Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алар Мәсихне очраткан!

Алар Мәсихне очраткан!

Алар Мәсихне очраткан!

«Без Мәсихне очраттык» (ЯХЪЯ 1:41).

1. Ни өчен Әндри: «Без Мәсихне очраттык»,— дип әйтергә булган?

ЧУМДЫРУЧЫ ЯХЪЯ үзенең ике шәкерте белән басып тора. Якынлашып килүче Гайсәне күреп, Яхъя: «Менә, карагыз, Аллаһы Бәрәне»,— дип әйтә. Әндри һәм башка шәкерт шундук Гайсә артыннан китә һәм көне буе аның белән йөри. Соңрак, Әндри үз абыйсын, Шимун Петерне, эзләп табып, аңа: «Без Мәсихне очраттык»,— дигән дулкынландыргыч хәбәр әйтә һәм аны Гайсә янына алып бара (Яхъя 1:35—41).

2. Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрне тикшерү безгә нинди файда китерәчәк?

2 Вакыт узу белән Әндри, Петер һәм башкалар Язмаларны җентекләп тикшерә алачак һәм Насарадан булган Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих икәнен ачыктан-ачык игълан итәчәк. Хәзер без Мәсих турындагы башка пәйгамбәрлекләрне карап чыгарбыз. Бу безнең Аллаһы Сүзенә һәм аның Майланган Затына иманыбызны ныгытачак.

«Менә Патшаң сиңа килә»

3. Гайсә Иерусалимга тантаналы кергәндә, нинди пәйгамбәрлекләр үтәлгән?

3 Мәсих Иерусалимга тантаналы керергә тиеш булган. Зәкәриянең пәйгамбәрлегендә болай диелгән: «Сион кызы, сөен! Иерусалим кызы, шатлыктан тантана ит! Менә Патшаң сиңа килә. Ул тәкъва. Ул коткарылган. Ул басынкы һәм ишәккә, ишәк баласына, атланып бара» (Зәк. 9:9). Мәдхия җырлаучы: «Ходай исеме хакына килүче данлаулы!» — дип язган (Мәд. 117:26). Гайсә халык төркеменә тәэсир итә алмаган. Әмма бу халык төркеме чын күңелдән чиксез шатлык белән кычкырган, һәм шулай итеп пәйгамбәрлек үтәлгән. Моның турында укыганда бу вакыйганы күз алдыгызга китерегез һәм кешеләрнең шатлыклы тавышларын ишетергә тырышыгыз. (Маттай 21:4—9 ны укы.)

4. Мәдхия 117:22, 23 тәге сүзләрнең ничек үтәлгәнен аңлатыгыз.

4 Күпләр Гайсәнең Мәсих икәнен раслаучы дәлилләрнең булуына карамастан, аны кире кагарга тиеш булсалар да, ул Аллаһы өчен кыйммәтле булган. Алдан әйтелгәнчә, бу дәлилләргә ышанырга теләмәгән кешеләр Гайсәгә җирәнеп караган һәм аны санга алмаган (Ишаг. 53:3; Марк 9:12). Әмма Аллаһы мәдхия җырлаучыны болай дияргә рухландырган булган: «Төзүчеләр яраксыз дип ташлаган таш, почмак астында нигез булды. Ходайдан булган бу, без күреп, исебез китте» (Мәд. 117:22, 23). Гайсә бу сүзләрне үзенә каршы килүче дини җитәкчеләргә әйткән, һәм Петер алар Мәсихтә үтәлгән дигән (Марк 12:10, 11; Рәс. 4:8—11). Гайсә мәсихче җыелышның «иң мөһим почмак ташы» булып киткән. Динсез кешеләр Гайсәне кире каккан булсалар да, ул Аллаһы тарафыннан «сайланган» булган һәм аның өчен «кыйммәтле» булып калган (1 Пет. 2:4—6).

Аңа хыянәт иткәннәр һәм аны калдырып киткәннәр

5, 6. Мәсихкә хыянәт итү турында нәрсә алдан әйтелгән булган, һәм бу ничек үтәлгән?

5 Мәсихнең тугрылыксыз шәкерте аңа хыянәт итәргә тиеш булган. Давыт болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Минем белән тату торган, мин таянган, минем икмәгемне ашаган кеше дә, мине абындырырга аягын күтәрде» (Мәд. 40:10). Кеше берәрсе белән икмәк ашаса, ул аның дусты булып саналган (Ярат. 31:54). Яһүд Искариотның Гайсәгә хыянәт итүе иң кабахәт эш булган. Гайсә үзенә хыянәт итүчене күздә тотып, рәсүлләренә болай дигән: «Мин барыгыз турында да әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Изге язмада: „Минем белән бергә икмәк ашаучы Миңа каршы үкчәсен күтәрде“,— дип язылган сүзләр тормышка ашырга тиеш». Бу сүзләр белән ул Давыт пәйгамбәрлегенең үтәлүенә игътибар иткән (Яхъя 13:18).

6 Мәсих 30 көмеш тәңкәгә — кол бәясенә — сатылырга тиеш булган! Маттай Зәкәрия 11:12, 13 тәге сүзләрне өземтә итеп китереп, Гайсәнең бик аз акчага сатылганын күрсәткән. Ләкин ни өчен Маттай бу «Иремия пәйгамбәр аша әйтелгән» дигән? Маттай көннәрендә, күрәсең, Иремия китабы Пәйгамбәрләрнең китаплары җыелмасында беренче булып торган; ул җыелмага Зәкәрия китабы да кергән. (Лүк 24:44 не чагыштыр.) Яһүд хәрам акчасын сарыф итмәгән. Ул бу акчаны гыйбадәтханәдә атып бәргән дә, китеп асылынып үлгән (Мат. 26:14—16; 27:3—10).

7. Зәкәрия 13:7 дәге сүзләр ничек үтәлгән?

7 Хәтта Мәсихнең шәкертләре дә таралышырга тиеш булган. «Көтүчене һәлак ит һәм сарыклар таралсын»,— дип язган Зәкәрия (Зәк. 13:7). Б. э. 33 елының 14 нисанында Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Изге язмада: „Көтүчене һәлак итәрмен һәм сарыклар таралышырлар“,— дип язылганча, сез барыгыз да бу төндә Минем аркада ышанычыгызны югалтачаксыз». Һәм бу нәкъ шулай булган да, чөнки Маттай «барлык шәкертләре... [Гайсәне] калдырып, качып киттеләр» дип язган (Мат. 26:31, 56).

Аны гаепләгәннәр һәм кыйнаганнар

8. Ишагыйя 53:8 нинди шартларда үтәлгән?

8 Мәсихнең хөкемгә тартылуы һәм үлемгә хөкем ителүе алдан әйтелгән булган. ( Ишагыйя 53:8 не укы *.) 14 нисанда таң ату белән бөтен Югары киңәшмә җыелган, Гайсәнең кулларын бәйләгәннәр һәм Рим идарәчесе Понти Пилатка илтеп тапшырганнар. Ул Гайсәдән сорау алган һәм аны гаепсез дип тапкан. Әмма Пилат Гайсәне азат итәргәме дип сораганда, халык: «Аны... кадакла!» — дип кычкырган һәм җинаятьче Барабны азат итүен таләп иткән. Пилат халыкка ярарга тырышып, Барабны азат иткән, ә Гайсәне, камчылаткач, баганага кадаклатырга тапшырган (Марк 15:1—15).

9. Мәдхия 34:11 дә алдан әйтелгәнчә, Гайсә көннәрендә нәрсә булган?

9 Мәсихкә каршы ялган шаһитлек бирелергә тиеш булган. «Ялган шаһитләр миңа каршы чыгып, мин белмәгәннәр турында миннән сорау алдылар»,— дигән мәдхия җырлаучы Давыт (Мәд. 34:11). Нәкъ алдан әйтелгәнчә, «баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үтертү өчен, Аңа каршы ялган шаһитлек табарга тырыштылар» (Мат. 26:59). Әйе, «күпләр Аңа каршы ялган шаһитлек бирделәр, әмма аларның күрсәтмәләре туры килмәде» (Марк 14:56). Гайсәнең ярсыган дошманнары аның үлемен бик теләгән, шуңа күрә шаһитлекнең ялган булуы аларны әллә ни борчымаган.

10. Ишагыйя 53:7 дәге сүзләрнең ничек үтәлгәнен аңлатыгыз.

10 Мәсих үз гаепләүчеләре алдында сүзсез торырга тиеш булган. Ишагыйя болай дип пәйгамбәрлек иткән: «Аны җәберләделәр, һәм ул үзен газапларга дучар итте, ләкин ул авызын ачмады. Аны, сарыкны кебек, суярга алып бардылар. Йонын кыркучылар алдында тавышсыз сарык кебек, ул да авызын ачмады» (Ишаг. 53:7). Гайсәне «баш руханилар һәм аксакаллар... гаепли башлагач, Ул аларга җавап бирмәде». Пилат аңардан: «Үзеңә каршы шулкадәр күп гаепләүләрне ишетмисеңме әллә Син?» — дип сораган. Әмма Гайсә «җавап итеп бер сүз дә әйтмәде, моның белән Ул идарәчене бик нык гаҗәпләндерде» (Мат. 27:12—14). Гайсә үз гаепләүчеләрен хурламаган (Рим. 12:17—21; 1 Пет. 2:23).

11. Ишагыйя 50:6 һәм Михей 5:1 үтәлсен өчен, нәрсә булган?

11 Ишагыйя Мәсих кыйналырга тиеш булган дип пәйгамбәрлек иткән. «Мин кыйнаучылардан — аркамны һәм сакалны йолкучылардан яңакларымны яшермәдем, мине мәсхәрәләгәндә һәм миңа төкергәндә йөземне бормадым»,— дип язган Ишагыйя пәйгамбәр (Ишаг. 50:6). Михей: «Исраил судьясының яңагына таяк белән сугачаклар»,— дип алдан әйткән (Мих. 5:1). Бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлүен раслап, Яхшы хәбәрне бәян итүче Марк болай дигән: «Аларның кайберләре... [Гайсәгә] төкерә башладылар һәм битен каплап, аны йодрыклары белән кыйнарга тотындылар: „Пәйгамбәрлек ит!“ — диделәр алар. Шулай ук сакчылар да Аны кыйнады». Һәм Марк әйткәнчә, гаскәриләр «аның башына таяк белән сугып кыйнадылар. Аңа төкерделәр, тезләнеп, Аның алдында баш иделәр» (Марк 14:65; 15:19). Әлбәттә, Гайсә үзе белән шулай начар мәгамәлә итәрлек бернәрсә дә эшләмәгән.

Үлемгә кадәр тугры

12. Мәдхия 21:17 һәм Ишагыйя 53:12 Гайсәдә ничек үтәлгән?

12 Мәсихнең җәфалану баганасына кадаклануы белән бәйле җентеклекләр алдан әйтелгән булган. «Яманнар җыены мине чолгап тоттылар; кулларымны да, аякларымны да чәнечтеләр»,— дип әйткән мәдхия җырлаучы Давыт (Мәд. 21:17). Изге Язмаларны укучыларга яхшы билгеле булган вакыйга турында Яхшы хәбәрне бәян итүче Марк болай ди: «Алар Аны иртәнге сәгать тугызда... [«җәфалану баганасына», ЯД] кадакладылар» (Марк 15:25). Шулай ук Мәсихнең гөнаһлылар рәтенә кертелүе дә алдан әйтелгән булган. «Ул үз җанын үлемгә бирде һәм җинаятьчеләр белән тиң саналды»,— дип язган Ишагыйя (Ишаг. 53:12). «Аның белән бергә ике юлбасарны да кадакладылар: берсен Аның уң ягына, берсен сул ягына»,— дигән Маттай (Мат. 27:38).

13. Мәдхия 21:8, 9 дагы сүзләр Гайсәдә ничек үтәлгән?

13 Мәсихнең мыскыл ителәчәген Давыт алдан әйткән булган. ( Мәдхия 21:8, 9 ны укы.) Гайсә җәфалану баганасында газапланганда аны мыскыл иткәннәр. Маттай болай ди: «Үтеп баручылар башларын чайкый-чайкый Аны хурладылар. „Син, Аллаһы Йортын җимерүче һәм аны өч көндә төзүче, Үзеңне коткар! Аллаһы Улы булсаң, төш... [«җәфалану баганасыннан», ЯД]!“ — диделәр алар». Шулай ук баш руханилар, канунчылар һәм аксакаллар аңардан мыскыллап көлгәннәр: «Башкаларны коткарды, ә Үзен коткара алмый! Ә Үзе Исраил Патшасы! Төшсен... [«җәфалану баганасыннан», ЯД] — шунда без Аңа ышанырбыз! Ул Аллаһыга ышана һәм Үзен Аллаһы Улы дип атый. Әгәр Ул Аллаһыга яраклы булса, ул чакта Аны Аллаһы коткарсын!» (Мат. 27:39—43). Шулай да Гайсә барысын тиешенчә кичереп чыккан. Нинди яхшы үрнәк безнең өчен!

14, 15. Мәсихнең киеме һәм серкә бирелүе турындагы пәйгамбәрлекләрнең ничек үтәлгәнен сөйләп бирегез.

14 Мәсихнең киеменә жирәбә салыначак дип алдан әйтелгән булган. «Киемнәремне үзара бүлешәләр, өс киемемә жирәбә салалар»,— дип язган мәдхия җырлаучы (Мәд. 21:19). Нәкъ шулай булган да. Гайсәне җәфалану баганасына кадаклагач, «[Рим гаскәриләре] жирәбә салышып, Аның киемнәрен бүлештеләр» (Мат. 27:35; Яхъя 19:24 не укы).

15 Мәсихкә серкә һәм үт катыш шәраб бирелергә тиеш булган. «Миңа ашамлыкка үт бирделәр, сусаган чагымда серкә эчерттеләр»,— дип әйткән мәдхия җырлаучы (Мәд. 68:22). Маттай болай дип язган: «[Гаскәриләр] Гайсәгә үт катыш шәраб бирделәр. Әмма Ул, татып карагач, эчәргә теләмәде». Соңрак «аларның берсе йөгереп килеп, губка кисәген шәраб серкәсенә манчып, аны таякка элде һәм Гайсәгә эчәргә бирде» (Мат. 27:34, 48).

16. Мәдхия 21:2 дәге пәйгамбәрлек сүзләренең ничек үтәлгәнен аңлатыгыз.

16 Аллаһы Мәсихне калдырган кебек тоелган булган. ( Мәдхия 21:2 не укы.) Пәйгамбәрлек буенча, «[көндезге] сәгать өчтә Гайсә каты тавыш белән: „Элои, Элои, лема сабахтани?“ — дип кычкырды. Бу: „Әй, Аллаһым, әй, Аллаһым! Нигә Син Мине ташладың?“ — дигәнне аңлата» (Марк 15:34). Гайсә күктәге Атасына иманын югалтмаган. Аллаһы, Мәсихнең сафлыгы тулысынча сыналсын өчен, аңардан яклавын алып, аны дошманнарына калдырган. Гайсә үлеме алдыннан кычкыргач, Мәдхия 21:2 дәге пәйгамбәрлек үтәлгән.

17. Зәкәрия 12:10 һәм Мәдхия 33:21 дәге сүзләр ничек үтәлгән?

17 Мәсих чәнчелергә һәм аның сөякләре сынмаска тиеш булган. Зәкәрия Иерусалимда яшәүчеләр «үзләре чәнчегән Затка» карарлар дип әйткән (Зәк. 12:10). Мәдхия 33:21 дә: «Ходай аның бар сөякләрен саклый; сөякләренең берсе генә дә уалмас»,— диелә. Моны раслап, рәсүл Яхъя болай дип язган: «Бер гаскәри... [Гайсәнең] кабыргасына сөңге белән чәнчеде. Аннан кан белән су агып чыкты. Бу хәлләрне күргән кеше [Яхъя], сез иман итсен дип, шул хакта шаһитлек бирде. Аның шаһитлеге хак... Бу хәл Изге язмада: „Аның һичбер сөяге сынмас“,— дип язылган сүзләр тормышка ашсын өчен булды. Изге язманың башка бер урынында: „Алар үзләре чәнчегән Затка карарлар“,— дип тә язылган» (Яхъя 19:33—37).

18. Ишагыйя 53:9 дагы сүзләр ничек үтәлгән?

18 Мәсихне байлар белән җирләргә тиеш булганнар. ( Ишагыйя 53:9 ны укы *.) 14 нисанның кичендә «Ариматайдан булган Йосыф исемле бай кеше» Пилаттан Гайсәнең гәүдәсен алырга рөхсәт сораган, һәм аның үтенече үтәлгән. Маттай болай дип яза: «Гәүдәне алып, Йосыф аны чиста җитен тукымага төрде һәм күптән түгел таш тауны тишеп ясалган кабергә салды. Зур таш тәгәрәтеп алып килеп, кабер авызын каплап куйды һәм китеп барды» (Мат. 27:57—60).

Мәсих-Патшаны данлагыз!

19. Мәдхия 15:10 дагы сүзләр ничек үтәлгән?

19 Мәсих үледән терелтелергә тиеш булган. Давыт болай дип язган: «Син [Йәһвә] җанымны тәмугъта [яһүдчә шеолда] калдырмассың» (Мәд. 15:10). Гайсәнең тәне салынган төрбә эченә кергән хатын кызларның гаҗәпләнүен күз алдыгызга китерегез. Анда алар кеше тәнендәге бер фәрештәне күреп алган. «Курыкмагыз! — дигән ул аларга.— Сез... насаралы Гайсәне эзлисез. Ул терелтеп торгызылды. Ул монда юк. Менә Ул яткан урын» (Марк 16:6). Иерусалимга б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменә килгән халыкка рәсүл Петер болай дигән: «[Давыт] Мәсихнең үледән тереләчәге, Аның үлеләр дөньясында калдырылмаячагы һәм тәненең черемәячәге хакында алдан белеп әйтте» (Рәс. 2:29—31). Аллаһы үзенең яраткан Улының тәненә черергә ирек бирмәгән. Алай гына да түгел, Йәһвә могҗиза эшләп, Гайсәне рухи шәхес буларак терелткән! (Эфес. 1:20).

20. Мәсихнең идарәсе турында нәрсә алдан әйтелгән булган?

20 Алдан әйтелгәнчә, Аллаһы Гайсәне үзенең Улы дип игълан иткән. ( Мәдхия 2:7; Маттай 3:17 не укы.) Шулай ук халык та Гайсәне һәм киләчәк Патшалыкны данлаган (Марк 11:7—10). Без дә Гайсә хакында һәм аның фатихалар китерәчәк идарәсе турында башкаларга шатлык белән сөйлибез. Тиздән Мәсих «хакыйкать, сабырлык һәм дөреслек хакына патшалык иткәндә» үз дошманнарын юк итәчәк (Мәд. 2:8, 9; 44:2—7). Ул чакта аның идарәсе астында җирдә тынычлык хөкем сөрәчәк һәм кешелек гөрләп чәчәк атачак (Мәд. 71:1, 3, 12, 16; Ишаг. 9:6, 7). Аллаһының яраткан Улы, Гайсә Мәсих, күктә инде Патша булып идарә итә. Йәһвә Шаһитләре буларак, башкаларга бу хакыйкатьләрне сөйләү безнең өчен зур хөрмәт!

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Ишагыйя 53:8: «Ул изелгән булган; ул кулга алынып, гадел хөкемнән мәхрүм ителгән; аның чыгышы турында кем уйланыр? Ул тереләр җиреннән аерып алынган бит. Халкымның җинаятьләре өчен ул үтерелгән булган».

^ 18 абз. Ишагыйя 53:9: «Ул җәбер-золым кылмаса да һәм аның телендә ялган булмаса да, аңа җирләү урыны бозыклар белән биреләчәк, һәм, үлгәч, ул байлар белән булачак».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гайсәгә хыянәт итү һәм аны калдырып китү турындагы пәйгамбәрлекләр ничек үтәлгән?

• Гайсәнең үлеме белән бәйле пәйгамбәрлекләр ничек үтәлгән?

• Ни өчен сез Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих икәненә ышанасыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Гайсә Иерусалимга тантаналы кергәндә, нинди пәйгамбәрлекләр үтәлгән?

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә безнең гөнаһларыбыз өчен үлгән, ләкин хәзер ул Патша булып идарә итә