Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

КЕШЕ яратмаучы панк башкаларны яратырга һәм аларга ярдәм итәргә ничек өйрәнгән? Мексикада яшәүче бер ир кешене әхлаксыз тормышын калдырырга нәрсә дәртләндергән? Ни өчен Япониядәге иң яхшы велосипедчыларның берсе, Аллаһыга хезмәт итәр өчен, зур спортны калдырган? Алар үзләре турында менә нәрсә сөйли.

«Мин тупас һәм ярсулы кеше идем» (ДЭННИС ОБЭРН).

ТУУ ЕЛЫ: 1958

ТУГАН ИЛЕ: АНГЛИЯ

ҮТКӘНДӘ: ПАНК

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ. Әтием Ирландиядә туган, шуңа күрә мин балачактан ук Ирландия католик чиркәвенә йөрдем. Чиркәүгә йөрү миңа бик ошамаса да, мин анда, гадәттә, берүзем йөри идем. Рухи нәрсәләр мине җәлеп итә иде. Еш кына мин үрнәк доганы кабатлый идем. Аның мәгънәсе турында төнлә караватта ятып уйланганымны мин әле дә хәтерлим. Мин, бу доганы берничә өлешкә бүлеп, һәрбер өлеше нәрсә аңлата икәнен аңларга тырыша идем.

Яшүсмер чакта мин растафариан дине белән кызыксына идем. Шулай ук нацистларга каршы торучы лиганың идеяләре минем өчен кызыклы иде. Ахыр чиктә, мин фетнәчел рухы булган панк-рок хәрәкәтенә кушылдым. Мин наркотиклар куллана башладым, аеруча марихуананы. Ансыз мин бер көн дә яшәмәдем. «Миңа барыбер»,— дигән девиз белән яши идем мин. Шуңа күрә мин эчтем, тормышымны куркыныч астына куйдым һәм кешеләргә карата ваемсыз булдым. Мин аралашмаучан кеше идем һәм берәрсе белән миңа кызыклы булса гына аралаша идем. Тагын мин фотога төшәргә яратмый идем. Үземне искә төшереп, мин тупас һәм ярсулы кеше идем, дип әйтә алам. Якын кешеләргә карата гына мин игелекле һәм юмарт булдым.

Якынча егерме яшьтә минем Изге Язмаларга карата кызыксынуым уянды. Наркотиклар саткан бер дустым, төрмәдә утырганда, Изге Язмаларны укый башлаган. Аның белән без дин, чиркәү һәм Шайтанның тәэсире турында сәгатьләр буе сөйләшә идек. Аннары мин Изге Язмалар китабын сатып алдым һәм аны үзем өйрәнә башладым. Без дустым белән, Изге Язмалардагы берәр өзекне укый идек. Аннары, очрашып, фикер алыша идек һәм берәр нәтиҗәгә килә идек. Бу берничә ай дәвам итте.

Безнең өчен ап-ачык иде: без бу дөньяның соңгы көннәрендә яшибез, мәсихчеләр Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне вәгазьләргә тиеш, алар дөньядан булмаска һәм сәясәттә катнашмаска тиеш, Изге Язмалардагы әхлакый нормалар дөрес. Изге Язмаларда хакыйкать язылган икәнен һәм чын дин булырга тиеш икәнен без төгәл белдек. Әмма ул дин нинди? Төп диннәр турында, аларның байлыклары һәм сәясәттә катнашуы турында уйлаганда, без аларның Гайсә белән бернинди уртак ягы юк дип аңладык. Бу диннәрдә Аллаһы юк дигән нәтиҗәгә килеп, без башка, бик үк атаклы булмаган диннәр һәм аларның тәгълиматлары белән танышырга булдык.

Без, күп төрле дин кешеләре белән очрашып, аларга сораулар бирә идек. Бу сорауларга Изге Язмалардагы җавапны белгәнгә, без шунда ук бу кешеләрнең җаваплары Изге Язмаларга туры киләме, юкмы икәнен билгели идек. Андый сөйләшүләрдән соң, мин Аллаһыга болай дип дога кыла идем: «Әгәр дә бу кешеләр чыннан да хак дин кешеләре икән, зинһар, минем алар белән кабат очрашырга теләгем булсын иде». Берничә ай узгач та, мин сорауларыма Изге Язмаларга нигезләнеп җавап бирүче кешеләрне тәки таба алмадым. Инде сөйләшкән кешеләр белән минем кабат очрашырга теләгем булмады.

Ниһаять, без дустым белән Йәһвә Шаһитләрен очраттык. Без аларга шул ук сорауларны бирдек, һәм алар безгә бөтен җавапларны Изге Язмаларга нигезләнеп бирде. Алар сөйләгәннең барысы да безнең инде алган белемебезгә бик яхшы туры килде. Шулчак без аларга үзебез җавап тапмаган сорауларны бирә башладык. Мәсәлән, Аллаһының тәмәкегә һәм наркотикларга карашы нинди? Алар бу очракта да үз җавабын Изге Язмаларга нигезләде. Без аларның Патшалык Залында үтә торган очрашуларына килергә ризалаштык.

Мин аралашмаучан булганга, очрашуга килү минем өчен авыр булды. Үзләрен дусларча тоткан, пөхтә киенгән кешеләрнең яныма килүе миңа ошамады. Аларның кайберләренең эчкерсезлегенә мин шикләнеп карадым һәм очрашуга килергә бүтән теләмәдем. Әмма, гадәттәгечә, мин Аллаһыга: «Бу хак дин кешеләре икән, миңа алар белән очрашырга теләк бир»,— дип дога кылдым. Аннары миндә Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнергә көчле теләк туды.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Наркотиклардан арынырга кирәклеген мин аңлый идем, һәм мин аларны җиңел ташладым. Әмма тәмәкене ташлау минем өчен күпкә авыррак булды. Мин берничә тапкыр тырышып карадым, ләкин ташлый алмадым. Тәмәкене ташлый алган кешеләр турында ишеткәндә, мин моның турында Йәһвәгә сөйли идем. Соңрак мин Йәһвәнең ярдәме белән тәмәкене ташлый алдым. Ул вакытта мин Аллаһыга дога кылып үз күңелемне бушату никадәр мөһим икәнен аңладым.

Моннан тыш, миңа үз тышкы кыяфәтемне тәртипкә китерергә кирәк иде. Беренче тапкыр Патшалык Залына килгәндә, минем чәчләрем тырпаеп тора иде. Ә баш уртасындагы чәчләрем ачык зәңгәр төскә буялган иде. Аннары мин чәчләремне әфлисун төсенә буядым. Мин джинсы һәм төрле язулары булган күн куртка киеп йөри идем. Йәһвә Шаһитләре миңа ипләп кенә әйткән булса да, мин тышкы кыяфәтемне үзгәртергә теләмәдем. Беркөн мин 1 Яхъя 2:15, 17 не укыдым. Анда болай диелгән: «Дөньяны да, дөньядагы нәрсәләрне дә яратмагыз. Дөньяны яратучы күктәге Атаны яратмый». Бу сүзләр турында уйланып, мин аңладым: тышкы кыяфәтемдә дөньяны ярату чагыла; мин Аллаһыга үз яратуымны күрсәтергә телим икән, миңа үзгәрергә кирәк. Һәм мин үзгәрдем.

Вакыт узу белән, минем очрашуларга йөрүемне Йәһвә Шаһитләре генә түгел, ә Йәһвә үзе тели икәнлеген аңладым. Моны аңларга миңа Еврейләргә 10:24, 25 тәге сүзләр булышты. Очрашуларга йөри башлагач һәм кардәшләр белән яхшырак танышкач, мин үз тормышымны Йәһвәгә багышларга карар иттем һәм суга чумдырылдым.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Мин Йәһвә белән якын дуслыкны үстерә алам дигән фикер йөрәгемә үтеп керде. Йәһвәнең кайгыртуы һәм шәфкате мине Гайсәдән үрнәк алып яшәргә дәртләндерде (1 Петер 2:21). Мин шуны аңладым: без барыбыз да мәсихче сыйфатларны үстерсәк тә, үзебезнең шәхси үзенчәлекләребезне югалтмыйбыз. Мин кешеләргә карата ярату һәм игътибар күрсәтергә тырыштым. Хәзер дә, хатыным, улым һәм имандашларым турында кайгыртып, мин Гайсәгә иярергә омтылам. Гайсәнең үрнәге буенча яшәгәнгә, мин үз-үземне хөрмәт итәм һәм башкаларны яратырга өйрәндем.

«Алар миңа хөрмәт күрсәтте» (ГВАДАЛУПЕ ВИЛЬЕРАЛЬ).

ТУУ ЕЛЫ: 1964

ТУГАН ИЛЕ: МЕКСИКА

ҮТКӘНДӘ: ӘХЛАКСЫЗ ТОРМЫШ АЛЫП БАРГАН

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ. Мин Мексиканың Соноро штатында, Эрмосильо шәһәрендә тудым. Анда яшәүче кешеләрнең күбесе ярлы яши. Әтием мин әле кечкенә булганда үлгән. Әниемә берүзенә җиде баласын кайгыртып, тәэмин итәргә туры килде. Безнең аяк киеме сатып алу өчен акча булмагач, мин гел ялан тәпи йөри идем. Әниемә булышыр өчен, мин балачактан ук эшли идем. Күп кенә башка гаиләләр кебек, без дә күмәкләшеп яшәдек.

Әнием гел эштә булганга, без өйдә еш берүзебез булдык. Һәм безнең яклаучыбыз булмады. Алты яшемдә бер 15 яшьлек яшүсмер мине җенси әхлаксызлыкка тарта башлады. Ул күп вакыт дәвамында шулай эшләде. Ахыр чиктә мин аздырылган, бозык карашлы булып үстем. Ир-атларга карата җенси теләкне сизү минем өчен нормаль иде. Шулай да мин табиблардан һәм руханилардан ярдәм сорый идем. Әмма алар миңа бу хисләр табигый, минем белән барысы әйбәт дип әйтә иде.

14 яшемдә мин үземне гомосексуалистларча тота һәм аларча киенә башладым. Киләсе унбер ел әхлаксыз тормыш алып барып, мин берничә ир-ат белән яшәдем. Мин чәчтараш булып киттем һәм матурлык салонын ачтым. Әмма тормышым газаплар, хыянәт һәм өметсезлек белән тулы иде. Мин дөрес яшәмәгәнемне аңлый идем һәм үз-үземнән: «Яхшы, тәртипле кешеләр бармы соң?» — дип сорый идем.

Мин үземнең апамны искә төшердем. Ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән һәм суга чумдырылган булган. Ул миңа белгәннәре турында сөйләгән булса да, бу мине кызыксындырмый иде. Шулай да мин аңа һәм аның гаиләсенә сокланып карадым. Алар бер-берсен ярата, хөрмәт итә һәм кайгырта икәнен мин ап-ачык күрдем. Соңрак мин дә Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башладым. Башта мин әллә ни кызыксынмый идем. Әмма аннары барысы да үзгәрде.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Йәһвә Шаһитләре мине җыелыш очрашуына чакырды. Һәм мин бардым. Бу минем өчен яңа нәрсә булды. Гадәттә, кешеләр миннән мыскыллап көлә иде, әмма Йәһвә Шаһитләре алай эшләмәде. Алар мине җылы каршы алды һәм миңа хөрмәт күрсәтте. Андый мөнәсәбәт йөрәгемә тәэсир итте.

Йәһвә Шаһитләренең конгрессында мин тагы да рухланып киттем. Мин күп кенә эчкерсез, игътибарлы, апам шикелле кешеләрне күрдем. «Бәлки, бу мин эзләгән яхшы һәм тәртипле кешеләрдер?» — дип уйлап куйдым мин. Йәһвә Шаһитләре арасында хөкем сөргән ярату һәм бердәмлек мине сокландырды. Алар бөтен сорауларга Изге Язмаларга нигезләнеп җавап бирә иде. Мин аңладым: аларны шундый игелекле булырга Изге Язмалар дәртләндерә. Шулай ук мин, Йәһвә Шаһите булып китәр өчен, миңа үз тормышымны бөтенләй үзгәртергә кирәк икәнен аңладым.

Минем тәртибем хатын-кызларныкыдай иде. Шуңа күрә миңа барысын үзгәртергә туры килде. Сөйләмне, манералар, кием, прическа һәм дусларымны. Элеккеге дусларым миннән көлде. Алар: «Бу сиңа нәрсәгә кирәк? Син безгә болай да ошыйсың. Ташла син бу Изге Язмаларны. Синең бит барысы да бар»,— дип әйтә иде. Әйе, элеккеге тормышымнан арыну җиңел булмады.

Әмма андый үзгәрешләрне ясап була икәнлеген мин белә идем. Миңа 1 Көринтлеләргә 6:9—11 дәге сүзләр тәэсир итте. Анда болай дип язылган: «Тәкъва булмаган кешеләр Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак. Әллә моны белмисезме? Алданмагыз. Фәхеш кешеләр дә, потка табынучылар да, хыянәтчеләр дә, табигый булмаган җенси мөнәсәбәтләр өчен кулланыла торган ир-атлар да, ир-ат белән якынлык кылучы ир-атлар да... Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак. Әйе, кайберләрегез шундый иде. Әмма Аллаһы сезне... юып чистартты, изгеләндерде». Йәһвә элек тә кешеләргә үзгәрергә ярдәм иткән. Ул миңа да үзгәрергә булышты. Берничә ел буе мин авыр көрәш алып бардым. Әмма Йәһвә Шаһитләренең киңәшләре һәм ярдәме миңа көч өстәп торды.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Мин тормышымны тәртипкә китерә алдым. Мин өйләндем. Без хатыным белән улыбызны Аллаһы нормалары буенча тәрбиялибез. Әхлаксыз тормышым үткәндә калды, һәм мин бүген күп рухи фатихаларга ия. Мин җыелышта өлкән булып хезмәт итәм. Мин хәтта кайбер кешеләргә Изге Язмалардагы хакыйкатьне белергә ярдәм иттем. Әнием, үзгәргәнемне күргәч, шундый бәхетле иде. Ул, шатланып, Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты һәм суга чумдырылды. Сеңлем дә, әхлаксыз тормышын калдырып, Йәһвә Шаһите булып китте.

Хәтта элеккеге әхлаксыз тормышымны хуплаган кешеләр минем яхшыга үзгәрүемне таный. Мин моның кем ярдәмендә мөмкин булганын яхшы беләм. Кайчандыр мин, белгечләрдән ярдәм эзләгәндә, начар киңәшләр генә ишетә идем. Ә Йәһвә миңа чын ярдәм күрсәтте. Мин үземне булдыксыз хис иттем. Ә Йәһвә миңа игътибар итте, миңа карата түземле булды һәм ярату күрсәтте. Бөек, зирәк, яратучан Аллаһының игътибары тормышымны тулысынча үзгәртте.

«Бушлык һәм ялгызлык тоеп яшәгәнгә, мин бәхетсез кеше идем» (КАДЗУХИРО КУНИМУТИ).

ТУУ ЕЛЫ: 1951

ТУГАН ИЛЕ: ЯПОНИЯ

ҮТКӘНДӘ: ВЕЛОЯРЫШЛАРДА КАТНАШУЧЫ

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ. Мин Япониядә, Сидзуока префектурасындагы тыныч порт шәһәрендә үстем. Гаиләбездә сигез кеше иде. Без зур булмаган бер йортта яшәдек. Әтием велосипедлар сатучы булып эшләде. Балачактан ук ул мине велоярышларга алып бара иде. Шуңа күрә инде шул вакыттан бирле минем бу спорт төренә кызыксынуым үсте. Әтием минем велосипедчы булуымны теләде. Урта сыйныфларда укыганда, мин җитди тренировкалар белән шөгыльләнә башладым. Югары сыйныфларда укыганда, мин ел саен үткәрелгән милли велоярышларда өч тапкыр җиңдем. Мине университетта укырга чакырдылар. Әмма мин бу мөмкинлектән баш тарттым, чөнки спорт мәктәбендә укырга булдым. 19 яшемдә мин инде профессиональ велосипедчы идем.

Ул вакытта минем тормыш максатым бер генә иде: Япониядәге иң яхшы велосипедчы булып китү. Үз гаиләмне яхшы тәэмин итәр өчен, мин күп акча эшләп алырга ниятләгән идем. Башаяк тренировкаларга чумдым. Күп тренировкалардан арыганда яисә трассаның катлаулы өлешен үтеп көч беткәндә, мин үземә кат-кат кабатлый идем: «Син велоярышучы булыр өчен тудың, син булдырырсың». Һәм шулай итеп мин бирешми идем. Әлбәттә, тырышлыкларым нәтиҗәләр китерде. Зур спорттагы яшь спортчылар арасында мин иң яхшысы булып киттем. Киләсе елны мин Япония чемпионатында катнаша башладым. Шул ярышларда мин финишка алты тапкыр икенче булып килдем.

Мин иң көчле велоярышучыларның берсе идем. Мине хәтта «Токайның нык аяклары» дип атаганнар (Токай — Япониядәге төбәк). Мин кызу холыклы кеше идем. Ярышларда аяусыз идем. Шуңа күрә ярышташлар миннән курка иде. Табышларым үсә барды, һәм мин теләсә нәрсә сатып ала ала идем. Мин йорт сатып алдым. Бу йортта заманча тренажерлы спортзал булды. Тагын йорт бәясенә тиң булган иномарка сатып алдым. Акчаны югалтмас өчен, мин аларны күчемсез милеккә һәм акцияләргә сала идем.

Шулай да, бушлык һәм ялгызлык тоеп яшәгәнгә, мин бәхетсез кеше идем. Ул вакытта мин инде өйләнгән идем, һәм безнең балаларыбыз булды. Мин еш кына гаиләдәгеләремә ачулана идем. Юк-бар нәрсәләр аркасында ярсый идем. Алар, хәзер кәефем нинди икәнен аңларга тырышып, миннән гел куркып тора иде.

Хатыным Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады, һәм бу зур үзгәрешләргә китерде. Ул миңа Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөрергә теләгәнен әйтте. Һәм мин без анда бөтен гаиләбез белән барырга тиеш дип карар иттем. Бер кич өебезгә өлкән килде һәм минем белән Изге Язмалар өйрәнүен башлады. Алган белемнәр миңа нык тәэсир итте.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Эфеслеләргә 5:5 тәге сүзләр йөрәгемә нык тәэсир итте. Анда болай дип әйтелә: «Һичбер фәхеш кеше дә, нәҗес тә, комсыз (ягъни потка табынучы) кеше дә Мәсихнең һәм Аллаһының Патшалыгында мирас итеп бернәрсә алмаячак». Мин велоярышларның комарлы уеннар белән бәйле икәнен һәм кешеләрдә комсызлык сыйфатын уятканын аңладым. Шуңа күрә мине вөҗдан газаплый башлады. Йәһвә Аллаһыга яраклы булыр өчен, миңа велоярышларны калдырырга кирәк иде. Әмма бу карарны кабул итү минем өчен җиңел булмады.

Минем әле генә иң яхшы спорт сезоным үтте. Һәм мин күбрәкне теләгән идем. Игътибар иткәнемчә, Изге Язмаларны өйрәнеп, мин тынычрак һәм игелеклерәк булып китәм. Ә андый сыйфатлар белән ярышта җиңеп булмас. Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнан соң, мин ярышларда өч тапкыр гына катнаштым. Әмма миңа алардан баш тарту барыбер бик авыр иде. Хәзер гаиләмне ничек тәэмин итәргә? Мин аптырашта идем. Бер яктан, мин спортны калдыра алмый идем, ә икенче яктан, мин спорт белән инде шөгыльләнә алмый идем. Өстәвенә, минем туганнарым яңа иманыма нык каршы торды. Әтиемнең миңа карата өметләре өзелде. Бу борчулар аркасында минем уникеилле эчәк җәрәхәте башланды.

Шул авыр чорда миңа Изге Язмаларны өйрәнү һәм Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашулары булышты. Әкрен-әкрен иманым ныгый барды. Мин Йәһвәдән: «Мине ишетче, мине догаларымны ишеткәнеңә ышандырчы!» — дип үтенә идем. Хатыным миңа, аңа бәхетле булыр өчен зур йорт кирәкми, дигәч, миңа күпкә җиңелрәк булып китте. Әкренләп мин рухи яктан үсә башладым.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Маттай 6:33 тә Гайсәнең мондый сүзләре язылган: «Алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер». Бу сүзләрнең дөреслегенә мин үз тормышымнан инандым. Гайсә вәгъдә иткәнчә, безнең һәрвакыт бар кирәклесе булды. Бүгенге көндә мин утыз тапкыр әзрәк акча эшлим. Әмма соңгы егерме ел дәвамында гаиләбез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмады.

Моннан тыш, мин кардәшләр белән бергә иңне иңгә терәп хезмәттәшлек итәм һәм Аллаһыга табынам. Бу миңа зур шатлык китерә. Мин вакытның ничек үткәнен сизми дә калам. Шулай ук гаилә тормышым да яхшырды. Өч улым үз хатыннары белән бергә Йәһвәгә тугры хезмәт итә.