Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы бер милләтне башка милләттән өстенрәк күрәме?

Аллаһы бер милләтне башка милләттән өстенрәк күрәме?

Укучыларның сораулары

Аллаһы бер милләтне башка милләттән өстенрәк күрәме?

▪ Юк, күрми. Инҗилдә моның турында ачык әйтелә: «Аллаһы кешеләрне аерм[ый]... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» (Рәсүлләр 10:34, 35).

Аллаһының карашы кешеләр карашыннан аерылып тора. Күп кеше бер милләтне (гадәттә, үз милләтен) башка милләтләрдән өстенрәк куя. Андый алдан ук ялгыш караш Чарльз Дарвинның фикерләрен чагылдыра. Ул болай дип язган: «Берәр вакыт... кешелекнең югары расалары түбән расаларын юкка чыгарып бөтенләй алмаштырачак». Кызганычка каршы, күпләр үз милләтен башка милләтләрдән өстенрәк куйган кешеләрдән зыян күргән.

Милләтчелек хисен үстерү дөресме? Фән бер милләтнең югарырак, ә башка милләтнең түбәнрәк булуын генетик яктан раслаганмы? Юк, расламаган. Оксфорд профессоры һәм генетигы, Бриан Сикс, болай дип әйтә: «Генетик яктан милләтләрне я расаларны классларга бүлеп булмый... Миңа һәрвакыт: „Грек ДНКсы я Итальян гены бармы?“ — дигән сорау бирәләр, һәм мин: „Әлбәттә, юк“,— дип җавап кайтарам... Бар кешеләр кардәшләр дип әйтеп була».

Андый фәнни мәгълүматлар Изге Язмаларда әйтелгәнгә туры килә. Изге Язмаларда Аллаһы бер ир-атны һәм бер хатын-кызны барлыкка китергән, һәм бар кешеләр аларның нәселеннән чыккан дип әйтелә (Яратылыш 3:20; Рәсүлләр 17:26). Шулай итеп Аллаһы бар кешеләргә бертигез карый.

Йәһвә кешеләрнең тән төсенә я йөзенә карамый. Аның өчен күңелебез, безнең нинди эчтә булуыбыз, күпкә мөһимрәк. Моның турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Аллаһы кеше кебек карамый: кеше күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә» (1 Патшалык 16:7). Моны белү безне юатырга мөмкин. Ничек итеп?

Безнең күбебез, нинди милләттән булуына карамастан, үз тышкы кыяфәтеннән канәгать түгел. Моның белән бернәрсә дә эшли алмасак та, без мөһимрәк нәрсәләрне — күңелебездәге хисләрне һәм фикерләрне төзәтә алабыз (Көлессәйлеләргә 3:9—11). Үзебез белән намуслы булсак, без шуның белән ризалашырбыз: безнең һәрберебез, телиме ул юкмы, үз милләтен башка милләттән я өстенрәк, я түбәнрәк куя. Бу карашларның берсе дә Аллаһының фикер йөртүенә туры килмәгәнгә, безгә, бар көчебезне куеп, андый хисләрне күңелебездән тамырлары белән юкка чыгарырга кирәк (Мәдхия 138:23, 24).

Үзебезгә һәм башкаларга Йәһвә карашы белән карарга тырышсак, без Йәһвәнең ярдәменә өметләнә алабыз. Аллаһы Сүзендә мондый искә төшерү бар: «Йәһвә үз көчен йөрәкләре үзе белән тулысынча булганнарның файдасы өчен кулланырга дип, бөтен җирне күздән кичерә» (2 Елъязма 16:9). Чыннан да, безнең нинди милләттән булуыбыз мөһим роль уйнамый.