Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә сине беләме?

Йәһвә сине беләме?

Йәһвә сине беләме?

«Раббы үзенекеләрен белә» (2 ТИМ. 2:19).

1, 2. а) Гайсә өчен иң мөһиме нәрсә булган? б) Без нинди сораулар турында уйланырга тиеш?

БЕР көнне бер фарисей Гайсә янына килеп: «Канунда кайсы әмер иң мөһиме?» — дип сораган. Гайсә аңа: «Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат»,— дигән (Мат. 22:35—37). Ул күктәге Атасын бик яраткан һәм әйткән сүзләре буенча чын мәгънәдә яшәгән. Шулай ук Гайсә өчен Йәһвәнең хуплавын алу иң мөһиме булган, һәм бу аның бөтен тормышында чагылган. Шуңа күрә, Гайсәнең үз үлеме алдыннан әйткән сүзләре буенча, Аллаһы аны үзенең әмерләрен тугры үтәүче буларак белгән. Әйе, Гайсә Йәһвәнең мәхәббәтендә калган (Яхъя 15:10).

2 Күпләр бүген Аллаһыны ярата дип әйтә. Без дә үзебез турында шуны ук әйтә алабыз. Әмма үзебезгә мондый җитди сораулар биреп уйланыйк: Аллаһы мине беләме? Йәһвә миңа ничек карый? Ул мине үзенеке итеп саныймы? (2 Тим. 2:19). Галәмнең Хакиме белән якын мөнәсәбәтләргә ия булу нинди зур хөрмәт!

3. Ни өчен кайберәүләр Йәһвәнеке булганнарына шикләнә, һәм аларга үз шикләрен таратырга нәрсә ярдәм итәчәк?

3 Әмма кайберәүләргә, алар Йәһвәне яратсалар да, Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләргә ия була алганнарына ышану авыр. Кайберәүләр үзләрен кирәксез итеп хис итә, шунлыктан Йәһвәнеке булганнарына шикләнә. Әмма Аллаһының безгә башкача караганын белү безгә шатлык китерә (1 Пат. 16:7). Рәсүл Паул имандашларына болай дигән: «Аллаһыны яратучы исә Аның тарафыннан таныла» (1 Көр. 8:3). Аллаһыны ярату — аның тарафыннан танылыр өчен мөһим шарт. Уйлан: Ни өчен син бу журналны укыйсың? Ни өчен Йәһвәгә бөтен йөрәгең, җаның, акылың һәм бөтен көчең белән хезмәт итәргә тырышасың? Син Аллаһыга багышланып, суга чумдырылу үткәнсең икән, сине бу адымнарны ясарга нәрсә этәрде? Изге Язмаларда йөрәкләрне тикшерүче Йәһвә халыклардан асылташларны үзенә җәлеп итә диелә. (Аггей 2:7 *; Яхъя 6:44 не укы.) Шуңа күрә син Йәһвәгә, ул сине җәлеп иткәнгә, хезмәт итәсең дип әйтеп була. Ул үзенә алып килгән кешеләрне, алар тугры булып калса, беркайчан да калдырмаячак. Аллаһы өчен алар бик кадерле, ул аларны назлы ярата (Мәд. 93:14).

4. Ни өчен без Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләребез турында һәрвакыт уйланырга тиеш?

4 Йәһвә безне үзенә җәлеп иткән икән, безнең өчен иң мөһиме — аның мәхәббәтендә калу. (Яһүд 20, 21 не укы.) Онытма, Изге Язмаларда без хакыйкатьтән читкә китәргә я Аллаһыдан читләшергә мөмкин дип әйтелә (Евр. 2:1; 3:12, 13). Мәсәлән, 2 Тимутегә 2:19 дагы сүзләрне языр алдыннан рәсүл Паул Һүменәй белән Филитны искә алган. Алар икесе дә кайчандыр Йәһвәнеке булганнар, ләкин соңрак хакыйкатьтән читкә тайпылганнар (2 Тим. 2:16—18). Шулай ук Гәләтия өлкәсе җыелышларында Аллаһы тарафыннан танылган кайберәүләр бервакыт рухи яктылыкта йөргән, ләкин аны калдырган (Гәл. 4:9). Шуңа күрә Аллаһы алдындагы яхшы исемебезне һәрвакыт кадерлик.

5. а) Аллаһы кадерләгән кайбер сыйфатлар нинди? б) Без нинди мисаллар карап чыгарбыз?

5 Кешедәге кайбер сыйфатларны Аллаһы аеруча кадерли (Мәд. 14:1—5; 1 Пет. 3:4). Аллаһы белгән кайбер кешеләр иман һәм басынкылык белән аерылып торган. Әйдәгез бу сыйфатларны күрсәткән ике кешенең мисалын карап чыгыйк. Һәм бу аларны Йәһвәгә ничек якынайткан икәнен күрербез. Без шулай ук горур булганы өчен Аллаһы кире каккан тагын бер кеше мисалын да карап чыгарбыз. Бу мисаллардан мөһим сабаклар алып була.

Иман итүче кешеләрнең атасы

6. а) Ибраһим Йәһвәнең вәгъдәләренә ышанганын ничек күрсәткән? б) Йәһвә Ибраһимны никадәр яхшы белгән?

6 Ибраһим Йәһвәгә ышанган. Ул хәтта «барлык рухи атасы» дип аталган (Ярат. 15:6; Рим. 4:11). Иманы булганга Ибраһим ерак җиргә китәр өчен үз йортын, дусларын һәм уңай тормышын калдырган (Ярат. 12:1—4; Евр. 11:8—10). Ибраһимның иманы күп еллар үткәч тә нык булып калган. Ул Йәһвәнең әмеренә буйсынып, үз улын «Исхакны корбанга тәкъдим иткәч», бу ачык күренгән (Евр. 11:17—19). Ибраһим Йәһвәнең вәгъдәләренә ышанганга, Аллаһы аны аеруча якын күргән; ул аны чыннан да белгән. (Яратылыш 18:19 ны укы.) Йәһвә Ибраһимның барлыгын белү белән генә чикләнмәгән; ул аны үзенең дусты буларак кадерләгән (Ягък. 2:22—24).

7. Йәһвә вәгъдәләренең үтәлүе турында нәрсә әйтеп була, һәм бу Ибраһимга ничек тәэсир иткән?

7 Шунысы игътибарга лаек, Ибраһим үзенә вәгъдә ителгән җирне үзе яшәгәндә мирас итеп алмаган. Ул шулай ук үз нәсел орлыгының «диңгез ярындагы ком бөртекләре санынча» булып киткәнен дә күрмәгән (Ярат. 22:17, 18). Бу вәгъдәләр Ибраһим яшәгән вакытта үтәлмәсә дә, аның Йәһвәгә иманы нык булып калган. Аллаһы сүзен биргән икән, ул асылда үтәлгән дип әйтеп була. Моны Ибраһим яхшы белгән. Әйе, Ибраһим үз иманы буенча яшәгән. (Еврейләргә 11:13 не укы.) Безнең дә иманыбыз Ибраһимныкы кебекме? Без дә Йәһвәгә нык иманлы булуыбыз белән билгелеме?

Йәһвәне көтү — иман билгесе

8. Күпләр нинди теләкләрнең үтәлүен тели?

8 Без ниндидер теләкләребезнең үтәлүен бик телибездер. Никахка керү, балалар тудыру һәм сау-сәламәт булу — бу табигый һәм урынлы теләкләр. Әмма күпләр бу теләкләрнең кайберсенә ирешмәскә дә мөмкин. Безнең дә ниндидер теләкләребез үтәлми икән, бу очракларда нәрсә эшләгәнебез иманыбызның нинди икәнен күрсәтә.

9, 10. а) Кайберәүләр үз теләкләрен ничек канәгатьләндергән? б) Аллаһы вәгъдәләренең үтәлүе турында син нәрсә уйлыйсың?

9 Үтәлмәгән теләкләрне Аллаһының акыллы җитәкчелеген санга сукмыйча, канәгатьләндерергә тырышу зур акылсызлык булыр иде. Бу кешегә рухи зыян китерер иде. Мәсәлән, кайберәүләр Йәһвәнең киңәшләренә каршы булган дәвалану ысулларын сайлаган. Башкаларга эшләре аркасында үз гаиләләреннән читтә торырга һәм җыелыш очрашуларын калдырырга туры килә. Ә Йәһвә Шаһите булмаган кеше белән романтик мөнәсәбәтләр үстерү турында нәрсә әйтеп була? Мәсихче шулай эшли икән, ул чыннан да Йәһвә тарафыннан танылырга теләгәнен күрсәтәме? Ибраһим Аллаһының үзенә карата әйткән вәгъдәләренең үтәлүен көтмәгән булса, Йәһвә аның турында нәрсә уйлаган булыр иде? Ибраһим, Йәһвәне көтмичә, яңадан берәр җирдә төпләнеп яшәргә һәм исем казанырга теләп, барысын үз кулына алган булса, нәрсә булыр иде? (Яратылыш 11:4 не чагыштыр.) Йәһвә аны һаман да үзенең дусты итеп санар идеме?

10 Син нинди теләкләреңнең үтәлүен бик көтәсең? Бар урынлы теләкләреңне канәгатьләндерергә вәгъдә итүче Йәһвәне көтәргә иманың ныкмы? (Мәд. 144:16). Ибраһим очрагыннан күренгәнчә, Аллаһының кайбер вәгъдәләренең үтәлүе без теләгәнчә тиз булмаска мөмкин. Шулай да Йәһвә Ибраһимныкы кебек иман үстергәнебезне һәм шул иман буенча эш иткәнебезне кадерли. Бу һичшиксез безнең файдабызга булачак (Евр. 11:6).

Басынкылык белән горурлык мисаллары

11. Корах, күрәсең, нинди хөрмәткә ия булган, һәм бу аның Аллаһы белән мөнәсәбәтләре турында нәрсә әйтә?

11 Капма-каршы сыйфатлар күрсәткән ике кешенең мисалын карап чыгыйк. Муса Йәһвәнең төзелешен һәм аның карарларын хөрмәт иткән, Корах исә хөрмәт итмәгән. Алар чагылдырган рух Йәһвәнең аларга ничек караганына тәэсир иткән. Корах Кааф кавеменнән левиле булган. Ул, мөгаен, халык белән бергә Кызыл диңгез аша үткән, Йәһвәнең Синай тавында тыңламаучан исраиллеләргә чыгарган хөкемен үтәлүендә катнашкан һәм килешү сандыгын күчереп йөртергә булышкан (Чыг. 32:26—29; Сан. 3:30, 31). Ул, күрәсең, күп еллар Йәһвәгә тугры булган, һәм күп исраиллеләр аны хөрмәт иткән.

12. Горурлык Корахның Аллаһы белән мәнәсәбәтләренә ничек тәэсир иткән? (28 нче биттәге рәсемгә кара).

12 Шулай да Исраил халкы Вәгъдә ителгән җиргә юл тотканда, Корах халык белән җитәкчелек итүдә кимчелек бар дип уйлый башлаган. Аннары үзгәрешләр ясарга тырышкан Корах ягына халыкның башка 250 җитәкчесе баскан. Корах һәм башкалар Йәһвәнең хуплавына ия булганнарына бер дә шикләнмәгәндер. Алар Муса белән Һарунга: «Җитәр сезгә, бөтен җәмәгатьчелек изге, аларның һәрберсе изге, һәм алар арасында Раббы!» — дигәннәр (Сан. 16:1—3). Нинди горур һәм үз-үзләренә ышанучан булган алар! Муса аларга: «Раббы кемнең Аныкы... икәнлеген күрсәтәчәк»,— дип әйткән. (Саннар 16:5 не укы.) Икенче көн ахырында Корах һәм аның белән бергә фетнәсенә кушылган барысы һәлак ителгән булган (Сан. 16:31—35).

13, 14. Муса үз басынкылыгын ничек күрсәткән?

13 Муса исә «дөньядагы барлык кешеләрнең иң тыйнагы» булган (Сан. 12:3). Ул Йәһвәнең җитәкчелеге буенча эш итәргә тәвәккәл булып, юашлык һәм басынкылык күрсәткән (Чыг. 7:6; 40:16). Тәүратта Муса турында ул Йәһвәнең эш итү рәвешен еш шик астына алган я Йәһвә урнаштырган эш итү тәртибе белән канәгатьсез булган дип әйтелми. Мәсәлән, Йәһвә чатыр корылышыннан башлап аның иң кечкенә нечкәлекләренә хәтле, мәсәлән: чатырның пәрдәләре ясалганда җепнең төсе һәм элмәкләрнең саны турында, күрсәтмәләр биргән (Чыг. 26:1—6). Әгәр Аллаһы оешмасында берәр күзәтче сиңа бик җентекле булып тоелган күрсәтмәләр бирсә, бу синдә, бәлкем, кайвакыт канәгатьсезлек тудырадыр. Әмма Йәһвә — камил күзәтче — үз хезмәтчеләренә мул итеп йөкләмәләр бирә һәм аларга ышана. Ул, мөһим сәбәпләр булганга, төрле нечкәлекләр бирә. Әмма игътибар ит, Муса Йәһвәгә нечкәлекләр биргәненә, имеш Йәһвә аның дәрәҗәсен төшерә я аның иҗади сәләтләрен я азатлыгын чикли дип, ачуланмаган. Киресенчә, Муса эшчеләрнең Аллаһы ничек кушкан булса, барысын да «шулай эшләүләре» турында кайгырткан (Чыг. 39:32). Нинди басынкылык! Муса бу эшнең Йәһвәнеке икәнлеген һәм үзенең аның кулында корал гына булганын таныган.

14 Муса авыр шартларга очрагач та аның басынкы булуы ачык итеп күренгән. Бер тапкыр халык Мусадан зарланганда ул кызып киткән һәм Аллаһыны изгеләндермәгән. Нәтиҗәдә, Йәһвә Мусага ул халыкны Вәгъдә ителгән җиргә алып кермәячәк дигән (Сан. 20:2—12). Ул һәм аның абыйсы Һарун еллар дәвамында исраиллеләрнең сукрануына түзгән. Һәм хәзер, Муса бер тапкыр ялгышып, шулхәтле озак көткән бүләген югалткан! Муса үзен ничек тоткан? Әлбәттә, аның өмете өзелгән, ләкин ул Йәһвәнең карарын басынкы гына кабул иткән. Ул Йәһвәнең тугрылыклы Аллаһы һәм аңарда ялган юк икәнен белгән (Кан. 3:25—27; 32:4). Муса турында уйлаганда, син аның Йәһвә тарафыннан танылганын күрәсеңме? (Чыгыш 33:12, 13 не укы.)

Йәһвәгә буйсыну басынкы булуны таләп итә

15. Горур Корах мисалыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

15 Бөтендөнья мәсихче җыелышында булган үзгәрешләргә һәм анда үз өстенә җитәкчелек алган кешеләрнең карарларына карашыбыз Йәһвә тарафыннан танылуыбызга тәэсир итә. Корах белән аның иярченнәре үз-үзләренә чиктән тыш ышанганга, үз горурлыклары һәм иманнары булмавы аркасында Аллаһыдан читләшкәннәр. Корах өчен Муса үз карарларын кабул иткән карт кеше генә булган. Корах халык белән чынлыкта Йәһвәнең җитәкчелек иткәнен оныткан. Нәтиҗәдә, ул Аллаһы кулланган кешеләргә тугрылыклы булмаган. Корах Йәһвәнең булган хәлне аңлатуын я, кирәк булса, үзгәртүен көткән булса, күпкә акыллырак булыр иде. Әмма Корах үзенең горурлыгы аркасында Аллаһының тугры хезмәтчесе буларак яхшы исемен югалткан!

16. Басынкы Муса үрнәгенә иярү Йәһвә тарафыннан танылуыбызга ничек тәэсир итә ала?

16 Бу очрак бүген җыелыштагы өлкәннәргә һәм башкаларга җитди кисәтү булып тора. Йәһвәне көтү һәм җитәкчелек итәргә билгеләнгән кардәшләрнең күрсәтмәләре буенча эш итү басынкылык таләп итә. Без Муса кебек басынкы һәм юаш булганыбызны күрсәтәбезме? Арабызда җитәкчелек алган кардәшләрнең дәрәҗәсен танып, безгә бирелгән җитәкчелеккә буйсынабызмы? Өметебез өзелгәндә без үз хисләребезне йөгәнлибезме? Шулай эшләсәк, безне дә Йәһвә яхшы яктан беләчәк. Басынкы һәм буйсынучан булсак, ул безне тагы да кадерләячәк.

Йәһвә үзенекеләрен белә

17, 18. Алда да Йәһвәнеке булып танылырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

17 Йәһвә үзенә җәлеп иткән һәм яхшы яктан белгән кешеләр турында уйлану файдалы. Ибраһим һәм Муса безнең кебек үк кешеләр булган; алар камил булмаган һәм аларның кимчелекләре булган. Шулай да Йәһвә аларны үзенеке итеп белгән. Әмма Корах мисалы күрсәткәнчә, без Йәһвәдән читләшергә һәм шулай итеп аның хуплавын югалтырга мөмкин. Һәрберебез үзенә мондый сораулар бирсә, яхшы булыр иде: «Йәһвә миңа ничек карый? Изге Язмалардагы бу мисаллардан мин нәрсәгә өйрәнә алам?»

18 Йәһвә тугры хезмәтчеләрен үзенеке итеп саный. Моны белү безнең өчен зур юаныч. Безне Аллаһыбызга тагы да кадерле итәчәк иман, басынкылык һәм башка сыйфатлар үстерүебезне дәвам итик. Йәһвә тарафыннан танылу — һичшиксез зур хөрмәт; бу безнең тормышыбызга хәзер канәгатьлек һәм киләчәктә искиткеч фатихалар китерәчәк (Мәд. 36:18).

[Искәрмә]

^ 3 абз. Аггей 2:7: «„Мин бар халыкларны селкетермен, һәм бар халыклардан асылташлар килер, һәм мин бу йортны дан белән тутырырмын“,— дип әйтә гаскәрләр Иясе Йәһвә».

Хәтерлисезме?

• Сез Йәһвә белән нинди кыйммәтле мөнәсәбәтләргә ия була аласыз?

• Иманы нык булган Ибраһимнан сез нинди үрнәк ала аласыз?

• Корах белән Муса мисалларыннан нәрсәгә өйрәнеп була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[26 биттәге иллюстрация]

Ибраһим кебек, без Йәһвәнең үз ниятләрен тулысынча үтәячәгенә ышанабызмы?

[28 биттәге иллюстрация]

Корах басынкылык белән җитәкчелеккә буйсынырга теләмәгән

[29 биттәге иллюстрация]

Йәһвә сине басынкы һәм буйсынучан кеше буларак беләме?