Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә — минем өлешем

Йәһвә — минем өлешем

Йәһвә — минем өлешем

«Мин — синең өлешең һәм исраиллеләр арасында синең мирасың» (САН. 18:20).

1, 2. а) Левиләргә мирас итеп җир бирелгәнме? б) Йәһвә левиләргә нинди ышандыру биргән?

ИСРАИЛЛЕЛӘР Вәгъдә ителгән җирнең зур өлешен яулап алгач, Ешуа, рухани Элгазар һәм һәр ыругтан булган җитәкчеләр җирне, жирәбә салып, өлешләргә бүлгән (Сан. 34:13—29). Левиләргә исә, башка кабиләләргә кебек, мирас итеп җир бирелмәгән (Ешуа 14:1— 5). Ни өчен левиләргә, кабилә буларак, Вәгъдә ителгән җирдә өлеш бирелмәгән? Аларны онытканнармы әллә?

2 Җавапны без Йәһвәнең Һарунга левиләр турында әйткән сүзләреннән күрәбез. Аларны калдырмаячагына басым ясап, ул: «Мин — синең өлешең һәм исраиллеләр арасында синең мирасың»,— дип әйткән (Сан. 18:20). «Мин — синең өлешең» — нинди көчле ышандыру! Йәһвә сиңа моны әйткән булса, син нәрсә хис итәр идең? Башта, бәлкем, син: «Мин Аллаһы Тәгаләнең андый ышандыруына әллә лаекмы?» — дип әйтер идең. Шулай ук синең мондый соравың туар: «Йәһвә бүген камил булмаган мәсихчеләрнең чыннан да өлеше була аламы?» Бу сораулар сиңа һәм якыннарыңа кагыла. Шуңа күрә әйдә Аллаһының «мин — синең өлешең» дигән сүзләре нәрсә аңлатканын белик. Бу Йәһвә безнең өлешебез ничек була ала икәнен аңларга ярдәм итәчәк. Алай гына да түгел, ул синең, син җирдә я күктә яшәргә өметләнәсеңме, өлешең була ала.

Йәһвә левиләр турында кайгырткан

3. Левиләр ничек итеп Аллаһының изге хезмәтчеләре булып киткән?

3 Йәһвә исраиллеләргә Канун биргәнче, гаилә башлыклары үз гаиләләре өчен руханилар булып хезмәт иткән. Аллаһы, Канун биргәч, даими изге хезмәт башкарыр өчен, левиләр кабиләсеннән руханилар һәм ярдәмчеләр сайлаган. Бу ничек булган? Аллаһы «мисырлыларның беренче булып туганнарының һәммәсен юк иткән көндә, Исраилдә беренче булып туганнарны үзенә дип аерып, изгеләндергән. Ләкин аннары Аллаһы мондый мөһим үзгәреш турында әйткән: «Исраллеләрдә беренче булып туганнарның һәммәсе урынына [мин левиләрне алдым]». Исраиллеләрнең беренче булып туган ир-атларның саны левиләр саныннан күбрәк булганга, бу аерманы каплар өчен, йолым түләнергә тиеш булган (Сан. 3:11—13, 41, 46, 47). Шулай итеп, левиләр хәзер Исраил Аллаһысына үз хезмәтләрен башлый алган.

4, 5. а) Левиләр өчен Аллаһыны үз өлешләре итү нәрсә аңлаткан? б) Аллаһы левиләр турында ничек кайгырткан?

4 Бу хезмәт левиләр өчен нәрсә аңлаткан? Нинди мәгънәдә Йәһвә аларның өлеше булган? Мирас итеп җир бирелер урынына аларга бик кыйммәтле хезмәт ышанып тапшырылган булган. «Йәһвәгә изге хезмәт» аларның мирасы булган (Ешуа 18:7). Саннар 18:20 нче шигырьнең контексты күрсәткәнчә, моның аркасында алар фәкыйрьлеккә калмас иде. (Саннар 18:19, 21, 24 не укы.) Левиләргә «башкарган эшләре өчен мирас итеп, Исраилдә һәр гошер [керемнең уннан бер өлеше]» бирелергә тиеш булган. Аларга исраиллеләр үстергән бар нәрсәнең һәм малларының үрчеменең уннан бер өлеше бирелгән. Левиләр үз чиратында исә үзләренә бирелгәннең уннан бер өлешен, «иң яхшы өлешне», руханиларга бирергә тиеш булган (Сан. 18:25—29) *. Руханиларга шулай ук Исраил угыллары Аллаһыга гыйбадәт кылу урынына китергән «барлык изге бүләкләр» бирелгән. Шуңа күрә руханилар Йәһвәнең үзләрен бар кирәклесе белән тәэмин итеп торачагына өметләнә алган.

5 Күрәсең, Муса кануны буенча, башка төрле уннан бер өлеш тә китерелергә тиеш булган. Исраиллеләр аны аерып куйганнар һәм һәр ел үткәрелә торган бәйрәмнәр вакытында аны ашар өчен һәм күңел ачар өчен кулланганнар (Кан. 14:22—27). Ләкин бу уннан бер өлешнең тагын бер кулланышы булган. Исраиллеләр һәр җиде елны шимбә елын бәйрәм иткәннәр. Бу җиде елның һәр өченче һәм алтынчы елның азагында исраиллеләр бу уннан бер өлешне фәкыйрьләргә һәм левиләргә ярдәм итәр өчен кулланган. Ни өчен левиләргә дә ярдәм кирәк булган? Чөнки аларның Исраилдә «мирас-биләмәләре булмаган» (Кан. 14:28, 29).

6. Левиләрнең Исраилдә кабилә буларак җирләре булмаса да, алар кайда яшәгән?

6 Син, бәлкем: «Левиләргә җир бирелмәгән икән, алар кайда яшәргә тиеш булганнар соң?» — дип гаҗәпләнәсеңдер. Аллаһы моның турында кайгырткан. Ул аларга 48 шәһәр һәм бу шәһәрләрнең әйләнә-тирәсендәге көтүлекләрне дә биргән. Алар арасында алты сыену шәһәре дә булган (Сан. 35:6—8). Шуңа күрә левиләрнең Аллаһы чатырында хезмәт итмәгәндә яшәргә урыннары булган. Йәһвә үзләрен изге хезмәткә багышлаган хезмәтчеләре турында яхшы итеп кайгырткан. Ә левиләр, үз чиратында, Йәһвәнең үзләре турында кайгыртырга теләге дә, көче дә булганына бер дә шикләнмичә, аның үзләренең өлеше булганын күрсәтә алган.

7. Йәһвә левиләрнең өлеше булсын өчен, алардан нәрсә таләп ителгән?

7 Исраилле, уннан бер өлешне бирмәсә, Канун буенча бернинди җәзага тартылмаган. Ләкин халык уннан бер өлеш турындагы канунны үтәмәгәндә руханилар һәм левиләр интеккән. Андый хәл Нихами көннәрендә булган. Нәтиҗәдә, левиләргә үз хезмәтләрен калдырып, басуларында эшләргә туры килгән. (Нихами 13:10 ны укы *.) Шунысы ап-ачык: левиләр кабиләсенең тәэмин ителүе халыкның рухилыгына бәйле булган. Өстәвенә, руханиларга һәм левиләргә Йәһвәгә һәм аның үзләре турында кайгырта алачагына ышанырга кирәк булган.

Йәһвә аерым левиләрнең өлеше булган

8. Левиле Асафның борчылуы турында сөйләп бирегез.

8 Левиләрнең кабилә буларак өлеше Йәһвә булган. Әмма шунысы да игътибарга лаек: аерым левиләр дә, Аллаһыга бирелгәнлеген һәм таянганын белдерер өчен, «Йәһвә минем өлешем» дигәннәр (Ирем. елав. 3:24). Мәсәлән, Изге Язмаларда андый бер левиле турында әйтелә; ул җырчы һәм музыка язучы булган. Без аны Асаф дип атаячакбыз; ул, бәлкем, Давыт патша көннәрендә баш җырчы булып хезмәт иткән Асаф йөртының берәр әгъзасы булгандыр (1 Елъ. 6:31—43). 72 нче мәдхиядә әйтелгәнчә, Асаф (я аның берәр токымы) явызлар мул тормыш алып барганга, аптырашта калган һәм алардан көнләшә башлаган. Ул хәтта: «Мин йөрәгемне юкка гына сафландырмадыммы икән, һәм кулларымны да гаепсезләр белән юкка юмадыммы икән?» — дип әйткән. Ул, күрәсең, үзенә бирелгән хезмәтнең изге булуын күздән ычкындырган. Асаф Йәһвәнең үзенең өлеше булганын кадерләми башлаган. Ул «Алланың Изге Йортына кергәнче» борчылып йөргән (Мәд. 72:2, 3, 12, 13, 17).

9, 10. Ни өчен Асаф Аллаһыга «Син... мәңгегә минем бер өлешем» дип әйтә алган?

9 Аллаһының «Изге Йортында» Асаф бар нәрсәгә аның карашы белән карый башлаган. Синең дә, бәлкем, шундый хәлгә эләккәнең бардыр. Бәлкем, бервакыт син рухи хезмәтеңнең никадәр кыйммәтле икәнен күздән ычкындырып, үзеңдә булмаган матди әйберләргә игътибарыңны туплый башлагансыңдыр. Ләкин Аллаһы Сүзен өйрәнү һәм мәсихче очрашуларга йөрү сиңа яңадан бар нәрсәгә Йәһвә кебек карый башларга ярдәм иткәндер. Асаф явызлар белән ахыр чиктә нәрсә булачагына төшенгән. Ул үзенең хезмәте турында уйланган һәм Йәһвәнең үзен уң кулыннан тотып алып барганын аңлаган. Шуңа күрә Асаф Йәһвәгә: «Җирдә дә Синнән бүтәнне ник теләем?» — дип әйткән (Мәд. 72:23, 25). Шул чакта ул Аллаһыны үз өлеше дип атаган. (Мәдхия 72:26 ны укы.) Асафның сүзләре буенча, аның күңеле дә, тәне дә эрегән, ягъни хәлсезләнгән, ләкин Аллаһы аның мәңгегә өлеше булган. Мәдхия җырлаучы Йәһвәнең үзен дус буларак хәтерендә саклаячагына һәм тугры хезмәтен онытмаячагына бер дә шикләнмәгән (Вәг. 7:1). Бу Асаф өчен нинди юаныч булгандыр! Ул болай дип җырлаган: «Миңа Аллага якынлашуы рәхәт!.. Мин өметемне Ходай Аллага салдым» (Мәд. 72:28).

10 Шуңа күрә Асаф Аллаһыны үз өлеше дип атаганда, ул левиле буларак, алган матди әйберләрне генә күздә тотмаган. Башлыча, ул үзенең хөрмәтле хезмәте һәм Аллаһы Тәгалә белән үстерә алган дуслык мөнәсәбәтләре турында әйткән (Ягък. 2:21—23). Бу мөнәсәбәтне саклар өчен, мәдхия җырлаучы Йәһвәгә алда да иман итәргә һәм аңа таянырга тиеш булган. Асаф, Аллаһының нормалары буенча яшәсә, Йәһвәнең үзен бәхетле киләчәк белән бүләкләячәгенә нык ышанган. Синең дә Чиксез кодрәт Иясенә шундый ук ышанычың була ала.

11. Иремияне нәрсә борчыган, һәм ул нинди җавап алган?

11 Йәһвәне үзенең өлеше дип атаган тагын бер левиле Иремия пәйгамбәр булган. Әйдәгез аның бу сүзләр белән нәрсә әйтәсе килгәнен карап чыгыйк. Иремия Анафофта, Иерусалим янындагы левиләр шәһәрендә, яшәгән (Ирем. 1:1). Бер вакыт Иремияне явызларның, гаделләр интеккәндә, муллыкта яшәүләре борчый башлаган (Ирем. 12:1). Иерусалимда һәм Яһүдиядә булган хәлне күреп, ул Йәһвәгә зарланган. Иремия Йәһвәнең гадел икәнен белгән. Йәһвәнең пәйгамбәргә Иерусалимның җимерелүе турында вәгазьләргә кушуы аның соравына җавап булган, һәм соңыннан Йәһвә бу пәйгамбәрлекне үтәгән. Аллаһының пәйгамбәрлекләре буенча, Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсынганнар үз җаннарын табыш итеп алган. Ә муллыкта яшәгән явызлар кисәтүгә колак салмаган һәм һәлак булган (Ирем. 21:9).

12, 13. а) Иремияне «Йәһвә — минем өлешем» дип әйтергә нәрсә дәртләндергән, һәм бу аңа ничек тәэсир итуән? б) Ни өчен Исраилнең бар кабиләләренә Йәһвәне сабырлык белән көтәргә кирәк булган?

12 Иремия, соңрак үзенең харап ителгән туган илен күргәч, үзен караңгылыкта йөргән кебек сизгән. Бу Йәһвә аны «күптән үлгән кешене сыман караңгы урыннарга утырткан» кебек булган (Ирем. елав. 1:1, 16; 3:6). Иремия үзсүзле халыкны үзләренең күктәге Атасына кире кайтырга өндәгән, ләкин бу халыкның начар гамәлләре шундый дәрәҗәгә җиткән ки, Аллаһы хәтта Иерусалим белән Яһүдиянең җимерелүенә юл куйган. Бу Иремиянең, ул гаепле булмаса да, йөрәген әрнеткән. Кайгырган чакта да пәйгамбәр Аллаһының мәрхәмәтен исендә тоткан. «Без һәлак булмадык»,— дип әйткән ул. Чыннан да, Йәһвәнең мәрхәмәте һәр иртә яңарып тора! (Ирем. елав. 3:22, 23). Аннары Иремия: «Йәһвә — минем өлешем»,— дигән. Ул Йәһвәгә пәйгамбәр булып хөрмәтле хезмәтен башкаруын дәвам иткән. (Иремиянең елавы 3:24 не укы *.)

13 70 ел дәвамында исраиллеләрнең туган иле буш һәм җимерек хәлдә булырга тиеш булган (Ирем. 25:11). Ләкин Иремиянең «Йәһвә — минем өлешем» дигән сүзләре аның Аллаһы мәрхәмәтле икәненә ышанганын күрсәткән, һәм шуңа күрә ул Йәһвәне сабырлык белән көткән. Исраилнең бар кабиләләре үзләренең мирасларын югалтканга, аларга, Иремиядән үрнәк алып, шундый ук караш үстерергә кирәк булган. Алар Йәһвәгә генә өметләнә алган. 70 ел үткәч, Аллаһы халкы үз илләренә әйләнеп кайткан, һәм алар анда Аллаһыга хөрмәтле хезмәтләрен башкарган (2 Елъ. 36:20—23).

Йәһвә башкаларның да өлеше булган

14, 15. Левиләрдән башка Йәһвә кемнең өлеше булган, һәм ни өчен?

14 Асаф та, Иремия дә Леви кабиләсеннән булган. Ләкин левиләрнең генә Аллаһыга хезмәт итәргә хөрмәте булганмы? Юк, чөнки яшь Давыт, Исраилнең киләчәк патшасы, Аллаһыны үзенең «тереләр җирендәге өлеше» дип атаган. (Мәдхия 141:1, 5 не укы.) Давыт бу мәдхияне патша сараенда я берәр йортта түгел, ә мәгарәдә, үз дошманнарыннан яшеренгәндә, язган. Ким дигәндә ике очракта Давыт мәгарәдә сыену урыны тапкан. Берсе Одоллам янында, ә икенчесе Эн-Геди чүлендә булган. Ул, бәлкем, 141 нче Мәдхияне аларның берсендә язгандыр.

15 Шулай булган булса, ул вакытта Шаул патша Давытны үтерергә теләп эзәрләп йөргән. Давыт менәргә кыен булган тау тишегенә качкан (1 Пат. 22:1, 4). Бу ерак җирдә Давытка үзен якларга бер дусты да юк кебек тоелгандыр (Мәд. 141:4). Нәкъ шул вакытта Давыт Аллаһыны эзләгән.

16, 17. а) Ни өчен Давыт үзен ярдәмсез итеп хис иткән? б) Давыт ярдәмне кемнән эзләгән?

16 Давыт, 141 нче Мәдхияне язганда, баш рухани Ахимелех белән нәрсә булганын инде ишеткән булгандыр. Ул Шаулдан качканда, Ахимелех моның турында белмичә, аңа ярдәм иткән. Ярсыган Шаул патша Ахимелехны һәм аның өйдәгеләрен үтергән (1 Пат. 22:11, 18, 19). Давыт моның өчен үзен гаепле итеп хис иткән. Аның өчен бу үзенә ярдәм иткән руханины үзе үтергән кебек булган. Син Давыт урынында булсаң, үзеңне гаепле итеп хис итмәс идеңме? Өстәвенә, Давыт үзен тынычсыз хис иткән, чөнки Шаул аны бертуктаусыз эзәрлекләгән.

17 Шулай ук Давытны киләчәк патша итеп майлаган Шамуил пәйгамбәр дә үлеп киткән (1 Пат. 25:1). Моның аркасында Давыт үзен ярдәмчесез, тагы да ялгызрак хис итә башлаган. Әмма Давыт ярдәмне Йәһвәдән эзләп була икәнен белгән. Давыт, левиләр кебек, хөрмәтле хезмәт башкармаган, ләкин ул бүтән төрле хезмәт үтәргә, Аллаһы халкының патшасы булырга инде майланган булган (1 Пат. 16:1, 13). Шуңа күрә Давыт үз күңелен Йәһвәгә бушаткан һәм Аллаһыдан җитәкчелек эзләвен дәвам иткән. Син Йәһвәнең хезмәтен башкарганда, ул синең дә өлешең һәм сыену урының була ала һәм булырга тиеш тә.

18. Бу өйрәнү мәкаләсендә искә алынган кешеләр Йәһвәнең үз өлешләре булганын ничек күрсәткән?

18 Нинди мәгънәдә Йәһвә бу мәкаләдә карап чыккан кешеләрнең өлеше булган? Аларның барысына да Йәһвә хөрмәтле хезмәт ышанып тапшырган. Алар шулай ук Аллаһының үзләре турында кайгыртачагына ышанган. Аллаһы левиләрнең һәм, Давыт кебек, Исраилнең башка кабилә кешеләренең дә өлеше була алган. Йәһвә синең дә өлешең була ала. Ничек? Бу алдагы мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1991 ел, 1 декабрь, 29 бит, 1—5 абзацлардан моның турында күбрәк белеп була.

^ 7 абз. Нихами 13:10: «Шулай ук белгәнемчә, левиләргә тиешле өлешләре бирелмәгән, һәм шуңа күрә хезмәт үтәүче левиләр һәм җырчылар үз басуларына таралган».

^ 12 абз. Иремиянең елавы 3:24: «Минем җаным: „Йәһвә — минем өлешем“,— дип әйтә. Менә ни өчен мин аны көтеп торачакмын».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвә нинди мәгънәдә левиләрнең өлеше булган?

• Асаф, Иремия һәм Давыт Йәһвәнең үз өлешләре булганын ничек күрсәткән?

• Сезнеңчә, Аллаһы сезнең өлешегез булсын өчен, нинди сыйфат кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге сүзләр]

Левиләргә мирас итеп җир бирелмәгән. Йәһвә аларга хөрмәтле хезмәт ышанып тапшырганга, ул аларның өлеше булган

[7 биттәге иллюстрация]

Йәһвә нинди мәгънәдә руханиларның һәм левиләрнең өлеше булган?

[9 биттәге иллюстрация]

Асафка Йәһвәне үз өлеше итеп санарга нәрсә ярдәм иткән?