Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы» журналының соңгы саннары сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә алырсыңмы?

• Ни өчен без Гадән бакчасының чыннан да булганына ышана алабыз?

Изге Язмаларда бу чынбарлык итеп сурәтләнә һәм аның кайда урнашкан булганы турында төгәл әйтелә. Анда искә алынган дүрт елгаларның икесе бүген дә ага. Андый җентеклекләр мифлар белән әкиятләрдә китерелми. Гайсә, иң ышанычлы Шаһит, Адәм белән Хаува хакында чынбарлыктагы кешеләр турында кебек әйткән (гыйнвар—март, 5—6, 9 нчы бит.).

• Аллаһы Адәм белән Хауваның гөнаһ кылачагын белгәнме?

Юк. Йәһвә аларга акыл һәм ихтыяр иреге биргән, һәм алар Аллаһыга буйсыныргамы юкмы икәнен үзләре хәл итә алган. Аллаһының киләчәкне алдан белү сәләте булса да, ул моны кирәк булганда гына куллана (гыйнвар—март, 13—15 нче бит.).

• Мәсихчеләр Аллаһы исемен талисман итеп кулланамы?

Кайбер кешеләр ниндидер әйберләрне я символларны талисман итеп саный, бөти сыман куллана, имеш алар яклар өчен ниндидер сихри көчкә ия, ләкин Аллаһы хезмәтчеләре аның исемен талисман итеп санамый. Алар Йәһвәгә иман итә һәм аның ихтыярын үтәргә тырыша, шулай эшләп алар аның исеменә сыена (15.1., 5—6 нчы бит.).

• Ни өчен Йәһвә Шаул патшаны кире каккан?

Шаул Аллаһы пәйгамбәрен корбан китерер өчен көтәргә тиеш булган, ләкин патша үзе бу корбанны китереп, тыңламаучанлык күрсәткән. Соңрак ул дошман халыкны юк итәргә дигән боерыкны үтәмәгән (15.2., 22—23 нче бит.).

• Канунсызлыкны нәфрәт иткәнебезне без ничек итеп күрсәтә алабыз?

Без исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш эчмәячәкбез, оккультизмнан сакланачакбыз һәм Гайсәнең әхлаксызлык турындагы кисәтүенә колак салачакбыз. Мәсәлән, без порнографиядән һәм ул тудыра алган уйлардан качачакбыз (Мат. 5:27, 28). Шулай ук без җыелыштан чыгарылган кешеләр белән аралашмаячакбыз (15.2., 29—32 нче бит.).

• Иремия пәйгамбәр «сулар янына утыртылып... тамырлар җибәргән» агачка ничек охшаш булган? (Ирем. 17:7, 8).

Ул беркайчан да «җимеш бирүдән» туктамаган һәм мыскыл итүче кешеләрнең тәэсиренә бирелмәгән. Киресенчә, ул тормыш биреп торган «сулар» Чыганагына нык тотынган һәм Аллаһының үзенә әйткәннәренең барысына колак салган (15.3., 14 нче бит).