Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә синең өлешең булсын

Йәһвә синең өлешең булсын

Йәһвә синең өлешең булсын

«Барыннан да бигрәк... [Аллаһының] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер» (МАТ. 6:33).

1, 2. а) Гәләтиялеләргә 6:16 да искә алынган «Аллаһының Исраиле» кем алар? б) Маттай 19:28 дәге «Исраилнең унике кабиләсе» кемнәр алар?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА «Исраил» сүзен күргәч, уеңа нәрсә килә? Исраил дигән исем бирелгән Исхакның улы Ягъкубмы? Яки аның буыннары, борынгы Исраил халкымы? Ә бәлкем, син рухи Исраил турында уйлыйсыңдыр? Исраил сүзе күчмә мәгънәдә гадәттә «Аллаһының Исраиленә» карата кулланыла. «Аллаһының Исраиле» — бу күктә патшалар һәм руханилар булыр өчен изге рух белән майланган 144 000 зат (Гәл. 6:16, искәрмә; Ачыл. 7:4; 21:12). Ләкин Исраил сүзенең башка кулланышы да бар. Моның турында Маттай 19:28 дә укып була.

2 Гайсә болай дигән: «Бөтен дөнья яңаргач, Адәм Улы шөһрәтле тәхетенә утырганнан соң, сез дә, Миңа иярүчеләр, Исраилнең унике кабиләсе өстеннән хакимлек итеп, унике тәхеткә утырачаксыз». Бу шигырьдә «Исраилнең унике кабиләсе» — җирдәге Оҗмахта мәңгелек тормыш алачак кешеләр. Гайсәнең майланган шәкертләре аларны хөкем итәчәк. Алар 144 000 нең руханилар булып хезмәт итүләреннән файда алачак.

3, 4. Тугры майланган мәсихчеләр нинди яхшы үрнәк күрсәтә?

3 Безнең көннәрдәге майланган мәсихчеләр, үткәндә яшәгән руханилар һәм левиләр кебек, үз хезмәтләрен кадерли һәм Аллаһыны үз өлешләре итә (Сан. 18:20). Алар үзләренә җирдә, биләмә буларак, ниндидер территория я яшәү урыны бирелер дип өметләнми. Ачылыш 4:10, 11 дәге сүзләр күрсәткәнчә, алар Йәһвәгә хезмәт итүләрен күктә дәвам итәчәк; анда алар Гайсә Мәсих белән патшалар һәм руханилар булачак (Йәз. 44:28).

4 Җирдә яшәгәндә майланган мәсихчеләр Йәһвә аларның өлеше икәнен үз тормышлары белән күрсәтә. Алар өчен иң мөһиме — Аллаһыга хезмәт итү. Алар Мәсихнең йолым корбанына иман итеп һәм аңардан һәрвакыт үрнәк алып, «чакырылган һәм сайланган» булуларына тагын да ныграк инаналар (2 Пет. 1:10). Аларның шартлары һәм сәләтләре төрле. Шулай да алар үзләренең чикле мөмкинлекләрен Аллаһыга азрак хезмәт итәр өчен сәбәп дип санамый. Киресенчә, алар Аллаһыга хезмәт итүләрен беренче урынга куеп, хәлләреннән килгәнне эшли. Һәм җирдәге Оҗмахта яшәргә өметләнгән кешеләр өчен алар яхшы үрнәк булып тора.

5. Мәсихчеләр Йәһвәнең үз өлешләре булганын ничек күрсәтә ала, һәм ни өчен бу авыр булырга мөмкин?

5 Без күктә я җирдә яшәргә өметләнәбезме, һәрхәлдә, без үз-үзебездән баш тартып һәм үзебезнең җәфалану баганабызны алып, Мәсих артыннан барырга тиеш (Мат. 16:24). Җирдәге Оҗмахта яшәргә өметләнгән миллионлаган кеше нәкъ шулай эшләп, Аллаһыга гыйбадәт кыла һәм Мәсих артыннан бара. Алар хезмәттә күбрәкне эшли алганнарын сизгәндә, хезмәтләрен киңәйтергә тырыша. Күпләр үз тормышларын гадиләштереп, пионерлар булып киткән. Башкалар исә һәр ел берничә ай дәвамында ярдәмче пионер булып хезмәт итә. Ә пионер булып хезмәт итә алмаган кардәшләр вәгазьдә тырышып катнаша. Андый мәсихчеләр Гайсәнең башына хуш исле май агызган тугрылыклы Мәрьямгә охшаш. Гайсә аның турында: «Ул Минем өчен яхшы эш эшләде. [...] Ул хәленнән килгәнен эшләде»,— дигән (Марк 14:6—8). Шайтан идарә иткән дөньяда яшәгәнгә, безгә хәлебездән килгәнне эшләү җиңел булмаска мөмкин. Шуңа күрә безгә тырышлыклар куярга һәм Йәһвәгә өметебезне багларга кирәк. Әйдәгез тормышыбызның дүрт өлкәсен карап чыгыйк.

Барыннан да бигрәк Аллаһы Патшалыгын эзлә

6. а) Күпчелек кеше тик бу тормыш кына аларның өлеше икәнен ничек күрсәтә? б) Ни өчен Давыттан үрнәк алу яхшырак?

6 Гайсә үз шәкертләрен барыннан да бигрәк Аллаһы Патшалыгын һәм ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләргә өйрәткән. Дөнья кешеләре шушы гомерне үз өлешләре итеп, үз файдаларын эзли (Мәд. 16:1, 13—15). Күпләр, үзләренең Барлыкка Китерүчесен санга сукмыйча, бар көчләрен куеп, уңай тормыш корырга, балаларын үстерергә һәм аларга мирас калдырырга омтыла. Аларның өлеше — тик бу тормыш кына. Давыт исә Йәһвә алдында «абруйлы исем» казанырга теләгән. Моның турында соңрак аның улы язган (Вәг. 7:1). Нәкъ Асаф кебек, Давыт та үз файдасын кайгыртуга караганда, Йәһвә белән дус булуны күпкә яхшырак дип санаган. Бу аңа шатлык китергән. Безнең көннәрдә күп кенә мәсихчеләр рухи эшләрне дөньяви эшләреннән өстенрәк куя.

7. Бер абый-кардәш, барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләгәнгә, нинди фатихалар алган?

7 Үзәк Африка Республикасында яшәүче Жан-Клод мисалын карап чыгыйк. Ул өйләнгән мәсихче өлкән, һәм аның өч баласы бар. Ул илдә эш табу бик кыен, һәм күпчелек кеше үз эшләрен югалтмас өчен, бар нәрсәгә әзер. Бер көнне Жан-Клодның начальнигы аңа төнлә, атнага җиде көн эшләргә кушкан. Ул эшен кичке җиденче яртыда башларга тиеш булган. Жан-Клод аңа ул үз гаиләсен матди яктан гына түгел, ә рухи яктан да кайгыртырга тиеш дип аңлаткан. Ул шулай ук үзенең җыелышка ярдәм итәргә җаваплы булуы турында да әйткән. Начальнигының җавабы нинди булган? «Әгәр сиңа бәхет елмаеп, эш тапкансың икән, син барысын, шул исәптән хатыныңны, балаларыңны һәм проблемаларыңны, онытырга тиеш. Син үз тормышыңны эшеңә, фәкать эшеңә генә, багышларга тиеш. Үзең сайла: я динең я эшең»,— дигән ул. Андый хәлдә син нәрсә эшләр идең? Жан-Клод, үз эшен югалтса, Аллаһы аның турында кайгыртачагын белгән. Аның Аллаһыга хезмәт итүдә эше элеккечә күп булачак һәм Йәһвә аның гаиләсе турында матди яктан кайгыртырга ярдәм итәчәк. Шуңа күрә ул атна уртасында үткән җыелышка киткән. Аннан соң ул эшен югалтканмы, юкмы икәнен белмичә эшенә барырга булган. Нәкъ шул вакытта аңа шалтыратканнар. Аның начальнигын эштән чыгарганнар, ә кардәшебез эшен югалтмаган.

8, 9. Йәһвә безнең өлешебез булсын өчен, без руханилар белән левиләрдән ничек үрнәк ала алабыз?

8 Кайбер мәсихчеләр, эшләрен югалтсалар, үз гаиләләре турында ничек кайгыртырлар дип борчылырга мөмкин (1 Тим. 5:8). Синең андый хәлдә булганың бармы, юкмы үз тәҗрибәңнән сиңа шунысы яхшы билгеле: Аллаһы синең өлешең булса һәм син аңа хезмәт итү мөмкинлегеңне кадерләсәң, синең беркайчан да өметең өзелмәячәк. Гайсә, үз шәкертләренә «барыннан да бигрәк Аның Патшалыгын... эзләгез» дигәндә, аларны «боларның барысы» — мәсәлән, азык-төлек һәм кием-салым — «сезгә бирелер» дип ышандырган (Мат. 6:33).

9 Мирас итеп җир биләмәсе бирелмәгән левиләр турында уйланыйк. Саф гыйбадәт кылу турында кайгырту аларның төп вазифасы булганга, алар Йәһвәнең үз өлешләре булганына һәм үзләренә бар кирәклесен бирәчәгенә ышанган (Сан. 18:20). Без, руханилар һәм левиләр кебек, гыйбадәтханәдә хезмәт итмәсәк тә, алардан үрнәк алып, Йәһвә безнең турында кайгыртачагына ышана алабыз. Соңгы көннәрнең ахыры якынлашкан саен, безнең тормышыбыз, «җанвар исеменең тамгасын» алырга теләмәгәнгә, кыенлаша бара. Шуңа күрә Аллаһының безнең хакта кайгыртачагына ышануыбыз көннән-көн көчлерәк булырга тиеш (Ачыл. 13:17).

Барыннан да бигрәк Аллаһының гаделлеген эзлә

10, 11. Эш турында әйткәндә, кайберәүләр Йәһвәгә ничек таянган? Мисал китерегез.

10 Гайсә шулай ук үз шәкертләрен Аллаһы «кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен», ягъни аның гаделлеген, эзләргә өндәгән (Мат. 6:33). Бу Йәһвә урнаштырган яхшылык һәм яманлык нормаларын кеше нормаларыннан өстен куюны аңлата. (Ишагыйя 55:8, 9 ны укы *.) Күп кенә кешеләр, хакыйкатьне белгәнче, тәмәке үстергәннәр я сатканнар, башкаларны сугыш алып барырга өйрәткәннәр я сугыш коралларын җитештергәннәр һәм сатканнар. Хакыйкать турында төгәл белем алгач, аларның күбесе үз эш-шөгыльләрен үзгәртергә булган һәм шулай итеп суга чумдырылу өчен таләпләргә туры килгән (Ишаг. 2:4; 2 Көр. 7:1; Гәл. 5:14).

11 Эндрю мисалын алыйк. Ул үзе һәм аның хатыны Йәһвә турында белгәч, аңа хезмәт итәргә булганнар. Эндрю үз эше белән бик горурланса да, эшен калдырган. Ни өчен? Чөнки ул хәрби оешмада эшләгән һәм барыннан да бигрәк Аллаһы гаделлеген эзләргә тәвәккәл булган. Эндрю эшеннән киткәндә аның ике кечкенә баласы һәм берничә айга җитәрлек кенә акчасы булган, ә яңа эше әле булмаган. Кеше күзлегеннән ул «мирасы» булмаган кеше кебек күренгән. Ул Аллаһыга таянып эш эзләгән. Үткәннәрне искә төшереп, ул һәм аның гаиләсе тулы ышаныч белән Йәһвә кулының кыска түгеллеген әйтә ала (Ишаг. 59:1). Гади тормыш алып барганга, Эндрю һәм аның хатыны гомуми пионерлар булып хезмәт итә алган. «Акча, яшәү урыны, сәламәтлек, ә соңыннан яшебез аркасында борчылган вакытлар булгалады,— дип әйтә Эндрю.— Ләкин Йәһвә һәрвакыт безнең белән булды... Без тамчы да шикләнмичә шуны әйтә алабыз: Йәһвәгә хезмәт итү — иң күркәм һәм мул фатихалар китерүче эш» (Вәг. 12:13) *.

12. Барыннан да бигрәк Аллаһының гаделлеген эзләр өчен нинди сыйфат кирәк? Мисаллар китерә аласызмы?

12 Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сезнең горчица орлыгы кадәр генә инануыгыз булса һәм менә бу тауга: „Моннан тегендә күчеп кит“,— дип әйтсәгез, ул урыныннан күчәр иде; сезгә мөмкин булмаган һичнәрсә булмас иде» (Мат. 17:20). Барыннан да бигрәк Аллаһының гаделлеген эзләү авырлыклар китерсә дә, син аны эзләрсеңме? Күңелеңдә икеләнү бар икән, җыелыштагы кардәшләр белән сөйләшеп ал. Алар сөйләгән очракларны ишетү һичшиксез синең иманыңны ныгытачак.

Йәһвәгә рухи яктан кайгыртуы өчен рәхмәтле бул

13. Йәһвәгә хезмәт итүдә тырышлыклар куйсак, без нәрсәгә өметләнә алабыз?

13 Син Йәһвәгә хезмәт итү хөрмәтен кадерләсәң, ул, левиләрне бар кирәклесе белән тәэмин итеп торган кебек, синең дә матди һәм рухи ихтыяҗларыңны кайгыртачак. Моңа бер дә шикләнмәскә була. Давытны исеңә төшер. Ул тау тишегендә яшеренгән чагында да Аллаһының ярдәменә өметләнә алган. Без дә, хәтта авыр хәлдән чыгу юлын күрмәсәк тә, өметебезне Йәһвәгә баглый алабыз. Хәтерлисеңдер, Асаф «Алланың Изге Йортына» кергәч, үзен нәрсә борчыганын аңлаган (Мәд. 72:17). Шулай ук безгә дә безнең турында рухи яктан кайгыртучы Аллаһыдан ярдәм эзләргә кирәк. Шулай эшләп, без, шартларыбыз нинди генә булмасын, Аллаһыга хезмәт итү мөмкинлеген кадерләгәнебезне һәм Йәһвәнең үз өлешебез булганын күрсәтәбез.

14, 15. Изге Язмалардагы хакыйкатьләр ачыграк аңлатылганда син моңа ничек карарга тиеш һәм ни өчен?

14 Рухи аң-белемнең Чыганагы Йәһвә Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне ачыграк аңлатканда, син моңа ничек карыйсың? (1 Көр. 2:10—13). Бу яктан рәсүл Петер безгә яхшы үрнәк күрсәткән. Гайсә үз тыңлаучыларына: «Адәм Улының тәнен ашамасагыз һәм Аның канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак»,— дигән. Бу сүзләрне туры мәгънәдә аңлап, күп кенә шәкертләр: «Нинди авыр сүзләр! Боларны кем тыңлый алсын?» — диеп, «аннан аерылып киткән». Ләкин Петер: «Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит»,— дип әйткән (Яхъя 6:53, 60, 66, 68).

15 Петер Гайсәнең үз сүзләре белән нәрсә әйтәсе килгәнен аңлап бетермәгән. Әмма ләкин ул Аллаһының Гайсә аша кешеләргә хакыйкатьне аңларга ярдәм иткәненә ышанган. Изге Язмалардагы хакыйкатьләр ачыграк аңлатылганда син андый үзгәрешләрнең сәбәпләрен аңларга тырышасыңмы? (Гыйб. сүз. 4:18). Беренче гасырда Беруя шәһәрендә яшәгән кешеләр «сүзне бик теләп» кабул иткән һәм «һәр көн... Изге язманы» өйрәнгән (Рәс. 17:11). Алардан үрнәк алсаң, син Йәһвәгә хезмәт итәргә мөмкинлегеңне тагы да кадерләячәксең һәм аңа синең өлешең булганы өчен тагы да рәхмәтлерәк булачаксың.

Раббыга иман итүче белән генә никахка кер

16. 1 Көринтлеләргә 7:39 дагы әмер турында әйткәндә, Аллаһы ничек безнең өлешебез була ала?

16 Мәсихчеләр тагын бер яктан Аллаһы ниятләрен истә тотканнарын күрсәтә ала. Бу Изге Язмалардагы «Раббыга иман итүче» белән генә никахлашырга дигән әмер белән бәйле (1 Көр. 7:39). Күпләр, Аллаһының бу күрсәтмәсен бозуга караганда, ялгыз булып калуны яхшырак дип саный. Аллаһы андый хезмәтчеләре турында наз белән кайгырта. Давыт үзен ялгыз итеп һәм ярдәмсез кебек сизгәндә нәрсә эшләгән? «[Аллаһы] алдында догамны агылдырдым, Аңа кайгымны әйтеп бирдем. Рухым чыгарга... торганда да»,— дигән ул (Мәд. 141:1—3). Аллаһыга ялгыз булып дистәләгән еллар тугры хезмәт иткән Иремия пәйгамбәр дә шундый ук хисләр кичергәндер. Син дә, бәлкем, үзеңне ялгыз итеп хис итәсеңдер. Ул чакта сиңа Иеремия мисалы ярдәм итә ала. Аның турында син «Аллаһының Иремия аша безгә әйткән сүзе» (рус) дигән китапның 8 нче бүлегендә укый аласың.

17. Кияүдә булмаган бер апа-кардәш үзен ялгыз хис иткәндә нәрсә эшли?

17 «Минем беркайчан да кияүгә чыкмаячакмын дип әйткәнем булмады,— дип әйтә Кушма Штатларда яшәүче бер апа кардәш.— Туры килгән кешене очратсам, мин кияүгә чыгачакмын. Йәһвә Шаһите булмаган әнием мине мөмкинлек туу белән кияүгә чыгарга өндәде. Никахым бәхетсез булса, моның өчен аның җаваплы буласы килер идеме дип сорадым мин аңардан. Тора-бара ул минем яхшы эшем бар икәнен, үзем турында кайгырта алуымны һәм бәхетле булганымны күрде һәм миңа басым ясамый башлады». Кайвакыт бу апа-кардәш үзен ялгыз хис итә. «Андый чакларда мин Йәһвәне үз таянычым итәргә тырышам,— дип әйтә ул.— Ул мине беркайчан да калдырмый». Аңа Йәһвәгә таянырга нәрсә булыша? «Дога аша мин Аллаһының минем белән булганын сизәм, һәм мин беркайчан да ялгыз түгел. Галәмне Барлыкка Китерүче мине ишетә. Ничек инде мин үземне кирәксез һәм шатлыксыз хис итим ди?» Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк икәненә ышанганга, ул болай ди: «Мин башкаларга ярдәм итәргә тырышам һәм җавап итеп алардан бернәрсә дә көтмим. Берәрсенә ярдәм итәр өчен, нәрсә эшли алганым турында уйлаганда, миңа рәхәт булып китә» (Рәс. 20:35). Әйе, Йәһвә — аның өлеше, һәм ул аңа хезмәт итәргә бик шат.

18. Нинди мәгънәдә Йәһвә сине үз өлеше итә ала?

18 Тормышта нинди генә хәлләр булмасын, Аллаһы синең өлешең булсын. Ул чакта син аның бәхетле халкы арасында булачаксың (2 Көр. 6:16, 17). Өстәвенә, син, Аллаһының үткәндәге хезмәтчеләре кебек, Йәһвәнең өлеше булып китәчәксең. (Канун 32:9, 10 ны укы.) Башка халыклар арасында Исраил халкы Аллаһының өлеше булып киткән кебек, Аллаһы сине үзенеке итеп санаячак һәм наз белән синең турында кайгыртачак (Мәд. 16:8).

[Искәрмәләр]

^ 10 абз. Ишагыйя 55:8, 9: «Сезнең уйларыгыз — минем уйларым түгел, һәм сезнең юлларыгыз минем юлларым түгел,— дип әйтә Йәһвә.— Чөнки күк җирдән биегрәк булган кебек, минем юлларым да сезнең юлларыгыздан биегрәк һәм минем уйларым да сезнең уйларыгыздан югарырак».

^ 11 абз. «Уяныгыз!» (рус) 2009 ел, ноябрь ае, 12—14 битләрне кара.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Син барыннан да бигрәк Аллаһы Патшалыгын һәм аның гаделлеген эзләп...

• Син рухи ризыкны кадерләп...

• Син Аллаһының «Раббыга иман итүче» белән генә никахлашырга дигән әмерен үтәп...

Йәһвә синең өлешең икәнен ничек күрсәтә аласың?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге сүзләр]

Йәһвәгә хезмәт итү тормышыбызда беренче урында торганда ул безнең өлешебез булып китә

[15 биттәге иллюстрация]

Иремиянең мисалы рухландыра