Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ибраһимның чынлыкта дөяләре булганмы?

Ибраһимның чынлыкта дөяләре булганмы?

Ибраһимның чынлыкта дөяләре булганмы?

ФИРГАВЕН Ибраһимга биргән йорт хайваннары арасында дөяләр дә булган дип әйтелә Тәүратта (Ярат. 12:16). Ибраһимның хезмәтчесе Месопотамиягә барыр өчен ерак юлга чыкканда, «хуҗасының дөя көтүеннән ун дөя алган». Димәк, Изге Язмаларда ачык итеп әйтелгәнчә, якынча 4000 ел элек Ибраһимның дөяләре булган (Ярат. 24:10).

Кайберәүләр моның белән риза түгел. Изге Язмаларның бер белешмәлегендә болай диелә: «Галимнәр дөяләр искә алынган хәбәрләрнең тарихи төгәллеге хакында бәхәсләшә, чөнки аларның күпчелеге бу хайваннарны б. э. к. якынча 1200 елда гына, Ибраһимның үлеменнән соң күп гасырлар үткәч кенә, киң итеп кулга ияләштерә башлаганнар дип саный» («New International Version Archaeological Study Bible»). Алайса, Изге Язмаларда дөяләр турында моннан элегрәк искә алынган һәрбер хәбәрне анахронизм, ягъни хронологик төгәлсезлек, дип исәпләргә кирәк булыр иде.

Әмма, башка галимнәр исәпләгәнчә, дөяләрне кулга ияләштерү якынча 3000 ел элек кенә киң кулланыла башласа да, бу аларны элегрәк кулланмаганнар дигән сүз түгел. Бер китапта болай диелә: «Күптән түгел генә үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, дөяне инде 4000 ел элек Гарәбстанның көньяк-көнчыгышында кулга ияләштерә башлаганнар. Башта аны сөт, йон, тире һәм ит өчен асраганнар, ләкин тиздән кешеләр дөяләрне йөк ташу өчен кулланып була икәнен аңлап алган» («Civilizations of the Ancient Near East»). Дөя 4 000 нән артык ел элек, ягъни Ибраһим яшәгән көннәргә хәтле, кулга ияләштерелгән дигән нәтиҗәне археологлар тапкан сөяк кисәкләре һәм башка калдыклар раслый.

Язма дәлилләр дә бар. Шул ук китапта болай диелә: «Месопотамиядәге чөй язулы исемлекләрдә бу хайван [дөя] искә алына, һәм аның сурәте берничә мөһердә очрый. Бу аны Месопотамиядә якынча 4000 ел элек [ягъни Ибраһим көннәренә хәтле] асраганнарын күрсәтә».

Кайбер галимнәрнең фикеренчә, хуш исле сумала саткан Көньяк Гарәбстан сәүдәгәрләре үз товарларын чүл аша төньякка, мәсәлән, Мисырга һәм Сириягә, дөяләргә төяп, алып барганнар. Шулай итеп алар ярдәмендә бу җирләрдә дә дөяләр таралган. Андый сәүдә, күрәсен, инде б. э. к. 2000 елны зур үсеш алган. Шунысы игътибарга лаек, Яратылыш 37:25—28 дә Ибраһим яшәгән көннәрдән соң якынча йөз ел үткәч, дөяләргә хуш исле сумала төяп Мисырга барган исмәгыйль сәүдәгәрләре искә алына.

Дөяләр, бәлкем, борынгы Якын көнчыгышта якынча 4000 ел элек киң кулланылмагандыр. Әмма булган мәгълүматлар раслаганча, алар анда бөтенләй билгеле булмаган дип тә әйтеп булмый. Изге Язмаларның бер энциклопедиясендә болай диелә: «Ыруг башлыклары көннәрендә дөяләрне куллану турындагы хәбәрләрне анахронизмнар дип инде санарга кирәк түгел, чөнки дөяләрне кулга ияләштерү ыруг башлыклары көннәренә хәтле булганына дәлилләр җитәрлек» («The International Standard Bible Encyclopedia»).