Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәгънәле тормыш хәзер һәм мәңгегә

Мәгънәле тормыш хәзер һәм мәңгегә

Мәгънәле тормыш хәзер һәм мәңгегә

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ, Аллаһы Сүзендәге, акыллы киңәшләрне куллансагыз, сезнең тормышыгыз инде хәзер мәгънәле була ала. Әйдәгез, андагы берничә киңәш карап чыгыйк.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: Сөләйман патша: «Кеше өчен ашап-эчү һәм үз хезмәте белән җанын сөендерүдән башка хозур нәрсә юк»,— дигән (ВӘГАЗЬЧЕ 2:24).

Һәр кешенең үз эшеннән канәгатьлек табасы килә. Сез дә, бик авыр шартларда яшәсәгез дә, тормышыгызда хәзер инде канәгатьлек таба аласыз. Моның өчен сезгә тырышып эшләргә һәм намуслы булырга кирәк.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (РӘССҮЛӘР 20:35).

Күпләр шуңа инанган: башка кешеләр өчен берәр нәрсә эшләү — мәсәлән, вакыт һәм көч сарыф итеп, башкаларга авыр вакытта ярдәм итү — күп тапкырлар бүләкләнә һәм тормышны тирән мәгънәле итә. Сөләйман болай дип әйткән: «Хәлеңнән килгәндә мохтаҗларга игелек күрсәтүдән баш тартма» (Гыйбрәтле сүзләр 3:27).

Ральф исемле ир кешенең мисалын карап чыгыйк. Пенсиягә чыккач, ул хатыны кебек Аллаһыга тулы вакытлы хезмәт итә башлаган. Ул хатыны белән бергә, бар көчен куеп, башкаларны Изге Язмаларны кулланып яшәргә өйрәткән һәм ай саен вәгазьдә күп сәгать үткәргән. Ральф болай дип әйтә: «Өебезгә кич кайтканда, без картая барганга түгел, ә хәлебездән килгәнчә күктәге Атабызга хезмәт иткәнгә арыйбыз. Без арысак та, вәгазь эше безгә зур шатлык китерә!» Ул үзе һәм аның хатыны бәхетле, чөнки тормышларында башкалар турында кайгырту беренче урында тора.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс, бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганы кебек, яныңа килеп җитәр» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 17:17).

Кеше янында берәрсе булса, аңа үз авырлыкларын чишәргә җиңелрәк булыр. Англия философы Фрэнсис Бэкон кешенең чын дусты булмаса, аның өчен дөнья «чүл генә» дип язган. Чын дусларның барлыгы һәм үзегезнең яхшы дус булуыгыз авырлыкларыгызны җиңеләйтергә һәм тормышыгызны матур вә канәгатьлек китерүче итәргә мөмкин.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле» (МАТТАЙ 5:3).

Бу сүзләрне әйтеп, Гайсә шуңа игътибар иткән: Аллаһы вәгъдәләренең үтәлешен күрергә теләсәгез, сезгә үз рухи ихтыяҗларыгызны аңларга һәм аларны канәгатьләндерергә кирәк. Хайваннардан аермалы буларак, без тумыштан ук тормышның мәгънәсен аңлауга мохтаҗ. Йәһвә Аллаһы гына бу ихтыяҗны канәгатьләндерә ала, һәм ул үз Сүзе, Изге Язмалар, аша шулай эшли дә. Үткән мәкаләдән күргәнебезчә, Аллаһының җиргә карата нияте турында Изге Язмаларда әйтелә. Анда ни өчен без монда яшибез, ни өчен җир газаплар белән тулган һәм Аллаһы бездән нәрсә таләп итә икәне әйтелә. Мәгънәле һәм канәгатьлек китерүче тормыш алып барыр өчен, безгә Изге Язмалардагы шул хакыйкатьләрне аңларга кирәк. Кеше, Изге Язмаларны өйрәнсә һәм анда язылганнарны кулланса, бәхетле булыр. Ни өчен? Чөнки ул Барлыкка Китерүчебез, «мөбарәк Аллаһы», Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерәчәк (1 Тимутегә 1:11).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Авыр көннәрең килеп җиткәнче, „алардан миңа канәгатьләнү юк“ диячәк елларың якынлашканчы... үзеңне Яратучыны искә ал» (ВӘГАЗЬЧЕ 12:1, 2).

Бу киңәшне Сөләйман патша тормышта фаҗигаләр булгалый икәнен аңлап бетермәгән яшьләргә биргән булса да, ул безгә дә кагыла. Барлыкка Китерүчегезгә үз тормышыгызны багышлагыз. Шулай эшләсәгез, тормышыгыз чыннан да мәгънәле булачак. «Ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез!» дигән караштан сакланыгыз (1 Көринтлеләргә 15:32). Тормышыгызда беренче урында Аллаһы булса, бар нәрсә дә сезгә файда гына китерәчәк. Нәкъ моның турында Вәгазьче 8:12 дә әйтелә.

Уэнди исемле бер хатын-кыз бу сүзләрнең хаклыгын күргән. Яшь булганда, ул сеңлесе белән, испан телен өйрәнгәч, Доминика республикасына, Изге Язмалардагы яхшы хәбәрне вәгазьләгән кешеләр әз булган җиргә, күчкән. Уэнди болай дип сөйли: «Вәгазьчеләр әз булган җирдә хезмәт итәр өчен, без күп нәрсәдән баш тарттык, ләкин ул вакыт безгә шундый күп шатлык китерде! Шул алты айны мин бернәрсәгә дә алмаштырмас идем! Фатихаларыбыз корбаннарыбыз белән чагыштырырлык та түгел».

Аллаһыга тугры булу тормышны мәгънәле итә

Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерү тормышыгызны чыннан да мәгънәле итә ала. Ләкин ничек? Шайтан Адәм белән Хауваны Аллаһының хакимлегенә каршы фетнә күтәрергә генә котыртмаган, аның шулай ук бер кеше дә, сынаулар белән очрашканда, Аллаһыга тугры калмаячак дип әйтәсе килгән (Әюб 1:9—11; 2:4). Сез дә Шайтанның ялганчы икәнен исбатлый аласыз. Шуның өчен сезгә Аллаһыга тугры булырга, аның принципларына буйсынырга һәм Йәһвәнең генә кешеләр өчен нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен билгеләргә хокукы бар икәнен танырга кирәк (Ачылыш 4:11).

Дөрес юлдан барырга теләсәк, безгә, бәлки, авырлыклар күрергә туры килер. Андый авырлыклар аркасында тормышыбыз мәгънәле булып китәрме? Күз алдыбызга китерик: бер дошман якыныбызга я яхшы дустыбызга яла яга. Без, үз чиратында, безнең өчен кадерле булган бу кешенең абруен якларга булдык һәм, нәтиҗәдә, безнең, әйтик, берәр проблема туды ди. Әмма моның аркасында тормышыбыз мәгънәсен югалтырмы? Әлбәттә юк! Без андый авырлыкларның сәбәбен истә тотып, аларны шатлык белән җиңеп чыгабыз. Аллаһыга тугры калу белән нәкъ шундый ук хәл. Әйе, бүгенге авыр шартларда Аллаһыга тугры калуыбыз аның йөрәген сөендерә (Гыйбрәтле сүзләр 27:11).

Мәгънәле тормыш мәңгегә

Аллаһы һәм аның нияте турында белем алыр өчен, бар көчегезне куегыз. Гайсә Мәсих болай дип әйткән: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3). Аллаһы үзенең җиргә карата ниятен үтәгәч, тәкъва кешеләр бу ниятнең үтәлешен күрәчәк, ягъни җирдәге оҗмахтагы «мәңгелек тормыш» алып барачак. Шул вакытта тормыш чыннан да мәгънәле һәм канәгатьлек китерүче булачак (Мәдхия 144:16).

Гайсә әйткән белемне кайдан табып була? Аллаһы Сүзендә, Изге Язмаларда. Моның турында күбрәк белергә теләсәгез, бу брошюраны бастыручыларга тартынмыйча языгыз. Алар сезгә Изге Язмаларның хак тәгълиматларын белергә ярдәм итәчәк.