Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

5 нче пәйгамбәрлек. Җирне һәлак итү

5 нче пәйгамбәрлек. Җирне һәлак итү

5 нче пәйгамбәрлек. Җирне һәлак итү

«Җирне һәлак итүчеләрне һәлак итү вакыты җитте» (АЧЫЛЫШ 11:18).

● Нигериядә, Кпор авылында яшәүче Перри пальма шәрабын ясау белән шөгыльләнгән. Нигер елгасы дельтасына зур күләмдә нефть аккач, ул үз бизнесын ябарга мәҗбүр булган. Ул болай ди: «Нефть аркасында балык үлә, тәнебез зыян күрә, елгалар пычрана. Мин хәзер үземне тәэмин итә алмыйм».

ФАКТЛАР. Кайбер белгечләр әйтүенчә, һәр ел дөнья океанына 6,5 миллион тонна чүп эләгә. Бу чүпнең яртысы — пластик, ә ул йөзләгән елдан соң гына таркала. Җир йөзен пычратудан тыш, кешеләр табигый ресурсларны да гаять зур күләмдә кулланалар. Тикшерүләр күрсәткәнчә, бер ел эчендә кулланылган ресурсларны тулыландырыр өчен, җиргә бер ел да биш ай кирәк. Австралиянең бер газетасында болай дип язылган: «Халык саны үсүе һәм ресурсларны куллану тизлеге шундый ук калса, безгә 2035 елга тагын бер Җир кирәк булачак» («Sydney Morning Herald»).

КЕМДЕР ӘЙТЕР: «Кешеләр иҗатчан. Без, бу проблемаларны хәл итеп, җирне коткара алырбыз».

БУ ЧЫННАН ДА ШУЛАЙМЫ? Күп кенә кешеләр һәм оешмалар экологик проблема турындагы сорауларны күтәрә. Моңа карамастан, җирнең пычратылуы әле дә киң колач ала.

СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ? Кешеләр үзләре генә планетабызны коткара аламы? Аллаһыга, үз вәгъдәсен үтәп, җирне коткарырга кирәк түгелме?

Инде искә алынган биш пәйгамбәрлектән тыш, Изге Язмаларда шулай ук соңгы көннәрдә булачак яхшы вакыйгалар турында да алдан әйтелгән. Аларның берсен карап чыгыйк.

[Тексттан алынган өзек. 8 нче бит]

«Әйтерсең лә мине, матур бер оҗмахтан куып чыгарып, пычрак, агулы чүплеккә ташлаганнар» (КУШМА ШТАТЛАРДА МЕКСИКА КУЛТЫГЫ ЯРЫ БУЕНДА ЯШӘҮЧЕ ЭРИН ТАМБЕРНЫҢ 2010 ЕЛНЫ НЕФТЬНЫҢ ТҮГЕЛҮЕ ТУРЫНДАГЫ СҮЗЛӘРЕ).

[8 нче биттәге рамка]

Аллаһы гаеплеме?

Изге Язмаларда бүгенге аяныч шартлар турында алдан пәйгамбәрлек ителгән икән, аларның булуында Аллаһыны гаепләү дөрес булыр идеме? Безгә газапларны Аллаһы җибәрәме? Бу сорауларга җавапны сез «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапның 11 нче бүлегеннән таба алырсыз. Бу китап Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[8 нче биттәге иллюстрация кайсы чыганактан алынган]

U.S. Coast Guard photo