Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Арагызда авыр хезмәт куючы кешеләрне хөрмәт итегез

Арагызда авыр хезмәт куючы кешеләрне хөрмәт итегез

Арагызда авыр хезмәт куючы кешеләрне хөрмәт итегез

«Арагызда авыр хезмәт куючы, сезгә үгет-нәсыйхәт кылучы, Раббыны уйлап сезгә юнәлеш бирүче кешеләрне хөрмәт итегез» (1 ТЕС. 5:12).

1, 2. а) Паул Тессалуникә җыелышына беренче хатын язганда анда нинди хәл булган? б) Паул тессалуникәлеләрне нәрсә эшләргә дәртләндергән?

КҮЗ АЛДЫҢА КИТЕР: син беренче гасырда Европада иң башта оештырылган җыелышларның берсендә, Тессалуникә җыелышында, хезмәт итәсең ди. Рәсүл Паул андагы абый-кардәшләрне рухи яктан ныгытыр өчен күп вакыт сарыф иткән. Ул анда, башка җыелышларда кебек, җитәкчелек итәргә өлкәннәрне билгеләгәндер (Рәс. 14:23). Ләкин җыелыш оештырылганнан соң яһүдләр халык төркемен Паул белән Силаска каршы котыртып, аларны шәһәрдән куган. Шул җыелыштагы мәсихчеләр үзләрен ташланган итеп хис иткәндер, хәтта бәлкем куркуга да бирелгәндер.

2 Әлбәттә, Тессалуникәдән куылгач, Паул яңа гына оешкан җыелыш турында борчылган. Ул анда берничә тапкыр барырга теләгән, ләкин Шайтан аңа комачаулаган. Шуңа күрә ул бу җыелышның рухын күтәрер өчен, анда Тимутене җибәргән (1 Тес. 2:18; 3:2). Тимуте яхшы хәбәрләр алып кайткач, Паул тессалуникәлеләргә хат язарга булган. Ул аларга күп нәрсәләр турында язган, шул исәптән аларны үзләренә «юнәлеш бирүче кешеләрне хөрмәт» итәргә дәртләндергән. (1 Тессалуникәлеләргә 5:12, 13 не укы.)

3. Ни өчен Тессалуникә мәсихчеләре өлкәннәргә карата ихтирамлы булырга тиеш булган?

3 Тессалуникә мәсихчеләре арасында җитәкчелек иткән кардәшләр Паул һәм аның юлдашлары кебек тәҗрибәле булмаган; алар өлкәннәр булып яңа гына билгеләнгән булган һәм Иерусалим өлкәннәре кебек хакыйкатьтә озак булмаган. Бу җыелышның барлыкка килүенә бер ел да булмаган бит! Шулай да җыелыштагылар араларында «авыр хезмәт куючы», җыелышка «юнәлеш бирүче» һәм имандашларга «үгет-нәсыйхәт кылучы» өлкәннәргә рәхмәтле булган. Чыннан да, аларга Паулның: «[Өлкәннәргә] карата бик ихтирамлы булыгыз һәм аларны яратыгыз»,— дигән киңәшен тотар өчен сәбәпләр булган. Бу сүзләрдән соң Паул: «Бер-берегез белән тыныч яшәгез»,— дип әйткән. Син, Тессалуникәдәге җыелышта хезмәт иткән булсаң, өлкәннәрнең башкарган эшләре өчен рәхмәтле булыр идеңме? Аллаһы Мәсих аша биргән кеше төрендәге «бүләкләргә» син ничек карыйсың? (Эфес. 4:8).

«Авыр хезмәт куючы» кешеләр

4, 5. Ни өчен Паул көннәрендә өлкәннәр җыелышны өйрәтер өчен, «авыр хезмәт куйган», һәм ни өчен бүгенге өлкәннәр дә шулай эшли?

4 Паул белән Силас Беруягә киткәннән соң, Тессалуникәдәге өлкәннәр нинди «авыр хезмәт куйган»? Паулдан үрнәк алып, алар һичшиксез Язмаларны кулланып, җыелышны өйрәткән. «Тессалуникәдәге мәсихчеләр Аллаһы Сүзе өчен рәхмәтле булганмы?» — дип сорарсың син. Изге Язмаларда Беруя кешеләре «тессалуникәлеләргә караганда киңрәк карашлы иделәр... һәм һәр көн... Изге язманы өйрәнделәр» дип әйтелә (Рәс. 17:11). Әмма монда сүз Тессалуникә мәсихчеләре турында түгел, ә гомумән андагы яһүдләр турында бара. Иман итүчеләр булып киткән кешеләр исә «Аллаһы сүзен... кешедән булган хәбәр итеп түгел», ә «Аллаһы сүзе итеп» кабул иткәннәр (1 Тес. 2:13). Өлкәннәр аларны рухи яктан тукландырыр өчен, авыр хезмәт куярга тиеш булган.

5 Бүген ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфы Аллаһы көтүенә «ризыкны үз вакытында» бирә (Мат. 24:45). Җыелыштагыларның Изге Язмаларга нигезләнгән күптөрле басмалары бар, һәм кайбер телләрдә шулай ук «Күзәтү манарасы басмаларының индексы» һәм «Күзәтү манарасы басмаларының электрон китапханәсе» дә бар. Өстәвенә, хезмәтче сыйныфы җитәкчелегендә җирле өлкәннәр үз кардәшләрен рухи яктан тукландырыр өчен, тырышлыклар куя. Җыелыштагыларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерергә теләп, өлкәннәр үз йөкләмәләрен кардәшләргә файда китерерлек итеп әзерләр өчен, күп вакытларын сарыф итә. Өлкәннәргә очрашулардагы һәм конгресслардагы пунктларын күпме вакыт әзерләргә туры килә икәне турында синең уйлаганың бармы?

6, 7. а) Паул Тессалуникәдәге өлкәннәргә нинди үрнәк калдырган? б) Ни өчен өлкәннәргә Паулдан үрнәк алу авыр булырга мөмкин?

6 Тессалуникәдәге өлкәннәр Паулның көтүне көтүдә күрсәткән яхшы үрнәген истә тоткан. Ул җыелыш турында бурычтан чыгып түгел, ә күңелен биреп кайгырткан. Паул, үткән мәкаләдән белгәнебезчә, үзенең сабыйлары турында кайгырткан «ана кеше» кебек, назлы булып киткән. (1 Тессалуникәлеләргә 2:7, 8 не укы.) Ул хәтта үз җанын да «бирергә әзер» булган! Өлкәннәр көтүне көткәндә аның кебек булырга тиеш булган.

7 Бүген мәсихче көтүчеләр көтү турында назлы кайгыртып, Паулдан үрнәк ала. Табигате буенча, кайбер мәсихчеләр йомшак һәм аралашучан булмаска мөмкин. Шулай да өлкәннәр аларны аңлап, аларның яхшы якларын күрергә тырыша. Сүз дә юк, камил булмаганга, өлкәнгә һәрбер кешегә уңай карашта булыр өчен, күп тырышлыклар куярга туры киләдер. Әмма аның бар кешеләргә назлы булыр өчен, куйган бар тырышлыклары һәм Гайсә җитәкчелегендә яхшы көтүче булырга омтылганы әллә мактарлык түгелме?

8, 9. Бүгенге көннәрдә өлкәннәр ничек итеп безнең җаннарыбыз турында кайгырта?

8 Өлкәннәргә «буйсыныр» өчен сәбәпләр бар. Паул язганча, алар җаннарыбыз турында кайгырта (Евр. 13:17). Бу сүзләр сарык көтүчесенең йокламыйча үз көтүен яклаганын исебезгә төшерә. Шулай ук бүген дә өлкәннәр сәламәтлеге начар булган, эмоциональ я рухи яктан авырлыклары булган мәсихчеләр турында кайгыртканда төнлә күпмедер сәгать йокысыз үткәрергә әзер. Мәсәлән, хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетларында хезмәт иткән кардәшләрне берәр имандашларының сәламәтлеге белән көтелмәгән хәл килеп чыкканда, йокыларыннан уяталар. Андый хәлләргә эләккәндә без аларның хезмәте өчен бик рәхмәтлебез!

9 Региональ төзү комитетларында һәм ярдәм күрсәтү комитетларында хезмәт иткән өлкәннәр кардәшләргә ярдәм итәр өчен, күп тырышлыклар куя. Алар безнең булышлык күрсәтүебезгә лаек! 2008 елда Мьянма аша җимергеч «Наргис» циклоны үтеп киткәннән соң, кардәшләрнең зарар күргән кешеләргә ничек ярдәм иткәненә игътибар итик. Зур зыян күргән Иравади елгасы дельтасы районында урнашкан Ботингон авылындагы кардәшләр янына барып җитәр өчен, ярдәм күрсәтү төркеменә мәетләр белән тулы җимерек урыннар аша үтәргә туры килгән. Җирле кардәшләр беренче ярдәм күрсәтү төркеменең, шул исәптән үзләренең элекке район күзәтчесенең, авылларына килеп җиткәнен күргәч: «Карагыз! Бу бит безнең район күзәтчебез! Йәһвә безне коткарды!» — дип кычкырган. Син өлкәннәрнең көне-төне башкарган эшләре өчен рәхмәтлеме? Кайбер өлкәннәр җитди хокук сорауларын хәл итәргә дип махсус комитетларда хезмәт итәр өчен билгеләнә. Бу өлкәннәр башкарган эшләре белән мактанмый, ә ярдәм алган кардәшләр аларга моның өчен чыннан да рәхмәтле (Мат. 6:2—4).

10. Өлкәннәр башкаларга күренмәгән нинди эшләр башкара?

10 Күп өлкәннәрнең бүген шулай ук кәгазь эшләре дә бар. Мәсәлән, өлкәннәр советы координаторы атна саен үткәрелә торган очрашулардагы пунктларны кардәшләргә билгеләп, график әзерли. Җыелыш сәркатибе вәгазьләү эшенең айлык һәм еллык отчетын төзи. Мәктәп күзәтчесе кемгә нинди йөкләмә бирергә икәне турында җентекләп уйлый. Һәр өч ай җыелыш акчалары турындагы хисап тикшерелә. Өлкәннәр филиалдан килгән хатларны укый һәм андагы «иманда... бердәм» булырга ярдәм итүче җитәкчелекне куллана (Эфес. 4:3, 13). Андый тырыш өлкәннәрнең тырышлыклары аша «һәрнәрсә тәртипле һәм килешле» була (1 Көр. 14:40).

«Юнәлеш бирүче» кешеләр

11, 12. Җыелышка кем юнәлеш бирә, һәм бу үз эченә нәрсә ала?

11 Паул Тессалуникәдәге тырыш өлкәннәрне җыелышка «юнәлеш бирүче» кешеләр итеп сурәтләгән (1 Тес. 5:12). Ул аларны «авыр хезмәт куючы» кешеләр дип тә атаган. Паул монда җыелыштагы бар өлкәннәр турында әйткән. Бүген күпчелек өлкәннәр җыелышка юнәлеш бирә һәм очрашуларны үткәрә. Күптән түгел «рәислек итүче күзәтче» «өлкәннәр советы координаторы» дип атала башлады. Бу үзгәреш безгә бар өлкәннәрне бердәм советның әгъзалары итеп күрергә ярдәм итә.

12 Җыелышка «юнәлеш бирү» аны өйрәтү генә түгел. 1 Тимутегә 3:4 тә кулланылган «идарә итү» дигән сүз шул ук мәгънә йөртә. Паулның сүзләре буенча, күзәтче «үз гаиләсе белән оста идарә итүче, балаларын бөтен хөрмәт белән, күндәм итеп тәрбияләүче булырга тиеш». Билгеле, монда «идарә итү» дигән сүз балаларны өйрәтү генә түгел, ә шулай ук гаилә белән җитәкчелек итү һәм балаларны «күндәм итеп тәрбияләү» дигәнне дә аңлата. Әйе, өлкәннәр җыелышта үз өсләренә җитәкчелек алып, бар кардәшләргә Йәһвәгә буйсынырга ярдәм итә (1 Тим. 3:5).

13. Ни өчен өлкәннәр очрашуында берәр карарга килер өчен, вакыт кирәк булырга мөмкин?

13 Көтү белән яхшырак җитәкчелек итәр өчен, өлкәннәр җыелыш ихтыяҗларын ничек кайгыртырга икәне турында бер-берсе белән фикер алыша. Бар карарларны бер өлкән генә кабул итсә, җыелыштагы бар сораулар тизрәк һәм уңышлырак хәл ителәчәк кебек тоелырга мөмкин. Әмма беренче гасырдагы җитәкче совет үрнәгенә ияреп, бүген өлкәннәр советлары Изге Язмалардан җитәкчелек эзләп, тартынмыйча бер-берсе белән фикер алыша. Аларның максаты — җыелыш ихтыяҗларына туры килгән Изге Язмалардагы принципларны табып куллану. Өлкәннәрнең очрашуына әзерләнгәндә һәр өлкән Изге Язмаларны, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфы биргән күрсәтмәләрне тикшереп чыкса, андый очрашулар күпкә уңышлырак үтәчәк. Әлбәттә, моның өчен вакыт кирәк. Беренче гасырдагы җитәкче совет сөннәткә утырту турындагы сорауны карап чыккандагы кебек, фикер төрлелеге булганда Изге Язмаларга нигезләнгән бер фикергә килер өчен, өстәмә вакыт һәм тикшерүләр үткәрергә кирәк булыр (Рәс. 15:2, 6, 7, 12—14, 28).

14. Бердәмлектә хезмәт иткән өлкәннәрне син кадерлисеңме һәм ни өчен?

14 Берәр өлкән үз фикерләрен яхшырак дип санап, үз дигәнендә торса, нәрсә булырга мөмкин? Ә берәрсе, беренче гасырдагы Диотрефис кебек, ызгыш чыгарырга тырышса? (3 Яхъя 9, 10). Бар җыелышка һичшиксез зыян киләчәк. Шайтан беренче гасыр җыелышындагы тынычлыкны бозарга тырышкан икән, ул моны һичшиксез бүген дә эшләргә тели. Ул кешенең эгоистик омтылышларын, мәсәлән, күренекле булу теләген, уятырга мөмкин. Шуңа күрә өлкәннәргә басынкылык сыйфатын үстерергә һәм бердәм булып бергә эш итәргә кирәк. Бердәмлектә хезмәттәшлек иткән басынкы өлкәннәрне без бик кадерлибез!

«Үгет-нәсыйхәт кылучы» кешеләр

15. Өлкәннәр нинди эчке теләкләрдән чыгып, берәр кардәшкә үгет-нәсыйхәт я кисәтү бирә?

15 Аннары Паул өлкәннәрнең авыр, ләкин мөһим бурычларына игътибар иткән: көтүгә үгет-нәсыйхәт бирү. Мәсихче Грек Язмаларында Паул гына «үгет-нәсыйхәт кылу» дип тәрҗемә ителгән грек сүзен кулланган. Бу дошманлык хисеннән чыгып түгел, ә кайгырту йөзеннән җитди я кисәтүле киңәш бирүне аңлатырга мөмкин (Рәс. 20:31; 2 Тес. 3:15). Мәсәлән, Паул көринтлеләргә болай дип язган: «Мин боларны сезне оялту өчен язмыйм, әмма яраткан балаларымны кисәткән сыман кисәтәм» (1 Көр. 4:14). Бу үгет-нәсыйхәтне ул башкалар турында назлы кайгыртканга биргән.

16. Өлкәннәр башкаларга үгет-нәсыйхәт биргәндә нәрсәне истә тотарга тиеш?

16 Өлкәннәр үгет-нәсыйхәтнең башкаларга ничек итеп бирелүе мөһим икәнен истә тота. Алар игелекле, назлы һәм ярдәмчел булуда Паулдан үрнәк алырга тырыша. (1 Тессалуникәлеләргә 2:11, 12 не укы.) Әлбәттә, өлкәннәр, «тугры сүзне» нык тотканга, башкаларны «дөрес тәгълиматта нәсыйхәтли» ала (Тит. 1:5—9).

17, 18. Өлкән сиңа киңәш биргәндә, син нәрсәне истә тотарга тиеш?

17 Сүз дә юк, өлкәннәр камил түгел һәм кайчак соңыннан үкенерлек сүзләр әйтергә мөмкин (3 Пат. 8:46; Ягък. 3:8). Шулай ук өлкәннәр шуны аңлый: кардәшләргә киңәш бирелгәндә алар моны башта «шатлык түгел, ә авырту китерүче чара» итеп күрә (Евр. 12:11). Шуңа күрә өлкән, берәр кемгә киңәш биргәнче, моның турында һәрьяклап уйлый һәм дога кыла. Әгәр сиңа киңәш бирелсә, син бу өлкәннең назлы кайгыртуын кадерләрсеңме?

18 Әйтик, синең сәламәтлек ягыннан берәр авырлык туды ди, һәм табиблар моның сәбәбен аңлата алмый. Аннары бер табиб сиңа дөрес диагноз куя, ләкин сиңа моны кабул итү авыр. Син бу табибка үпкәләр идеңме? Юк. Хәтта ул сиңа операциягә ятарга кирәк дип әйтсә дә, син, мөгаен, моның файда китерәчәгенә ышанып, ризалашырсың. Табибның моны ничек итеп әйткәне синең хис-тойгыларыңа тәэсир итә ала, ләкин бу синең кабул итәчәк карарыңа йогынты ясармы? Юктыр. Шул ук рәвешчә, киңәшнең ничек итеп бирелгәне сиңа Йәһвә һәм Гайсә, бәлкем, бу очракта кулланган кешеләрне тыңларга комачауламасын, чөнки бу киңәш сиңа рухи яктан үзеңә ярдәм итәр өчен я үзеңне яклар өчен бирелә.

Йәһвә биргән «бүләкләрне» кадерләгез

19, 20. Кеше төрендәге «бүләкләр» өчен рәхмәтле булганыңны син ничек күрсәтә аласың?

19 Махсус синең өчен эшләнгән бүләкне алсаң, син нәрсә эшләр идең? Син аны кулланып, бу бүләкне кадерләгәнеңне күрсәтер идеңме? Йәһвә сиңа Мәсих аша кеше төрендәге «бүләкләр» биргән. Бу бүләкләр өчен син үз рәхмәтеңне ничек белдерә аласың? Бер мөмкинлек — өлкәннәрнең сөйләгән нотыкларын игътибар белән тыңлау һәм алар әйткән киңәшләрне кулланырга тырышу. Рәхмәтле булуыңны шулай ук җыелыш очрашуларында эчтәлекле комментарийлар биреп күрсәтеп була. Өлкәннәр үз өсләренә җитәкчелек алган эштә, мәсәлән, вәгазь эшендә, булышлык күрсәт. Берәр өлкәннең биргән киңәше сиңа файда китергән икән, ник моның турында аңа әйтмәскә? Өстәвенә, өлкәннәрнең гаиләләренә рәхмәтләреңне белдереп була. Онытма, өлкән җыелышта тырыш хезмәтен башкара алсын өчен, аның гаиләсе аның белән үткәрә алган вакытны корбан итә.

20 Әйе, арабызда «авыр хезмәт куючы», безгә «үгет-нәсыйхәт кылучы» һәм «юнәлеш бирүче» өлкәннәргә рәхмәтле булыр өчен, бик күп сәбәпләр бар. Кеше төрендәге бу «бүләкләр» чыннан да Йәһвәнең безнең турыда назлы кайгыртуы!

Хәтерлисезме?

• Тессалуникәдәге мәсихчеләргә араларында җитәкчелек алган кардәшләрне кадерләр өчен, нинди сәбәпләр булган?

• Өлкәннәр җыелышыгыз турында кайгыртыр өчен, нинди тырышлыклар куя?

• Өлкәннәрнең «сезгә юнәлеш бирүе» нинди файда китерә?

• Өлкән киңәш биргәндә, сиңа нәрсәне истә тотарга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[27 биттәге иллюстрация]

Сез өлкәннәрнең җыелыш турында кайгыртканын кадерлисезме?