Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үз юлыңда уңышлы бул. Ничек?

Үз юлыңда уңышлы бул. Ничек?

Үз юлыңда уңышлы бул. Ничек?

УҢЫШ — бу күпләрне үзенә җәлеп итә торган сүз. Кайберәүләр хезмәт баскычыннан күтәрелгән һәм зур уңышка ирешеп, бай вә күренекле булып киткән. Башкалар уңыш турында хыялланган, ләкин аларның өметләре чынга ашмаган.

Кешенең уңышлы булуы башлыча аның үз тормышында нәрсәне иң мөһим дип санаганына бәйле. Шулай ук аңа уңышка ирешер өчен үз вакытын һәм көчен куллана белергә һәм эшен зур теләк белән башкарырга кирәк.

Күп мәсихчеләргә пионер хезмәтендә катнашу зур канәгатьлек китерә. Тулы вакытлы хезмәтне үз тормыш юлы итеп сайлау яшьләргә дә олы яшьтәгеләргә дә уңышлы булырга ярдәм иткән. Әмма кайберәүләр бу хезмәтне кызыксыз дип саный һәм аңа тиешле игътибар бирмичә, башка максатларга омтыла. Ни өчен алай булырга мөмкин? Чын мәгънәдә кыйммәтле нәрсәләрне күздән ычкындырмас өчен, нәрсә эшләргә? Һәм үз юлыңда ничек уңышлы булырга? (Ешуа 1:8).

Мәктәптән тыш дәресләр, түгәрәкләр һәм хобби

Мәсихче яшьләргә Аллаһыга хезмәт итүгә дә һәм башка шөгыльләргә дә дөрес караш сакларга кирәк. Шулай эшләп яшьләр тормышларында уңыш юлы белән бара, һәм алар мактауга лаек.

Әмма кайбер яшь мәсихчеләр мәктәптән тыш дәресләр, түгәрәкләр һәм хобби белән мавыгып китә. Андый шөгыльләр начар булмаска да мөмкин. Ләкин яшь мәсихчеләр үзләренә мондый сораулар бирергә тиеш: «Андый шөгыльләр күпме вакытымны ала? Аралашу турында нәрсә әйтеп була? Анда мин нинди рух күрсәтәм? Һәм тормышымда нәрсә иң мөһиме булып китәргә мөмкин?» Син, мөгаен, аңлыйсыңдыр, кеше андый шөгыльләргә шулхәтле бирелә ала ки, хәтта Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен саклар өчен аның вакыты һәм көче бик аз калачак. Шуңа күрә тормышыңда мөһим нәрсәләрне билгеләү зарур (Эфес. 5:15—17).

Виктор * мисалына игътибар итик. Ул болай ди: «Унике яшемдә мин волейбол белән шөгыльләнә башладым. Вакыт узу белән мин күп призлар һәм бүләкләр яулап алдым. Мин йолдыз була ала идем». Әмма Викторны үз рухилыгына спортның тәэсир итүе борчый башлаган. Бер көнне ул Изге Язмаларны укырга тырышканда йоклап киткән. Ул шулай ук вәгазьдә катнашу үзенә аз шатлык китергәнен сизгән. «Спорт минем бар көчемне суыра иде, һәм мин тиздән аның шулай ук рухи ашкынуымны сүндергәнен дә аңладым. Мин хезмәттә көчемнән килгәнне эшләмәгәнемне белә идем».

Югары белем

Изге Язмалар буенча мәсихче үз гаиләсе турында кайгыртырга тиеш, һәм бу аны материаль яктан тәэмин итү дигәнне дә аңлата (1 Тим. 5:8). Шулай да моның өчен югары уку йортында укырга кирәкме?

Югары белем алу теләге кешенең Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итә ала икәнен карап чыгу яхшы булыр иде. Әйдәгез, Изге Язмалардагы бер мисалга игътибар итик.

Варух Иремия пәйгамбәрнең сәркатибе булган. Бер вакыт Варух Йәһвәгә хезмәт итүендә булган хөрмәтле вазифаларын үтәүгә игътибарын туплар урынына эгоистик теләкләргә бирелә башлаган. Йәһвә моны күреп алган һәм Иремия аша аны: «Син үзеңә бөекне эзлисең. Эзләмә»,— дип кисәткән (Ирем. 45:5).

Варух нинди «бөек» нәрсәләр эзләгән? Ул, бәлкем, яһүд халкы арасында исем казанырга теләгәндер. Яисә ул баерга омтылгандыр. Һәрхәлдә, ул рухи яктан кыйммәтле булган мөһимрәк нәрсәләрне кадерләми башлаган (Флп. 1:10). Әмма Варух Йәһвәнең Иремия аша биргән кисәтүенә колак салган һәм, нәтиҗәдә, Иерусалим җимерелгәндә исән калган (Ирем. 43:6).

Бу очрактан нинди сабак алып була? Варухка бирелгән киңәштән күренгәнчә, ул дөрес булмаганны тели башлаган. Ул үзенә бөек нәрсәләрне эзләгән. Әгәр син үзеңне тәэмин итә аласың икән, көчеңне сынар өчен генә я ата-анаңның һәм башка туганнарыңның теләген үтәр өчен генә, сиңа өстәмә белем алырга дип чыннан да вакытыңны, акчаңны һәм көчеңне сарыф итәргә кирәкме?

Программист булып эшләүче Гжегож мисалын карап чыгыйк. Ул хезмәттәшләрен тыңлап, зур көч куюны таләп итә торган өстәмә белем алырга булган. Тиздән аның рухи эшләргә вакыты калмый башлаган. Ул болай ди: «Мин һәрвакыт эмоциональ киеренкелек сизә идем. Үземә куйган рухи максатларга ирешә алмаганыма вөҗданым мине газаплый иде».

Башаяк эшкә чуму

Аллаһы Сүзе мәсихчеләрне тырышып эшләргә, җаваплы эшчеләр һәм эш бирүчеләр булырга дәртләндерә. Рәсүл Паул: «Нәрсә генә эшләсәгез дә һәммәсен кешеләргә түгел, бәлки, Раббы өчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез»,— дип язган (Көл. 3:22, 23). Тырыш хезмәт мактауга лаек булса да, иң мөһиме, безгә Барлыкка Китерүчебез белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булырга кирәк (Вәг. 12:13). Мәсихче дөньяви эшенә башы белән чума икән, рухи эшләр җиңел генә икенче урынга күчәргә мөмкин.

Дөньяви эш белән мавыгып китү мәсихченең рухи яктан нык булып калырга һәм үз гаиләсенә булышырга кирәкле көчен урлый ала. Сөләйман патша «күп хезмәт» еш кына «күңел тынычлыгын сарыф итү» белән бәйле икәненә игътибар иткән. Мәсихче чиктән тыш дөньяви эше белән мәшгуль булса, аның көчле һәм дәвамлы стресстан интегүе бар. Андый кеше карьера колы булып китәргә һәм нәтиҗәдә тәмам хәлдән таярга мөмкин. Ул чакта ул чыннан да «һәр эшеннән тәм һәм игелек табар» микән? (Вәг. 3:12, 13; 4:6). Ә иң мөһиме, аның гаиләдәге бурычларын үтәргә һәм рухи эшләрдә катнашырга җитәрлек физик һәм эмоциональ көче булырмы?

Көнчыгыш Европада яшәүче Януш үзенең бакчачылык эше белән бик мавыгып киткән. Ул болай ди: «Мин эшемдә гел яңа идеяләр уйлап чыгарганга һәм бирелгән һәр йомышны үти алганга, кешеләр минем белән сокланалар иде. Ләкин минем рухилыгым аксый иде, һәм мин вәгазь эшендә катнашмый башладым. Тиздән мин җыелыш очрашуларына да йөрүдән туктадым. Мин шулхәтле горурланып киттем, хәтта өлкәннәрнең биргән киңәшен кабул итмәдем һәм җыелышны калдырдым».

Үз юлыңда ничек уңышлы булырга?

Без мәсихче мавыгып китеп, үз рухилыгына зыян китерә алган өч өлкәне карап чыктык. Ә синең турыда нәрсә әйтеп була? Монда китерелгән сораулар, Изге Язмалардан шигырьләр һәм кардәшләрнең сүзләре син чыннан да уңыш юлы белән барасыңмы икәнен билгеләргә ярдәм итәргә мөмкин.

Мәктәптән тыш дәресләр, түгәрәкләр һәм хобби. Моңа син күпме вакыт сарыф итәсең? Алар син элек рухи эшләргә багышлаган вакытыңны алмыймы? Имандашларың белән аралашырга теләгең кимемәдеме? Алай икән, ник Давыт патшадан үрнәк алмаска? Ул Йәһвәдән: «Барасы юлымны миңа күрсәт»,— дип үтенгән (Мәд. 142:8).

Күчеп йөрүче бер күзәтче алдарак искә алынган Викторга ярдәм иткән. Ул аңа: «Син волейбол турында шундый дәрт белән сөйлисең»,— дигән. «Бу мине аңыма китерде,— дип әйтә Виктор.— Мин хәлемнең җитдиләнә барганын аңладым. Тиздән мин спорт белән бергә шөгыльләнгән дусларым белән араны өздем һәм дусларны җыелышта эзли башладым». Бүген Виктор Йәһвәгә ашкынып хезмәт итә. Ул яшьләргә мондый киңәш бирә: «Дусларыгыздан, әти-әниегездән я җыелыш өлкәннәреннән болай дип сорагыз: „Сезнеңчә, шөгыльләрем мине Йәһвәгә якынлаштырамы яисә, киресенчә, аңардан ераклаштырамы?“».

Җыелышыңдагы өлкәннәргә Аллаһыга хезмәт итүдә күбрәк эшләргә теләгәнең турында ник әйтмәскә? Син үзен ялгыз хис иткән я ярдәм кирәк булган олы яшьтәге имандашыңа, мәсәлән, кирәк чакта кибеткә барып килергә я өендә ярдәм итә аласыңмы? Яшеңә карамастан, син башкаларга яхшы хәбәрне вәгазьләп шатлык китергән тулы вакытлы хезмәттә катнаша аласың.

Югары белем. Гайсә кешеләрне үзләренә дан эзләүдән кисәткән (Яхъя 7:18). Белем алу турында уйланганда мөһимрәк нәрсәләрне исәпкә ал (Флп. 1:9, 10).

Программист булып эшләүче Гжегож үз тормышында үзгәрешләр ясаган. Ул болай дигән: «Өлкәннәрнең киңәшенә колак салып, мин үз тормышымны гадиләштердем. Мин өстәмә белем алырга кирәк түгел икәнен аңладым, чөнки бу минем вакытымны һәм көчемне алыр иде генә». Гжегож җыелыш эшләрендә күбрәк катнаша башлаган. Вакыт узу белән ул Хезмәтне яхшырту мәктәбен (хәзергечә Өйләнмәгән абый-кардәшләр өчен Изге Язмалар мәктәбе) тәмамлаган. Әйе, ул тагы да күбрәк рухи белем алыр өчен, вакытын «дөрес файдаланган» (Эфес. 5:16).

Эш. Синең дөньяви эшең белән бик нык мавыгып киткәнең аркасында рухи эшләрең икенче урынга күчмәдеме? Гаиләң белән аралашыр өчен җитәрлек вакытың бармы? Һәм җыелышта бирелгән чыгыш ясау йөкләмәләреңнең сыйфатын яхшыртырга тырышасыңмы? Ә башкаларны ныгытыр өчен, алар белән аралашырга вакыт табасыңмы? «Аллаһыдан курык һәм... Аның кушканнарын үтә», һәм син Йәһвәнең мул фатихаларын алачаксың һәм үз хезмәтең белән җаның сөенәчәк (Вәг. 2:24; 12:13).

Алдарак искә алынган Януш үзенең эшендә зур уңышка ирешмәгән. Киресенчә, ул тулы уңышсызлыкка дучар булган. Коры калып һәм бурычларга батып, Януш Йәһвәдән ярдәм эзли башлаган. Ул үз тормышын тәртипкә китергән һәм хәзер гомуми пионер һәм өлкән булып хезмәт итә. Януш болай ди: «Мин, булганыма канәгать булганда һәм шул ук вакыт үз көчемне рухи эшләргә багышлаганда, җан тынычлыгын кичерәм» (Флп. 4:6, 7).

Эчке теләкләреңне һәм тормышыңда беренче урында нәрсә торганын намус белән тикшерер өчен вакыт бүлеп куй. Йәһвәгә хезмәт итү — бетмәс уңыш юлы. Бу синең тормышыңда иң мөһиме булсын.

«Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен» аныклый алыр өчен, сиңа, бәлкем, кайбер үзгәрешләр ясарга һәм хәтта нәрсәдәндер баш тартырга туры килер (Рим. 12:2). Ләкин Йәһвәгә бөтен җаның белән хезмәт итеп, син үз юлыңда уңышлы булачаксың.

[Искәрмә]

^ 8 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

[31 биттәге рамка/иллюстрация]

Син үз юлыңда ничек уңышлы була аласың?

Безнең вакытыбызны күп кенә нәрсәләр урлый алганга, чыннан да кыйммәтле булганны ничек күздән ычкындырмаска? Биредәге сораулар турында уйланып, эчке теләкләреңне һәм тормышыңда беренче урында нәрсә торганын тикшереп чыгар өчен, вакыт бүлеп куй.

МӘКТӘПТӘН ТЫШ ДӘРЕСЛӘР, ТҮГӘРӘКЛӘР ҺӘМ ХОББИ

▪ Андый шөгыльләр белән шөгыльләнгәндә сиңа нинди рух тәэсир итә?

▪ Моңа күпме вакыт китә?

▪ Алар синең өчен иң мөһим нәрсә булып китәргә мөмкинме?

▪ Алар син элек рухи эшләргә багышлаган вакытыңны алмыймы?

▪ Аралашу турында нәрсә әйтеп була?

▪ Андый аралашу сиңа кардәшләр белән аралашуга караганда күбрәк ошыймы?

ЮГАРЫ БЕЛЕМ

▪ Син үзеңне тәэмин итә аласың икән, сиңа өстәмә белем алыр өчен, чыннан да вакытыңны, акчаңны һәм көчеңне сарыф итәргә кирәкме?

▪ Үзеңне тәэмин итәр өчен, сиңа чыннан да югары уку йортында укырга кирәкме?

▪ Укулар җыелыш очрашуларына йөрергә ничек комачауларга мөмкин?

▪ Син иң мөһимне исәпкә алдыңмы?

▪ Йәһвәнең сине тәэмин итә алуына ышанычыңны сиңа ныгытырга кирәкме?

ЭШ

▪ Сайлаган эшеңнән «тәм һәм игелек» табасыңмы?

▪ Гаиләдәге бурычларыңны үтәргә һәм рухи эшләрдә катнашырга җитәрлек физик һәм эмоциональ көчең бармы?

▪ Гаиләң белән аралашырга вакытың җитәрлекме?

▪ Эшең белән бик нык мавыгып, рухи эшләрең икенче урынга күчмәдеме?

▪ Эшең җыелыштагы чыгыш ясау йөкләмәләреңнең сыйфатына тәэсир итәме?

[30 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Варухның эгоистик теләкләрен күреп, аны кисәткән