Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә җитдилек белән хезмәт итик

Йәһвәгә җитдилек белән хезмәт итик

Йәһвәгә җитдилек белән хезмәт итик

«Барлык яхшы гамәлләрдә... җитди бул» (ТИТ. 2:7).

1, 2. Бу дөньяда күпләрне тормышка җиңелчә карарга нәрсә этәрә, һәм нинди сораулар туа?

БЕЗ яшәгән дөнья кеше тарихындагы иң авыр һәм фаҗигале вакытларны кичерә. Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләре булмаган кешеләргә бу «авыр вакытларны» кичереп чыгу мөмкин түгел диярлек (2 Тим. 3:1—5). Алар тик үзләренең рухи көчләре белән генә көндәлек авырлыкларын җиңәргә тырыша, һәм бу һәрвакытта да уңышлы тәмамланмый. Тормышка бик үк җитди карамаска тырышып, күпләр гел яңа күңел ачулар эзли һәм вакытларын күңелле үткәрергә омтыла.

2 Стрессны җиңәр өчен, кешеләр еш кына тормыш рәхәтлекләрен беренче урынга куя. Мәсихчеләр сак булмаса, җиңел генә шундый ук яшәү рәвешен үзләштереп китәргә мөмкин. Моннан ничек сакланырга? Моның өчен һәрчак җитди булырга кирәкме? Күңел ачуларга һәм бурычларыбызны үтәүгә ничек акыллы караш сакларга? Тормышка аек акыл белән карар өчен һәм шул ук вакытта чиктән тыш җитдиләнеп китмәс өчен, без Изге Язмалардагы нинди принциплар буенча эш итәргә тиеш?

Ләззәтне яраткан дөньяда җитди булу

3, 4. Изге Язмалар җитди булырга кирәк икәнен аңларга безгә ничек ярдәм итә?

3 Бу дөньяның ләззәтне күбрәк яратканы турында әйтеп торасы да юк (2 Тим. 3:4). Кешеләрнең вакытны күңелле итеп кенә үткәрергә омтылышы безгә тәэсир итеп, рухилыгыбызны куркыныч астына куярга мөмкин (Гыйб. сүз. 21:17). Шуңа күрә рәсүл Паул Титуска язган хатында җитди булырга кирәк икәне турында юкка гына әйтмәгән. Аның киңәшен куллану безгә тормышка җиңелчә караган дөньяның тәэсиренә каршы торырга ярдәм итәчәк. (Титуска 2:2—8 не укы.)

4 Гасырлар элек акыллы патша Сөләйман тормышка җитди карар өчен, кайвакыт күңел ачулардан баш тарту мөһим икәне турында язган (Вәг. 3:4; 7:2—4). Чыннан да, тормышыбыз кыска булганга, котылу алыр өчен, безгә бар көчебезне куярга кирәк (Лүк 13:24). Моның өчен безгә барлык гамәлләребездә җитди булу мөһим (Тит. 2:7). Бу мәсихче тормышыбызның һәр өлкәсенә тиешле игътибар бирү дигәнне аңлата.

5. Тормышның без җитди булырга тиеш булган бер өлкәсе нинди?

5 Мәсәлән, мәсихчеләр Йәһвәдән һәм Гайсәдән үрнәк алып, үзләренең тырышып эшләргә дигән бурычына җитди карый (Яхъя 5:17). Нәтиҗәдә, аларны тырыш эшчеләр һәм ышанычлы булганнары өчен еш кына мактыйлар. Аеруча гаилә башлыклары үз гаиләләре турында кайгыртыр өчен, күңелләрен биреп эшли. Чөнки якыннарын материаль яктан тәэмин итми торган кеше «иманыннан ваз кичкән», ягъни Йәһвәдән баш тарткан, кешегә тиң була! (1 Тим. 5:8).

Гыйбадәтебезгә җитди, ләкин шатлыклы караш

6. Без чын гыйбадәткә җитди карарга тиеш икәнебезне каян беләбез?

6 Йәһвә беркайчан да чын гыйбадәткә җиңел карамаган. Мәсәлән, Муса кануны буенча яшәгән исраиллеләр Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылудан читкә тайпылганда, авыр нәтиҗәләр кичергән (Ешуа 23:12, 13). Б. э. I гасырында Мәсихнең шәкертләренә чын гыйбадәтне бозык тәгълиматлардан һәм карашлардан саклар өчен, бик күп көч куярга кирәк булган (2 Яхъя 7—11; Ачыл. 2:14—16). Бүген дә мәсихчеләр үз гыйбадәтләренә җитди карый (1 Тим. 6:20).

7. Паул үз хезмәтенә ничек әзерләнгән?

7 Вәгазьләү эшебез безгә шатлык китерә. Әмма хезмәтебездә шатлыклы булып калыр өчен, безгә аның турында җитди уйланырга һәм аңа алдан әзерләнергә кирәк. Паул үзе өйрәткән кешеләрнең карашларын исәпкә алган. Ул болай дип язган: «Кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин барысына үзләре кебек булдым. Яхшы хәбәрнең фатихаларын уртаклашу өчен, мин боларның һәммәсен Яхшы хәбәр бәрабәренә эшлим» (1 Көр. 9:22, 23). Кешеләргә рухи яктан ярдәм итү Паулга рәхәтлек китергән, һәм ул тыңлаучыларының ихтыяҗларын ничек канәгатьләндерергә икәне турында җитди уйланган. Шуңа күрә ул аларның рухларын күтәреп, аларны Йәһвәгә гыйбадәт кылырга дәртләндерә алган.

8. a) Безнең өйрәткән кешеләргә карашыбыз нинди булырга тиеш? б) Изге Язмалар өйрәнүен үткәрү хезмәтебезне ничек шатлыклырак итә ала?

8 Паулга үз хезмәте никадәр мөһим булган? Ул Йәһвәгә дә һәм хакыйкать турындагы хәбәрне тыңлаячак кешеләргә дә «кол» кебек хезмәт итәргә әзер булган (Рим. 12:11; 1 Көр. 9:19). Без кешеләрне Аллаһы Сүзенә өйрәткәндә — Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә, мәсихче җыелышта я гаилә белән гыйбадәт кылганда — өйрәткән кешеләр өчен җаваплы булганыбызны аңлыйбызмы? Без, бәлкем, регуляр рәвештә Изге Язмалар өйрәнүен үткәрү безнең өчен бик авыр йөк дип уйлыйбыздыр. Сүз дә юк, башкаларга ярдәм итү вакыт таләп итә, һәм моның өчен безгә ниндидер шәхси эшләребезне калдырып торырга туры килер. Ләкин бу Гайсәнең «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» дигән сүзләре буенча түгелме? (Рәс. 20:35). Башкалар белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәреп, аларны котылу юлыннан барырга өйрәтү безгә чагыштыргысыз бәхет китерәчәк.

9, 10. a) Җитди булу без күңел ача алмыйбыз һәм башкалар белән вакытны күңелле итеп үткәрә алмыйбыз дигәнне аңлатамы? Аңлатыгыз. б) Өлкәнгә башкаларга карата җылы һәм дусларча булырга нәрсә ярдәм итәчәк?

9 Җитди булу бу без күңел ача алмыйбыз һәм башкалар белән күңелле итеп вакыт үткәрә алмыйбыз дигәнне аңлатмый. Гайсә башкаларны өйрәтергә дә һәм шулай ук ял итеп алырга да, башкалар белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә дә вакыт тапкан, һәм бу яктан ул безгә камил үрнәк калдырган (Лүк 5:27—29; Яхъя 12:1, 2). Җитди булу шулай ук кыяфәтебез һәрвакыт кырыс булырга тиеш икәнлеген дә аңлатмый. Гайсә кырыс карашлы, чиктән тыш җитди кеше булган булса, кешеләр аңа бер дә тартылмас иде. Хәтта балаларга да аның янында рәхәт булган (Марк 10:13—16). Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?

10 Бер өлкән турында бер абый-кардәш болай дигән: «Ул үзенә карата таләпчән булса да, башкалардан беркайчан да камиллекне көтми». Сезнең турыда шуны ук әйтеп буламы? Башкаларга урынлы таләпләр кую акыллы. Мәсәлән, ата-аналар балаларына акыллы максатлар куеп, аларга бу максатларга ирешергә ярдәм иткәндә, бу балаларга файда китерә. Шулай ук өлкәннәр дә җыелыштагыларны рухи яктан үсәргә дәртләндереп, аларга моны ничек эшләргә икәне турында киңәшләр бирә ала. Өстәвенә, өлкән үзенә дөрес карашта булганда, аның башкаларга мөнәсәбәте җылы һәм дусларча булачак (Рим. 12:3). Бер апа-кардәш болай дигән: «Мин өлкәннең бар нәрсәне шаяртуга боруын теләмим. Ләкин ул һәрвакыт җитди булса, аның янына бару кыен булачак». Башка бер апа-кардәшнең сүзләре буенча, кайбер өлкәннәр чиктән тыш җитди булганга, ул алар янына барырга да курка. Өлкәннәр кардәшләренең Йәһвәгә, «мөбарәк Аллаһыга», гыйбадәт кылганда алган шатлыкларын бер дә киметергә теләмәс иде (1 Тим. 1:11).

Җыелышта җаваплылык алу

11. Җыелышта вазифалар алырга «омтылу» нәрсә аңлата?

11 Паул җыелыштагы ир-атларны күбрәк җаваплылык алыр өчен таләпләргә туры килергә дәртләндергәндә, ул аларны мин-минлекләрен канәгатьләндерергә чакырмаган. Ул болай дип язган: «Әгәр кем дә булса иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчесе булырга омтылса, ул бик нык игелекле эш тели» (1 Тим. 3:1, 4). Вазифалар алырга «омтылу» мәсихче ир-атлардан тырышлыклар куюны таләп итә; алар үз кардәшләренә хезмәт итәр өчен, кирәкле рухи сыйфатлар үстерергә нык теләк булдырырга тиеш. Абый-кардәш суга чумдырылганнан соң ким дигәндә бер ел үткән икән һәм ул хезмәттәш ярдәмчеләр өчен 1 Тимутегә 3:8—13 тәге таләпләргә тиешле дәрәҗәдә туры килә икән, аны бу вазифаны үтәр өчен тәкъдим итеп була. Игътибар итегез, 8 һәм 9 нчы шигырьләрдә болай диелә: «Бердәмлек ярдәмчеләре дә... ихтирамга лаек [«җитди», ЯД] булырга тиеш».

12, 13. Яшь абый-кардәшләр вазифалар алырга ничек омтыла ала?

12 Син суга чумдырылган яшь җитди абый-кардәш икән, вазифалар алырга омтылыр өчен берничә мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, син вәгазьләү эшендә яхшыра аласың. Син төрле яшьтәге имандашларың белән хезмәт итәргә яратасыңмы? Изге Язмалар өйрәнүен табар өчен, тырышлыклар куясыңмы? Изге Язмалар өйрәнүен җыелыш очрашуларында бирелгән киңәшләр буенча үткәргәндә, синең өйрәтү осталыгың үсәчәк. Моннан тыш син берәрсен Йәһвә юлларына өйрәткәндә аңа теләктәшлек күрсәтергә өйрәнәчәксең. Вакыт узу белән өйрәнүчең үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен аңлар. Син аңа Изге Язмалардагы принципларны кулланырга ярдәм иткәндә сабыр һәм әдәпле булырга өйрәнәчәксең.

13 Яшь кардәшләр җыелыштагы олы яшьтәгеләргә төрле яктан үз ярдәмнәрен тәкъдим итә ала. Шулай ук Патшалык Залын тиешле хәлдә, аның чиста һәм пөхтә булуы турында кайгыртып була. Сез кулыгыздан килгән ярдәмне тәкъдим иткәндә, әзер булу рухыгыз сезнең хезмәткә җитди караш белән караганыгызга дәлил булып тора. Тимуте кебек, сез җыелыштагы ихтыяҗлар турында ихлас күңелдән кайгыртырга өйрәнә аласыз. (Филиппуйлыларга 2:19—22 не укы.)

14. Яшь абый-кардәшләр җыелышта хезмәт итәр өчен, ничек сынала?

14 Өлкәннәр, «яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән» качкан һәм «тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, иминлеккә» һәм башка яхшы сыйфатларга омтылган яшь абый-кардәшләрне җыелыш эшләрендә катнаштырырга тырышыгыз (2 Тим. 2:22). Җыелышта төрле эшләр бирелгәндә, аларның җаваплылык алырга сәләтлеме икәннәре сынала, шулай итеп аларның алга китеше һәркемгә ачык күренәчәк (1 Тим. 3:10; 4:15).

Җыелышка һәм гаиләгә җитди караш

15. 1 Тимутегә 5:1, 2 буенча, башкалар белән мөгамәлә иткәндә без ничек җитди була алабыз?

15 Җитди булу абый һәм апа-кардәшләргә ихтирам белән мөгамәлә күрсәтүне дә үз эченә ала. Паул Тимутегә башкаларны хөрмәт итәргә кирәк икәне турында киңәш биргән. (1 Тимутегә 5:1, 2 не укы.) Бу аеруча каршы җенестәге кардәшләр белән мөгамәлә иткәндә мөһим. Әюбнең хатын-кызларны, аеруча үзенең хатынын, хөрмәтләгәне үрнәк алырлык. Ул башка хатын-кызга җенси теләк белән карамас өчен, тырышлыклар куйган (Әюб 31:1). Абый һәм апа-кардәшләр белән җитди мөгамәлә итәбез икән, без алар белән флирт кылмаячакбыз яки нинди дә булса эшебез белән берәр абый я апа-кардәшне уңайсыз хәлдә калдырмаячакбыз. Ике кеше никахка керергә ниятләп йөрешкәндә башкаларны хөрмәт итү аеруча мөһим. Җитди мәсихче каршы җенестәге кешенең хисләре белән беркайчан да уйнамас (Гыйб. сүз. 12:22).

16. Бу дөньяның ир белән атаның роленә карашы Изге Язмаларныкыннан ничек аерылып тора?

16 Безгә шулай ук гаиләдәге Аллаһыдан бирелгән рольләребезгә дә һәрвакыт җитди карарга кирәк. Шайтанның дөньясы ир һәм ата роленнән мыскыллап көлә. Күңел ачулар дөньясы гаилә башлыгын көлү һәм хөрмәт итмәү объектына әйләндереп, рәхәтлек таба. Әмма Изге Язмалар буенча, иргә зур җаваплылык салына һәм ул «хатынның башы» дип атала (Эфес. 5:23; 1 Көр. 11:3).

17. Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен оештыруда катнашуыбыз үз бурычларыбызга җитди караганыбызны ничек күрсәтә? Аңлатыгыз.

17 Ир, бәлкем, үз гаиләсе турында материаль яктан кайгыртадыр. Ләкин ул, гаиләсенә рухи җитәкчелек бирмәсә, үзендә үтә күрүчәнлек белән зирәклекнең юклыгын күрсәтер иде (Кан. 6:6, 7). Шуңа күрә 1 Тимутегә 3:4 тә әйтелгәнчә, син гаилә башы һәм җыелышыңда өстәмә вазифалар алырга омтыласың икән, үз гаиләң белән «оста идарә итүче», балаларыңны «бөтен хөрмәт белән, күндәм итеп тәрбияләүче булырга» тиеш. Шунлыктан үзеңнән болай дип сора: «Мин гаиләдәгеләр белән һәр атна гыйбадәт кылу кичен үткәрер өчен вакыт бүлеп куяммы?» Кайбер мәсихче хатыннарга асылда үз ирләреннән рухи җитәкчелекне алуларын сорарга туры килә. Һәр ир үзенең бу бурычына карашын җитди итеп тикшереп чыгарга тиеш. Әлбәттә, мәсихче хатын гаилә белән гыйбадәт кылу киче үткәрелсен һәм файдалы булсын өчен, иренә булышлык күрсәтергә һәм аның белән хезмәттәшлек итәргә тиеш.

18. Балалар җитди булырга ничек өйрәнә ала?

18 Шулай ук балалар да тормышка җитди карарга чакырыла (Вәг. 12:1, 2). Кечкенә балаларыгызны, яшьләренә һәм сәләтләренә карап, өйдәге эшләрне башкарырга өйрәтү аларга бер дә зыянлы булмас (Ирем. елав. 3:27). Давыт патша, әле малай булганда, көтү көтәргә өйрәнгән. Ул шулай ук музыка коралында уйнарга һәм музыка язарга өйрәнгән; шуңа күрә аны Исраил идарәчесенә хезмәт итәргә чакырганнар (1 Пат. 16:11, 12, 18—21). Һичшиксез, кечкенә чагында Давыт күп уеннар белгәндер, ләкин ул шулай ук яхшы күнекмәләр дә алган. Соңрак ул аларны Йәһвәне данлар өчен кулланган. Ул яхшы көтүче булган, һәм бу аңа сабырлык белән Исраил халкы өстеннән җитәкчелек итәргә ярдәм иткән. Яшьләр, сез, хәзер күп файдалы күнекмәләр ала аласыз. Алар сезгә Барлыкка Китерүчегезгә хезмәт итәргә һәм киләчәктә биреләчәк вазифаларны үтәргә әзерләнергә ярдәм итәчәк.

Акыллы караш саклагыз

19, 20. Үзегезгә һәм гыйбадәтегезгә сез нинди акыллы караш сакларга тәвәккәл?

19 Без барыбыз да үзебезгә акыллы караш белән карарга — чиктән тыш җитди карамаска тырыша алабыз. Без «артык тәкъва» булып китәргә теләмәс идек (Вәг. 7:16). Бераз юмор хисе өйдә я эштә булганда яисә мәсихче кардәшләребез белән мөгамәлә иткәндә туган киеренкелекләрне йомшарта ала. Өй ышык урын булырга тиеш, шуңа күрә андагы тынычлыкны бозмас өчен, гаиләдәгеләргә чиктән тыш тәнкыйтьчел булудан сакланырга кирәк. Бар җыелыштагылар бер-берсе белән шаяртырга һәм шатланырга өйрәнә ала; бу аларга көч бирүче сөйләшүләр алып барырга һәм өйрәтү рәвешләрен файда китерерлек итәргә ярдәм итә ала (2 Көр. 13:10; Эфес. 4:29).

20 Без яшәгән дөнья Йәһвәгә һәм аның кануннарына җитди карамый. Йәһвә халкы исә үзләренең Аллаһысына тыңлаучан һәм тугрылыклы булуларын бик мөһим дип саный. Йәһвәгә җитдилек белән гыйбадәт кылган кешеләр арасында булу ничек күңелле! Әйдәгез, тормышыбызга һәм гыйбадәтебезгә җитди караш сакларга тәвәккәл булыйк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен без бу дөньяның тормышка карата җиңел карашына каршы торырга тиеш?

• Без хезмәтебездә ничек шатлыклы, ләкин җитди була алабыз?

• Вазифалар алуга карашыбыз без җитдиме юкмы икәнен ничек күрсәтә?

• Кардәшләребезне һәм гаиләдәгеләребезне хөрмәт итү ни өчен мөһим икәнен аңлатыгыз.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге иллюстрацияләр]

Ир үз гаиләсен материаль һәм рухи яктан тәэмин итәргә тиеш