Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син Аллаһыдан бирелгән җитәкчелекне күрәсеңме?

Син Аллаһыдан бирелгән җитәкчелекне күрәсеңме?

Син Аллаһыдан бирелгән җитәкчелекне күрәсеңме?

ИСРАИЛЛЕЛӘРНЕҢ дә, мисырлыларның да моңарчы андый нәрсәне күргәне булмаган. Исраиллеләр Мисырдан чыккач, алар белән һәр көн болытлы багана булган. Төннәрен ул утлы баганага әйләнгән. Нинди курку-хөрмәт уятырлык күренеш! Ләкин ул кайдан пәйда булган? Ни өчен ул кирәк булган? Һәм, якынча 3 500 ел үткәч, без исраиллеләрнең «утлы һәм болытлы баганага» карашыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Чыг. 14:24).

Аллаһы Сүзендә бу багананың кайдан һәм ни өчен пәйда булганы әйтелә: «Көндезен Раббы, юл күрсәтеп, болыт баганасында, ә төнлә, яктылык биреп, ут баганасында аларның алдыннан барды. Шуңа күрә алар көндез дә, төнлә дә юлларын дәвам итә алдылар» (Чыг. 13:21, 22). Йәһвә Аллаһы бу утлы һәм болытлы багананы үз халкын Мисырдан чыгарыр өчен һәм чүл буйлап алып барыр өчен кулланган. Алар аның артыннан барырга әзер булырга тиеш булган. Мисыр гаскәре Аллаһы халкына һөҗүм итәргә торганда, бу багана исраиллеләрне яклап, ике төркем арасына күчкән (Чыг. 14:19, 20). Бу багана исраиллеләрне иң кыска юл белән алып бармаса да, аның артыннан барып кына алар Вәгъдә ителгән җиргә керә алган.

Бу багана Аллаһы халкын алар арасында Йәһвәнең булганына ышандырып торган. Йәһвә аның аркылы җитәкчелек иткән һәм кайвакыт багана эченнән сөйләгән (Сан. 14:14; Мәд. 98:7). Өстәвенә, бу болыт, халыкны алып барыр өчен, Мусаны Йәһвә билгеләгән җитәкче итеп күрсәтеп торган (Чыг. 33:9). Шулай ук бу багана Ешуаны Мусаның Йәһвә билгеләгән алмашка килүчесе итеп раслаган. Моны Тәүратта бу болыт турында соңгы мәртәбә әйтелгәннән күреп була (Кан. 31:14, 15). Әйе, исраиллеләр Аллаһы җитәкчелеген күрә белергә һәм аның буенча барырга тиеш булганнар. Шул чакта гына алар уңышлы булыр иде.

Алар ачык дәлилне күрми башлаган

Исраиллеләр бу багананы беренче мәртәбә күргәндә, бу аларда курку-хөрмәт уяткандыр. Әмма, кызганычка каршы, алар гел күреп торган бу могҗиза аларга Йәһвәгә һәрвакытта да таянырлык итеп тәэсир итмәгән. Алар күп тапкырлар Аллаһы җитәкчелеген шик астына алган. Исраиллеләр, Мисыр гаскәре үзләрен куып килгәндә, Йәһвәнең коткаручы көченә таянмаган. Моның урынына алар Аллаһы хезмәтчесе Мусаны үзләрен үлемгә алып килүендә гаепләгән (Чыг. 14:10—12). Кызыл диңгезне уңышлы кичкәннән соң, алар җитәрлек ризыклары һәм сулары юк дип уйлап, Мусадан, Һаруннан һәм Йәһвәдән зарланган (Чыг. 15:22—24; 16:1— 3; 17:1— 3, 7). Ә берничә атна үткәннән соң алар Һарунны алтын бозау ясарга мәҗбүр иткән. Уйлап кына карагыз, исраиллеләр үзләрен Мисырдан чыгарган Аллаһының булуын күрсәтеп торган гаять зур утлы һәм болытлы багананы күргән, ә аннан ерак түгел генә алар җансыз потка табына башлап: «Менә, Исраил, бу — сине Мисыр җиреннән алып чыккан аллаң!» — дигәннәр. Нинди хөрмәтсезлек! (Чыг. 32:4; Них. 9:18).

Исраиллеләр фетнәчел эшләре белән Йәһвә җитәкчелегенә шаккаттыргыч хөрмәтсезлеген күрсәткән. Сәбәбе аларның күрү сәләтләрендә түгел, ә рухи карашларында булган. Алар бу багананы күреп торганнар, ләкин моның Йәһвә җитәкчелеген күрсәткәнен онытканнар. Аларның эшләре «Исраилнең Изгесен рәнҗеткән» булса да, Йәһвә мәрхәмәт күрсәтеп, Исраил Вәгъдә ителгән җиргә кергәнгә хәтле, багана аша җитәкчелек бирүен дәвам иткән (Мәд. 77:40—42, 52—54; Них. 9:19).

Бүген Аллаһы җитәкчелеген күрә белегез

Бүген дә Йәһвә үз халкын ачык җитәкчелексез калдырмый. Исраиллеләргә барыр юлларын табарга кирәк булмаган кебек, безгә дә үзебезгә вәгъдә ителгән яңа дөньяга юлны эзләргә кирәк түгел. Гайсә Мәсих җыелышның Башы итеп билгеләнгән (Мат. 23:10; Эфес. 5:23). Ул билгеле бер вәкаләтне рух белән майланган тугры мәсихчеләрдән торган ышанычлы хезмәтче сыйныфына биргән. Бу хезмәтче сыйныфы исә мәсихче җыелышта күзәтчеләр билгели (Мат. 24:45—47; Тит. 1:5—9).

Бу тугры хезмәтче сыйныфының кем икәнлеген без кайдан беләбез? Гайсәнең аның хакта нәрсә әйткәненә игътибар итегез: «Хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшү өчен, хуҗа тарафыннан башка хезмәтчеләргә башлык итеп куелган ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? Хуҗасы, әйләнеп кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле» (Лүк 12:42, 43).

Димәк, хезмәтче сыйныфы, «ышанычлы» булганга, Йәһвәгә, Гайсәгә һәм Аллаһы халкына һәрвакыт тугры һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьләрдән тайпылмый. «Акыллы» булганга, ул иң мөһим эшне, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм бөтен халыклар арасыннан шәкертләр булдыру эшен, аек акыл белән җитәкли (Мат. 24:14; 28:19, 20). Бу хезмәтче сыйныфы күндәм булып «үз вакытында» туклыклы һәм файдалы рухи ризык тарата. Йәһвәнең бу хезмәтчене хуплаганы үз халкының саны буенча үсүен, мөһим карарлар кабул итүен, Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне яхшырак аңлавын фатихалавыннан һәм дошманнар кулыннан юк ителүдән саклаганыннан күренә. Һәм шулай ук Йәһвә үз хезмәтчеләренә җан тынычлыгын бирә (Ишаг. 54:17; Флп. 4:7).

Аллаһы җитәкчелеген кабул ит

Аллаһы җитәкчелеге өчен рәхмәтле булганыбызны без ничек күрсәтә алабыз? Рәсүл Паул болай дигән: «Җитәкчеләрегезне тыңлагыз вә аларга буйсыныгыз» (Евр. 13:17). Моны эшләү һәрвакытта да җиңел булмаска мөмкин. Мисал өчен, үзеңне Муса көннәрендәге исраилле итеп күз алдыңа китер. Әйтик, син берникадәр вакыт болытлы багана артыннан барганнан соң ул туктый. Ул озак торачакмы? Бер көн, бер атна, я берничә аймы? Син: «Бар әйберләрне дә чыгарып, урнаштырырга кирәкме икән?» — дип уйлыйсың. Башта син, бәлкем, иң кирәкле әйберләрне генә чыгарасыңдыр. Әмма, берничә көннән соң, кирәкле әйберләрне эзләүдән туеп, син бөтен нәрсәләреңне чыгара башлыйсың. Ләкин аннары, әйберләреңне чыгарып бетерү белән, син багананың күтәрелүен күрәсең, һәм сиңа яңадан әйберләрне җыеп, тутырырга кирәк! Бу бер дә җиңел һәм уңайлы булмас иде. Шулай да «исраиллеләр [«шунда ук», ЯД] юлга чыгарга» тиеш булганнар (Сан. 9:17—22).

Ә без Аллаһы җитәкчелеген ничек кабул итәбез? Без аның буенча «шунда ук» эш итәргә тырышабызмы? Яисә гадәтләнгәнчә эш итүебезне дәвам итәбезме? Безгә Изге Язмалар өйрәнүләрен алып бару, башка телдә сөйләшүче кешеләргә вәгазьләү, даими гаилә белән гыйбадәт кылу, хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитеты белән хезмәттәшлек итү һәм конгрессларда үзеңне дөрес тоту турында күрсәтмәләр бирелеп тора. Без аларны беләбезме? Без шулай ук бирелгән киңәшләрне кулланып, Аллаһы җитәкчелеген кадерләгәнебезне күрсәтәбез. Мөһим карарлар кабул итәр алдыннан без үз акылыбызга таянмыйбыз, ә Йәһвәдән һәм аның оешмасыннан җитәкчелек эзлибез. Давыл купканда бала үз ата-анасы канаты астында яклау эзләгән кебек, без дә бу дөньяның авырлыклары безнең өскә, яшенле яңгыр кебек, яуганда, Йәһвә оешмасында яклау эзлибез.

Әлбәттә, Аллаһының җирдәге оешмасында үз өсләренә җитәкчелек алган кардәшләр камил түгел, ләкин Муса да камил булмаган. Шулай да болытлы багана аның Аллаһы тарафыннан билгеләнгәнен һәм хупланганын һәрчак күрсәтеп торган. Шулай ук игътибар итегез, исраиллеләр үзләре кузгалу вакытын билгеләмәгән, ә «Раббының Муса аша биргән күрсәтмәсе буенча» эш иткән (Сан. 9:23). Аллаһы җитәкчелеге буенча эш иткән Муса, күрәсең, юлга чыгарга кирәк икәнлеген хәбәр иткән.

Бүген Йәһвә билгеләгән хезмәтче сыйныфы, нәрсәдер эшләргә кирәк булганда, ачык күрсәтмәләр биреп тора. Бу хезмәтче моны ничек эшли? Ай саен чыгып торган брошюралардагы, «Безнең патшалык хезмәтебез»дәге мәкаләләр һәм яңа басмалар белән конгресслардагы нотыклар аша эшли. Шулай ук җыелышлар күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм хатлар я теократик өйрәтү үткән җыелыштагы җаваплы кардәшләр аша күрстмәләр ала.

Син Йәһвәдән бирелгән җитәкчелекне ачык күрәсеңме? Йәһвә безне, үз халкын, бу соңгы көннәрдә Шайтанның, чүлгә охшаш, явыз дөньясы аша алып барыр өчен, үз оешмасын куллана. Нәтиҗәдә, безнең арабызда бердәмлек, ярату һәм иминлек хөкем сөрә.

Исраил Вәгъдә ителгән җиргә кергәч, Ешуа болай дигән: «Йәһвә Аллаһыгыз сезгә әйткән барлык яхшы сүзләрнең берсе дә үтәлмичә калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән беләсез. Алар барысы да үтәлде» (Ешуа 23:14). Шулай ук Аллаһының бүгенге халкы да һичшиксез вәгъдә ителгән яңа дөньяга керәчәк. Әмма син анда булырсыңмы юкмы икәне күбесенчә синең Аллаһы җитәкчелеге буенча басынкылык белән эш итәргә әзер булуыңа бәйле. Шуңа күрә, безнең барыбыз да Йәһвәдән бирелгән җитәкчелекне ачык күрүен дәвам итсен!

[5 биттәге иллюстрацияләр]

Без бүген Йәһвә оешмасы аша җитәкчелек алабыз

Конгресслардагы басмалар

Теократик өйрәтү

Вәгазь очрашуындагы киңәшләр