Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Һармагедун нәрсә ул?

Һармагедун нәрсә ул?

Укучыларның сораулары

Һармагедун нәрсә ул?

▪ «Һармагедун» дигән сүзне ишетүгә үк, күп кеше күпләп юк итүне, мәсәлән, атом-төш сугышларын һәм җиргә зур зыян китерә торган табигать афәтләрен күз алдына китерә. Ләкин Изге Язмаларда бу сүз башка мәгънә йөртә. Изге Язмалар буенча, Һармагедун нәрсә ул?

«Һармагедун» дигән сүз Изге Язмаларның Ачылыш китабында очрый. Бу сүз үзенә күрә бер сугышны, «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә» булачак сугышны, аңлата. «Бөтен җир патшалары», Аллаһыга каршы чыгар өчен, бу соңгы сугышка җыела. Һармагедун турында Изге Язмаларның башка китапларында да әйтелә (Ачылыш 16:14—16; Йәзәкил 38:22, 23; Йоил 3:12—14; Лүк 21:34, 35; 2 Петер 3:11, 12).

Бу сугыш нәрсәгә китерәчәк? Символлар аша бирелгән Ачылыш китабында болай дип әйтелә: «Җир патшалары һәм аларның гаскәрләре атта Утыручыга һәм Аның гаскәренә каршы сугышырга дип җыелган». «Атта Утыручы» — бу Гайсә Мәсих. Аллаһы аны күктәге гаскәр белән җитәкчелек итеп үз дошманнарын җиңәр өчен билгеләгән (Ачылыш 19:11—16, 19—21). Иремия 25:33 тә никадәр күп яманлык эшләүче юкка чыгачак икәне әйтелә: «Шул көнне җирнең бер чигеннән икенчесенә кадәр Йәһвә үтергән затлар булачак».

Ни өчен Һармагедун кирәк? Халыклар, Аллаһының хакимлеген кире кагып, үз хакимлеген урнаштыра (Мәдхия 23:1). Аларның Аллаһыга каршы чыгулары турында Мәдхия 2:2 дә әйтелә: «Җир патшалары алга чыгып, түрәләре белән җыелып, Ходайга да, Аның Майланганына да торалар карышып».

Чынлыкта фетнәчел кешеләр, аларныкы булмаган җиргә үз хокукларын дәгъвалап, аны дөрес кулланмыйлар һәм аны җимерәләр. Безнең көннәрдә кешеләр җирне һәлак итәләр һәм тирә-якны пычраталар. Җирнең андый аяныч хәлдә булачагы турында Аллаһы Сүзендә алдан әйтелгән булган: «Халыклар ярсыдылар. [Аллаһының] ачу көне килде». Ул вакытта Аллаһы «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» (Ачылыш 11:18). Һармагедунда Аллаһы кешелек өстеннән хакимлек итәргә кемнең хокукы бар дигән бәхәсле сорауга җавап бирәчәк (Мәдхия 82:19).

Һармагедун кайчан булачак? Гайсә пәйгамбәр бу турыда ачыктан-ачык әйткән: «Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан булуы хакында һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә» (Маттай 24:36). Кешеләр Һармагедунның кайчан булуын белмәсә дә, Гаскәри-Патша, Гайсә Мәсих, аларны бу сугыш турында кисәткән: «Менә карак кебек көтмәгәндә киләм... уяу торучы... кеше бәхетле!» (Ачылыш 16:15). «Киләм» дип әйтеп, Гайсә Мәсих бу бөтендөнья сугышының үзенең Патша булып идарә итүе вакытында булачагын күрсәткән. Ә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр буенча, без аның идарә итүе вакытында инде яшибез.

Һармагедунда төзәлмәслек явыз кешеләр юк ителсә дә, «бихисап күп кеше» исән калачак (Ачылыш 7:9—14). Бу кешеләр мондый сүзләрнең үтәләчәген күрәчәк: «Тагын бераздан гөнаһлы юкка чыгар, аның урынын эзләрсең, тик таба алмассың. Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» (Мәдхия 36:10, 11).

[10 биттәге сүзләр]

«Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр»