Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Явызлык өчен кем җаваплы?

Явызлык өчен кем җаваплы?

Явызлык өчен кем җаваплы?

«МИН ШАЙТАННЫҢ йөзен күрдем»,— дип әйткән Руандада Берләшкән Милләтләр Оешмасының гаскәрләре белән бер идарә итүче. Ул бу сүзләрне Руандада 1994 елдагы геноцидны туктата алмагач әйткән. Андагы җан өшеткеч вакыйгаларны күргән башка бер кеше: «Шайтан юк дияргә кыюлыгы җиткән кеше белән мин Руандадагы күпләп кеше җирләнгән кабер янында очрашыр идем»,— ди. Андый ерткычлыклар чыннан да Иблис эшеме?

Күпчелек кеше күзгә күренмәгән Иблиснең — бер рухи затның — акылга сыймаслык рәхимсезлектә гаепле икәненә ышанмый. Күпләр явызлык кеше табигатенә хас дип уйлый, ә явызлыкның булуының төп сәбәбе кешеләрнең эгоистик омтылышлары дип саный. Башкаларның фаразлары буенча, бу дөнья белән дистәләгән еллар буе үз эшләрен астыртын гына башкарган бай кешеләрнең бөтендөнья төркеме идарә итә. Шулай ук бар гаделсезлектә һәм газапларда үз илендәге хөкүмәтләрне һәм идарә итүчеләрне гаепләүчеләр дә бар.

Кешеләр явызлык белән рәхимсезлекне, ерткычлыкларны һәм газапларны бетерергә тырышсалар да, ни өчен алар әле дә бар? Сез ничек уйлыйсыз? Ни өчен кешеләр, үз эшләренең нәтиҗәләреннән сабак алмыйча, үз-үзләрен юкка чыгара соң? Аларны шуңа берәрсе котыртмыймы? Чынында дөнья белән кем идарә итә? Бу сорауларга җавап сезне гаҗәпләндерер.