Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы ышанып тапшырган көтүне көтегез

Аллаһы ышанып тапшырган көтүне көтегез

Аллаһы ышанып тапшырган көтүне көтегез

«Үзегездәге Аллаһы ышанып тапшырган иман итүчеләр көтүен мәҗбүриләп түгел, бәлки үзегез теләп... көтегез» (1 ПЕТ. 5:2).

1. Ни өчен Петер үзенең беренче хатын язып, имандашларын ныгытырга теләгән?

РӘСҮЛ Петер үзенең беренче хатын Нерон Римдагы мәсихчеләрне эзәрлекли башлаганчы язган. Ул үз имандашларын ныгытырга теләгән. Иблис мәсихчеләрне «йотарга дип эзләнеп йөргән». Аңа каршы нык торыр өчен, аларга уяу булырга һәм «Аллаһының кодрәтенә буйсынырга» кирәк булган (1 Пет. 5:6, 8). Аларга шулай ук бердәмлекне сакларга кирәк булган. Алар бер-берсенә каршы көрәшергә тиеш булмаган, чөнки шулай итеп алар Аллаһы белән дә һәм башкалар белән дә мөнәсәбәтләрен бозар иде (Гәл. 5:15).

2, 3. Без кемгә каршы көрәш алып барырга тиеш, һәм без нәрсә карап чыгарбыз?

2 Без дә бүген моңа охшаш хәлдә. Иблис безне йотар өчен мөмкинлекләр эзли (Ачыл. 12:12). Өстәвенә, безне алда дөнья яратылганнан бирле булмаган «зур афәт» көтә (Мат. 24:21). Без, беренче гасыр мәсихчеләре кебек, үзара талашудан сакланырга тиеш. Моның өчен безгә вакыт-вакыт тәҗрибәле өлкәннәрнең ярдәме кирәк.

3 Әйдәгез, өлкәннәр үзләренә «Аллаһы ышанып тапшырган иман итүчеләр көтүен» көтү хөрмәте өчен ничек тагы да рәхмәтлерәк була ала икәнен карап чыгыйк (1 Пет. 5:2). Аннары без көтүче вазифасын ничек дөрес итеп үтәргә кирәк икәненә игътибар итәрбез. Алдагы мәкаләдән без җыелыштагылар араларында «авыр хезмәт куючы... [һәм көтүгә] юнәлеш бирүче кешеләрне» ничек хөрмәт итә ала икәнен күрербез (1 Тес. 5:12). Моны карап чыгу безгә баш Дошманга каршы нык торырга ярдәм итәчәк, чөнки без аңа каршы көрәш алып барганыбызны беләбез (Эфес. 6:12).

Аллаһы көтүен көтегез

4, 5. Өлкәннәр көтүгә ничек карарга тиеш? Мисал китерегез.

4 Петер беренче гасыр мәсихчеләре арасындагы өлкәннәрне үзләренә ышанып тапшырылган көтүгә Аллаһы карашы белән карарга өндәгән. (1 Петер 5:1, 2 не укы.) Рәсүл, иман итүчеләрнең бердәмлегенең терәге булып исәпләнсә дә, моның турында өлкәннәргә әйткәндә, үзен үтә һавалы тотмаган. Киресенчә, ул аларны хезмәттәш өлкәннәр итеп үгетләгән (Гәл. 2:9). Бүген Җитәкче совет Петердә булган рухны чагылдырып, җыелыштагы өлкәннәрне Аллаһы көтүен көтү вазифасын үтәргә өнди.

5 Рәсүл Петер өлкәннәр үзләренә ышанып тапшырылган Аллаһының көтүен көтәргә тиеш дип язган. Иң мөһиме, аларга бу көтү Йәһвәнеке һәм Гайсә Мәсихнеке икәнен аңларга кирәк булган. Өлкәннәр Аллаһы сарыкларын ничек күзәткәннәре турында Аллаһыга хисап бирергә тиеш булган. Әйтик, якын дустың үзе югында сине үз балаларын карап торырга сорый ди. Әллә син алар турында кайгыртып, аларны ашатмас идеңме? Аларның берәрсе авырып китсә, син тиешле ярдәм күрсәтер өчен, әллә тырышлыклар куймас идеңме? Шулай ук җыелыштагы өлкәннәр дә «Үз Улының каны аша Аллаһы Үзенеке иткән» көтү турында кайгыртырга тиеш (Рәс. 20:28). Алар һәр сарыкның Мәсих Гайсәнең кадерле каны белән йолып алынганын исләрендә тота. Көтү өчен җаваплы булганга, өлкәннәр аны ашата, яклый һәм кайгырта.

6. Борынгы заманнарда көтүчеләргә нәрсә эшләргә туры килгән?

6 Борынгы заманнарда көтүчеләргә нәрсә эшләргә туры килгән? Алар көтүләрен көндезге эсседә һәм төнге салкында көткән (Ярат. 31:40). Алар хәтта үз сарыклары өчен тормышларын да куркыныч астына куйган. Давыт әтисенең көтүен көткәндә сарыкларын ерткыч хайваннардан, шул исәптән арыслан белән аюдан, коткарган. Андый очраклар турында Давыт: «Мин аның [ерткычның] сакалыннан тотып, аны җиргә егып салып, үтерә идем»,— дигән (1 Пат. 17:34, 35). Нинди батырлык! Уйлап кына карагыз, ул бит ерткыч авызына җиңел генә эләгә алган! Шулай да ул сарыгын коткармыйча кире кайтмаган.

7. Өлкәннәр сарыкны, образлы әйткәндә, Шайтан авызыннан ничек тартып ала?

7 Бүген мәсихче өлкәннәргә көтүне Иблиснең арысланыкына охшаш һөҗүмнәреннән сакларга кирәк. Моның өчен аларга кайвакыт кыю эш итеп, сарыкларны образлы әйткәндә Иблиснең авызыннан тартып алырга кирәк булыр. Алар Шайтан коткысына эләгергә торган саксыз кардәшләрне үгетләргә мөмкин. (Яһүд 22, 23 не укы.) Өлкәннәр, әлбәттә, моны Йәһвә ярдәме белән эшли. Алар яраланган сарык турында наз белән кайгырта һәм аның ярасына Аллаһы Сүзендәге тынычландыра торган бәлзәм сөртә.

8. Өлкәннәр көтүне кая алып бара һәм ничек?

8 Көтүчеләр шулай ук көтүне яхшы көтүлеккә һәм су эчерә торган урынга алып барган. Шулай ук өлкәннәр дә көтү тук булсын өчен һәм «ризыкны үз вакытында» кабул итсен өчен, сарыкларны җыелышларга һәрвакыт йөрергә өнди (Мат. 24:45). Кайчак өлкәннәргә рухи яктан авырган кардәшләргә Аллаһы Сүзеннән ризыкны кабул итәргә булышыр өчен, күп вакыт сарыф итәргә туры килер. Ә, бәлкем, адашкан сарык көтүгә кире кайтырга тырышадыр. Өлкәннәр үзләрен бу кардәш белән кырыс тотар урынына, аңа назлы гына Изге Язмалардагы принципларны аңлата һәм аларны тормышында ничек кулланып була икәнен күрсәтә.

9, 10. Өлкәннәр рухи яктан авырган кардәшләр турында ничек кайгыртырга тиеш?

9 Синең берәр җирең авыртса, син нинди табибка барыр идең? Авыруларны тиз-тиз кабул итәр өчен, сине юньләп тыңлап тормыйча тиз генә дару язып биргән табибкамы? Я сине игътибар белән тыңлап, нәрсә белән авырганыңны һәм нинди дәвалану кирәк икәнлеген аңлатып биргән табибкамы?

10 Өлкәннәр дә рухи яктан авырган кешене тыңлап һәм, образлы әйткәндә, «Раббы исеме белән, аңа зәйтүн мае сөртеп» ярасын дәваларга ярдәм итә ала. (Ягъкуб 5:14, 15 не укы.) Гилыгад бәлзәме кебек, Аллаһы Сүзе авыру кешене савыктыра ала (Ирем. 8:22; Йәз. 34:16). Изге Язмалардагы принципларны куллану рухи яктан аксый башлаган кардәшкә яңадан рухи яктан аякка нык басарга булыша. Әйе, өлкәннәр авырган сарыкның борчылуларын тыңлап һәм аның белән бергә дога кылып, аңа зур ярдәм күрсәтә.

Мәҗбүриләп түгел, бәлки теләп

11. Өлкәннәрне Аллаһы көтүен теләп көтәргә нәрсә дәртләндерә?

11 Аннары Петер көтүче вазифасы ничек дөрес итеп башкарылырга тиеш икәнен өлкәннәрнең исләренә төшерә. Өлкәннәр Аллаһы көтүен «мәҗбүриләп түгел, бәлки... теләп» көтәргә тиеш. Өлкәннәрне үз кардәшләренә теләп хезмәт итәргә нәрсә дәртләндерә? Ә Петерне Гайсәнең сарыкларын көтәргә нәрсә дәртләндергән? Иң элек Раббыны ярату (Яхъя 21:15—17). Ярату өлкәннәрне «үзләре өчен түгел, бәлки үзләре өчен Үлгән» бәрабәренә яшәргә рухландыра (2 Көр. 5:14, 15). Бу ярату һәм Аллаһы белән кардәшләрне ярату өлкәннәрне көтүне көтәр өчен көчләрен, акчаларын һәм вакытларын сарыф итәргә этәрә (Мат. 22:37—39). Алар моны теләмичә түгел, ә ихлас күңелдән эшли.

12. Рәсүл Паул ни дәрәҗәдә үзен башкаларга хезмәт итүгә багышлаган?

12 Өлкәннәр үзләрен бу хезмәткә ни дәрәҗәдә багышларга тиеш? Сарыклар турында кайгыртканда алар Гайсәдән үрнәк алган Паулга охшарга тырыша (1 Көр. 11:1). Тессалуникәдәге кардәшләренә карата назлы яратулары булганга, Паул һәм аның юлдашлары «Аллаһының яхшы хәбәрен җиткерү генә түгел», алар өчен җаннарын да бирергә әзер булган. Алар «үзенең сабыйлары турында кайгырткан» ана кеше сыман назлы булган (1 Тес. 2:7, 8). Паул имезүче ананың үз балаларына карата нинди хисләр тойганын белгән. Андый ана балалары өчен барысын эшләргә, шул исәптән төн уртасында торып, аларны ашатырга әзер.

13. Өлкәннәргә нәрсәгә дөрес караш сакларга кирәк?

13 Өлкәннәргә көтүче вазифасын үтәүгә дә һәм үз гаиләсе турында кайгыртуга да дөрес караш сакларга кирәк (1 Тим. 5:8). Җыелышка ярдәм итәргә дип сарыф ителгән кыйммәтле вакытны өлкәннәр үз гаиләләренә багышлый алыр иде. Өлкәннәргә бу ике бурычка дөрес караш саклар өчен бер мөмкинлек — вакыт-вакыт башкаларны Гаилә белән гыйбадәт кылу киченә чакыру. Еллар дәвамында Япониядә өлкән булып хезмәт итүче Масанао никахта булмаганнарны һәм рухи яктан атасыз булган гаиләләрне үзенең гаиләсе өйрәнүенә чакыра торган булган. Вакыт узу белән андый ярдәм алган кайбер кардәшләр үзләре өлкәннәр булып киткән һәм Масанаоның яхшы үрнәгенә ияргән.

Акчага комсызланып түгел, ә тырышлык белән

14, 15. Ни өчен өлкәннәр «акчага комсызланудан» сакланырга тиеш, һәм алар бу яктан Паулдан ничек үрнәк ала ала?

14 Петер шулай ук өлкәннәрне көтүне «акчага комсызланып түгел, бәлки... тырышлык белән» көтәргә өндәгән. Өлкән вазифасын үтәү бик күп вакыт ала, ләкин алар моның өчен акча көтми. Петер хезмәттәш өлкәннәрне көтүне «акчага комсызланып» көтү куркынычыннан кисәтергә кирәк дип тапкан. Андый куркынычның барлыгын «Бөек Бабылның» дини җәтәкчеләренең артык муллыкта яшәгәннәреннән, ә күпчелек кешенең мохтаҗлыкта көн күрергә мәҗбүр икәненнән күреп була (Ачыл. 18:2, 3). Шунлыктан өлкәннәр «акчага комсызланып» китмәс өчен уяу булырга тиеш.

15 Паул мәсихче өлкәннәргә яхшы үрнәк күрсәткән. Ул рәсүл булса да һәм Тессалуникәдәге мәсихчеләргә йөк була алса да, «беркемнең дә ипиен бушлай» ашамаган. Киресенчә, ул «көне-төне тырышып» эшләгән (2 Тес. 3:8). Бүгенге күп кенә өлкәннәр, шул исәптән күчеп йөрүче күзәтчеләр дә, бу яктан яхшы үрнәк булып тора. Алар имандашларының кунакчыллыгы өчен рәхмәтле булсалар да, беркемгә дә йөк булмый (1 Тес. 2:9).

16. Көтүне «тырышлык белән» көтү нәрсә аңлата?

16 Өлкәннәр көтүне «тырышлык белән» көтә. Аларның тырышлыгы көтүгә фидакарьлек рухы белән ярдәм итүләреннән күренә. Әмма бу алар көтүне Йәһвәгә хезмәт итәргә мәҗбүр итә дигәнне аңлатмый; моннан тыш кайгыртучан өлкәннәр башкаларны Аллаһыга ярышу рухы белән хезмәт итәргә өндәми (Гәл. 5:26). Өлкәннәр һәрбер сарыкның үзенә күрә үзәнчәлекле икәнен аңлый. Алар үз кардәшләренә Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәргә булышырга бик тели.

Хакимлек итеп түгел, ә үрнәк булып

17, 18. а) Ни өчен Гайсә рәсүлләрен басынкылыкка өйрәткәндә, аларга моны аңлау кайчак кыен булган? б) Рәсүлләр мисалыннан без нинди сабак алабыз?

17 Күргәнебезчә, өлкәннәр үзләре көткән көтүнең үзләренеке түгел, ә Аллаһыныкы икәнен истә тотарга тиеш. Алар үзләренә «тапшырылганнар өстеннән хакимлек» итмәскә тырыша. (1 Петер 5:3 не укы.) Кайвакыт Гайсәнең рәсүлләре, начар эчке теләкләре булганга, хакимлеккә омтылган. Халык җитәкчеләре кебек алар дәрәҗәле урын алырга теләгән. (Марк 10:42—45 не укы.)

18 Бүген «иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчесе булырга» теләгән абый-кардәшләр үзләрен ни өчен алар моңа омтыла икәнен тикшереп чыкса, яхшы булыр иде (1 Тим. 3:1). Ә өлкәннәр булып хезмәт иткән кардәшләр үзләренә мондый сорау бирә ала: «Минем, кайбер рәсүлләрдә булган кебек, хакимлек итү я дан алу теләге барлыкка килмәгәнме?» Әгәр рәсүлләрдә андый дөрес булмаган теләкләр булган икән, өлкәннәр үзләрендә бу дөньяга хас булган башкалар өстеннән хакимлек итү теләге тамыр җибәрмәсен өчен, зур тырышлыклар куярга кирәк икәнен аңларга тиеш.

19. Көтүне яклаганда өлкәннәр нәрсәне истә тотарга тиеш?

19 Сүз дә юк, кайвакыт өлкәннәргә, мәсәлән, көтүне «аяусыз бүреләрдән» саклаганда, каты булырга кирәк (Рәс. 20:28—30). Паул Титуска: «Һәртөрле хакимлек белән... нәсыйхәт ит һәм фаш ит»,— дигән (Тит. 2:15). Шулай да өлкәннәргә моны эшләргә туры килгәндә, алар имандашларын хөрмәт итеп моны башкарырга тырыша. Алар кискен тәнкыйтькә караганда назлы үгетләү гадәттә кешегә көчлерәк тәэсир итә һәм аны дөрес эш итәргә дәртләндерә икәнен аңлый.

20. Өлкәннәр яхшы үрнәк бирүдә Гайсәгә ничек охшарга тырыша ала?

20 Мәсихнең яхшы үрнәге өлкәннәрне Аллаһы көтүен яратырга дәртләндерә (Яхъя 13:12—15). Гайсәнең үз шәкертләрен вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшенә ничек өйрәткәне турында укыганда, безнең йөрәкләребез рухланып китә. Аның басынкы булуы аның шәкертләренең йөрәкләренә тәэсир итеп, аларны «күндәм булырга һәм башкаларны үзләренә караганда өстен күрергә» дәртләндергән (Флп. 2:3). Бүген дә өлкәннәр Гайсәдән үрнәк алырга һәм үзләре дә «көтүгә үрнәк» булырга тели.

21. Өлкәннәргә нинди әҗер биреләчәк?

21 Петер өлкәннәргә үгет бирүен киләчәктә биреләчәк әҗер турында әйтеп тәмамлаган. (1 Петер 5:4 не укы.) Майланган күзәтчеләр Мәсих белән күктә «сулмый торган дан таҗын» алачак. «Башка сарыклардан» булган күзәтчеләр исә җирдә «Баш Көтүче» җитәкчелегендә Аллаһы көтүен көтү хөрмәтенә ия булачак (Яхъя 10:16). Җыелыштагылар араларында җитәкчелек итәргә билгеләнгән кардәшләргә ничек булышлык күрсәтә ала? Бу сорау алдагы мәкаләдә каралачак.

Кабатлау өчен сораулар

• Ни өчен Петернең хезмәттәш өлкәннәрне үзләренә ышанып тапшырылган Аллаһы көтүен үгетләве урынлы булган?

• Өлкәннәр рухи яктан авырганнар турында ничек кайгыртырга тиеш?

• Өлкәннәрне үзләренә ышанып тапшырылган Аллаһы көтүен көтәргә нәрсә дәртләндерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрация]

Борынгы заманнардагы көтүчеләр кебек, өлкәннәр үзләренә ышанып тапшырылган «сарыкларны» якларга тиеш