Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балама суга чумдырылу үтәргә кирәкме?

Балама суга чумдырылу үтәргә кирәкме?

Балама суга чумдырылу үтәргә кирәкме?

«КЫЗЫМНЫҢ Йәһвә хезмәтчесе булуына мин бик бәхетле һәм ул үзе дә моңа бик шат»,— дип әйткән Филиппинда яшәүче Карлос * исемле бер мәсихче ата. Ә Грециядәге бер ата болай дип язган: «Без хатыным белән өч балабыз да яшүсмер чакларында суга чумдырылганына сөенәбез. Алар рухи уңышларга ирешә һәм Йәһвәгә хезмәт иткәннәренә шатлана».

Мәсихче ата-аналар балалары суга чумдырылгач зур шатлык кичерә, ләкин кайвакыт бу шатлык борчылу катнаш була. «Мин бик бәхетле дә идем һәм шул ук вакыт хафалана да идем»,— дип әйткән бер ана. Ни өчен ул шундый төрле хисләр кичергән? «Улым инде Йәһвә алдында тулысынча җаваплы булганын мин аңлый идем».

Йәһвәгә аның суга чумдырылган Шаһите булып хезмәт итү бар яшьләрнең дә максаты булырга тиеш. Шулай да мәсихче ата-аналар болай дип уйларга мөмкин: «Баламның рухи яктан үскәнен мин күреп торам, ләкин ул бозык басымга дучар булганда моңа каршы тора алырмы һәм Йәһвә алдында саф булып калырмы?» Башкалары үзләреннән болай дип сорыйдыр: «Материализм вәсвәсәсенә очраганда балам Аллаһыга шатлык һәм ашкыну белән хезмәт итүен дәвам итәрме?» Әмма Изге Язмалардагы нинди күрсәтмә ата-аналарга балалары суга чумдырылырга әзерме икәнен билгеләргә ярдәм итә ала?

Шәкерт булу иң мөһим таләп

Аллаһы Сүзендә ничә яшьтә суга чумдырылырга икәне турында әйтелми, ләкин анда бу адымны ясар өчен кем яраклы икәне турында әйтелә. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны... суга чумдырыгыз» (Мат. 28:19). Димәк, кеше, суга чумдырылганчы, инде Мәсихнең шәкерте булырга тиеш.

Шәкерт кем ул? «Изге Язмаларны аңлау» (инглиз) китабында болай диелә: «Бу сүз башлыча Мәсихнең тәгълиматларына ышанган һәм алар буенча яшәгән кешеләргә кулланыла». Чагыштырмача яшь кешеләр Мәсихнең чын шәкертләре була аламы? Латин Америкасында 40 елдан артык миссионер булып хезмәт итүче бер апа-кардәш үзе һәм сеңлесе белән апасы турында болай дип яза: «Без Йәһвәгә хезмәт итәргә һәм Оҗмахта яшәргә теләгәнебезне аңларлык яшьтә идек. Багышлануыбыз безгә яшь чакта булган вәсвәсәләргә каршы торырга ярдәм итте. Аллаһыга яшь чакта багышланганыбызга без бер дә үкенмибез».

Балагызның Мәсих шәкерте булып киткәнен ничек белергә? Изге Язмаларда болай диелә: «Эшләгән гамәленә карап хәтта баланың да холкы сафмы, гаделме икәнен белеп була» (Гыйб. сүз. 20:11). Яшьләрнең шәкерт буларак «алга китешен» ачык күрсәтә торган кайбер гамәлләрне карап чыгыйк (1 Тим. 4:15).

Шәкерт булуын раслау

Балагыз сезне тыңлыймы? (Көл. 3:20). Ул үзенә билгеләнгән өйдәге эшләрне эшлиме? Инҗилдә 12 яшьлек Гайсә турында: «[Ул] әти-әнисенә итагатьле булды»,— дип әйтелә (Лүк 2:51). Әлбәттә, бер бала да бүген үз ата-анасына камил рәвештә тыңлаучан булмаячак. Ләкин мәсихчеләр төгәл итеп «Мәсих эзләре буенча барырга» тиеш. Шуңа күрә суга чумдырылу үтәргә теләгән яшьләр ата-аналарына буйсынуы белән билгеле булырга тиеш (1 Пет. 2:21).

Мондый сорауларны карап чыгыгыз: Балагыз хезмәттә бөтен көчен куеп, «барыннан да бигрәк... Патшалыкны» эзлиме? (Мат. 6:33). Ул башкаларга яхшы хәбәрне ашкынып сөйлиме я сезгә аны хезмәткә барырга һәм кешеләргә вәгазьләргә җитди үгетләргә туры киләме? Ул үзенең суга чумдырылмаган вәгазьче буларак бурычын онытмыймы? Хакыйкать белән кызыксынган кешеләргә кабат килеп-китүләр ясарга теләге бармы? Ул классташларына һәм укытучыларына Йәһвә Шаһите икәне турында әйткәнме?

Мәсихче очрашуларга йөрү аның өчен мөһимме? (Мәд. 121:1). Җыелышта өйрәнү мәкаләләре тикшерелгәндә һәм Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнгәндә ул комментарийлар бирергә яратамы? Һәм Теократик хезмәт мәктәбендә теләп катнашамы? (Евр. 10:24, 25).

Балагыз мәктәптә яки башка җирдә зыян китерүче аралашудан сакланып, әхлакый яктан саф булып калырга омтыламы? (Гыйб. сүз. 13:20). Ул нинди музыка тыңларга, фильмнар белән телетапшырулар карарга, нинди видеоуеннар уйнарга ярата һәм Интернетны ничек куллана? Аның сүзләре һәм эшләре Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәргә тели икәнен күрсәтәме?

Балагыз Изге Язмаларны яхшы беләме? Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә белгәннәрен ул үз сүзләре белән әйтеп бирә аламы? Ул Изге Язмалардагы төп хакыйкатьләрне аңлата аламы? (Гыйб. сүз. 2:6—9). Аңа Изге Язмаларны уку вә ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфы чыгарган басмаларны тикшерү ошыймы? (Мат. 24:45). Изге Язмаларның тәгълиматлары һәм шигырьләре буенча ул сораулар бирәме?

Бу сораулар ярдәмендә балагызның рухи үсешен билгеләп була. Аларны карап чыкканнан соң, сез аңа, суга чумдырылганчы, кайсы яклардан яхшырырга кирәк икәнен күрерсез. Әмма ул тормышы белән үзенең шәкерт булуын раслый икән һәм үз тормышын чыннан да Аллаһыга багышлаган икән, сез ул суга чумдырылырга әзер дигән нәтиҗәгә килерсез.

Яшьләр Йәһвәне мактый ала

Аллаһының күп кенә хезмәтчеләре яшь чактан ук Аллаһыга тугры һәм чын күңелдән бирелгән булган. Йосыф, Шамуил, Йошия һәм Гайсә мисаллары турында уйлагыз (Ярат. 37:2; 39:1—3; 1 Пат. 1:24—28; 2:18—20; 2 Елъ. 34:1—3; Лүк 2:42—49). Филипнең пәйгамбәрлек иткән дүрт кызы да, күрәсең, яшь чакларында рухи яктан яхшы тәрбия алган (Рәс. 21:8, 9).

Грециядә яшәүче бер мәсихче болай дигән: «Мин 12 яшемдә суга чумдырылдым. Бу адымны ясаганыма мин беркайчан да үкенмәдем. Шул вакыттан бирле 24 ел үтте, һәм мин аларның 23 сен тулы вакытлы хезмәттә үткәрдем. Йәһвәне яратуым миңа яшь чактагы авырлыкларны кичерергә һәрвакыт ярдәм итте. 12 яшемдә мин Изге Язмаларны хәзерге кебек белмәсәм дә, Йәһвәне яратканымны һәм аңа мәңге хезмәт итәсе килгәнемне мин белә идем. Йәһвәнең үзенә хезмәт итәргә ярдәм иткәне өчен мин бик шатмын».

Үзенең чын шәкерт булуын раслаган кеше, яшьме ул я олы яшьтәме, суга чумдырылу үтәргә тиеш. Рәсүл Паул болай дип язган: «Йөрәк белән иман итү Аллаһы биргән хаклыкка алып килә, ә иманны икърар итү — котылу бирә» (Рим. 10:10). Мәсихнең яшь шәкерте җитди адым ясаганда, суга чумдырылу үткәндә, бу аның өчен һәм ата-анасы өчен мөһим вакыйга. Сезне һәм балаларыгызны аласы шатлыктан бернәрсә дә аермасын.

[Искәрмә]

^ 2 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

[5 нче биттәге рамка]

Суга чумдырылуга дөрес караш

Кайбер ата-аналар үз балаларының суга чумдырылуын файдалы да һәм шул ук вакыт «куркыта» торган да адым дип саный. Моны машина йөртү таныклыгын алу белән чагыштырып була. Ләкин суга чумдырылу һәм изге хезмәт кешегә тормышта уңышларга ирешергә киртә була аламы? Изге Язмаларда юк диелә. Гыйбрәтле сүзләр 10:22 дә: «Раббының фатихасы — кешене баета һәм кайгы-хәсрәттән коткара»,— дип әйтелә. Паул да яшь Тимутегә болай дип язган: «Кеше үзендә булганнар белән канәгать икән, Аллаһыга иман итү аның тормышын бик нык баета» (1 Тим. 6:6).

Сүз дә юк, Йәһвәгә хезмәт итү җиңел түгел. Иремия Аллаһының пәйгамбәре булып хезмәт иткәндә бик күп авырлыклар кичергән. Шулай да ул үзенең хак Аллаһыга гыйбадәт кылуы турында болай дип язган: «Синең сүзең минем өчен сөенү һәм йөрәгемнең шатлыгы булып китә, чөнки мин синең исемеңне йөртәм, и Йәһвә, гаскәрләр Аллаһысы» (Ирем. 15:16). Иремия Аллаһыга хезмәт итүнең үзенә шатлык китергәнен белгән. Шайтан дөньясы исә авырлыклар китерә. Ата-аналарга үз балаларына бу аерманы күрергә ярдәм итәргә кирәк (Ирем. 1:19).

[6 нчы биттәге рамка/иллюстрация]

Балам суга чумдырылуны кичектерергә тиешме?

Кайчакта, балалар суга чумдырылырга әзер булсалар да, ата-аналары бу адым ясауларын кичектерергә мөмкин. Нинди сәбәпләр аркасында?

Балам суга чумдырылса, ул соңрак җитди гөнаһ кылырга һәм җыелыштан чыгарылырга мөмкин дип куркам. Суга чумдырылуны кичектергән яшь кеше үз тәртибе өчен Аллаһы алдында җаваплы түгел дип уйлау акыллымы? Сөләйман яшьләргә болай дигән: «Бел, боларның һәммәсе [эшләрең] өчен Аллаһы сине хөкем алдына бастырачак» (Вәг. 11:9). Паул: «Безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш»,— дигәндә кешенең яше турында берни дә әйтмәгән (Рим. 14:12).

Суга чумдырылган һәм суга чумдырылмаган вәгазьчеләр дә Аллаһы алдында җаваплы. Онытмагыз, Йәһвә үз хезмәтчеләре «чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итми» һәм шулай итеп аларны яклый (1 Көр. 10:13). Аллаһының «уяу булган» һәм вәсвәсәләр белән көрәшкән хезмәтчеләре аның ярдәменә өметләнә ала (1 Пет. 5:6—9). Бер мәсихче әни болай дип яза: «Суга чумдырылган балаларга бу дөньядагы бозыклыкка бирелмәс өчен сәбәпләр күбрәк. 15 яшендә суга чумдырылган улым суга чумдырылуны яклау дип саный. „Синең Йәһвә канунына каршы булганны эшләү уеңа да килми“,— дигән иде улым. Суга чумдырылу тәкъва булырга көчле этәргеч көч булып тора».

Сез балаларыгызны сүзләрегез һәм эшләрегез белән Йәһвәгә тыңлаучан булырга өйрәткәнсез икән, аларның суга чумдырылганнан соң да шулай эшләвен дәвам итәчәгенә бер дә шикләнмәскә була. Гыйбрәтле сүзләр 20:7 дә болай диелә: «Тәкъва кеше гомере буе гөнаһсыз сукмактан барыр; үзеннән соң аның балалары да бәхетле булыр!»

Мин башта баламның башка максатларга ирешүен теләр идем. Яшьләр вакыт узу белән матди яктан бәйсез булыр өчен, акча эшләргә өйрәнергә тиеш. Ләкин аларны белем алуга һәм акчалы эш табуга тупланган тормыш алып барырга өндәү куркынычлы булырга мөмкин. Үсеп чыкмаган «орлык», ягъни Патшалык хакындагы сүз, турында Гайсә болай дигән: «Күгәнлеккә чәчелгәне исә — ул сүзне ишетүче кеше, әмма тормыш мәшәкатьләре һәм байлыкка кызыгу сүзне басып китә һәм ул уңыш бирми» (Мат. 13:22). Дөньяви максатларны беренче урынга куеп, ә рухилыкның мөһимлеген киметеп корылган тормыш планнары яшь кешенең Аллаһыга хезмәт итү теләген басып китәргә мөмкин.

Суга чумдырылырга яраклы, ләкин ата-аналары моңа каршы булган яшьләр турында бер тәҗрибәле өлкән болай дигән: «Яшь кешегә суга чумдырылырга комачаулау аның рухи яктан үсешен туктатырга һәм аны рух төшенкелегенә китерергә мөмкин». Ә бер күчеп йөрүче күзәтче болай дип язган: «Яшь кеше үзен рухи яктан ышанычсыз һәм яраксыз итеп хис итә башларга мөмкин. Аның бу дөньяда уңышларга ирешәсе килер».

[Рәсем]

Башта университетка керергә кирәкме?

[3 нче биттәге иллюстрация]

Бала үзенең шәкерт булуын раслый ала

[3 нче биттәге иллюстрацияләр]

Очрашуларга әзерләнеп һәм анда катнашып

[4 нче биттәге иллюстрация]

Ата-анасына тыңлаучан булып

[4 нче биттәге иллюстрация]

Хезмәттә катнашып

[4 нче биттәге иллюстрация]

Дога кылып