Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормышның мәгънәсе бармы?

Тормышның мәгънәсе бармы?

Тормышның мәгънәсе бармы?

«ТОРМЫШНЫҢ мәгънәсе бармы?» Бу сорау күп кешеләрне борчый. Кызганычка каршы, күпләр тормышлары, нинди генә булмасын, аны мәгънәсез дип саный. Андый хисләрне Австриядәге Виктор Франкл исемле невролог «тормышның мәгънәсезлеге һәм бушлык хисе» дип атаган.

Ни өчен шулкадәр күп кеше үзен шулай хис итә? Беренчедән, бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләр аяныч хәлдә һәм җан әрнеткеч шартларда яши. Алар көне-төне мохтаҗлык, чирләр, акылга сыймаслык мәрхәмәтсезлек һәм җәберләү белән очраша. Әйе, борынгы заманда яшәгән Әюбнең «кеше... борчылулардан туеп беткән» дигән сүзләре бүген дә хак булуларын күрсәтә (Әюб 14:1). Бу кешеләр очын очка ялгарга тырышып яши.

Башкалар исә ниндидер дәрәҗәдә муллыкта яши. Алар бал да май эчендә йөзә дип әйтеп була. Ләкин күпләр алай яшәсә дә, үз тормышларыннан канәгать түгел. Ни өчен? Чөнки борчылулар һәм газаплар аркасында — кинәт килеп чыккан акча ягыннан авырлыклар я баланың үлеме кебек ачы кайгылар аркасында — аларның өметләре еш кына өзелә һәм хыяллары юкка чыга (Мәдхия 89:10).

Тормыш тиз үтә, шуңа күрә бушлык хисе көчәя һәм тормышның мәгънәсез булуы ныграк сизелә. Кешеләр күп нәрсә башкара алыр иде дә, әмма гомерләре кыска. Күпләр моны уйларына сыйдыра алмый. Алар бер ачы хакыйкатьне аңлап бетерми: тормышыбызда берәр зур фаҗига булмаса да, иртәме-соңмы без үләчәкбез. Бу хәлдән котылып булмый (Вәгазьче 3:19, 20).

Тормыш һәрвакыт мәгънәсез булырмы?

Борынгы Исраилнең Сөләйман патшасы үз көннәрендә яшәгән кешеләрнең үз сәләтләрен һәм осталыкларын кулланып авыр эшләгәннәрен күргән. Алар да, безнең көннәрдә кебек, үсемлекләр үстергән, җирне эшкәрткән, йортлар төзегән һәм үз гаиләсе турында кайгырткан. Сөләйманның: «Бу эшләрнең нәтиҗәләре нинди булыр микән?» — дип сорыйсы килгән. Кешеләрнең бар эшләрен ул «мәшәкать, бушка җил куу» гына дип атаган (Вәгазьче 2:17).

Ләкин Сөләйман кешеләрнең бар эшләре һәрвакыт «мәшәкать, бушка җил куу» гына булачак дип уйлаганмы? Юк, уйламаган. Ул кешеләрнең бу камил булмаган дөньядагы тормышларына аек карашын гына белдергән. Әмма Аллаһы Сүзе сезне дөнья һәрвакыт мәгънәсез булмаячак дип ышандыра!

Ни өчен бу сүзләргә ышанып була? Моны сез киләсе ике мәкаләдән белерсез. Анда ни өчен тормыш шулкадәр мәгънәсез дип күренә, бу дөньядагы хәл ничек үзгәрәчәк һәм сезнең тормышыгыз хәтта хәзер ничек мәгънәле булып китә ала икәне турында әйтелә.