Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 нче пәйгамбәрлек. Җир тетрәүләр

1 нче пәйгамбәрлек. Җир тетрәүләр

1 нче пәйгамбәрлек. Җир тетрәүләр

«Көчле җир тетрәүләр... булыр» (ЛҮК 21:11).

● Гаитида көчле җир тетрәүдән соң яшь ярымлык Винни исемле кызны җимерекләр арасыннан чыгарганнар. Шундагы телерепортерлар аның ыңгырашуын ишеткән булган. Аны коткарганнар, ә әти-әнисе вафат булган.

ФАКТЛАР. 2010 елның гыйнварында Гаитида булган 7 баллы җир тетрәүдә 300 000 нән артык кеше һәлак булган. Һәм тагын 1,3 миллион кеше бер мизгелдә өйсез калган. Кызганычка каршы, 2009 елның апреленнән алып 2010 елның апреленә кадәр бөтен дөнья буйлап 18 көчле җир тетрәү булган.

КЕМДЕР ӘЙТЕР: «Элек тә җир тетрәүләр күп булган, ә хәзер заманча технологияләр ярдәмендә без алар турында ешрак ишетәбез генә».

БУ ЧЫННАН ДА ШУЛАЙМЫ? Игътибар итегез: Изге Язмаларда соңгы көннәрдә күпме җир тетрәүләр булачагы турында әйтелми. Анда «урыны-урыны белән» «көчле җир тетрәүләр» булыр диелгән. Бу хәзерге авыр замананың хәлиткеч вакыт булуын күрсәтүче бер билге булып тора (Марк 13:8; Лүк 21:11).

СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ? Изге Язмаларда алдан әйтелгән көчле җир тетрәүләр бүгенге көннәрдә буламы?

Җир тетрәүләр — соңгы көннәрдә яшәгәнебезне күрсәтүче бердәнбер дәлил түгел. Моны башка пәйгамбәрлекләрнең үтәлүе дә раслый. Әйдәгез, икенче пәйгамбәрлекне карап чыгыйк.

[Тексттан алынган өзек. 4 нче бит]

«Без [геофизиклар] бу җир тетрәүләрне көчле дибез, ә калганнар аларны коточкыч диләр» (КЕН ХАДНЕТ, КУШМА ШТАТЛАРНЫҢ ГЕОЛОГИК ЭЗЛӘНҮЛӘР ОЕШМАСЫ).

[4 нче биттәге иллюстрация кайсы чыганактан алынган]

© William Daniels/Panos Pictures