Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге рух тудырган сыйфатлар Аллаһыны данлый

Изге рух тудырган сыйфатлар Аллаһыны данлый

Изге рух тудырган сыйфатлар Аллаһыны данлый

«Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, һәм моның белән Минем Атам данланыр» (ЯХЪЯ 15:8).

1, 2. a) Башкаларны дәртләндерергә безнең нинди мөмкинлекләребез бар? б) Йәһвәнең нинди бүләге аңа хезмәт иткәндә сәләтләребезне яхшыртырга ярдәм итә?

МОНДЫЙ ике хәлне күз алдыбызга китерик: бер апа-кардәш яшьрәк апа-кардәшнең борчулы булганын күреп ала һәм аны вәгазьгә чакыра. Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгән арада яшьрәк апа-кардәш үзен нәрсә борчыганы турында сөйли. Соңрак шул ук көнне дога кылып, ул җитлеккән апа-кардәшнең кайгыртучанлыгы өчен Йәһвәгә рәхмәтен белдерә. Бу яшь апа-кардәш нәкъ моңа мохтаҗ булган да. Икенче очракта, бер ирле-хатынлы күптән түгел генә чит илдән вәгазьләгәннән соң кайта. Бер дуслык очрашуында алар илһамланып анда булган очракларны сөйләгәндә бер яшь абый-кардәш тыныч кына аларны тыңлап утыра. Берничә ел үткәч, аны чит илдә хезмәт итәргә билгелиләр, һәм ул анда китәргә җыенганда бу ирле-хатынлы һәм миссионер булырга теләген тудырган сөйләшү турында уйлый.

2 Бу ситуацияләр, бәлкем, синең тормышыңны үзгәртергә ярдәм иткән берәр кемне я синең берәр кемнең тормышына тәэсир иткәнеңне исеңә төшерәдер. Бер сөйләшү генә әлбәттә сирәк берәрсенең тормышын үзгәртә, ләкин безнең һәр көнне башкаларны дртләндерергә һәм ныгытырга мөмкинлекләребез бар. Күз алдыңа китер, синең сәләтләреңне һәм сыйфатларыңны яхшыртачак берәр чара бар ди. Моның ярдәмендә син кардәшләреңә күбрәк ярдәм итә алыр идең, ә Аллаһы сине яхшырак кулланыр иде. Әллә бу гаҗәеп булмас идеме? Чынлыкта, Йәһвә безгә нәкъ шундый бүләкне — үзенең изге рухын бирә (Лүк 11:13). Аллаһы рухы тормышыбызга тәэсир иткәндә ул бездә күркәм сыйфатлар тудыра; алар ярдәмендә безнең Аллаһыга хезмәтебез бар яклардан яхшыра. Нинди искитәрлек бүләк! (Гәләтиялеләргә 5:22, 23 не укы.)

3. a) Изге рух тудырган сыйфатларны үстерү Аллаһыны ничек данлый? б) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

3 Изге рух тудырган сыйфатларны бу рухның Чыганагы Йәһвә Аллаһы үзе чагылдыра (Көл. 3:9, 10). Гайсә ни өчен мәсихчеләр Аллаһыдан үрнәк алырга тырышырга тиеш икәненең төп сәбәбенә игътибар иткән. Ул рәсүлләренә болай дигән: «Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, һәм моның белән Минем Атам данланыр» (Яхъя 15:8) *. Без изге рух тудырган сыйфатлар үстергәндә, моның нәтиҗәләре сүзләребездә һәм эшләребездә күренә; бу үз чиратында Аллаһыбызга дан китерә (Мат. 5:16). Изге рух тудырган сыйфатлар Шайтан дөньясының сыйфатларыннан ничек аерылып тора? Изге рух тудырган сыйфатларны ничек үстерергә? Ни өчен бу авыр булырга мөмкин? Бу сорауларга җавапны без изге рух тудырган өч сыйфатны — мәхәббәт, шатлык һәм иминлекне — карап чыкканда табачакбыз.

Иң югары принципка нигезләнгән ярату

4. Гайсә үз шәкертләрен нинди мәхәббәт күрсәтергә өйрәткән?

4 Изге рух тудырган мәхәббәт бу дөньяда күрсәтелә торган яратудан шактый аерылып тора. Ул иң югары принципка нигезләнә. Гайсә Таудагы вәгазендә бу аермага басым ясаган. (Маттай 5:43—48 не укы.) Ул хәтта гөнаһлылар да «ашка-аш, ташка-таш» принцибы буенча эш итәргә омтыла дигән. Андый «ярату» фидакарь түгел, ә кешегә аның яхшылыгын кайтару гына. Күктәге Атабызның балалары булырга телибез икән, безнең яратуыбыз аерылып торырга тиеш. Яхшылыкка яхшылык, ә яманлыкка яманлык белән кайтару урынына, без башкаларга Йәһвә кебек карарга һәм башкалар белән аның кебек мөгамәлә итәргә тиеш. Әмма, Гайсә кушканча, дошманнарыбызны ярату мөмкинме?

5. Безне эзәрлекләгән кешеләргә без ничек ярату күрсәтә алабыз?

5 Изге Язмалардагы бер мисалны карап чыгыйк. Филиппуй шәһәрендә вәгазьләгәндә Паул белән Силасны кулга алганнар, бик нык кыйнаганнар һәм зинданның эчке бүлмәсенә ябып, аякларын агач богауларга беркетеп куйганнар. Ул чакта зиндан каравылчысы да, күрәсең, алар белән начар мөгамәлә иткән. Көтелмәгәндә җир тетрәү аркасында азат ителгәч, алар бу кешедән үч алырга мөмкинлекләре туганга сөенгәнме? Юк. Аның иминлеге турында эчкерсез кайгыртулары, фидакарь яратулары, Паул белән Силасны кичектермичә аның файдасы хакына эш итәргә дәртләндергән, һәм бу каравылчыга һәм аның бар өйдәгеләренә Йәһвә хезмәтчеләре булып китәргә мөмкинлек ачылган (Рәс. 16:19—34). Безнең көннәрдә күп кенә кардәшләребез «эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха» сорап, шулай ук эш итә (Рим. 12:14).

6. Кардәшләребезгә карата без ничек фидакарь ярату күрсәтә алабыз? (21 нче биттәге рамканы кара).

6 Имандашларыбызга карата ярату үз эченә тагы да күбрәкне ала. «Без... туганнарыбыз өчен үзебезнең җаныбызны бирергә тиешбез». (1 Яхъя 3:16—18 не укы.) Әмма ешрак без яратуны кечкенә нәрсәләрдә күрсәтә алабыз. Мәсәлән, кардәшебезне берәр сүз я эшебез белән рәнҗетсәк, без татулашыр өчен беренче булып адым ясап, аңа ярату күрсәтә алабыз (Мат. 5:23, 24). Ә безне рәнҗетсәләр, нәрсә эшләргә? Без кичерергә әзерме яисә кайчак үпкәләп йөрибезме? (Мәд. 85:5). Изге рух тудырган көчле ярату безгә башкаларны, Аллаһы безне чын күңелдән кичергән кебек, кичереп, кечкенә гөнаһларны юкка чыгарырга ярдәм итә ала (Эфес. 4:32; 1 Пет. 4:8).

7, 8. a) Кешеләрне ярату Аллаһыны ярату белән ничек бәйле? б) Йәһвәгә карата яратуыбызны без ничек тирәнәйтә алабыз? (Астагы рәсемне кара).

7 Кардәшләребезгә карата фидакарь яратуны без ничек үстерә алабыз? Аллаһыга карата яратуыбызны тирәнәйтеп (Эфес. 5:1, 2; 1 Яхъя 4:9—11, 20, 21). Изге Язмаларны укыганда, укыганнарыбыз турында уйланганда һәм дога кылганда Йәһвә белән үткәргән вакытыбыз йөрәкләребезне рухландыра һәм күктәге Атабызга карата яратуыбызны тирәнәйтә. Әмма безгә Аллаһыга якынлашыр өчен, вакытны бүлеп куярга кирәк.

8 Әйтик, Аллаһы Сүзен уку, укыганнарыбыз турында уйлану һәм Йәһвәгә дога кылу һәр көн ниндидер билгеләнгән сәгатьтә генә мөмкин ди. Йәһвә белән вакытыгызны үткәрергә сезгә бернәрсә дә комачауламасын өчен, сез көч куймас идегезме әллә? Әлбәттә, беркем дә Аллаһыга дога кылу мөмкинлегебезне чикли алмый, һәм күпчелегебез Изге Язмаларны теләгән вакытында укый ала. Әмма көндәлек эшләребез өермәсе Аллаһы өчен багышланган вакытыбызны «алып китмәсен» өчен, безгә тырышлыклар куярга кирәк. Йәһвәгә һәр көн якынлашыр өчен, сез күбрәк вакыт бүлеп куя аласызмы?

«Рухтан килгән шатлык»

9. Изге рух тудырган шатлыкның үзенчәлеге нинди?

9 Изге рух тудырган сыйфатларның искиткеч үзенчәлеге бу аларның даимилеге. Без карап чыгачак икенче сыйфат, шатлык, моңа дәлил булып тора. Шатлык хәтта начар шартларда да үсеп утырган чыдамлы үсемлек сыман. Бөтен җир шарында Аллаһының күп кенә хезмәтчеләре «хәбәрне күп газаплар эчендә Изге Рухтан килгән шатлык белән» кабул иткән (1 Тес. 1:6). Башкалар тормышларында авырлыкларга һәм кайгыларга дучар була. Әмма Йәһвә аларга үзенең рухы аша барысын чыдамлык һәм шатлык белән кичерергә көч биреп тора (Ягък. 1:2, 3). Бу шатлыкның сәбәбе нәрсәдә?

10. Безнең шатлыгыбызның сәбәбе нәрсәдә?

10 Шайтан дөньясының «ышанычсыз байлыгыннан» аермалы буларак, Йәһвә биргән рухи хәзинәнең кыйммәтлеге үзгәрешсез булып кала (1 Тим. 6:17; Мат. 6:19, 20). Ул безгә мәңгелек киләчәккә шатлыклы өмет бирә. Без мәсихче бөтендөнья кардәшлегебезнең өлеше булганга шатланабыз. Ә иң мөһиме, безнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләребез бар. Без качак булып яшәргә туры килгән, әмма Йәһвәне җырында мактаган Давытның хисләрен уртаклашабыз. Ул болай дип җырлаган: «Чөнки тормышка караганда, Синең шәфкатең күпкә яхшырак, авызларым Сине мактар. Шулай мин тормышымда Сине данлармын» (Мәд. 62:4 5). Хәтта авырлыклар кичергән чакта да без йөрәкләребездә Аллаһыны шатлык белән мактыйбыз.

11. Ни өчен Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итү мөһим?

11 Рәсүл Паул мәсихчеләрне: «Һәрвакыт Раббыда куаныгыз; кабатлап әйтәм: куаныгыз!» — дип өндәгән (Флп. 4:4). Ни өчен мәсихчеләр өчен Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итү мөһим? Чөнки Шайтан Йәһвәнең хакимлеге белән бәйле сорау күтәргән. Ул беркем дә Аллаһыга чын күңелдән хезмәт итмәячәк дигән (Әюб 1:9—11). Әгәр дә без Йәһвәгә бурычлы булганга гына, ләкин шатлыксыз хезмәт иткән булсак, безнең данлау корбаныбыз кимчелекле булыр иде. Шуңа күрә без мәдхия җырлаучының мондый күрсәтмәсенә колак салырга тырышабыз: «Ходайга шатланып хезмәт итегез; аның алдына куанышып барыгыз!» (Мәд. 99:2). Аллаһыга шатлыклы һәм эчкерсез йөрәк белән хезмәт итү аны данлый.

12, 13. Тискәре хисләрне җиңәр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

12 Әмма билгеле, Йәһвәнең хәтта багышланган хезмәтчеләренең дә төшенкелеккә бирелгән һәм уңайлы караш саклар өчен, көрәшергә туры килгән чаклары булачак (Флп. 2:25—30). Андый вакытларда безгә нәрсә ярдәм итәчәк? Эфеслеләргә 5:18, 19 да болай диелә: «Изге Рух белән сугарылыгыз. Бер-берегез белән мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар аша сөйләшегез, күңелегездән Раббыны данлап җырлагыз». Без бу киңәшне ничек куллана алабыз?

13 Тискәре хисләр чолгап алганда, без Йәһвәдән ярдәм бирүен үтенә алабыз һәм мактауга лаек нәрсәләр турында уйланырга тырыша алабыз. (Филиппуйлыларга 4:6—9 ны укы.) Кайберәүләр Патшалык җырларының көенә җырлау рухларын күтәрә һәм уйларын яхшы якка үзгәртә дип саный. Авыр сынауга очраган һәм аның аркасында еш кына күңеле төшкән һәм күңелсезләнгән бер абый-кардәш болай дип исенә төшерә: «Даими эчкерсез дога кылудан тыш мин берничә Патшалык җырын ятладым. Йәһвәне мактаган бу матур җырларны тавыш белән я эчемнән генә җырлау җанымны тынычландыра иде. Шул вакыттарак «Йәһвәгә якынлаш» дигән китап та чыккан иде. Мин аны бер ел эчендә ике тапкыр укып чыктым. Бу китап минем күңелемә тынычландыручы бәлзәм кебек булды. Йәһвәнең минем тырышлыкларымны фатихалаганын мин беләм».

«Татулык бәйләнешләре»

14. Изге рух нинди искитәрлек татулык тудыра?

14 Халыкара конгрессларыбызда чыгышлары белән төрле булган делегатлар кардәшләре белән аралашудан ләззәтләнә. Андый күренешләр Аллаһының бүгенге халкы арасында булган тынычлыкны — безнең бөтендөньядагы бердәмлекне сурәтли. Еш кына чит кешеләр бер-берсе белән дошманлыкта булырга тиеш кебек кешеләрнең «бердәмлекне татулык бәйләнешләре белән» сакларга тырышуларын күреп, гаҗәпләнә (Эфес. 4:3). Күпләргә нинди үзгәрешләр ясарга туры килгән икәнен күздә тотканда, бу бердәмлек чыннан да искитәрлек.

15, 16. a) Петернең башка халыкларга карашы нинди булган, һәм бу аның өчен нинди авырлык тудырган? б) Йәһвә Петергә үз карашын үзгәртергә ничек ярдәм иткән?

15 Төрле чыгышлары булган кешеләрне берләштерү авыр. Андый бердәмлеккә ирешер өчен, нәрсәне җиңеп чыгарга кирәк икәнен аңларга рәсүл Петер белән булган бер очрак булыша. Аның сөннәткә утыртылмаган мәҗүсиләргә карашын мондый сүзләреннән күреп була: «Сез, әлбәттә, беләсез: безнең дини канун буенча яһүдигә башка халык кешеләре белән аралашырга, алар янына кунакка йөрергә рөхсәт ителми. Әмма Аллаһы миңа бер кешене дә шакшы яки хәрәм дип исәпләмәскә кирәклеген күрсәтте» (Рәс. 10:24—29; 11:1—3). Беренче гасырда киң таралган караш буенча, Петер һичшиксез Канунның тик яһүдләрне генә яратырга кушканына ышанып үскән. Аның өчен мәҗүсиләрне нәфрәт ителергә тиеш дошманнар итеп санау гадәти булып күренгән *.

16 Петернең Көрнили өенә кергәндә нинди уңайсызлык хис иткәнен күз алдыңа гына китереп кара. Элек мәҗүсиләргә тискәре караш белән караган кеше кайчан да булса алар белән «татулык бәйләнешләре» ярдәмендә «берләшә» алыр идеме? (Эфес. 4:3, 16). Әйе, чөнки берничә көн алдарак, Аллаһы рухы Петернең йөрәген ачкан, һәм ул үз карашын үзгәртә һәм тискәре карашын җиңә башлаган. Күренеш аша Йәһвә аңа шуны ачыклаган: кешеләр нинди генә расадан я милләттән булмасын, ул аларга бертигез карый (Рәс. 10:10—15). Шуңа күрә Петер Көрнилигә болай дигән: «Аллаһының кешеләрне аермавын мин хәзер чынлап та аңлыйм... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» (Рәс. 10:34, 35). Петер үз карашын үзгәрткән һәм чын мәгънәдә имандашлар белән берләшкән (1 Пет. 2:17).

17. Ни өчен Аллаһы халкы арасындагы бердәмлек гаҗәеп?

17 Петер белән булган хәл безгә Аллаһының бүгенге халкы арасындагы гаҗәеп үзгәрешне аңларга ярдәм итә. (Ишагыйя 2:3, 4 не укы *.) «Һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» булган миллионлаган кеше «Аллаһының ихтыяры» буенча яшәр өчен, үз фикер йөртүләрен үзгәрткән (Ачыл. 7:9; Рим. 12:2). Аларның күбесе кайчандыр Шайтан дөньясына хас булган нәфрәт хисен һәм дошманлык белән килешмәүчәнлек рухын чагылдырып яшәгән. Ләкин Аллаһы Сүзен өйрәнү аша һәм изге рухның ярдәме белән алар «үзара тыныч-тату» яшәргә өйрәнгән (Рим. 14:19). Андый бердәмлек Аллаһыны данлый.

18, 19. a) Безнең һәрберебез җыелыштагы тынычлыкны һәм бердәмлекне саклар өчен, үз өлешен ничек кертә ала? б) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Аллаһы халкы арасындагы тынычлыкны һәм бердәмлекне саклар өчен, безнең һәрберебез үз өлешен ничек кертә ала? Күп кенә җыелышларда чит илләрдән күченеп килгән кешеләр бар. Кайберәүләрнең гореф-гадәтләре безнекеннән аерылып торадыр я алар безнең телебезне яхшы белмидер. Без алар белән яхшырак танышырга тырышабызмы? Аллаһы Сүзе безне моңа дәртләндерә. Яһүди һәм яһүди булмаган мәсихчеләрдән торган Рим җыелышына язганда Паул болай дигән: «Аллаһыга дан булсын өчен, Мәсих сезне кабул иткән кебек, бер-берегезне шулай кабул итегез» (Рим. 15:7). Сез җыелышыгызда кем белән яхшырак таныша аласыз?

19 Безнең тормышыбызга изге рух тәэсир итсен өчен, без тагын нәрсә эшли алабыз? Киләсе мәкаләдә, изге рух тудырган башка сыйфатларны карап чыкканда, бу сорауга җавап табачакбыз.

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Гайсә искә алган җимеш изге рух тудырган сыйфатларны һәм мәсихчеләр китергән «данлау корбанын», ягъни вәгазьләү эшен, үз эченә ала (Евр. 13:15).

^ 15 абз. Левиләр 19:18 дә болай диелә: «Үз халкың арасында беркемнән дә үч алма һәм аңа карата ачу тотма; якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». Яһүдләрнең дини җитәкчеләре «үз халкың арасында» берәрсе һәм «якының» бу яһүдләр генә дип исәпләгән. Канун буенча, исраиллеләр башка халыклардан читтә торырга тиеш булган. Әмма бу беренче гасыр дини җитәкчеләре тараткан карашка, ягъни яһүд булмаган бар кешеләр дошманнар һәм нәфрәт ителергә тиеш дигән карашка, каршы килгән.

^ 17 абз. Ишагыйя 2:3, 4: «Күп халыклар барачак һәм болай дип әйтәчәк: „Килегез һәм Йәһвә тавына меник... Ул безне үз юлларына өйрәтәчәк, һәм без аның юлларыннан йөриячәкбез“... Алар үз кылычларын яңадан чүкеп төрәннәр һәм сөңгеләрне яңадан чүкеп бакча пычаклары ясаячаклар. Халык халыкка кылыч күтәрмәячәк һәм сугышырга башка өйрәнмәячәк».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Кардәшләребезгә карата без ничек фидакарь ярату күрсәтә алабыз?

• Ни өчен безгә Аллаһыга шатлык белән хезмәт итү мөһим?

• Безнең һәрберебез җыелыштагы тынычлыкны һәм бердәмлекне саклар өчен, үз өлешен ничек кертә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге рамка]

«Алар чыннан да чын мәсихчеләр»

«Каршылык белән газаплану арасында. Йәһвә Шаһитләре Өченче рейх вакытында» дигән китапта яшь чагында концлагерьда булган бер еврейнең истәлекләре китерелә. Ул Нойенгамме лагерена килгәннән соң Йәһвә Шаһитләре белән беренче очрашуы турында сөйли («Between Resistance and Martyrdom—Jehovah’s Witnesses in the Third Reich»).

«Без, Дахау концлагереннән килгән еврейләр, баракка керү белән, андагы башка еврейләр үзләрендә булган бар нәрсәләрен, безнең белән бүлешмәс өчен, яшерә башлады... Концлагерьга хәтле без бер-беребезгә ярдәм итә идек. Ләкин монда, кеше тормышы кыл өстендә торганда, һәркем, башкалар турында уйламыйча, үзенең исән калуы турында гына кайгырта иде. Ләкин Изге Язмаларны тикшерүчеләр нәрсә эшләгәннәрен күз алдыгызга гына китереп карагыз. Ул чакта аларга бик авыр эш эшләтәләр иде: алар су үткәргеч торбаларын ремонтлый иде. Көннәр бик салкын иде, һәм аларга көн дәвамында тездән бозлы суда басып торырга туры килә иде. Беркем дә аларның моңа ничек түзә алганнарын аңламый иде. Аларның сүзләре буенча, моны алар Йәһвә көче белән эшлиләр иде. Алар да безнең кебек үк ач һәм икмәккә бик мохтаҗ иделәр. Ләкин алар нәрсә эшләделәр? Алар бар булган икмәкләрен җыеп, аны икегә бүлделәр: бер өлешен үзләре өчен, ә икенчесен әле генә Дахаудан килгән имандашлары өчен. Алар имандашларын үбеп, җылы каршы алдылар. Ашар алдыннан алар дога кылдылар. Аннары алар барысы да үзләрен канәгать һәм бәхетле итеп сизделәр. Һәм туйганчы ашадык диделәр. Шул чакта мин уйлап куйдым: алар чыннан да чын мәсихчеләр».

[19 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвәгә якынлашыр өчен, син башка эшләр хисабына һәр көн вакыт бүлеп куясыңмы?