Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез «Аллаһы турында белем» ала аласыз

Сез «Аллаһы турында белем» ала аласыз

Аллаһыны яхшырак белегез

Сез «Аллаһы турында белем» ала аласыз

ЙӘҺВӘ АЛЛАҺЫ безгә бер кыйммәтле хәзинә эзләргә тәкъдим итә һәм безнең бу хәзинәне табуыбызны тели. Бу хәзинә материаль байлык китерми, ләкин бөтен дөньядагы акчага сатып алмаслык җан тынычлыгын, канәгатьлек хисен һәм бәхетле тормыш бирә. Нинди хәзинә турында сүз бара? Моны без Гыйбрәтле сүзләр 2:1—6 да язылган акыллы Сөләйман патшаның сүзләреннән белербез.

Сөләйман бу хәзинәне «Аллаһының асылына төшенү» белән — ә Изге Язмаларның төп нөсхәсендә язылганча, «Аллаһы турында белем алу» белән — бәйләгән. Бу белем Аллаһы турында һәм Изге Язмаларда язылган аның ниятләре турында хакыйкатьне аңлата (5 нче шигырь). Асылташның күп кырлары булган кебек, бу белемнең дә төрле «кырлары» бар.

Хак тәгълиматлар. Изге Язмаларда мондый сорауларга җавап бирелә: Аллаһының исеме ничек? (Мәдхия 82:19) Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? (Мәдхия 145:3, 4) Тормышның максаты нинди? (Яратылыш 1:26—28; Мәдхия 113:24) Андый мөһим сорауларга җавап алыр өчен, сез күпме акча түләр идегез?

Акыллы киңәшләр. Изге Язмаларда тормышның иң яхшы юлы күрсәтелә. Гаилә бәхетен ничек сакларга? (Эфеслеләргә 5:28, 29, 33) Балаларыгызны җаваплы булырга ничек өйрәтергә? (Канун 6:5—7; Эфеслеләргә 6:4) Бәхетле булыр өчен, нәрсә эшләргә? (Маттай 5:3; Лүк 11:28) Сезнеңчә, тормышның андый якларына кагылышлы киңәшләрнең бәясе никадәр зур?

Аллаһының асылына төшенү. Аллаһы турында төгәл белемне, беренче чиратта, Изге Язмалардан табып була. Аллаһы кем ул? (Яхъя 1:18; 4:24) Ул безнең турыда кайгыртамы? (1 Петер 5:6, 7) Аның сыйфатлары нинди? (Чыгыш 34:6, 7; 1 Яхъя 4:8) Барлыкка Китерүчебез турында хакыйкать никадәр кадерле?

«Аллаһы турында белем» — бу чыннан да рухи хәзинә. Аны ничек табып була? Бу сорауга җавап Гыйбрәтле сүзләр китабының 2 нче бүлегендә 4 нче шигырьдә (ЯД) китерелә. Анда Сөләйман бу белемне «яшерен хәзинә» белән чагыштыра. Уйлап карагыз: берәр кеше хәзинәнең күктән төшкәнен көтеп утырса, шул хәзинә аның кулына үзеннән-үзе килеп төшәрме? Юк. Аны эзләп табар өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Аллаһы турында белем белән нәкъ шулай: бу хәзинә Изге Язмаларда саклана. Аны эзләп табар өчен, безгә күп тырышлыклар куярга кирәк.

Сөләйман безгә, «Аллаһы турында белем» алыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлата. «Сүзләремне кабул итсәң» һәм «йөрәгеңне әзерләсәң» дигән сүзләр безгә белем алырга әзер булырга кирәк икәнен күрсәтә (1 нче һәм 2 нче шигырь, ЯД). «Үтенсәң», «табарга тырышсаң» һәм «тырышып эзләсәң» дигән сүзләр безгә, инициатива күрсәтеп, хәлебездән килгәнне эшләргә кирәк икәнен күрсәтә (1 нче һәм 2 нче шигырь, ЯД). Әйе, рухи хәзинә табар өчен, безгә Изге Язмаларны чын күңелдән өйрәнергә кирәк (Лүк 8:15).

Тырышлыклар куйсак, Йәһвә безгә бу хәзинәне табарга ярдәм итәчәк. 6 нчы шигырьдә: «Зирәклекне... Раббы үзе күндерә»,— дип әйтелә. Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне Аллаһы ярдәме белән генә аңлап була (Яхъя 6:44; Рәсүлләр 16:14). Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнсәгез, сез, һичшиксез, «Аллаһы турында белем» алырсыз, ягъни тормышыгызны баетачак рухи хәзинәне табарсыз (Гыйбрәтле сүзләр 2:10—21) *.

[Искәрмә]

^ 8 абз. Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны аңларга теләүчеләргә Изге Язмаларны өйдә түләүсез өйрәнергә тәкъдим итә. Ни өчен яныгызда яшәгән Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итмәскә я аларга 4 нче биттә китерелгән тиешле адрес буенча язып карамаска?