Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен кайбер кеше үз тормышын мәгънәсез дип саный?

Ни өчен кайбер кеше үз тормышын мәгънәсез дип саный?

Ни өчен кайбер кеше үз тормышын мәгънәсез дип саный?

СӨЛӘЙМАН патша кеше үз гомерен «ыгы-зыгылы аз көннәрен күләгәдәй яшәп уздыра» дип әйткән. Һәрвакыт шулай булырмы? (Вәгазьче 6:12). Гасырлар буе ышанычлы булуын раслаган чыганакта — Аллаһы Сүзендә — киләчәктә тормыш мәгънәле булачак дип әйтелгән (2 Тимутегә 3:16, 17).

Изге Язмаларда Аллаһының җиргә карата нияте турында әйтелгән. Анда шулай ук ни өчен дөнья гаделсезлек, җәбер һәм газаплар белән тулган икәне аңлатыла. Ни өчен безгә моны белергә кирәк? Чөнки Аллаһының җир шарына һәм кешеләргә карата ниятен белсәк һәм аны исәпкә алып яшәсәк, без, кешеләрнең кайбере кебек, тормышыбызны мәгънәсез дип санамаячакбыз.

Аллаһының җиргә карата нияте нинди?

Йәһвә Аллаһы a җирне кешеләр өчен иң әйбәт йорт итеп барлыкка китергән. Аның нияте буенча, кешеләр оҗмахта мәңге яшәп һәм камил булып, бәхетле, канәгатьлек китерүче тормыш алып барырга тиеш булган. Бу хак тәгълимат бер карашка каршы килә. Ул киң таралган булса да, Изге Язмаларга нигезләнмәгән. Бу караш буенча Аллаһы җирне, кешеләрне сынар өчен, барлыкка китергән. Җирдә яшәп, кешеләр үзләренең рухлар дөньясында мәгънәлерәк тормыш белән яшәргә лаеклымы-юкмы икәнен күрсәтә (6 нчы биттәге « Мәгънәле тормыш алып барыр өчен, кеше башта үләргә тиешме?» дигән рамканы карагыз).

Аллаһы беренче кешеләрне Үз сурәтендә яраткан: алар Аның сыйфатларын чагылдыра алган (Яратылыш 1:26, 27). Ул аларны камил кешеләр итеп барлыкка китергән. Аларның канәгатьлек китерүче һәм мәгънәле тормыштан рәхәтлек мәңге табар өчен бар нәрсәләре булган. Алар җир йөзен Гадән бакчасы сыман оҗмахка әверелдерергә, аны тутырырга һәм эшкәртергә тиеш булган (Яратылыш 1:28—31; 2:8, 9).

Нәрсә булган соң?

Әмма бер вакыт барысы үзгәргән. Кешеләр тулаем алганда Аллаһының искиткеч сыйфатларын чагылдырмый башлаган. Җир оҗмахка әверелмәгән. Ни өчен? Беренче кешеләр, Адәм белән Хаува үз ихтыяр иреген дөрес кулланмаган. Алар, үзләре әхлакый яктан нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен сайлап, «Алланың Үзе кебек булырга» теләгән. Шулай эшләп, алар Шайтан Иблис күтәргән фетнәгә кушылган (Яратылыш 3:1— 6).

Күргәнебезчә, Аллаһы нияте буенча явызлык булмаска тиеш булган. Явызлык Шайтан, ә соңыннан Адәм белән Хаува Аллаһының хакимлегенә каршы чыккач барлыкка килгән. Үзләренең фетнәләре аркасында беренче кешеләр оҗмах белән камиллекне югалткан һәм гөнаһ белән үлемне үз буыннарына — бар кешеләргә — мирас итеп биргәннәр (Яратылыш 3:17—19; Римлыларга 5:12). Менә ни өчен кайбер кеше үз тормышын мәгънәсез дип саный.

Ни өчен Аллаһы явызлыкны шунда ук юк итмәгән?

Кайбер кеше: «Ни өчен Аллаһы Шайтанны һәм башка фетнәчеләрне юкка чыгарып, явызлыкны шунда ук юк итмәгән һәм барысын да яңадан башламаган?» — дип гаҗәпләнә. Алай эш итү акыллы булыр идеме? Берәр дәүләт үзенә каршы чыккан һәр кешене үтереп торса, сез бу дәүләт турында нәрсә әйтер идегез? Гадел кешеләр бу дәүләттән читләшмәс идеме? Дәүләтнең андый эше абруен төшермәс идеме?

Аллаһы фетнәчеләрне шунда ук юк итмәгән, акыллылык күрсәтеп, ул, Гадән бакчасында күтәрелгән үз хакимлеге турындагы сорау мәңгегә чишелсен өчен, кешеләргә берникадәр вакыт биргән.

Явызлыкны юк итү

Аллаһы явызлыкның булуына чикле вакыт кына биргән. Чөнки ул шуны белгән: Гадән бакчасындагы фетнә аркасында күтәрелгән сораулар хәл ителгәч, ул явызлык китергән бар зыянны юк итәчәк.

Аллаһы үзенең җиргә һәм кешеләргә карата ниятеннән ваз кичмәгән. Үз пәйгамбәре, Ишагыйя, аша Йәһвә безне үзенең җирне Барлыкка Китерүче икәненә ышандыра. Ишагыйя болай дип әйтә: «Ул [җирне]... юкка гына түгел, ә яшәр өчен барлыкка китергән» (Ишагыйя 45:18). Тиздән Аллаһы җирне, үзенең беренче нияте буенча, камиллеккә китерәчәк. Аның хакимлеге гадел булуы исбатлаганнан соң, аның зур көч куеп үз ихтыярын үтәргә һәм бар явызлыкны юк итәргә хокукы булачак (Ишагыйя 55:10, 11). Үзенең үрнәк догасында Гайсә Мәсих Аллаһыдан моны сораган да. Гайсә безне болай дип дога кылырга өйрәткән: «Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың булсын» (Маттай 6:9, 10). Бу сүзләр нәрсә аңлата?

Аллаһының җиргә карата ихтыяры

Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар» (Мәдхия 36:9—11, 29; Гыйбрәтле сүзләр 2:21, 22). Гайсә Мәсих «ярлыны, булышучысы юк мескенне коткарыр», аларны «мәкердән һәм көчләүдән» саклар (Мәдхия 71:12—14). Сугыш, үлем, күз яшьләре, авырту һәм газаплар башка инде булмаячак (Мәдхия 45:10; Ачылыш 21:1—4). Аллаһы явызлыкны рөхсәт иткәнгә, күп кеше үлсә дә, ул аларны җирдә яшәр өчен терелтәчәк, аларга башка фатихаларны да алырга мөмкинлек бирәчәк (Яхъя 5:28, 29).

Әйе, Йәһвә Шайтанның фетнәсе китергән бар зыянны юк итәчәк. Аллаһының эш итүе шулкадәр камил булачак, хәтта «элеккеге кайгы-хәсрәтләр [бүген кайгы белән авырту китергән бар нәрсә] онытылачак» (Ишагыйя 65:16—19). Андый киләчәк һичшиксез булачак. Аллаһы беркайчан да ялганламый. Аның бар вәгъдәләре үтәлә. Тормыш инде «мәшәкать, бушка җил куу гына» булмаячак (Вәгазьче 2:17). Киресенчә, тормыш мәгънәле булачак.

Әмма бүгенге көннәр турында нәрсә әйтеп була? Изге Язмаларның тәгълиматларын белү һәм Аллаһының җиргә карата ниятен аңлау тормышыгызны хәзер үк мәгънәле итә аламы? Киләсе мәкаләдә бу сорауга җавап бирелә.

[Искәрмә]

a Изге Язмалар буенча, Аллаһының исеме — Йәһвә.

[6 биттәге рамка]

 Мәгънәле тормыш алып барыр өчен, кеше башта үләргә тиешме?

Гасырлар дәвамында Аллаһының җиргә карата ниятен белмәгән кешеләр мәгънәле тормыш алып барыр өчен, башта үләргә кирәк дип санаган, һәм безнең көннәрдә дә андый кешеләр бар.

Кайбер кеше фикеренчә, үлемсез җан «кеше тәненә керер алдыннан югарыда очып йөри» (New Dictionary of Theology). Башкалар исә үлемсез җан «күктәге кылган гөнаһлары өчен җәза итеп тәнгә төрмәгә кебек ябыла» дип әйтә (Cyclopedia of Biblical Theological and Ecclesiastical Literature).

Сократ белән Платон кебек грек философлар шуңа өйрәтә: үлемсез җан тәннән аерылганда, «очып йөрүеннән, акылсыз эшләреннән, куркуларыннан, азгын теләкләреннән һәм кешелекне баскан башка газаплардан арына» һәм «илаһлар арасында мәңге яши» (Plato’s Phaedo 81 A).

Вакыт узу белән үзләрен христиан дип атаган дин җитәкчеләре грек философларның «җанның үлемсезлеге турындагы тәгълиматларын» үзләштергән (Christianity—A Global History).

Аларның карашларын Изге Язмалардагы өч хак тәгълимат белән чагыштырып карагыз:

1. Аллаһы кешеләрне алар аның белән бергә күктә яшәргә лаеклымы-юкмы икәнен тикшерер өчен сынамый. Аның нияте буенча, җир — кешеләрнең вакытлыча яшәү урыны түгел, ә аларның мәңгелек йортлары. Адәм белән Хаува, Аллаһыны тыңлаган булса, әле дә җирдәге оҗмахта яшәр иде (Яратылыш 1:27, 28; Мәдхия 113:24).

2. Күпчелек диннәрдә кешенең җаны — материаль булмаган һәм үлми торган өлеше — бар дип өйрәтелсә дә, Изге Язмаларда башка төрле әйтелә. Кеше үзе «туфрактан» яратылган «җан иясе» (Яратылыш 2:7). Изге Язмаларда җан үлемсез дип беркайчан да әйтелми. Анда җанны үтереп я юк итеп, ягъни яшәүдән туктатып була дип әйтелә (Мәдхия 145:4; Вәгазьче 9:5, 10; Йәзәкил 18:4, 20). Беренче кеше, Адәм, чыннан да үлгән һәм туфракка кире кайткан. Ул яшәүдән туктаган (Яратылыш 2:17; 3:19).

3. Кешенең үлемсез җаны юк, һәм ул рухлар дөньясына очып китми. Аллаһы үлгәннәрне җирдәге оҗмахта яшәү өчен терелтергә вәгъдә иткән, нәкъ шул кешенең киләчәге (Данил 12:13; Яхъя 11:24—26; Рәсүлләр 24:15).