәм аларның патшасы алда да уңышлы булсын өчен, аларга бер мөһим шартны үтәргә кирәк булган. Шамуил Исраил халкына болай дип әйткән: «Әгәр сез Йәһвәдән курыксагыз, аңа хезмәт итсәгез һәм аның сүзенә колак салсагыз, әгәр Йәһвәнең кушканнарына каршы килмәсәгез, сезнең Аллаһыгыз Йәһвә сезнең белән һәм сезнең өстеннән идарә итәчәк патша белән булачак». Исраиллеләр, Аллаһыга тугры булсалар, нәрсәгә өметләнә алырлар иде? «Йәһвә үзенең бөек исеме хакына үз халкын калдырмаячак,— дигән Шамуил,— чөнки Йәһвә үз халкы итеп сезне сайларга булды» (1 Пат. 12:14, 22).

Аллаһының хуплавын алыр өчен, тыңлаучанлык кирәк булган, һәм хәзер дә шулай. Йәһвәнең хезмәтчеләре аның кушканнарын тыңлаганда, ул аларны фатихалый. Ләкин алар Йәһвәне тыңламаса, нәрсә булыр?

«Син акылсыз эш иттең»

Шаулның филистиләргә каршы эшләгән бер адымы, аларда кискен каршы җавап уяткан. «Диңгез ярындагы ком бөртекләре кебек» күп булган филистиләр армиясе Шаулга каршы чыккан. «Исраиллеләр бәлагә юлыкканнарын күрде, чөнки халыкны кысрыклыйлар, һәм халык кыя ташлар арасындагы мәгарәләргә һәм тау ярыкларына кереп, җир асты куышлыкларына һәм су чокырларына төшеп, яшеренә башлады» (1 Пат. 13:5, 6). Шаул нәрсә эшләр?

Шамуил Шаулга үзен Гилгәлдә көтәргә кушкан; ул анда корбаннар китерергә җыенган. Шаул көткән, ләкин Шамуил соңлаган, ә Шаулның сугышчылары тарала башлаган. Шуңа күрә Шаул үзе корбаннар китерергә булган. Ул моны эшләгәч тә, Шамуил килгән. Шаулның нәрсә эшләгәнен белгәч, Шамуил аңа болай дигән: «Син акылсыз эш иттең. Син Йәһвә Аллаһыңның үзеңә бирелгән боерыгын үтәмәдең. Әгәр син аны үтәгән булсаң, Йәһвә синең Исраил өстеннән патшалыгыңны гасырлар буена урнаштырыр иде. Әмма хәзер синең патшалык итүең озак булмаячак. Йәһвә үз күңеленә ошаган кешене табачак. Йәһвә аны үзенең халкы өстеннән башлык итеп куячак, чөнки син Йәһвәнең кушканын үтәмәдең» (1 Пат. 10:8; 13:8, 13, 14).

Шаул үз-үзенә чиктән тыш ышанып, Аллаһының боерыгын тыңламаган һәм Шамуилның килүен көтмичә үзе корбаннар китергән һәм шулай итеп аз иманлы булуын күрсәткән. Никадәр Шаулның тәртибе Исраил армиясенең элекке башлыгы Гидеонныкыннан аерылып торган! Йәһвә Гидеонга үз армиясенең санын 32 000 нән 300 кадәр киметергә кушкан, һәм Гидеон шулай эшләгән дә. Ни өчен? Чөнки ул Йәһвәгә иман иткән. Аллаһы ярдәме белән ул 135 000 илбасарны юк иткән (Хак. 7:1—7, 17—22; 8:10). Йәһвә Шаулга да ярдәм итәр иде. Әмма аның тыңламаучанлыгы аркасында филистиләр Исраил халкына һөжүмнәр ясап, аны талаган (1 Пат. 13:17, 18).

Без, авырлыкларга очраганда, ничек карарлар кабул итәбез? Иманнары аз булган кешеләрнең карашыннан Аллаһының принципларын санга сукмау акыллы булып тоелырга мөмкин. Шамуил булмаган чакта Шаул үзенең башкарган эшен акыллы дип уйлагандыр. Әмма Аллаһының хуплавын алырга тәвәккәл булган кешеләр Изге Язмалардагы принциплар буенча эш итүне генә дөрес дип саный.

Йәһвә Шаулны кире кага

Шаул, үз гаскәрләре белән амалыклыларга каршы чыкканда, тагын бер җитди хата эшләгән. Аллаһы Амалык халкын Мисырдан чыккан исраиллеләргә бер сәбәпсез һөҗүм иткәннәре өчен хөкем иткән (Чыг. 17:8; Кан. 25:17, 18). Өстәвенә, амалыклылар хакимнәр заманында Аллаһының сайланган халкын башка халыклар белән бергә кысрыклаганнар (Хак. 3:12, 13; 6:1—3, 33). Шуңа күрә Йәһвә амалыклыларны җавапка тарткан һәм Шаулга аларга чыгарылган хөкемне үтәргә кушкан (1 Пат. 15:1—3).

Аллаһы кушканны тыңлап, үзләрен дошманнарча тоткан амалыклыларны һәм аларның мал-мөлкәтен юк итәр урынына, Шаул аларның патшасын әсир итеп алган һәм аларның иң яхшы малларын саклап калдырган. Шамуил аны моның өчен шелтәләгәч, нәрсә булган? Шаул: «Халык вак һәм эре терлекнең иң яхшыларын, синең Аллаһың Йәһвәгә корбанга китерер өчен, саклап калды»,— диеп, гаепне халыкка сылтаган. Шаул бу хайваннарны чыннан да корбанга китерергә җыенган булса да, ул тыңламаучанлык күрсәткән. Шаул инде үз «күзләре алдында кече булмаган». Шуңа күрә Аллаһы пәйгамбәре Шаулга ул Аллаһыны тыңламаган дип әйткән. Аннары Шамуил болай дигән: «Әллә Йәһвәгә тулаем яндыру корбаннары һәм корбаннар Йәһвә тавышына буйсыну кебек үк шатлык китерәме? Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак... Син Йәһвә сүзен кире какканга, ул да сине, син патшалык итмәсен өчен, кире кага» (1 Пат. 15:15, 17, 22, 23).

Йәһвә Шаулны үзенең изге рухыннан һәм фатихасыннан мәхрүм иткәч, Исраилнең беренче патшасына «начар рух» бик нык тәэсир итә башлаган. Ул Йәһвә соңрак патшалык бирәчәк кешегә, Давытка, шикләнеп карый һәм аңардан көнләшә башлаган. Шаул берничә мәртәбә Давытны үтерергә тырышкан. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Шаул Йәһвәнең Давыт белән булганын аңлагач, Давыт аның дошманы булып киткән. Шаул аны тотарга тырышкан һәм хәтта 85 руханины һәм башкаларны үтерергә кушкан. Һәм Йәһвәнең Шаулны кире какканына гаҗәпләнәсе юк! (1 Пат. 16:14; 18:11, 25, 28, 29; 19:10, 11; 20:32, 33; 22:16—19).

Филистиләр яңадан Исраилгә һөҗүм иткәч, Шаул бушка гына ярдәм эзләп, спиритизмга мөрәҗәгать иткән. Икенче көнне ул сугышта нык яраланган булган һәм үзенә кул салган (1 Пат. 28:4—8; 31:3, 4). Исраилнең беренче патшасы турында Изге Язмаларда болай диелә: «Йәһвәгә тугры булмаганы һәм аның сүзен үтәмәгәне өчен һәм шулай ук рухларны чакыручыга сорау белән мөрәҗәгать иткәне өчен һәм Йәһвәдән сорамаганы өчен Шаул һәлак булды» (1 Елъ. 10:13, 14).

Шаулның начар мисалы ачык итеп шуны күрсәтә: Йәһвәне тыңлау аңа корбаннар китерүдән яхшырак. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Аллаһыны яратуыбызны, Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3). Беркайчан да мондый төп хакыйкатьне онытмыйк: Аллаһы белән мәңгелек дуслык аңа тыңлаучан булуыбызга бәйле.

[21 биттәге иллюстрация]

Башта Шаул басынкы патша булган

[23 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Шамуил Шаулга «тыңлаучанлык корбаннан яхшырак» дигән?