Төп мәгълуматка күчү

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

Изге Язмалар тормышны үзгәртә

НИ ӨЧЕН 60 тан узган хатын-кыз потларга табынмый башлаган? Синтоизм руханиен, үз хезмәтен калдырып, вәгазьче булып китәргә нәрсә этәргән? Үги ата-ана үстергән хатын-кыз үзенең тискәре хисләрен ничек җиңә алган? Бу кешеләрнең үзләре турында нәрсә сөйләгәннәрен укыгыз.

«Мин бүтән потларга табынмыйм» (АБА ДАНСУ).

ТУУ ЕЛЫ: 1938

ТУГАН ИЛЕ: БЕНИН

ҮТКӘНДӘ: ПОТЛАРГА ТАБЫНГАН

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ. Мин бер күл янындагы сазлыклы җирдә урнашкан Со-Чахуви дигән авылда тудым. Авылыбызда кешеләр балык тота, мөгезле эре терлек, сарык, кәҗә, дуңгыз, кош асрый. Анда юллар юк диярлек, шуңа күрә кешеләр башлыча көймә һәм каноэ куллана. Йортларны агачтан, үләннән, ә кайчак кирпечтән төзиләр. Күпчелек кеше ярлы яшәсә дә, җинаятьчелек шәһәрдә кебек таралмаган.

Әле бала чагымда әтием мине һәм апамны фетишистлар храмына җибәрде. Анда безне шул дингә өйрәттеләр. Үскәч, мин Одудува (Одуа) исемле илаһка табынырга булдым. Бу илаһка йоруба халкы табына. Мин аның өчен йорт төзедем һәм һәрвакыт аңа ямс, пальма мае, әкәм-төкәм, тавыклар, күгәрченнәр һәм башка тереклекне корбан итеп китерә идем. Моңа мин бар булган акчамны диярлек сарыф итә идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин Йәһвәнең бердәнбер хак Аллаһы икәнен һәм ул потка табынуны тыя икәнен белдем (Чыгыш 20:4, 5; 1 Көринтлеләргә 10:14). Мин нәрсә эшләргә кирәк икәнен ап-ачык аңладым. Мин үземдә булган бар сурәтләрне, потка табыну белән бәйле әйберләрне ташладым, күрәзәчеләр белән аралашмый һәм җирләү белән бәйле төрле йолаларда катнашмый башладым.

Миңа, 60 тан узган хатын-кызга, андый үзгәрешләр ясау бер дә җиңел булмады. Дусларым, туганнарым һәм күршеләрем миңа каршылык күрсәтте һәм мине мыскыл итте. Ләкин мин Йәһвәдән дөрес эш итәр өчен көч сорый идем. Гыйбрәтле сүзләр 18:10 дагы сүзләр мине бик ныгытты. Анда болай диелә: «Йәһвәнең исеме — нык манара. Тәкъва кеше анда качып, яклау таба».

Моннан тыш, миңа Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашулары бик булышты. Анда мин чын ярату сиздем. Йәһвә Шаһитләренең югары әхлакый нормалар буенча яшәүләре миңа нык тәэсир итте. Моның барысы мине Йәһвә Шаһитләренең дине чын икәненә ышандырды.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Изге Язмаларның принциплары ярдәмендә балаларым белән мөнәсәбәтләрем яхшырды. Моннан тыш, мин зур йөктән котылдым. Элек мин бар булган акчамны файдасыз үле потларга сарыф итә идем. Хәзер мин тере Аллаһыга — Йәһвәгә гыйбадәт кылам. Ул безне бар авырлыклардан коткарырга вәгъдә итә (Ачылыш 21:3, 4). Потларның колы түгел, ә Йәһвәнең хезмәтчесе булуыма мин бик шат! Йәһвә белән мин үземне тыныч-имин хис итәм.

«Балачактан ук мин Аллаһыны эзли идем» (СИНДЗИ САТО).

ТУУ ЕЛЫ: 1951

ТУГАН ИЛЕ: ЯПОНИЯ

ҮТКӘНДӘ: СИНТОИСТЛАР РУХАНИЕ БУЛГАН

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ. Мин Фукуока префектурасындагы кечкенә шәһәрдә үстем. Әти-әнием бик дини кешеләр иде. Алар мине балачактан ук синтоизм илаһларына табынырга өйрәтте. Ул вакытта мин еш кына ничек коткарылып була икәнлеге турында уйлаган идем. Шулай ук минем бәлагә эләккән кешеләргә бик ярдәм итәсем килде. Хәтерлим, мәктәптә укыганда, укытучыбыз бездән: «Сез, үскәч, кем булырга телисез?» — дип сорады. Сыйныфташларымның хыяллары конкрет иде, мәсәлән, галим булып китәргә. Ә мин Аллаһыга хезмәт итәргә хыялланам дип әйттем. Шунда барысы да миннән көлә башлады.

Мәктәпне тәмамлагач, мин дини белем алырга карар иттем. Укыганда, мин синтоизм диненең бер рухание белән таныштым. Ул һәрвакыт кара тышлы ниндидер китапны укый иде. Бервакыт ул миннән: «Сато, син бу нинди китап икәнен беләсеңме?» — дип сорады. Бу китапның тышлыгын күргәнгә, мин: «Изге Язмалар»,— дип җавап бирдем. Шунда ул миңа болай дип әйтте: «Рухани булып китәргә теләүче һәркем бу китапны укырга тиеш».

Мин, шунда ук Изге Язмаларны сатып алып, аны өемдә иң күренекле урынга куйдым һәм аны бик кадерли идем. Уку аркасында минем Изге Язмалар өчен вакытым булмады. Укуны тәмамлагач, мин синтоизм храмында рухани булып эшли башладым. Шулай итеп балачагымдагы хыялым тормышка ашты.

Әмма храмдагы хезмәт мин уйлаганнан бик нык аерылып торды. Руханиларның күбесе башка кешеләр турында бер дә кайгыртмады, ә кайберләренең иманнары бөтенләй булмады. Бер өлкән рухани миңа хәтта болай диде: «Уңышлы булырга теләсәң, фәлсәфи сораулар турында гына сөйлә, иман турында сөйләү тыела».

Моны ишеткәч, минем синтоизмнан өметем өзелде. Храмдагы хезмәтемне дәвам итсәм дә, мин башка диннәр белән кызыксына башладым. Ләкин башка диннәр дә өметемне акламый иде. Диннәр турында күбрәк белгән саен, аларга ышанычым югала иде. Мин аларның берсендә дә хакыйкатьне тапмадым.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. 1988 елда бер буддист миңа Изге Язмаларны укып чыгарга киңәш итте. Исемә төште: мине бит элек синтоистлар рухание да моңа дәртләндерә иде. Һәм мин шулай эшләдем дә. Мин Изге Язмаларны уку белән бик мавыгып киттем. Кайчак мин хәтта төне буе, таң атканчы укый идем.

Укыганнарым мине Изге Язмаларның Аллаһысына дога кылырга дәртләндерде. Мин, Маттай 6:9—13 тә язылган үрнәк догадагы сүзләр әйтеп, дога кыла башладым. Мин бу доганы һәр ике сәгать саен, хәтта храмдагы хезмәт вакытында, кабатлый идем.

Изге Язмаларны укыганда, минем күп кенә сорауларым туды. Ул вакытка мин инде өйләнгән идем. Элек хатыным янына Йәһвә Шаһитләре килгәнгә, мин аларның кешеләргә Изге Язмаларны өйрәнергә ярдәм иткәнен белә идем. Мин Шаһитләрне эзли башладым һәм, Йәһвә Шаһите булган бер хатынны очраткач, аңа күп-күп сораулар бирдем. Мин бик гаҗәпләндем: бөтен сорауларыма ул Изге Язмалар нигезендә җавап бирә иде. Шуннан соң Йәһвә Шаһитләре минем белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады.

Тиздән мин Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына йөри башладым. Очрашуларда мин элек начар мөгамәлә иткән кешеләр булган икән. Әмма ул вакытта мин моны белми идем. Шулай да алар мине җылы итеп каршы алды һәм миңа яхшы мөнәсәбәт күрсәтте.

Очрашуларда мин ирләр үз гаиләләрен яратырга һәм хөрмәт итәргә тиеш икәнен белдем. Моңа кадәр храмдагы хезмәтемә күп вакыт багышлаганга, мин хатыныма һәм балаларыма җитәрлек игътибар бирми идем. Кинәт мин аңладым: храмга килгән кешеләрне мин тыңлый идем, ә үз хатынымны бер тапкыр да тыңламадым.

Изге Язмаларны өйрәнгәндә, мин Йәһвәгә якынлаштыручы күп кенә хакыйкатьләрне белдем. Римлыларга 10:13 тә язылган сүзләр йөрәгемә нык тәэсир итте. Анда болай дип язылган: «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр». Мин балачактан ук Аллаһыны эзли идем һәм менә, ниһаять, аны таптым!

Мин синтоизм храмында үземне чит кеше итеп хис итә башладым. Мин, синтоизм динен калдырсам, башкалар минем турында нәрсә уйлар икән, дип борчыла идем. Әмма мин үз-үземә, хак Аллаһыны башка диндә тапсам, мин синтоизмны калдырырмын, дип әйтеп тордым. Шуңа күрә 1989 елның язында мин, вөҗданымны тыңлап, храмнан киттем һәм үземне Йәһвә кулларына тапшырдым.

Бу җиңел булмады. Өлкән руханилар мине орышты һәм «акылга утыртырга» тырышты. Ләкин минем өчен иң катлаулысы әти-әниемә үз карарым турында әйтү булды. Аларга барганда, мин шулкадәр борчыла идем, хәтта йөрәгем сызлый башлады, ә аякларым җебеп китте. Юлда мин, күп тапкыр тукталып, Йәһвәдән көч сорадым.

Әти-әниемә килгәч, мин берничә сәгать буе аларга килүемнең максатын әйтә алмадым. Ниһаять, күп-күп тапкыр дога кылгач, мин әтиемә үз карарымны сөйләдем. «Мин хак Аллаһыны таптым һәм синтоизм динен калдырам»,— дип әйттем. Әтием шаккатты һәм бик күңелсезләнде. Башка туганнарым, өйдә җыелып, мине фикеремне үзгәртергә күндерә башлады. Туганнарыма авырту китерәсем килмәсә дә, мин дөрес карар кабул иттем икәнен төгәл белә идем. Вакыт узу белән, туганнарым сайлавыма хөрмәт белән карый башлады.

Храмдагы хезмәтне калдыру — бер нәрсә, ә менә фикер йөртүне үзгәртү ул — бөтенләй башка нәрсә. Рухани эше тормышыма нык сеңгән икән. Мин, бар көчемне куеп, элеккеге тормышымны онытырга тырыша идем, ләкин бар нәрсә аның турында исемә төшерә иде.

Мин эш итмичә утырмадым. Беренчедән, мин өемдә булган элеккеге динем белән бәйле бар китаплар, сурәтләр һәм хәтта кыйммәтле әйберләрне яндырдым. Икенчедән, мин Йәһвә Шаһитләре белән мөмкин кадәр күбрәк аралашырга тырыштым. Аларның ярдәме һәм дуслык мөнәсәбәте миңа бик булышты. Әкрен-әкрен элеккеге тормышым онытыла барды.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Элек мин хатыныма һәм балаларыма бөтенләй игътибар бирми идем. Шуңа күрә алар үзләрен ташлангандай хис итте. Ләкин мин, Изге Язмаларның киңәшенә колак салып, гаиләм белән күбрәк вакыт үткәрә башлагач, без бер-беребезгә бик якынлаштык. Соңрак хатыным да Йәһвәгә хезмәт итә башлады. Бөтен гаиләбез: без хатыным белән, улым, кызым, киявем — барыбыз да Йәһвәгә хезмәт итәбез.

Балачакта мин Аллаһыга хезмәт итәргә, кешеләргә ярдәм итәргә хыяллана идем. Йәһвә хыялымны тормышка ашырды һәм хәтта күбрәкне бирде. Йәһвәгә рәхмәтләремне белдерер өчен, минем сүзләрем дә җитмәс.

«Тормышымда нәрсәдер җитми иде». ЛИНЕТT ХОКТИНГ

ТУУ ЕЛЫ: 1958

ТУГАН ИЛЕ: ЮАР

ҮТКӘНДӘ: ТИСКӘРЕ ХИСЛӘР БЕЛӘН КӨРӘШКӘН

ЭЛЕККЕГЕ ТОРМЫШЫМ. Мин шахтерлар яшәгән Джермистон исемле тыныч кына шәһәрчектә тудым. Андагы кешеләр бай түгел. Әти-әнием, мине кайгырта алмас дип уйлап, миннән баш тарткан. Мин туганнан соң 14 көн үткәч, бер ирле-хатынлы пар мине үзләренә алды. Мин аларны әти-әнием дип саный идем, ләкин, дөреслекне белгәч, мин үземне ташланган бала итеп хис итә башладым. Миңа үги әти-әнием белән бернинди уртак ягыбыз юк һәм алар мине аңламый дип тоела иде.

Якынча 16 яшемдә мин дусларым белән барларга йөри башладым. Анда без музыка тыңладык һәм биедек. 17 яшемдә мин тәмәке тарта башладым. Минем тәмәке рекламасындагы модельләр кебек зифа буйлы кыз буласым килде. 19 яшемдә мин Йоханнесбург шәһәрендә эш таптым һәм шул ук вакытта начар компаниягә эләктем. Тиздән мин сүгенә, күп тәмәке тарта һәм ял көннәрендә артык эчә башладым.

Шул ук вакытта мин актив тормыш алып бардым: аэробика белән шөгыльләндем, сквош һәм хатын-кызлар футболы уйнадым. Шулай ук мин компьютер компанияләрендә күп эшләдем һәм профессиональ яктан үсәргә тырыштым. Мин күп акча ала идем, һәм кешеләр мине уңышлы дип санады. Әмма чынлыкта мин бик бәхетсез идем. Тормышым буш һәм мәгънәсез булды. Мин тормышымда нәрсәдер җитми икәнен аңлый идем.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин Йәһвә — мәхәббәт Аллаһысы икәнен белдем. Мәсәлән, ул үз яратуын безгә үз Сүзен — Изге Язмаларны биреп күрсәтте. Йәһвә һәрберебезгә тормыш өчен җитәкчелек бирүче хат язган дип әйтеп була (Ишагыя 48:17, 18). Мин шуны аңладым: аның ярату тулы җитәкчелеге миңа файда китерсен өчен, миңа күп нәрсәне үзгәртергә кирәк.

Мәсәлән, миңа элеккеге дусларымны калдырып, яхшы дуслар табарга кирәк иде. Мин Гыйбрәтле сүзләр 13:20 дә язылган принцип турында күп уйландым. Анда болай дип язылган: «Зирәкләр белән йөрүче зирәк булыр, ә акылсызлар белән аралашучы зыян күрер». Бу сүзләр мине Йәһвә Шаһитләре арасыннан дуслар эзләргә дәртләндерде.

Минем өчен иң авыры тәмәке тартуны ташлау булды. Бу гадәтне җиңгәч, минем тагын бер авырлык туды: мин якынча 13 килограммга тазардым! Моның аркасында мин үз-үземне түбән бәяли башладым. Мин ун елдан соң гына ябыга алдым. Әмма мин төгәл белдем: тәмәкене ташлау — дөрес адым. Мин Йәһвәгә кат-кат дога кылдым һәм аның ярдәмен сиздем.

ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Хәзер мин сәламәтлерәк һәм үз тормышым белән канәгать. Мин инде карьера, дәрәҗә һәм байлык артыннан кумыйм. Без ирем белән Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне башкаларга сөйләргә яратабыз. Нәтиҗәдә, элек минем белән эшләгән өч хатын яхшы хәбәрне кабул итте һәм хәзер Йәһвәгә хезмәт итә. Шулай ук мин үги әти-әниемә, алар үлгәнче, Изге Язмалардагы терелтү өмете турында сөйләргә өлгердем.

Аллаһы белән дуслыгым ярдәмендә мин тискәре хисләремне җиңә алдым. Йәһвә миңа зур халыкара гаилә бирде. Хәзер минем әниләрем, әтиләрем, абый-энеләрем һәм апа-сеңелләрем бик күп (Марк 10:29, 30).

[Иллюстрация]

Йәһвә Шаһитләре арасында мин чын ярату сиздем

[Иллюстрация]

Элек мин хезмәт иткән синтоизм храмы