Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дөнья белән кем идарә итә?

Дөнья белән кем идарә итә?

Дөнья белән кем идарә итә?

СЕЗНЕҢ җинаятьчеләр башлыкларын беркайчан да күргәнегез булмаса да, алар чыннан да юк дип әйтеп буламы? Алар үзләренең кем икәннәрен оста итеп яшерә һәм хәтта төрмәдән башка җинаятьчеләр белән җитәкчелек итә. Шулай да газеталарда наркотик сатучылар арасындагы сугышлар, фәхешлек һәм кешеләрне сату турында укыганда, без бу барысы да җинаятьчеләрнең эше икәнен аңлыйбыз. Аларның җәмгыятькә никадәр зур зыян китергәннәрен исәпкә алсак, җинаятьчеләр башлыклары бар дип әйтеп була.

Аллаһы Сүзендә, Изге Язмаларда, Шайтанның реаль шәхес булуы ачыклана. Аны абруйлы бер җинаятьче белән чагыштырып була. Ул үз максатларына «ялган галәмәтләр» һәм алдау ярдәмендә ирешергә тырыша. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ул «яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә» (2 Тессалуникәлеләргә 2:9, 10; 2 Көринтлеләргә 11:14). Иблис эшләренең җимешләре аның барлыгына дәлил булып тора. Моңа карамастан, кешеләрнең күбесе күзгә күренмәгән явыз рухның барлыгына ышанмый. Изге Язмаларда Иблис турында әйтелгәнне карап чыгар алдыннан, әйдәгез, күпләргә Шайтанның реаль шәхес икәненә ышанырга комачаулаучы һәм киң таралган кайбер ялгыш карашларны карап чыгыйк.

«Ничек инде яратучан Аллаһы Иблисне барлыкка китерсен инде?» Изге Язмаларда Аллаһы игелекле һәм камил дип әйтелә, шуңа күрә ул явыз һәм гөнаһлы затны барлыкка китерә алмас иде. Изге Язмаларда Аллаһы андый затны барлыкка китергән дип әйтелми. Анда Аллаһы турында болай дип әйтелә: «Ул — кыя; Аның эшләре камил, бөтен юллары гадел. Алла тугрылыклы, ялган юк Аңарда; Ул гадел һәм хак» (Канун 32:4; Мәдхия 5:5).

Шулай да Аллаһы барлыкка китергән камил затлар дөрес булмаганны эшли аламы? Ул аларны роботлар итеп ясамаган. Киресенчә, ул аларга ихтыяр иреген бүләк иткән: алар үзләре карарлар кабул итә алган. Шулай итеп, акылга ия булган камил затлар нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен сайлый ала. Чыннан да, ихтыяр иреге булган затларның гына, кешеләрнеңме я фәрештәләрнеңме, эшләрен хөкем итеп я аклап була.

Аллаһы үзе барлыкка китергән затларын ихтыяр иреге белән бүләкләгән. Аларга андый бүләк биреп ул шул ук вакыт аларны явызлык кылудан, алар моны теләсә дә, яклар идеме? Якласа, бу мәгънәсез булыр иде. Гайсәнең: «[Иблис] хакыйкатьне тотмады»,— дип әйтеп, аның үз ихтыяр иреген дөрес кулланмаганы турында әйтәсе килгән (Яхъя 8:44). Аның сүзләре шуны күрсәтә: Аллаһы дошманы булып китәр алдыннан, Иблис камил рухи зат булган, ләкин соңыннан «хакыйкатьне тотмаган» *. Йәһвә Аллаһы үзе барлыкка китергән затларга ихтыяр иреген биреп, аларга үзенең яратуын һәм аларга ышануын күрсәткән (« Камил затлар үз камиллекләрен югалта аламы?» дигән 6 нчы биттәге рамканы карагыз).

«Иблис — Аллаһының хезмәтчесе» Андый фикер Изге Язмалардагы Әюб китабында очрый дип уйлый кайбер кешеләр. Бер белешмәлек буенча, Иблиснең «җир буйлап үттем» дигән сүзләрен элек фарсы шымчыларына карата кулланганнар. Алар, җир буйлап үтеп, үз патшаларына әләкләгәннәр (Әюб 1:7). Ләкин Аллаһы Иблисне чыннан да җибәргән булса, Иблис аңа «җир буйлап үттем» дип әйтер идеме? Әюб китабында Иблис «Шайтан», ягъни «Дошман» дип аталган. Иблиснең бу исеме аның Аллаһының тарафдары түгел, ә төп дошманы икәнен аңлата (Әюб 1:6). Алайса, Иблис Аллаһының хезмәтчесе дигән фикер кайдан килгән?

Беренче гасырдагы Аллаһы иңдермәгән кайбер яһүди китапларында Иблис Аллаһы белән сатулашучы һәм шул ук вакытта аңа буйсынучы итеп сурәтләнгән. Иблис турында протестант реформаторы Мартин Лютер да язган. Аның сүзләрен тарихчы Дж. Б. Рассел үз китабында китергән: «[Иблис] — Аллаһы үз бакчасын эшкәртер өчен кулланган кайчы һәм китмән» («Mephistopheles»). Расселның фикеренчә, «китмән чүп үләннәрне кисеп ләззәтләнә», ләкин Аллаһы кулында булганга, аның ихтыярын үти. Лютерның бу тәгълиматы (аны соңрак Жан Кальвин исемле француз теолог үзләштергән) Аллаһыга ышанган һәм гаделлекне яраткан кешеләрне рәнҗеткән. Алар гаҗәпләнгән: ничек инде яратучан Аллаһы явызлыкны рөхсәт иткән һәм хәтта явызлыкның булуын теләгән? (Ягъкуб 1:13) Күпләр бу тәгълимат һәм шулай ук 20 нче гасырдагы коточкыч вакыйгалар аркасында Аллаһыга да, Иблискә дә ышанмый башлаган.

«Иблис — бар явызлыкның символы гына» Иблис явызлыкның символы гына булса, Изге Язмалардагы кайбер өзекләр аңлашылмас иде. Мәсәлән, Әюб 2:3—6 дагы шигырьләрдә Аллаһы кем белән сөйләшкән? Ул Әюбтә булган абстракт явызлык белән сөйләшкәнме яисә үзе белән сөйләшкәнме? Моннан тыш, Аллаһы Әюбне мактап шул ук вакыт аны сынауларга дучар иткән булса, икейөзле булмас идеме? Аллаһы, бар явызлыкны символлаштырган затны кулланып, Әюбне сынаган дип әйткән булсак, без Аллаһыны явыз шәхес итеп таныр идек. Ләкин андый фикер Изге Язмаларга каршы килә, чөнки Зәбурда Аллаһыда турысызлык юк дип әйтелә (Мәдхия 91:16). Әйе, Аллаһы Әюбкә зыян китермәгән. Димәк, Иблис — явызлыкның символы түгел; ул — Аллаһының төп дошманы булып киткән рухи зат.

Дөнья белән кем идарә итә?

Безнең көннәрдә күпләр Иблискә ышану заманы үтте ди. Ләкин дөньяның явызлык белән тулганын Иблиснең барлыгы белән генә аңлатып була. Асылда, Иблис юк дип әйтеп, күпләр Аллаһы да юк дип әйтә һәм бар әхлакый нормалардан баш тарта.

19 нчы гасырдагы шагыйрь Шарль Пьер Бодлер болай дип язган: «Иблиснең мәкерле алымнарының иң мәкерлесе — безне үз юклыгына ышандыру». Кешеләрне үз юклыгына ышандырып, Иблис Аллаһының барлыгын шик астына куя. Иблис юк икән, бар явызлык өчен Аллаһы гаепле булып чыга. Күпләр шуңа ышанып, үз иманнарын югалта. Ә Иблис нәкъ шуны тели дә.

Җинаятьчеләр башлыгы кебек, Иблис тә, үз максатына ирешер өчен, үзенең кем икәнлеген яшерә. Аның максаты Изге Язмаларда ачыклана: «Бу гасырның илаһы имансызларның акылын томалады, һәм алар күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнең яктылыгын күрмиләр» (2 Көринтлеләргә 4:4).

Ләкин тагын бер мөһим сорау туа. Аллаһы бар явызлык һәм газаплар өчен җаваплы булган Зат белән нәрсә эшләячәк? Бу сорауга җавапны без киләсе мәкаләдән белербез.

[Искәрмә]

^ 6 абз. Ни өчен Аллаһы Иблис күтәргән фетнәне шунда ук бастырмаган икәнен аңлар өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 11 нче бүлеген карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[5 биттәге сүзләр]

Иблис кем ул? Аллаһының хезмәтчесеме я аның дошманымы?

[6 биттәге рамка/иллюстрация]

 Камил затлар үз камиллекләрен югалта аламы?

Аллаһы акылга ия булган затларны камил итеп барлыкка китергән булса да, аларга тулы ирек бирмәгән. Беренче кеше Адәм Аллаһының физик законнарын бозмаска тиеш булган. Мәсәлән, ул җирне, ташларны һәм агачны ашаган булса, сәламәтлегенә зыян китерер иде. Ул җир тартуын санга сукмыйча биек кыядан сикергән булса, үләр иде яисә зур зыян күрер иде.

Нәкъ шулай камил затлар — кешеләрме, фәрештәләрме — Аллаһының әхлакый нормаларын санга сукмаса, үзләренә зыян китерә. Акылга ия булган затлар, үзләренең ихтыяр ирекләрен дөрес кулланмаганда, хаталар ясый һәм гөнаһ кыла (Яратылыш 1:29; Маттай 4:4).