Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаилә белән гыйбадәт кылу һәм шәхси өйрәнү үткәрер өчен киңәшләр

Гаилә белән гыйбадәт кылу һәм шәхси өйрәнү үткәрер өчен киңәшләр

Гаилә белән гыйбадәт кылу һәм шәхси өйрәнү үткәрер өчен киңәшләр

ГЫЙНВАР аеннан башлап 2009 елны Йәһвә Шаһитләренең бөтендөньядагы җыелышларында очрашулар үткәрү тәртибенә үзгәреш кертелде. Ике очрашу берләштерелде, һәм бар мәсихчеләр бушаган кичне гаилә белән гыйбадәт кылырга я шәхси өйрәнү үткәрергә дәртләндерелде. Сез бу кичне тиешенчә үткәрәсезме? Аннан тулысынча файда аласызмы?

Кайберәүләр гаилә белән гыйбадәт кылганда нинди материал карап чыгарга кирәк икәне турында уйлана. Җитәкче совет бар гаиләләр өчен билгеле бер программа билгеләми. Һәрбер гаилә башына я һәрбер кешегә, шартлары төрле булганга, бу кичне иң яхшы итеп ничек үткәрергә икәнен үзенә билгеләргә кирәк.

Кайберәүләр гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә җыелыш очрашуларына әзерләнә, ләкин моның белән генә чикләнергә кирәк түгел. Башкалар Изге Язмаларны укый, анда язылганнар турында фикер алыша һәм хәтта, аеруча кечкенә балалары файдасы өчен, андагы очракларны сәхнәләштерә. Өйрәнүне һәрвакытта да, җыелыш очрашулары үткәрелгәнчә, сорау-җавап рәвешендә үткәрү кирәк түгелдер, һәм бу хәтта файдалы да булмастыр. Өйрәнү иркен шартларда үткәндә, гаиләдәгеләр теләбрәк фикер алыша. Андый шартлар иҗади фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә, һәм бу кичне барысы өчен истә калырлык һәм күңелле итә ала.

Өч балалы бер ата болай дип яза: «Өйрәнүебез башлыча һәр атнага билгеләнгән Изге Язмалардагы бүлекләрне укуга нигезләнә. Безнең һәрберебез аларны алдан укып чыга. Балалар кайбер өзекләргә игътибар итеп, тикшерүләр үткәрә һәм аннары тапкан мәгълүматларын безнең белән уртаклаша. Майкл [7 яшь] еш кына берәр нинди рәсем ясый я үз сүзләре белән хикәя яза. Дейвид һәм Кейтлин [13 һәм 15 яшь] кайчак Изге Язмалардагы берәр хәбәр турында үз күзләре белән күргән кеше күзлегеннән чыгып яза. Мәсәлән, без Йосыфның фиргавен шәрабчысы һәм икмәкчесе күргән төшләрен юравы турында укыганда, Кейтлин бу хакта үзе анда булган кебек хикәяләп язды» (Ярат. 40 нчы бүлек).

Сүз дә юк, һәр кешенең үз шарты. Бер кешегә я гаиләгә яраклы булган нәрсә икенчесенә туры килмәскә дә мөмкин. Рамкада китерелгән тәкъдимнәрне гаилә белән гыйбадәт кылганда я шәхси өйрәнү үткәргәндә кулланып була. Сезнең, мөгаен, бу хакта үзегезнең дә күп фикерләрегез булыр.

[ 67 биттәге рамка/иллюстрация]

Яшүсмер балалары булган гаиләләр өчен:

• «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» дигән китапны укыгыз һәм аның нигезендә фикер алышыгыз

• «Сез Изге Язмалар язылган вакытта яшәгән булсагыз... ?» кебек сорауны кулланып уйланыгыз («Күзәтү манарасы», рус, 1996 ел, 15 май, 14 бит, 17, 18 абз.)

• Озак вакытлы һәм кыска вакытлы максатлар турында сөйләшегез

• Вакыт-вакыт оешмабыз чыгарган фильмнарны карап, фикер алышыгыз

• Таратыр өчен брошюраның «Яшь укучыларыбыз өчен» рубрикасыннан мәкаләләрне бергә карап чыгыгыз

Балалары булмаган гаиләләр өчен:

• «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапның 1, 3, 11—16 нчы бүлекләр нигезендә фикер алышыгыз

• Изге Язмаларны укыганда тапкан кызыклы фикерләрне уртаклашыгыз

• Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү очрашуына һәм өйрәнү мәкаләсе каралачак очрашуга әзерләнегез

• Ирле-хатынлы буларак хезмәтегезне ничек киңәйтеп була икәне турында сөйләшегез

Никахта булмаган, дини яктан бүленгән гаиләләрдәге кардәшләр өчен:

• Өлкә конгрессында алган яңа басмаларны укып барыгыз

• Бу елгы һәм башка «Еллык басмаларын» укыгыз

• Сез яшәгән җирдә еш бирелгән сорауларны тикшерегез

• Хезмәттә кулланыр өчен кереш сүзләр әзерләгез

Кечкенә балалары булган гаиләләр өчен:

• Изге Язмалардагы очракларны сәхнәләштерегез

• Хәтерне яхшырта торган, мәсәлән, «Уяныгыз!» журналының (рус) 30 һәм 31 нче битләрендәге кебек, уеннар үткәрегез

• Вакыт-вакыт күз алдына китерү сәләтен арттырырга ярдәм иткән өйрәнүләр оештырыгыз («Күзәтү манарасы», 2011 ел, 15 февраль, 11 биттәге мәкаләне карагыз.)

• «Күзәтү манарасы» журналының «Балаларыгызны өйрәтегез» рубрикасыннан мәкаләләрне карап чыгыгыз