Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бүләк алу өчен йөгерегез!»

«Бүләк алу өчен йөгерегез!»

«Бүләк алу өчен йөгерегез!»

«Бүләк алу өчен йөгерегез» (1 КӨР. 9:24).

1, 2. а) Рәсүл Паул еврей мәсихчеләрен ныгытыр өчен, нәрсә кулланган? б) Паул безгә нинди киңәш биргән?

ЕВРЕЙЛӘРГӘ язган хатында рәсүл Паул үз имандашларын ныгытыр өчен, көчле чагыштыру кулланган. Ул ярыш юлында аларның берүзләре булмаганын хәтерләренә төшергән. Аларның тирә-ягында ярыш юлын уңышлы йөгереп үткән «шаһитләр шулкадәр күп» булган. Бу «шаһитләрнең» тугры эшләре һәм зур тырышлыклары турында уйлану еврей мәсихчеләренә һичнәрсәгә бирешмичә, ярыш юлыннан йөгерүләрен дәвам итәргә булышырга тиеш булган.

2 Үткән мәкаләдә без кайбер «шаһитләрнең» тормыш юлларын карап чыктык. Нык иман аларга Аллаһыга тугрылыклы булып калырга ярдәм иткән, һәм алар ярыш юлын уңышлы йөгереп үткән. Без алардан сабак ала алабыз. Ул мәкаләдә әйтелгәнчә, Паул имандашларына, шул исәптән безгә дә, мондый киңәш биргән: «Әйдәгез, юлыбызда торган бар киртәне алып ташлыйк, безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһларны калдырыйк һәм үзебезгә билгеләнгән ярыш юлын сабырлык вә ныклык белән йөгереп үтик» (Евр. 12:1).

3. Паул грек уеннарындагы йөгерүчеләрне күздә тотып, нинди киңәш биргән?

3 Паул көннәрендә киң таралган спорт ярышларының берсе, йөгерү ярышы, турында бер китапта «греклар шәрә килеш ярышларга әзерләнгән һәм ярышкан» дип әйтелә («Backgrounds of Early Christianity») *. Йөгерүчеләр йөгерешләрен акрынайта алган һәм «киртә» була алган һәр кирәксез йөкне салып ташлаган. Без моны тыйнаксызлык һәм әдәпсезлек дип санасак та, шунысы аңлашыла: алар бер генә максат белән, бүләк алу максаты белән, йөгергән. Паулның үз сүзләре белән нәрсә әйтәсе килгән? Тормыш бүләген алыр өчен йөгергән мәсихчеләр һәр йөкне алып ташларга тиеш булган. Бу беренче гасыр мәсихчеләре өчен бик файдалы киңәш булган, һәм безнең өчен дә ул бик файдалы. Нинди йөкләр безгә тормыш бүләген алырга комачауларга мөмкин?

«Юлыбызда торган бар киртәне алып ташлыйк»

4. Нух көннәрендә кешеләр нәрсә белән шөгыльләнгән?

4 Паул «юлыбызда торган бар киртәне алып ташларга», ягъни, Грек Язмаларының төп нөсхәсе буенча, «һәр йөгебезне өстебездән алып ташларга», кирәк дигән. Бу бар игътибарыбызны туплап һәм бар көчебезне куеп, ярыш юлыннан йөгерергә комачаулый алган бар нәрсәне үз эченә ала. Безнең өчен нәрсә йөк булырга мөмкин? Паул әйтеп киткән кешеләрнең берсе, Нух турында укыганда, без Гайсәнең мондый сүзләрен исебезгә төшерәбез: «Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы көннәрендә дә шулай булачак» (Лүк 17:26). Гайсә, әлегәчә булмаган юк ителү турында әйтсә дә, башлыча кешеләрнең яшәү рәвешләренә игътибар иткән. (Маттай 24:37—39 ны укы.) Нух көннәрендәге күпчелек кеше Аллаһыны белергә дә, аңа ярарга да теләмәгән. Алар нәрсә эшләгән соң? Әллә нәрсә эшләмәгән: алар ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар, ягъни гадәти тормыш алып барганнар. Гайсә әйткәнчә, проблема шунда булган: «алар төшенмәгәннәр».

5. Ярыш юлын уңышлы йөгереп үтәргә безгә нәрсә ярдәм итә ала?

5 Безнең, Нух һәм аның гаиләсенеке кебек, эшләребез бик күп. Безгә акча эшләргә, үзебез һәм гаиләбез турында кайгыртырга кирәк. Бу бик күп вакытыбызны һәм көчебезне алырга мөмкин. Аеруча экономик яктан авыр вакытларда ихтыяҗларыбыз турында җиңел генә чиктән тыш борчыла башлавыбыз бар. Багышланган мәсихчеләр буларак, безнең теократик бурычларыбыз да бар. Без вәгазьлибез, җыелыш очрашуларына әзерләнәбез һәм йөрибез, рухи яктан нык булып калыр өчен шәхси өйрәнү һәм гаилә белән гыйбадәт кылу үткәрәбез. Аллаһының хезмәтчесе буларак, Нухның эшләре күп булса да, ул барысын «җиренә җиткереп» үтәгән (Ярат. 6:22). Һичшиксез, ярыш юлын йөгереп үтәр өчен, безгә иң кирәклесен генә калдыру һәм шулай ук өстебезгә кирәкмәгән йөкне алмау мөһим.

6, 7. Без Гайсәнең нинди киңәшен истә тотарга тиеш?

6 Паулның «юлыбызда торган бар киртәне алып ташлыйк» диеп, нәрсә әйтәсе килгән? Әлбәттә, без бар бурычларыбыздан тулысынча арына алмыйбыз. Гайсәнең мондый сүзләрен искә төшерик: «„Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз. Мәҗүсиләрнең төп кайгылары — шул. Ә сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә» (Мат. 6:31, 32). Гайсәнең сүзләре буенча, хәтта азык-төлек һәм кием-салым кебек гади нәрсәләр дә, аларга чиктән тыш игътибар бирелсә, йөк я киртә булып китәргә мөмкин.

7 Гайсәнең: «Сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә»,— дигән сүзләренә игътибар итик. Бу сүзләр күктәге Атабыз Йәһвәнең безнең ихтыяҗларыбыз турында кайгыртачагын күрсәтә. Сүз дә юк, «боларның һәммәсе» без үзебез теләгәннән яисә ошатканнан аерылып торырга мөмкин. Шулай да Гайсә безне «мәҗүсиләрнең төп кайгылары» булган нәрсәләр турында борчылмаска өндәгән. Ни өчен? Соңрак Гайсә үзен тыңлаучыларга: «Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү һәм тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул көн сезгә, тозак кебек, көтмәгәндә килмәсен»,— дигән киңәш биргән (Лүк 21:34).

8. Ни өчен аеруча хәзер һәр йөгебезне өстебездән алып ташларга вакыт?

8 Финиш сызыгы бик якын. Без, финиш шулхәтле якын булганда, йөгерергә комачаулый алган кирәкмәгән йөкләр алсак, ничек аяныч булыр иде! Шуңа күрә рәсүл Паулның мондый киңәшен тоту акыллы булыр: «Кеше үзендә булганнар белән канәгать икән, Аллаһыга иман итү аның тормышын бик нык баета» (1 Тим. 6:6). Паулның сүзләренә колак салу безнең бүләк алырга мөмкинлекләребезне арттырачак.

«Безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһларны калдырыйк»

9, 10. а) «Безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһлар» дигән сүзләрне ничек аңларга? б) Мәсихче үз иманын ничек югалтырга мөмкин?

9 Паул шулай ук «безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһларны», ягъни, Грек Язмаларының төп нөсхәсе буенча, «безне җиңел генә чуалтучы гөнаһны» калдырырга кирәк дигән. Һәм бу тәгъбир Изге Язмаларда бу шигырьдә генә очрый. Бу нәрсә булырга мөмкин? Изге Язмаларның белгече Альберт Барнз болай дигән: «Йөгерүче йөгергәндә аякларына уралачак һәм үзенә комачаулаячак кием кимәс иде; мәсихче дә шулай эшләргә тиеш: аңа аеруча моңа охшаш [бу кием кебек] бар нәрсәләрне читкә алып куярга кирәк». Аллаһы хезмәтчесе бернәрсәгә дә үзен чуалтырга, ягъни үз иманын какшатырга, я хәтта аны югалтырга, юл куярга тиеш түгел. Мәсихче үз иманын ничек югалтырга мөмкин?

10 Мәсихче үзенең иманын бер мизгелдә югалтмый. Бу акрынлап, хәтта сизелер-сизелмәс, булырга мөмкин. Алдарак үзенең хатында Паул юлдан чыгу куркынычы һәм йөрәкнең явыз, ышанмый торган булып китүе куркынычы турында кисәткән (Евр. 2:1; 3:12). Киеме йөгерүченең аякларына чуалганда, аның егылуы бик ихтимал. Йөгерүче белә торып туры килмәгән кием кисә, йөгергәндә киемнең аякларына чуалуы куркынычы аеруча зур. Ә ни өчен ул андый кием кияргә мөмкин? Бу, бәлкем, игътибарсызлыгы я үз-үзенә чиктән тыш ышануы я башка нәрсәләр турында уйлавы аркасында булырга мөмкин. Паулның киңәшеннән нинди сабак алып була?

11. Без нәрсә аркасында иманыбызны югалтырга мөмкин?

11 Безгә шуны истә тотарга кирәк: иманны югалту — бу күпмедер вакыт дәвамында эшләнгән ниндидер эшләрнең соңгы нәтиҗәсе. «Безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһ» турында башка бер белгеч дә әйткән. Аның сүзләре буенча, «гөнаһ еш кына безгә шартларыбыз, омтылышларыбыз һәм без аралашкан кешеләр аша тәэсир итә». Димәк, тормышыбызда булган хәлләр, кимчелекләребез һәм безнең белән элемтәдә булган кешеләр безгә көчле йогынты ясый ала. Шунлыктан, иманыбыз какшарга я хәтта без аны югалтырга да мөмкин (Мат. 13:3—9).

12. Иманыбызны югалтмас өчен, без нинди искә төшерүләргә колак салырга тиеш?

12 Без караган һәм тыңлаган нәрсәләр безнең акылыбызга һәм йөрәгебезгә тәэсир итә. Еллар дәвамында ышанычлы һәм акыллы хезмәтче сыйныфы безне бу яктан игътибарлы булырга кисәтеп тора. Безгә шулай ук акча һәм мал-мөлкәт артыннан куып яшәү куркынычы турында кисәтүләр бирелә. Күңел ачу дөньясының ялтыравыгы һәм җәлеп итү көче я гел чыгып торган яңа техниканың күптөрлелеге безне читкә алып китәргә мөмкин. Андый киңәшләр безне чикли я алар башкалар өчен генә кулланырлык, чөнки без андый куркынычларга бирешмәячәкбез дип уйлау җитди хата булыр иде. Шайтан дөньясы безне чуалтырга теләп, юлыбызда яшерен һәм мәкерле ятьмәләр куя. Игътибарсызлык, үз-үзеңә чиктән тыш ышану һәм кызыктыргыч нәрсәләр кайберәүләрне һәлакәткә китергән, һәм бу безнең тормыш бүләген алу өметебезгә дә тәэсир итәргә мөмкин (1 Яхъя 2:15—17).

13. Без үзебезне зыянлы тәэсирләрдән ничек саклый алабыз?

13 Һәр көн безгә дөньяви максатларга омтылган, бу дөньяның кыйммәтлекләрен кадерләгән һәм фикер-йөртүен чагылдырган кешеләр тәэсир итә. (1 Көринтлеләргә 2:12 не укы.) Ләкин бу дөньяның фикерләве безгә йогынты ясармы, юкмы — анысы үзебездән тора. Бу дөнья кешеләренең фикерләвен агуланган һава белән чагыштырып була. Шуңа күрә, андый һаваны суларга теләмәгән кебек, без бу дөнья кешеләренең фикерләвенә безнең фикер-йөртүебезгә тәэсир итәргә юл куймаска тиеш. Ярыш юлыннан йөгерүебезне дәвам итәргә безгә нәрсә ярдәм итә ала? Гайсәнең камил үрнәге. Ул, образлы әйткәндә, җитәкче йөгерүче (Евр. 12:2). Безнең шулай ук Паулның мисалы да бар; ул үзен мәсихче ярыш юлында йөгерүчеләр рәтенә керткән һәм имандашларын үзеннән үрнәк алырга өндәгән (1 Көр. 11:1; Флп. 3:14).

Бүләкне ничек алырга?

14. Паул йөгерү ярышында катнашуына ничек караган?

14 Паул йөгерү ярышында катнашуына ничек караган? Эфес өлкәннәре белән соңгы тапкыр сөйләшкәндә, ул болай дигән: «Минем өчен үз тормышымның кадере юк, тик хезмәтемне һәм Гайсә Раббыдан кабул итеп алган эшне... төгәлләргә телим» (Рәс. 20:24). Ярыш юлын йөгереп үтәр өчен, ул бар нәрсәдән, шул исәптән үз тормышыннан да, баш тартырга әзер булган. Паулның яхшы хәбәр хакына куйган бар тырышлыклары һәм авыр хезмәте, ул ниндидер сәбәп аркасында ярыш юлын йөгереп үтә алмаса, бушка гына булыр иде. Шулай да ул, бүләген һичшиксез алачагына ышанса да, үз-үзенә чиктән тыш ышанучан булмаган. (Филиппуйлыларга 3:12—14 не укы.) Тормышының ахырында гына ул тулы ышаныч белән: «Мин яхшы ярыштым, ахырга тикле йөгердем, иманны саклап калдым»,— дип әйткән (2 Тим. 4:7).

15. Паул ярыш юлында үзе белән йөгерүчеләрне ничек ныгыткан?

15 Өстәвенә, Паул үз имандашларының юлдан читкә китмичә, финишка килеп җитүен бик теләгән. Мәсәлән, ул Филиппуй мәсихчеләрен котылу алыр өчен бар тырышлыкларын куярга дәртләндергән. Аларга «тормыш сүзен нык тотарга» (ЯД) кирәк булган. Шуңа күрә Паул аларга «Мәсих килер көндә... тырышлыгы һәм хезмәте юкка булмаган дип горурлана» алуы турында әйткән (Флп. 2:16). Шулай ук ул Көринттәге мәсихчеләрне: «Бүләк алу өчен йөгерегез!» — дип өндәгән (1 Көр. 9:24).

16. Ни өчен без максатны, ягъни бүләкне, ачык күрергә тиеш?

16 Ерак арага йөгергәндә, мәсәлән, марафон йөгерешендә, финиш сызыгы башта күренми. Шулай да йөгерүченең ярыш юлы дәвамында уйлары финиш турында гына. Финишка якынлашканын белгәч, ул бар көчен җыеп йөгерә башлый. Шуны ук безнең ярыш юлыбыз турында да әйтеп була. Максат, ягъни бүләк, безнең өчен реаль булырга тиеш. Бу безгә аны алырга ярдәм итәчәк.

17. Иман бүләкне күрергә ничек ярдәм итә?

17 «Иман ул — без өметләнеп көткәннәрнең тормышка ашуына ышану, күренмәгән нәрсәләргә инанган булу»,— дип язган Паул (Евр. 11:1). Ибраһим белән Сара уңай тормышларын калдырып китәргә һәм «бу дөньяда... килмешәк вә юлчылар» булып яшәргә әзер булганнар. Аларга нәрсә ярдәм итеп торган? Алар Аллаһы вәгъдәләренең үтәлүен «ерактан... күргәннәр». Муса «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуны» һәм «Мисыр байлыкларын» кире каккан. Моның өчен ул иман белән көч каян алган? Ул «булачак әҗерне карап торган» (Евр. 11:8—13, 24—26). Шуңа күрә Паулның ни өчен бу кешеләрнең һәрберсен сурәтләвен «иман аркылы» дигән сүзләр белән башлаганы аңлашыла. Сынаулар белән авырлыкларга карамастан, иман аларга Аллаһының үзләре хакына ул вакытта башкарган һәм киләчәктә башкарачак эшләрен күрергә ярдәм иткән.

18. «Безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһны» өстебездән алып ташлар өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

18 Еврейләргә язылган хатның 11 нче бүлегендә искә алынган хатын-кызлар белән ир-атларның мисаллары турында уйланып һәм алардан үрнәк алып, без иманыбызны үстерә алабыз һәм «безне җиңел генә алдап йөртүче» гөнаһны өстебездән алып ташлый алабыз (Евр. 12:1). Шулай ук без иман үстергән кешеләр белән бергә җыелып, «бер-беребезгә игътибарлы була» алабыз һәм «бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә» дәртләндерә алабыз (Евр. 10:24).

19. Ни өчен игътибарыбызны бүләккә туплау мөһим?

19 Без йөгерү ярышыбызның ахырына якынлашып киләбез. Финиш сызыгы күренеп тора диярлек. Иман аркылы һәм Йәһвәнең ярдәме белән без дә «юлыбызда торган бар киртәне» һәм «безне җиңел генә алдап йөртүче» гөнаһны алып ташлый алабыз. Әйе, без йөгерү ярышын дәвам итеп, Аллаһыбыз һәм Атабыз Йәһвә вәгъдә иткән бүләкне ала алабыз.

[Искәрмә]

^ 3 абз. Борынгы заманнардагы яһүдләр өчен бу бик хурлыклы булган. Маккавейларның апокрифик китабы буенча, мөртәт булып киткән баш рухани Иасон Иерусалимны греклаштырырга тырышып, анда гимнастика мәктәбен төзергә булганда, бу көчле каршылыкка китергән (2 Макк. 4:7—17).

Хәтерлисезме?

• «Юлыбызда торган бар киртәне алып ташлау» нәрсә аңлата?

• Мәсихче үз иманын ничек югалтырга мөмкин?

• Ни өчен без игътибарыбызны бүләккә тупларга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

«Безне җиңел генә алдап йөртүче гөнаһ» нәрсә ул, һәм ул безне ничек чуалта ала?