Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бөтен йөрәгегез белән тәкъвалыкны яратыгыз

Бөтен йөрәгегез белән тәкъвалыкны яратыгыз

Бөтен йөрәгегез белән тәкъвалыкны яратыгыз

«Син дөреслекне сөйдең» (МӘД. 44:8).

1. «Дөреслек сукмагыннан» барырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

ЙӘҺВӘ үзенең Сүзе һәм изге рухы аша үз халкын «дөреслек сукмагыннан» алып бара (Мәд. 22:3). Әмма камил булмаганга, без бу сукмактан җиңел генә тайпыла алабыз. Яңадан ул сукмакка басар өчен, тәвәккәл тырышлыклар куярга кирәк. Бу яктан уңышлы булырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк? Без, Гайсә кебек, дөреслекне яратырга тиеш. (Мәдхия 44:8 не укы.)

2. «Дөреслек сукмагы» нәрсә ул?

2 «Дөреслек сукмагы» нәрсә ул? Бу сукмак Йәһвәнең гадел нормаларына нигезләнгән яшәү рәвешен аңлата. Еврей һәм грек телләрендә «дөреслек», ягъни тәкъвалык, дигән сүз әхлакый принципларны төгәл тоту дигән мәгънә йөртә. Йәһвә дөреслек Аллаһысы булганга, аның хезмәтчеләре үзләре барырга тиеш дөрес юлны табар өчен, аңардан җитәкчелек эзли (Ирем. 50:7).

3. Без Аллаһының тәкъвалыгы турында ничек күбрәк белә алабыз?

3 Без бөтен йөрәгебез белән Аллаһының гадел нормаларына туры килергә тырышсак кына, аңа яраклы була алабыз (Кан. 32:4). Моның өчен иң башта Йәһвә Аллаһы турында аның Сүзеннән, Изге Язмалардан, күбрәк белем алырга кирәк. Аның турында күбрәк белем алып, көннән-көн аңа якынлашкан саен, без аның тәкъвалыгын күбрәк яратачакбыз (Ягък. 4:8). Тормышыбызда мөһим карарлар кабул иткәндә, без шулай ук Аллаһының рухландырылган Сүзендәге җитәкчелек буенча эш итәргә тиеш.

Тәкъвалыкны эзләгез

4. Тәкъвалыкны эзләү үз эченә нәрсә ала?

4 Софония 2:3 не укы *. Тәкъвалыкны эзләү Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүдән тыш күбрәкне үз эченә ала. Изге хезмәтебез Йәһвәгә яраклы булсын өчен, безнең көндәлек тәртибебез аның югары нормаларына туры килергә тиеш. Тәкъвалыкны эзләгән кешеләрдән ул нәрсә көтә? Алар «Аллаһыга охшаш итеп яратылган яңа кеше булып киенергә» тиеш, һәм бу аларның «хакыйкатьтән килгән тәкъва һәм изге тормышында күренергә» тиеш (Эфес. 4:24).

5. Төшенкелекне җиңәргә безгә нәрсә булышачак?

5 Аллаһының гадел нормалары буенча яшәргә тырышканда без кайчак хаталарыбыз аркасында боегырга мөмкин. Хәлебезне алган күңел төшенкелеген җиңеп чыгарга һәм тәкъвалыкны сөяргә вә тиешенчә эш итәргә өйрәнергә безгә нәрсә ярдәм итәчәк? (Гыйб. сүз. 24:10). Без даими «ихлас күңел вә иман ышанычлылыгы белән» Йәһвәгә дога кылырга тиеш (Евр. 10:19—22). Без, майланган мәсихчеләрме я җирдә яшәргә өметләнәбезме, Гайсә Мәсихнең йолым корбанына һәм аңа бөек Баш Руханиебызга буларак иман итәбез (Рим. 5:8; Евр. 4:14—16). Аның түгелгән канының чистарту көче турында «Күзәтү манарасы»ның иң беренче санында әйтелгән иде (1 Яхъя 1:6, 7). Анда болай дип язылган: «Шунысы билгеле, ал я куе кызыл төстәге әйбергә ут яктылыгында кызыл пыяла аша караганда ул ак булып күренә; шул ук рәвешчә, безнең гөнаһларыбыз ал я куе кызыл булса да, без аларга Аллаһы карашы белән, Мәсихнең каны аша, караганда, гөнаһларыбыз ак булып санала» (1879 ел, июль, 6 нчы бит, инглиз). Йәһвә безне үзенең кадерле Улының корбаны аша йолып алган. Нинди искиткеч бүләк! (Ишаг. 1:18).

Рухи хәрби киемнәрегезне тикшереп торыгыз

6. Ни өчен рухи хәрби киемнәребезне тикшереп тору мөһим?

6 Безгә һәрвакыт «тәкъвалык көбәсен» киеп йөрергә кирәк, чөнки ул — Аллаһы биргән рухи махсус хәрби киемнәрнең бер мөһим өлеше (Эфес. 6:11, 14). Без Аллаһыга күптән багышландыкмы яисә күптән түгелме, һәрхәлдә, безгә һәр көн үзебезнең рухи хәрби киемнәребезне тикшереп тору мөһим. Ни өчен? Чөнки Иблис үзенең явыз фәрештәләре белән җиргә бәреп төшерелгән (Ачыл. 12:7—12). Шайтан вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән тулы. Шуңа күрә ул Аллаһы халкына тагы да күбрәк һөҗүм итә. «Тәкъвалык көбәсен» кию никадәр мөһим икәнен без аңлыйбызмы?

7. «Тәкъвалык көбәсен» кию мөһим икәнен аңласак, без нәрсә эшләрбез?

7 Көбә йөрәкне саклый. Камил булмаганга, безнең символик йөрәгебез мәкерлелеккә һәм дуамаллыкка бирелүчән (Ирем. 17:9). Ул безне еш кына начар эшләргә этәргәнгә, аны өйрәтергә һәм тәрбияләргә кирәк (Ярат. 8:21). Без, «тәкъвалык көбәсен» киюнең мөһим икәнен аңлыйбыз икән, аны вакытлыча да, Аллаһы нәфрәт иткән күңел ачулар сайлап я гөнаһлы эшләр турында уйлап, салмаячакбыз. Без телевизор күп карап, кадерле вакытыбызны сарыф итмәячәкбез. Киресенчә, без Йәһвә хуплаганны эшләр өчен, көчебездән килгәнне эшләячәкбез. Без, беразга гөнаһлы фикер йөртүгә бирелгәнгә, абынсак та, Йәһвә ярдәме белән яңадан аякка нык басачакбыз. (Гыйбрәтле сүзләр 24:16 ны укы.)

8. Ни өчен безгә зур «иман калканы» кирәк?

8 Безнең рухи хәрби киемебезгә шулай ук зур «иман калканы» да керә. Аның ярдәмендә без «явыз иблиснең утлы укларын сүндерәбез» (Эфес. 6:16). Иман һәм Йәһвәне эчкерсез ярату безгә дөрес эш итәргә һәм мәңгелек тормыш юлында калырга булыша. Йәһвәгә карата яратуыбыз үскән саен, без аның гадел-тугры нормаларын күбрәк кадерләячәкбез. Ә вөҗданыбыз турында нәрсә әйтеп була? Ул безгә тәкъвалыкны сөяргә ничек ярдәм итә?

Вөҗданны саф килеш саклагыз

9. Вөҗданны саф килеш саклау безгә нинди файда китерә?

9 Суга чумдырылу үтеп, без Йәһвәдән «саф вөҗдан» сорадык (1 Пет. 3:21). Без йолымга иман иткәнгә, Гайсәнең каны безнең гөнаһларыбызны каплый, һәм шулай итеп без Аллаһы алдында саф була алабыз. Әмма саф булып калыр өчен, безгә вөҗданны саф килеш сакларга кирәк. Вакыт-вакыт вөҗданыбыз безне кисәтеп тора икән, аның дөрес эшләгәненә без шат булырга тиеш. Бу вөҗданыбыз Йәһвәнең гадел юлларына карата сизгер икәнен күрсәтә (1 Тим. 4:2). Ләкин вөҗдан тәкъвалыкны яратырга омтылган кешеләрнең тормышында башка роль да уйный ала.

10, 11. a) Изге Язмалар нигезендә өйрәтелгән вөҗданны ни өчен тыңларга кирәк икәненә мисал китер. б) Ни өчен тәкъвалыкны ярату безгә зур шатлык китерә?

10 Без дөрес булмаганны эшләгәндә, вөҗданыбыз безне хөкем итәргә я газапларга мөмкин. Бер яшь егет тәкъвалык юлыннан тайпылган. Ул порнография белән мавыгып киткән һәм марихуана тарта башлаган. Җыелыш очрашуларына йөргәндә ул үзен гаепле итеп, ә вәгазьләгәндә икейөзле кеше итеп хис иткән. Шуңа күрә ул мәсихче эшләрдә катнашмый башлаган. «Ләкин вөҗданым миңа кылган эшләрем өчен тынычлык бирмәс дип мин бер дә уйламаган идем»,— дип әйткән бу яшь егет. Ул болай дип өстәгән: «Якынча дүрт ел мин акылсыз тормыш алып бардым». Аннары ул яңадан җыелышка кайту турында уйлый башлаган. Догасын Йәһвә тыңламаячак дип уйласа да, ул барыбер дога кылган һәм аңардан кичерүен сораган. Ун минут та үтмәгән, аның янына әнисе килгән һәм аны җыелыш очрашуларына йөрергә дәртләндергән. Ул Патшалык Залына барган һәм бер өлкәннән үзе белән Изге Язмаларны өйрәнүен сораган. Вакыт узгач ул суга чумдырылу үткән һәм тормышын саклап калганы өчен Йәһвәгә бик рәхмәтле.

11 Дөрес эш иткәндә без зур шатлык кичерәбез, шулай бит? Тәкъвалыкны яратырга һәм Аллаһының гадел нормаларын тормышыбызда төгәлрәк үтәргә өйрәнсәк, күктәге Атабызга яраклы булганны эшләү безгә күбрәк шатлык китерәчәк. Күз алдыңа гына китер: килер бер көн, бар кешеләрдә вөҗданнары яхшы хисләр генә уятачак; алар камил рәвештә Аллаһының сыйфатларын чагылдырачак. Шуңа күрә тәкъвалыкны ярату күңелебездә тирән тамырлансын өчен, хәзер тырышлыклар куйыйк һәм Йәһвәне сөендерик (Гыйб. сүз. 23:15, 16).

12, 13. Вөҗданны ничек өйрәтеп була?

12 Вөҗданыбызны ничек өйрәтеп була? Аллаһы Сүзен һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны өйрәнгәндә, «тәкъва кеше әйтер сүзен төптән уйлап әйтә» икәнен истә тоту мөһим (Гыйб. сүз. 15:28). Эш белән бәйле сорауларны хәл иткәндә, моның нинди файда китергәненә игътибар итик. Берәр эш Изге Язмалардагы таләпләргә ачыктан-ачык каршы килсә, безнең күбебез шунда ук ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең җитәкчелеге буенча эш итәр. Әмма берәр эшнең Аллаһыга яраклымы юкмы икәне ачык аңлашылмаса, без Изге Язмалардагы принциплар нигезендә бу мәсьәләне җентекләп һәм дога кылып карап чыгарга тиеш *. Андый принципларга, мәсәлән, башкаларның вөҗданын исәпкә алу принцибы керә (1 Көр. 10:31—33). Безне аеруча Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезгә бәйле принциплар кызыксындырырга тиеш. Йәһвә безнең өчен реаль шәхес икән, без иң башта үзебездән болай дип сорарбыз: «Бу эшне башкарсам, мин Йәһвәнең йөрәген авырттырып, аны рәнҗетмәмме?» (Мәд. 77:40, 41).

13 Җыелышта каралачак өйрәнү мәкаләсен тикшереп чыкканда һәм Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнер алдыннан әзерләнгәндә, укыганнарыбыз турында уйланырга кирәк икәнен истә тоту мөһим. Әзерләнгәндә без бирелгән сорауга тиз генә җавапны сызып, шунда ук алдагы абзацка күчәбезме? Андый өйрәнү тәкъвалыкны күбрәк яратырга һәм вөҗданыбызны сизгеррәк итәргә бер дә ярдәм итмәстер. Тәкъвалыкны яратырга телибез икән, без Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнергә һәм укыганнарыбыз турында уйланырга тиеш. Тәкъвалыкны бөтен йөрәк белән яратырга өйрәнер өчен, тырышлыклар куярга кирәк.

Тәкъвалыкка ачыгу һәм сусау

14. Изге хезмәтебез турында әйткәндә, Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих безгә нәрсә тели?

14 Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих безнең изге хезмәтебезне башкарганда бәхетле булуыбызны тели. Безне нәрсә бәхетле итә? Тәкъвалыкны сөю. Таудагы вәгазендә Гайсә: «Тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган кешеләр бәхетле, чөнки Аллаһы аларның ул теләген үтәр»,— дигән (Мат. 5:6). Тәкъвалыкны яратырга теләгән кешеләр өчен бу сүзләр нәрсә аңлата?

15, 16. Тәкъвалык сөючеләрнең ачыгуы һәм сусавы ничек канәгатьләндереләчәк?

15 Без яшәгән дөнья явыз Иблиснең хакимлеге астында (1 Яхъя 5:19). Төрле илләрдә бастырылган газеталарда моңарчы булмаган мәрхәмәтсезлек һәм көч куллану очраклары языла. Кешеләрнең бер-берсенә карата каты күңелле булулары тәкъва кешеләрне борчый (Вәг. 8:9). Без, Йәһвәне яратучылар, фәкать ул гына тәкъва булырга теләгән кешеләрнең рухи яктан ачыгуларын һәм сусауларын канәгатьләндерә ала икәнен беләбез. Тиздән бозык кешеләр юк ителәчәк, ә тәкъвалыкны сөючеләр бүтән инде газаплар кичермәячәк, чөнки закон бозган кешеләр һәм аларның явыз эшләре аларга зыян китермәячәк (2 Пет. 2:7, 8). Нинди җиңеллек булачак ул чакта!

16 Йәһвәнең хезмәтчеләре һәм Гайсә Мәсихнең шәкертләре буларак, без тәкъвалыкка ачыккан һәм сусаган бар кешеләрнең бу теләкләре үтәләчәк икәнен аңлыйбыз. «Гаделлек хакимлек итә торган яңа күк һәм яңа җир» булганда, Аллаһы аларның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерәчәк (2 Пет. 3:13). Шуңа күрә Шайтан дөньясындагы җәберләү һәм мәрхәмәтсезлек тәкъвалыктан өстен чыкканда, өметсезлеккә бирелмик яисә моңа гаҗәпләнмик (Вәг. 5:7). Аллаһы Тәгалә Йәһвә барысын күреп тора һәм тиздән тәкъвалык сөючеләрне коткарачак.

Тәкъвалыкны ярату файда китерә

17. Тәкъвалыкны сөю нинди файда китерә?

17 Мәдхия 145:8 дә тәкъвалык юлыннан бару зур файда китерә икәне турында әйтелә. Мәдхия җырлаучы болай дип җырлаган: «Ходай тәүфыйклыларны [«тәкъваларны», ЯД] ярата». Уйлап кына кара: Галәмнең Хакиме безне тәкъвалыкны сөйгәнебез өчен ярата! Йәһвә безне яратканга, шуңа бер дә шикләнмәскә була: без алда да тормышыбызда Патшалык эшләрен беренче урынга куйсак, ул безнең турыда кайгыртачак. (Мәдхия 36:25; Гыйбрәтле сүзләр 10:3 не укы.) Ахыр чиктә җир шарында тәкъвалык сөючеләр генә яшәячәк (Гыйб. сүз. 13:22). Аллаһының күпчелек хезмәтчеләре тәкъвә тормыш алып барганнары өчен искиткеч бүләк алачак: алар гүзәл оҗмахта чиксез шатлык кичереп, мәңге яшәячәк. Хәтта бүген дә Аллаһының гадел-тугры нормаларын яраткан кешеләр җан тынычлыгы белән бүләкләнә, һәм шуңа күрә аларның гаиләләрендә тынычлык һәм җыелышларында бердәмлек хөкем сөрә (Флп. 4:6, 7).

18. Йәһвә көнен көткән арада без нәрсә эшләвебезне дәвам итәргә тиеш?

18 Йәһвәнең бөек көнен көткән арада без тәкъвалыкны эзләвебезне дәвам итәргә тиеш (Соф. 2:2, 3). Шуңа күрә әйдәгез чын күңелдән Йәһвә Аллаһының гадел юлларын яратыйк. Моның өчен «тәкъвалык көбәсе» безнең символик йөрәгебезне сакласын өчен, аны беркайчан да салмыйк. Безгә шулай ук вөҗданыбызны саф килеш сакларга кирәк, ул безгә шатлык китерәчәк һәм Йәһвә йөрәген сөендерәчәк (Гыйб. сүз. 27:11).

19. Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш, һәм алдагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Йәһвә «үз көчен йөрәкләре үзе белән тулысынча булганнарның файдасы өчен кулланырга дип, бөтен җирне күздән кичерә» (2 Елъ. 16:9). Бу тынычсыз дөньяда тотрыксызлык, көч куллану һәм канунсызлык арта барса да, бу сүзләр дөрес эш иткән кешеләрне юата! Чыннан да безнең тәкъва юлдан баруыбыз Аллаһыдан читләшкән күп кенә кешеләрне гаҗәпләндерергә мөмкин. Ләкин Йәһвәнең гадел-тугры нормаларын үтәү безгә бик күп фатихалар китерә (Ишаг. 48:17; 1 Пет. 4:4). Шуңа күрә бөтен йөрәгебез белән тәкъвалыкны яратырга һәм дөрес эшләр башкарырга алда да тәвәккәл булыйк. Бу безгә канәгатьлек китерәчәк. Әмма йөрәгебез бүленмәгән булсын өчен, канунсызлыкны нәфрәт итү мөһим. Алдагы мәкаләдә бу нәрсә аңлата икәне каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Софония 2:3: «Йәһвәнең законнарын үтәүче җирнең барлык юашлары, аны эзләгез; тәкъвалыкны эзләгез, юашлыкны эзләгез».

^ 12 абз. Эшкә кагылышлы Изге Язмаларга нигезләнгән принциплар «Күзәтү манарасы» (рус) 1999 ел, 15 апрель, 28—30 битләрдә карала.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен тәкъвалыкны яратыр өчен, йолымны кадерләргә кирәк?

• Ни өчен «тәкъвалык көбәсен» кию мөһим?

• Вөҗданыбызны ничек өйрәтеп була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге иллюстрация]

Өйрәтелгән вөҗдан безгә эш белән бәйле сорауларны чишәргә булыша