Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тиздән бөек үзгәрешләр булачак!

Тиздән бөек үзгәрешләр булачак!

Тиздән бөек үзгәрешләр булачак!

«Тагын бераздан явызлар инде юк булачак... Ә юашлар җирне мирас итеп алачак Һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (ЗӘБУР 37:10, 11).

СЕЗ бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен күрергә теләр идегезме? Тиздән бу пәйгамбәрлек үтәләчәк. Моңа ышанычлы дәлилләр бар.

Үткән мәкаләләрдә каралган пәйгамбәрлекләр «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне күрсәтә (2 Тимутигә 3:1—5). Изге Язмаларда моны раслаучы башка пәйгамбәрлекләр дә бар. Аллаһы бу пәйгамбәрлекләрне бездә өмет булсын дип алдан яздырткан (Римлыларга 15:4). Бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше бүгенге бәла-казаларның тиздән бетәчәген күрсәтә.

Соңгы көннәр үткәч, нәрсә булачак? Бөтен җир белән Аллаһы Патшалыгы идарә итәчәк (Маттай 6:9). Изге Язмаларда язылганча, ул вакытта җирдәге тормыш нинди булачак?

Ачлык бетәчәк. «Җир йөзендә ашлык мул булыр, тау башларында ул артыгы белән булыр» (Зәбур 72:16).

Чир-авырулар булмаячак. «Анда яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыя 33:24).

Җир яңартылачак. «Чүл һәм кибеп беткән җир сөенер, дала шатланыр һәм зәгъфран кебек чәчәк атар» (Ишагыя 35:1).

Бу һәм башка искиткеч пәйгамбәрлекләр тиздән үтәләчәк. Йәһвә Шаһитләре гаҗәеп үзгәрешләрнең тиздән башланачагына һич шикләнми. Ни өчен? Алар сезгә моның турында сөйләргә шат булыр.