Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син Йәһвәнең ачык кисәтүләренә колак салырсыңмы?

Син Йәһвәнең ачык кисәтүләренә колак салырсыңмы?

Син Йәһвәнең ачык кисәтүләренә колак салырсыңмы?

«Менә юл, шул юлдан барыгыз» (ИШАГ. 30:21).

1, 2. Шайтан нәрсә эшләргә тырыша, һәм Аллаһы Сүзе безгә ничек ярдәм итә?

ЯЛГАН юнәлеш күрсәтүче юл билгесе ялгыштыра да, үтә куркыныч та. Әйтик, бер явыз кеше саксыз сәяхәтчеләргә зыян китерергә теләп, юри юл билгесен алыштырып куйган ди. Әмма дустың сине моның турында кисәтсә, әллә син бу кисәтүгә колак салмас идеңме?

2 Билгеле, безне ялгыштырырга тырышкан явыз дошман — бу Шайтан (Ачыл. 12:9). Үткән мәкаләдә карап чыккан бар куркынычлар аңардан килә һәм безне мәңгелек тормышка алып баручы юлдан читкә алып китә ала (Мат. 7:13, 14). Бәхеткә каршы, кайгыртучан Аллаһыбыз безне Шайтанның ялгыштыра торган «юл билгеләре» турында кисәтә. Әйдәгез хәзер Шайтаннан килгән тагын өч куркынычка игътибар итик. Аллаһы Сүзе безгә дөрес юлдан тайпылмаска ярдәм итә. Андагы кайбер кисәтүләрне карап чыкканда без Йәһвәнең артыбыздан баруын һәм: «Менә юл, шул юлдан барыгыз»,— дип әйтүен күз алдыбызга китерә алабыз (Ишаг. 30:21). Йәһвәнең ачык кисәтүләре турында уйлану аларга игътибарлы булырга тәвәккәлегебезне ныгытачак.

«Ялган өйрәтүчеләргә» иярмә

3, 4. а) Ни өчен ялган өйрәтүчеләр сусыз коеларга охшаш? б) Ялган өйрәтүчеләр еш кына каян чыга, һәм аларның максаты нинди?

3 Күз алдыңа китер: синең юлың сусыз җирләр аша үтә. Еракта бер коены күреп, син сусавыңны басарга өметләнеп, шунда барасың. Әмма кое янына килеп җитсәң, ул сусыз икән. Өметең өзелә! Ялган өйрәтүчеләр дә сусыз коелар сыман. Алар янына хакыйкать суларын эзләргә килгән һәркемнең өмете киселәчәк. Йәһвә Паул белән Петер аша безне ялган өйрәтүчеләр турында кисәтә. (Рәсүлләр 20:29, 30; 2 Петер 2:1—3 не укы.) Бу өйрәтүчеләр кемнәр алар? Ике рәсүлнең Аллаһы тарафыннан рухландырылган сүзләре безгә ялган өйрәтүчеләрнең каян килеп чыкканнарын һәм ничек эш иткәннәрен ачыкларга ярдәм итә.

4 Эфес җыелышының өлкәннәренә рәсүл Паул: «Сезнең арагыздан да ялган сөйләүчеләр чыгачак»,— дигән. Петер дә имандашларына: «Сезнең арагызда да ялган өйрәтүчеләр булыр»,— дип язган. Димәк, ялган өйрәтүчеләр каян чыга? Алар җыелыштагылар арасыннан чыгарга мөмкин. Алар мөртәтләр *. Аларның максаты нинди? Алар, бәлкем, кайчандыр яраткан оешмаларыннан китеп кенә канәгатьләнми. Аларның нияте «иман итүчеләрне [Мәсихнең шәкертләрен] үзләренә ияртү» дип аңлаткан Паул. Мөртәтләр җыелыштан китеп, үз шәкертләрен булдырыр урынына, Мәсих шәкертләрен үзләренә ияртергә тырыша. «Ерткыч бүреләр» кебек, ялган өйрәтүчеләр җыелышның тиз ышанучан әгъзаларын йотарга һәм аларның иманнарын какшатып, хакыйкатьтән алып китәргә әзер (Мат. 7:15; 2 Тим. 2:18).

5. Ялган өйрәтүчеләр нинди алымнар куллана?

5 Ялган өйрәтүчеләр ничек эш итә? Аларның кулланган алымнарында мәкерле һәм явыз рух чагыла. Мөртәтләр «яшерен рәвештә» бозык карашлар тарата. Контрабандистлар сыман, алар астыртын эш итеп, оста гына мөртәт карашларын җыелышка кертә. Һәм ялган документ ясаучы ялган документларны чын итеп күрсәтерәгә тырышкан кебек, мөртәтләр дә ялган дәлилләр ярдәмендә үзләре уйлап чыгарган карашларны дөрес итеп күрсәтергә тырыша. Алар, үз карашларын раслар өчен, «Изге язмаларны... бозып», ялгыштыручы тәгълиматлар тарата (2 Пет. 2:1, 3, 13; 3:16). Билгеле, мөртәтләр безнең иминлегебез турында кайгыртмый. Аларга иярү безне мәңгелек тормышка алып баручы юлдан читкә генә алып китәр иде.

6. Ялган өйрәтүчеләр турында Изге Язмаларда нинди ачык киңәш бирелә?

6 Ялган өйрәтүчеләрдән үзеңне ничек якларга? Изге Язмаларда бу хакта ачык итеп әйтелә. (Римлыларга 16:17; 2 Яхъя 9—11 не укы.) «Алардан читләшегез»,— дип язылган Аллаһы Сүзендә. Бу сүзләр башка тәрҗемәләрдә «алардан ераграк торыгыз», «алардан качыгыз» дип тәрҗемә ителгән. Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу киңәш көн кебек ачык. Әйтик, бер табиб сиңа үлемгә китерүче йогышлы чир белән авырган кеше янына якын килмәскә кушкан ди. Син табибның нәрсә әйтәсе килгәнен беләсең һәм аның кисәтүенә игътибарлы булырсың. Мөртәтләр дә «чирле», алар «агуланган», һәм алар башкаларны үз тәгълиматлары белән агуларга тора (1 Тим. 6:3, 4). Йәһвә, Бөек Табиб, алар янына якын килмәскә куша. Без аның нәрсә әйтәсе килгәнен беләбез, ләкин без аның кисәтүенә колак салырга тәвәккәлме?

7, 8. а) Без ялган өйрәтүчеләрдән ничек читләшәбез? б) Ни өчен син ялган өйрәтүчеләргә каршы торырга тәвәккәл?

7 Ялган өйрәтүчеләрдән читләшү үз эченә нәрсә ала? Без аларны өйләребезгә кертмибез һәм аларны сәламләмибез. Без шулай ук аларның әдәбиятын укымыйбыз, алар катнашкан телетапшыруларны карамыйбыз, веб-сайтларына кермибез һәм блогларында үз комментарийларыбызны язмыйбыз. Ни өчен без алай эшләргә тәвәккәл? Иң элек, без чын Аллаһыны яратабыз, шуңа күрә аның Сүзенә, хакыйкатькә, каршы килгән бозык тәгълиматлар безне кызыксындырмый (Мәд. 30:6; Яхъя 17:17). Без шулай ук Йәһвәнең оешмасын яратабыз; оешма аша без искиткеч хакыйкатьләр, мәсәлән, Аллаһы исеме, аның мәгънәсе, Аллаһының җиргә карата нияте, кеше үлгәч аның белән нәрсә булганы һәм терелтелүгә өмет турында белдек. Бу һәм башка кыйммәтле хакыйкатьләрне белгәч, син нинди хисләр кичергәнеңне хәтерлисеңме? Алайса, ни өчен оешмабызга яла яккан кешеләргә ияреп, оешмабызга каршы барырга ди? (Яхъя 6:66—69).

8 Ялган өйрәтүчеләр ни генә сөйләмәсен, без аларга иярмәячәкбез! Нигә андый сусыз коелар янына барырга? Алданып, өмет өзер өчен генәме? Әйдәгез, Йәһвәгә һәм аның оешмасына тугры булып калырга тәвәккәл булыйк; бу оешма безне инде күп еллар Аллаһы Сүзеннән чиста һәм көч бирүче хакыйкать сулары белән сусавыбызны басып тора (Ишаг. 55:1—3; Мат. 24:45—47).

«Риваятьләргә» игътибар итмә

9, 10. Паул Тимутегә «риваятьләр» турында нинди кисәтү биргән, һәм Паул нәрсәне күздә тоткандыр? (Искәрмәне дә кара).

9 Кайвакыт берәр юл билгесенең күчереп куелганын һәм дөрес булмаган юлны күрсәткәнен күреп алу җиңелдер. Ә кайчакта ялганны аеру кыен. Шайтаннан килгән куркынычлар турында да шуны ук әйтеп була; аларның кайберсе беленеп тора, ә башкалары юк. Рәсүл Паул безне Шайтанның мәкерле алымнарының берсе, «риваятьләр», турында кисәтә. (1 Тимутегә 1:3, 4 не укы.) Мәңгелек тормышка алып баручы юлдан тайпылмас өчен, безгә мондый сорауга җавап алырга кирәк: «Бу нинди риваятьләр һәм аларга ничек игътибар итмәскә?»

10 Паул риваятьләр турындагы кисәтүен Тимутегә, мәсихче күзәтчегә, язган. Үзенең Тимутегә язган беренче хатында ул аңа җыелышның сафлыгын сакларга һәм имандашларына тугры булып калырга ярдәм итәргә кушкан (1 Тим. 1:18, 19). «Риваятьләр» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе уйдырма, миф һәм ялган дигән мәгънә йөртә. Бер энциклопедия буенча, бу сүз «чынбарлык белән бәйле булмаган (дини) хикәяне» аңлата («The International Standard Bible Encyclopaedia»). Паул, бәлкем, шаккатыргыч хикәяләр я акылга сыймаслык борынгы риваятьләр аша таралган дини ялганны күздә тоткандыр *. Андый хикәяләр «бәхәсләр генә тудыра», ягъни әһәмиятсез тикшеренүләргә китергән буш сораулар гына күтәрә. Риваятьләр — баш алдакчы Шайтанның хәйләсе; ул тиз ышанучан кешеләрне адаштырыр өчен, дини ялган белән мифлар куллана. Паулның киңәше ап-ачык: риваятьләргә игътибар итмәгез!

11. Шайтан кешеләрне алдар өчен, ялган динне оста итеп ничек куллана, һәм нинди кисәтүгә колак салу безгә алданмаска ярдәм итәчәк?

11 Саксыз кешеләрне нинди риваятьләр адаштыра алыр иде? Асылда, «риваятьләр» дигән сүзне хакыйкатьтән читкә алып китә алган һәр дини ялганга һәм мифка карата кулланып була (2 Тим. 4:3, 4). Үзен «яктылык фәрештәсе» итеп күрсәткән Шайтан кешеләрне алдау максаты белән оста итеп ялган динне куллана (2 Көр. 11:14). Без Мәсихнең шәкертләре дигән булып, христиан дөньясы мифлар һәм ялган белән бер рәттә торган тәгълиматларга, мәсәлән, Троица, утлы тәмуг, үлемсез җан тәгълиматларына өйрәтә. Христиан дөньясы шулай ук Раштуа, Пасха кебек бәйрәмнәрне үткәрә, ләкин андый бәйрәмнәрнең йолалары зарарсыз булып күренсә дә, тамырлары белән мифологиягә һәм мәҗүсилеккә тоташкан. Аллаһының ялган диннән чыгыгыз һәм «пакьсезгә кагылмагыз» дигән кисәтүенә колак салсак, без риваятьләргә алданмаячакбыз (2 Көр. 6:14—17).

12, 13. а) Шайтан нинди ялган тарата, һәм аның һәрбер ялганының дөрес түгеллеген ничек исбат итеп була? б) Шайтанның риваятьләренә ничек алданмаска?

12 Шайтан башка ялганны да тарата, һәм без сак булмасак, моңа алданырга мөмкин. Ул ничек ялганлый? Син теләгәнеңне эшли аласың; син яхшылык белән начарлыкның нәрсә икәнлеген үзең билгели аласың. Бу караш массакүләм мәгълүмат чаралары һәм күңел ачулар аша киң таратыла. Аллаһы нормаларына андый бозык караш безне бар әхлакый кагыйдәләрдән баш тартырга этәрә. Чынлыкта исә без әхлакый җитәкчелеккә бик мохтаҗ; аны безгә Аллаһы гына бирә ала (Ирем. 10:23). Аллаһы бу дөньяны беркайчан да үзгәртмәячәк. Андый ялган караш тәэсирендә безнең бер көн белән яши башлап, «файдасыз һәм уңышсыз» булып китүебез бар (2 Пет. 1:8). Чынлыкта исә Йәһвәнең көне бик тиз якынлашып килә, һәм без аны көтәргә тиеш (Мат. 24:44). Аллаһы шәхси синең турында кайгыртмый. Шайтанның бу ялганына ышансак, без Аллаһының яратуына беркайчан да лаек була алмаячакбыз дип, өметсезлеккә төшәр идек. Чынлыкта исә Йәһвә үз хезмәтчеләренең һәрберсен ярата һәм кадерли (Мат. 10:29—31).

13 Без сак булырга тиеш, чөнки Шайтан дөньясының фикер йөртү рәвеше һәм карашлары, бер караганда, дөрес кебек күренергә мөмкин. Әмма онытма, Шайтан — оста алдакчы. Аллаһы Сүзендәге киңәшләргә һәм искә төшерүләргә игътибарлы булып кына, без Шайтанның «хәйләле риваятьләренә» [«оста итеп уйлап чыгарган уйдырмаларына», «The New American Bible»] алданмаячакбыз (2 Пет. 1:16).

«Шайтан юлына» басма

14. Паул кайбер яшь тол хатыннарга нинди кисәтү биргән, һәм ни өчен безнең һәрберебезгә аның сүзләренә колак салырга кирәк?

14 Күз алдыңа китер: юл билгесендә «Шайтан юлы»,— дип язылган. Безнең кайсыбыз бу юлдан барыр иде? Шулай да Паул безне берничә юл турында кисәтә. Багышланган мәсихчеләр шул юллардан барсалар, «дөрес юлдан читкә борылып, шайтан юлына» басарлар иде. (1 Тимутегә 5:11—15 не укы.) Паулның сүзләре турыдан-туры кайбер «яшь тол хатыннарга» кагылган, ләкин ул искә алган принциплар һәрберебезгә дә кулланырлык. Беренче гасырда яшәгән ул хатыннар Шайтан юлына басканнар дип бер дә уйламаганардыр, ләкин аларның гамәлләре нәкъ шуны күрсәткән. Без хәтта үзебез дә сизмичә Шайтан юлына басарга мөмкин. Моннан ничек сакланырга? Әйдәгез Паулның зарарлы гайбәт тарату турындагы кисәтүен карап чыгыйк.

15. Шайтанның максаты нинди, һәм Паул Шайтанның алымнарын ничек фаш итә?

15 Шайтанның максаты — иманыбызны икърар итүдән, яхшы хәбәр вәгазьләүдән, туктату (Ачыл. 12:17). Моның өчен ул безне вакытны урлый торган яисә арабызда бүленүләр китереп чыгара торган эшләр белән мавыктырырга тырыша. Паул Шайтанның мондый алымнарын фаш итә: «эшлексез булу... һәм эшсез йөрү». Технология үсеш алган чорда, мәсәлән, электрон почта аша әһәмиятсез я хәтта ялган хатлар язып, үзебезнең вакытыбызны һәм башкаларның вакытын урлау бик җиңел. «Гайбәт сату». Зарарлы гайбәт тарату еш кына ызгыш чыгара алган яла ягуга китерергә мөмкин (Гыйб. сүз. 26:20). Явыз яла ягучылар, алар моны беләләрме, юкмы, Шайтан Иблискә иярә *. «Кеше эшенә тыкшыну». Безнең башкаларны ничек яшәргә кирәк икәненә өйрәтергә хакыбыз юк. Буш һәм авырлык тудырган андый эшләр безне Аллаһы биргән эштән, Патшалык хакында вәгазьләүдән, бүлдерергә мөмкин. Йәһвәнең эшендә катнашмый башласак, без Шайтан юлына басачакбыз. Өченче юл юк (Мат. 12:30).

16. «Шайтан юлына» басмаска безгә нинди киңәшләр ярдәм итә ала?

16 Изге Язмалардагы киңәшләргә колак салу безгә «дөрес юлдан читкә борылып, шайтан юлына» басмаска ярдәм итә ала. Паул биргән кайбер акыллы киңәшләрне карап чыгыйк. Раббы «эшен бар көчегезне куеп башкарыгыз» (1 Көр. 15:58). Патшалык эшләре белән мәшгуль булу безне эшсез йөрүдән һәм вакытыбызны әрәм итүдән яклаячак (Мат. 6:33). «Телегездә үгет-нәсыйхәт бирерлек игелекле сүзләр генә булсын» (Эфес. 4:29). Зарарлы гайбәт тыңламаска һәм таратмаска тәвәккәл булыгыз *. Имандашларыгызга ышаныч һәм ихтирам үстерегез. Шулай эшләп, без кардәшләргә күңелсезләндерүче түгел, ә дәртләндерүче сүзләр әйтәчәкбез. «Үз эшегез белән генә шөгыльләнергә» тырышыгыз (1 Тес. 4:11). Башкалар белән кызыксыныгыз, ләкин моны аларның шәхси тормышына тыкшынмыйча һәм аларның абруйларын төшермичә эшләгез. Шуны да онытмагыз, без башкаларга алар үзләре хәл итәргә тиеш булган сораулар буенча үз карашларыбызны тагарга тиеш түгел (Гәл. 6:5).

17. а) Ни өчен Йәһвә безгә кисәтүләр бирә? б) Син нәрсә эшләргә тәвәккәл?

17 Йәһвә безгә нинди юл белән бармаска икәнен ачык итеп әйтә. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле! Әмма беркайчан да онытмагыз: бу һәм үткән мәкаләдә каралган кисәтүләрне Йәһвә безне нык яратканга бирә. Шайтанның адаштыручы «юл билгеләре» буенча бару газаплар һәм авырту китерә. Йәһвә безне андый кичерешләрдән саклап калырга тели. Аллаһы безгә күрсәткән юл тардыр, ләкин ул иң яхшы максатка — мәңгелек тормышка алып бара (Мат. 7:14). Әйдәгез, бер дә икеләнмичә, Йәһвәнең: «Менә юл, шул юлдан барыгыз»,— дигән күрсәтмәсенә колак салырга тәвәккәл булыйк (Ишаг. 30:21).

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Мөртәтлек — бу чын гыйбадәттән тайпылу, читкә китү, хыянәт итү, фетнә, иманнан ваз кичү.

^ 10 абз. Мәсәлән, якынча б. э. к. III гасырда язылган һәм шуңа күрә Паул көннәрендә билгеле булган Товитның (Товиянең) апокрифик китабы хорафатлардан һәм чынбарлык итеп күрсәтелгән могҗизалар белән сихерчелек турында тузга язмаган хикәяләрдән тора («Изге Язмаларны аңлау», инглиз, 1 том, 122 нче бит).

^ 15 абз. «Иблис» дип тәрҗемә ителгән диа́болос дигән грек сүзе «яла ягучы» дигәнне аңлата. Бу сүз иң баш яла ягучы Шайтанның башка титулын күрсәтер өчен кулланыла (Яхъя 8:44; Ачыл. 12:9, 10).

^ 16 абз. « Мамыкны җилгә очыру» дигән рамканы кара.

Сез ничек җавап бирер идегез?

Сез монда китерелгән шигырьләрдәге кисәтүләрне ничек куллана аласыз?

2 Петер 2:1—3

1 Тимутегә 1:3, 4

1 Тимутегә 5:11—15

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

 Мамыкны җилгә очыру

Бер борынгы еврей әкиятеннән зарарлы гайбәт тарату нинди нәтиҗәләргә китерә икәнен күреп була. Бу әкиятне төрлечә сөйлиләр, ләкин аның асылы бер үк.

Бер кеше шәһәр буйлап шул шәһәрдәге зирәк кеше турында гайбәт сатып йөргән. Соңыннан бу гайбәтче начарлык эшләгәнен аңлап, зирәк кеше янына барган һәм кичерүен сорап, гаебен каплар өчен, теләсә нәрсә эшләргә әзер булуын әйткән. Бу зирәк кеше аңа мендәр алып, аны сүтәргә дә, мамыгын җилгә очырырга кушкан. Гайбәтче аптырап, әйткәнне үтәгән, ә аннары бу зирәк кеше янына килгән.

— Син мине хәзер кичердеңме? — дип сораган аңардан ул.

— Башта бар да, бөтен мамыкны җыеп кайт,— дигән зирәк кеше.

— Бу мөмкин түгел! Аларны инде җил очырган бит.

— Мамыкны җыю авыр булган кебек, сүзләрең китергән зыянны да каплау авыр.

Сабак шул: әйткән сүз аткан ук кебек; һәм кайчак китерелгән зыянны бетерү мөмкин дә түгелдер. Шуңа күрә берәр кеше турында начарны сөйләгәнче, бу әкиятне исеңә төшерсәң, акыллы булыр иде.

[16 биттәге иллюстрация]

Кайберәүләр мөртәтләрне үз өйләренә ничек кертергә мөмкин?